Татарстан һәм Чечня мөфтиләренең очрашуы узды

09 ноябрь 2023 ел 18:17
Татарстан һәм Чечня мөфтиләренең очрашуы узды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 25нче көнендә (9нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасы мөфтие шәйх Сәлах-хаҗи Межиев белән очрашты. Очрашу Чечня Республикасы мөфтияте бинасында үтте.

Ике кардәш республиканың дини лидерлары төбәкләрдәге дини вәзгыять хакында фикер алышты, мөфтиятләрнең төрле эшчәнлек өлкәләрендәге соңгы казанышлары турында сөйләде, өммәт тормышындагы вакыйгалар турында фикер алышты.

Сөйләшү барышында Газә Секторындагы ситуация һәм гуманитар ярдәм җибәрү темасы аерым урын алды.

Татарстан һәм Чечня мөфтиләре әңгәмәсендә дини оешмаларның төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлеге дә күтәрелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары башлыгы Чечня Республикасына Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән “Россия – безнең уртак йортыбыз” Россия Федерациясендә милләтара һәм динара хезмәттәшлек” Россиякүләм фәнни-гамәли форумында катнашу өчен килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана