Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Мәүлидкә багышланган хәйрия чарасы үткәрде

24 октябрь 2023 ел 10:16
Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Мәүлидкә багышланган хәйрия чарасы үткәрде

Рабигыль-ахыр аеның 8 нче көнендә (23 октябрь) ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Мәүлид ән-Нәбигә багышланган хәйрия чарасы үткәрде.

Тантанага үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендәге күпбалалы аналар – барлыгы 25тән артык кеше чакырылган иде.

Мәҗлесне вагазь белән КИУ мөгалиммәсе Миләүшә ханым Зарипова ачып җибәрде: ул Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ һәм авырлыкларны ничек җиңәргә кирәклеге турында сөйләде. Чара тәмле төшке аш һәм «Бәхет ачкычы» иҗат төркеменнән сабын ясау буенча мастер-класс белән дәвам итте. Мәҗлес тәмамлангач, анда катнашучылар дога кылды һәм әлеге чарага чакырган өчен рәхмәт әйтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана