Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Әл-Мәнзумә әл-Бәйкуния» әсәренә шәрехләр» китабын нәшер итте

03 ноябрь 2023 ел 15:12
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Әл-Мәнзумә әл-Бәйкуния» әсәренә шәрехләр» китабын нәшер итте

«Хәдис белеме»ннән бу уку-укыту әсбабы урта һәм югары дини уку йортларында белем алучы шәкертләргә һәм анда укытучы мөгаллимнәргә тәкъдим ителә. Китапта әлеге төр белемнең нигезен һәм терминнарын үзләштерергә мөмкинлек бирүче хәдис белеменең терминологиясе һәм башка аспектларына кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралган. Шәрехләрдә хәдиснең һәр төренә билгеләмәләр һәм хәдис фәне өлкәсендә аның белән бәйле булган барлык фикерләр, төркемчәләр, кагыйдәләр һәм файдалы нәтиҗәләр кыска һәм кыскартылган рәвештә бирелгәннәр.

Әсбап нигезенә Гомәр ибне Мөхәммәд ибне Фәттух әл-Бәйкуни әд-Димәшкый әш-Шәфигый тарафыннан иҗат ителгән шигъри трактатның оригинал тексты һәм Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең шул трактатка шәрехләре салынган.

Әлеге хезмәт ислам динен өйрәтүче югары һәм урта уку йортларына, мәгариф оешмаларына хәдис фәненнән дәреслек буларак тәкъдим ителә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана