Мөфти Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры белән очрашты

29 август 2023 ел 13:58
Мөфти Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры белән очрашты

Бүген, сафәр аеның 13нче көнендә (29нчы августта), ll Казан Глобаль яшьләр саммитының икенче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясендә зур форумның мөхтәрәм кунаклары булып китте. Халыкара оешма вәкилләре – Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры (ИСЕСКО) Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик һәм Бөтендөнья Ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча партнерлык һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Анар Кәримовны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Глобаль Яшьләр саммиты кунаклары Татарстан башкаласына сәфәрдән хис-кичерешләре турында белдерделәр, дини оешмалар, мөфтият, мөселманнар тормышы белән якыннан танышырга теләүләре хакында җиткерделәр. 

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Россиягә ислам дине үтеп керү тарихы, Татарстанда ислам мәгарифе, Нәзарәт карамагында эшләүче мөселман дини оешмалары һәм Диния Нәзарәтенең яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләп узды. Мөфти күп еллар дәвамында алып барылган Коръәнне өйрәнү, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәләл сертификатлаштыру, хәйриячелек юнәлешләренә тукталып узды. Ул шулай ук кунакларны Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы, нәшрият һәм дини мирасны саклау проектлары белән таныштырды, 5 ел дәвамында уңышлы эшләүче мөселман телевидениесен тормышка ашыру, тапшырулар әзерләү, дини китапларны тәрҗемә итү, бастыру һәм электрон китапханә булдыру һ.б. турында сөйләде.

Очрашу истәлеге итеп Бөтендөнья ислам оешмасы кунаклары һәм мөфти бер-берсенә бүләкләр тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана