“Мәдрәсәгә игелек кыл”: яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар әзерләсен өчен, Татарстан мөселман уку йортларына ничек ярдәм итәргә?

18 сентябрь 2023 ел 15:34
“Мәдрәсәгә игелек кыл”: яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар әзерләсен өчен, Татарстан мөселман уку йортларына ничек ярдәм итәргә?

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 3нче көнендә (18нче сентябрьдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә «Мәдрәсәгә игелек кыл», яки мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл алдында сөйләшү узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов, журналистлар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучы беренче курс шәкертләренә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды финанс ярдәме белән сатып алынган дәреслекләр тапшырылды. Эшмәкәрләрнең иганәләренә 5 төрле дәреслекләрдән торган комплектлар сатып алынды, алар белән мәдрәсәдә беренче курста белем алучы 100 шәкерт тәэмин ителде. Бу дәреслекләр – гарәп телен өйрәнү буенча уку әсбаплары булып тора. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итү РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең күркәм традициясенә әверелде, ул ел саен шәкертләргә кирәкле уку китаплары бүләк итә.

Дәреслекләр тапшыру түгәрәк өстәл кунаклары өчен республика эшмәкәрләре тарафыннан мәдрәсәгә ярдәм күрсәтүнең ачык мисалы булды. Ислам уку йортлары язмышында татар-мөселман җәмәгатьчелегенең финанс яктан ярдәм күрсәтүе темасы түгәрәк өстәл утырышы барышында төп темага әверелде.

Түгәрәк өстәлнең максаты – бүгенге көндә мөселман мәгариф системасы алдында торган проблемаларның берсе – мәдрәсәләрне, ислам югары уку йортларын финанслау мәсьәләсенә багышланды. Утырышта катнашучылар бюджет формалаштыру юллары хакында киңәште, милли кадрлар әзерләүче мәдрәсәләрнең язмышында киң җәмәгатьчелекнең, эшмәкәрләр даирәсенең финанслата катнашуы турында фикерләр әйтелде. Барлык спикерлар да татар милләте тарихында яңарыш чоры мәктәп-мәдрәсәләр күпләп ачылуы белән бәйле булын һәм алар җәмгыятьнең, аерым кешеләрнең башлангычы белән эшләгәнен һәм нәтиҗәдә милләтебез мәнфәгатьләреннән чыгып бик күп көчле шәхесләр тәрбияләп чыгарганын ассызыклап узды. Әгәр дә бүген татар халкының чын асыл йөзен саклап калу мәсьәләсе кискен куела икән, бу эшне, һичшиксез, мәдрәсәләрдән башларга кирәк, чөнки Татарстан мәдрәсәләрендә татар телле кадрлар тәрбияләнә, дип алар бердәм фикер белдерделәр һәм халыкны Татарстанда мөселман уку йортларына матди яктан ярдәм күрсәтергә чакырдылар. 

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин билгеләп узганча, мөселман мәгариф системасына үзенә акча эшләве бик авыр: “Татарстандагы дини уку йортлары үзәк Россия өчен татар телле кадрлар әзерли. Татарстанның 11 уку йортында 4 меңнән артык шәкерт белем ала. Безнең республикада профессиональ яктан иң камил эшләүче мәдрәсәләр эшли. Әмма дини уку йортлары алдында торган катлаулы мәсьәлә – бюджет формалаштыру. Безнең мәдрәсәләрнең бюджетлары дөньяви уку йортларының бюджетыннан күпкә азрак”. 

Рәфикъ хәзрәт шуны дә ассызыклады: “Бүгенге көндә мәдрәсәләрнең ярты чыгымын Диния нәзарәте каплый, Мәскәүдәге Ислам мәгарифенә ярдәм фонды өлешчә ярдәм итә һәм шулай ук меценатлар бар. Бу нисбәттән Рәфикъ хәзрәт дини оешмалар өчен вакыф милкенең бик мөһим булуын ассызыклап үтте.

Марат хәзрәт Мәрданшин үз чиратында мәдрәсәләрдә хезмәт хакын, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, шәкертләрне уку әсбаплары белән тәэмин итү, уку биналарын һәм тулай торакларны карау кебек чыгымнар барлыгын санап чыкты: 

– Безнең мәдрәсә иң яшь булып саналса да (2007нче елда оешкан), җиһазларның тузган булуы үзен сиздерә: урындыклар, такталарны, матрасларны алыштырырга кирәк, мөгаллимнәргә хезмәт хакын арттыру таләп ителә. Бүген мәдрәсәләрдә укучылар һәм укытучылар – зәкят алучылар рәтендә. Киләчәгебез ныклы булсын дисәк, уку йортларына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттырырга кирәк. Дин мөселман мәгарифе аша тарала. Профессиональ уку йортларына игътибар кирәк.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов та бүген күтәрелгән теманың бик мөһим булуы турында әйтте, бу сорауларның революциягә кадәр ничек хәл ителүе турында сөйләде. “Мәдрәсәләрне финанслау – бик мөһим булып тора, ул безнең фундамент. Иганәчеләр арасында акчаларны кая җибәрү буенча аңлау юк. Мәгариф системасы ул зур бинаның фундаменты, ул төзелеп беткәч кенә без декор турында уйларга тиешбез. Ә хәзер киресенчә хәл күзәтелә, мөселман эшмәкәрләре фундамент турында уйламыйлар, бик кызганыч. Ислам мәгарифен һәм фәнен финанслауны җайга салмасак, яңа Мәрҗаниләр, Барудилар буыны барлыкка килмәс”, – дип ачынуын җиткерде ул. Айдар әфәнде киләчәктә шәкертләргә стипендияләр, мөгаллимнәргә лаеклы хезмәт хаклары түләү, белемнәрне күтәрү өчен юллар ачылса иде дип теләкләрен җиткерде.

“Мөхәммәдия” директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәдрәсәдә быелдан түләүле бүлекләр булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу өстәмә керемнәр сәләтле шәкертләрне бушлай укытырга, мөгаллимнәрнең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов быел июнь аеннан Татарстанда мөселман уку йортларына сәдака һәм зәкят бирү буенча онлайн-хезмәт эшли башлавы һәм аның хәзерге көнгә булган кайбер нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. Онлайн-сервис “Мәдрәсәгә игелек кыл” исеме астында Фондның сайтында урнаштырылды һәм республикадагы 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ файдасына читтән торып сәдака бирү мөмкинлеген тудырды. Теләгән һәркем әлеге уку йортлары үсешенә матди яктан ярдәм итә ала. Моның өчен сервиста аларның берсен сайлап алып, акчаны җибәрергә була. Хәйрия акчалары мәдрәсәләрнең матди тәэмин ителешенә, мөгаллимнәр һәм шәкертләр файдасына, кирәкле әдәбият, биналарны төзекләндерү, ашатуны оештыруга юнәлтелә. Өч ай эчендә бу сервис аша барлыгы 425092,15 сум акча җыелган. Ул шулай ук кайсы уку йортына күпме акча җыелуына, аны куллану буенча кайбер сорауларга ачыклык кертте. 

1917 елгы революциягә кадәр татар өммәтендә мөселман уку йортларына актив рәвештә ярдәм күрсәтелгән. Меценатлар, мәдрәсәләрне үз канаты астына алып, аларга даими нигездә мәгърифәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда һәм татар милләте ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүдә булышлык итә. Татарстанның мөселман уку йортлары дин белгечләрен бөтен Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге өчен әзерли: биредә татар, рус һәм гарәп телле имамнарны һәм мөгаллимнәрне, мөселман, иҗтимагый, дәүләт оешмалары, дөньяви һәм дини уку йортлары өчен кадрларны укыталар. Теләгән һәркем Татарстанның мөселман уку йортларына матди яктан ярдәм итә ала. Моның өчен “Зәкят” хәйрия фонды сайтында “Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе” бүлегендә аларның берсен сайлап алып, аның үсеше өчен сәдака җибәрергә була. Акчаны шулай ук 2202 2023 1170 3866 санлы бердәм Саклык банкы картасына (Ильнар Равилевич – Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре) мәдрәсәнең исемен күрсәтеп салырга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана