Татарстан Мөфтиенең Фәләстыйндагы соңгы вакыйгалар уңаеннан мөрәҗәгате

18 октябрь 2023 ел 11:43
Татарстан Мөфтиенең Фәләстыйндагы соңгы вакыйгалар уңаеннан мөрәҗәгате

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Көн саен безгә Фәләстыйндәге дин кардәшләребезнең үлемнәре турында берсеннән-берсе аяныч хәбәрләр ирешә. Авырулар, балалар, хатын-кызлар, картлар, тыныч халык сыену урыны тапкан хастаханәне утка тоту - чираттагы, әмма барлык чикләрне узып киткән, Фәләстыйн халкын юкка чыгаруга юнәлтелгән коточкыч хәл. Ул халыкара ислам җәмәгатьчелегенең Фәләстыйнны җир йөзеннән юкка чыгаруга турындагы кисәтүләрен раслады.

Тыныч халыкны юк итүнең ерткыч, вәхши ысуллары Гитлер нацистларының җинаятьләрен искә төшерә.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Фәләстыйн халкын камалышта тоту аңа гуманитар ярдәм күрсәтүне катлауландыра. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәзерге вакытта Газәдәге мөселманнарга ярдәм җибәрү мөмкинлекләрен карый һәм өйрәнә һәм акча җыю турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Хәзер исә без догада булырга тиеш. Мин Татарстан имамнарын бу көннәрдә һәр намаздан соң Фәләстыйн өчен дога кылырга һәм аны азат итү һәм коткару өчен Коръәнне хәтем чыгарга чакырам. Аллаһ болай дип әйтте:

وَقَالَ رَبُّكُمُ ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ إِنَّ الَّذِينَ يَسْتَكْبِرُونَ عَنْ عِبَادَتِي سَيَدْخُلُونَ جَهَنَّمَ دَاخِرِينَ

“Раббыгыз әйтте: “Миңа дога кылыгыз, сезгә җавап бирим. Һичшиксез, Миңа коллык итүдән тәкәбберләнгән кешеләр җәһәннәмгә китәчәкләр” (“Гафир”, 60 нчы аять).

Бүгенге көндә Фәләстыйн бөтен халыкара тәртипләрне бозган рәхимсез көч куллануга, террорга һәм камалышка дучар ителә. Мин үзем һәм Татарстанның барлык имамнары исеменнән илебез җитәкчелегенә бу авыр көннәрдә кардәшләребезгә ярдәм итү теләге өчен рәхмәт белдерәм. Без Фәләстыйн халкы өчен кайгырабыз һәм аларның фаҗигасен уртаклашабыз. Ислам өммәте һәм халыкара җәмәгатьчелек, булган хәлләрне хөкем итеп кенә калырга түгел, ә Фәләстыйн халкын Израиль агрессиясеннән һәм оккупациясеннән яклау чараларын да күрергә тиеш.

Йа Рабби! Мөселманнарны явызлыктан һәм җәберләүдән сакла, аларга дошманны җиңәргә мөмкинлек бир һәм Фәләстыйндагы башбаштаклыкны туктат.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана