Мөфти: “Заманча технологияләр уку йортларының мөмкинлекләрен киңәйтә һәм укытуның нәтиҗәлелеген арттыра”

28 сентябрь 2023 ел 14:53
Мөфти: “Заманча технологияләр уку йортларының мөмкинлекләрен киңәйтә һәм укытуның нәтиҗәлелеген арттыра”

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 13нче көнендә (28нче сентябрьдә), Казанда “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” халыкара симпозиумы үз эшен дәвам итте. Әлеге форум 27-30нче сентябрь көннәрендә Татарстан мөфтияте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Россия ислам институтының 25 еллыгына багышланып үткәрелә. Быел Симпозиумда 500дән артык мөгаллим, Россия мөселман мәгарифенең башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре, шулай ук халыкара ислам мәгариф үзәкләре вәкилләре, мөселман дин әһелләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнаша.

Симпозиум үз эшен Коръән уку белән башлады. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. Симпозиумны Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды. Ул форумның беренче көненә нәтиҗәләр ясады: кичә Татарстанның барлык мөхтәсибәтләреннән мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 350гә якын мөгаллим килде, РИИда 18 мәдрәсә, ягъни йөздән артык кеше катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара катнашучылар белән 16нчы Россиякүләм олимпиада үтте. 

Бүген исә Пленар утырышта тәбрикләү сүзләрен Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты проректоры Мөхәммәд Әл-Азизи (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Фәнни-белем бирү теология ассоциациясенең фәнни советы рәисе Дмитрий Шмонин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин, Россия ислам университетының беренче ректоры, Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин, Уфа шәһәренең Россия ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов, Халыкара ислам академиясенең беренче проректоры (Үзбәкстан Республикасы) Илёс Мирзиётов, Кыргызстан Республикасы Ислам университеты ректоры Абдишукур Нарматов һ.б. сәламләде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, пленар утырышта ясалган чыгышларда Татарстан һәм Россия өммәте ихтыяҗы өчен ислам белгечләре әзерләү, мөселман мәгарифе алдында торган актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр яңгырады. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе проблеманы чишү юлларын тәкъдим итте.

– Укытуда заманча технологияләр куллану, әлбәттә, уку йортларының мөмкинлекләрен киңәйтә һәм укытуның нәтиҗәлелеген арттыра, уку процессын яңа дәрәҗәгә күтәрә, – дип билгеләп үтте Мөфти Камил хәзрәт. Интерактив техник җиһазлар ислам уку йортларына квалификацияле укытучыларны җәлеп итәргә, күпсанлы укучыларны колачларга, кыйммәтле һәм сирәк чыганаклар белән эшләргә, студентларны фәннәрнең предметы белән тирәнрәк таныштырырга мөмкинлек бирә... Татарстанда инде күп еллар дәвамында Ислам мәгариф системасының һәр баскычында – мәчет каршындагы курслардан һәм мәдрәсәдән алып РИИ һәм Болгар ислам академиясенә кадәр – дистанцион укыту формалары гамәлгә ашырыла, кыйммәтле чыганак базасы булган "Даруль-кутуб" бушлай электрон китапханәсе эшли, интернет-конференцияләр оештырыла, бушлай мобиль кушымталар, рус һәм татар телләрендә онлайн-мәдрәсә, татар телен өйрәнү буенча онлайн-платформа һәм башкалар бар. Бу мөмкинлекләр студентларны укытуда яңа методикалар барлыкка китерүгә ярдәм итә, димәк, һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрә, шулай ук массакүләм халыкның дини грамоталылыгын арттырырга мөмкинлек бирә,

Камил хәзрәт ислам мәгарифендә булган проблемаларны да күтәреп чыкты: системаның үзәкләшкән булмавы, Россия мөселман җәмгыятенең дини уку йортларын үстерүдә кызыксыну булмавы, кадрлар кытлыгы, методик яктан тәэмин ителешнең җитәрлек булмавы.

Форумның пленар өлеше ахырында Татарстанның иң яхшы мөселман укытучыларына күкрәк билгеләре, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иртәгә Симпозиум кысаларында “Мөселман басмалары теле буларак гарәп телен укыту методикасының актуаль мәсьәләләре” һәм “Медиатолерантлык – 2023” конференцияләре узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана