Татарстан Мөфтие Дагыстанда: "Интернеттагы һәр гамәл өчен Аллаһ каршында җавап тотарга туры киләчәк"

29 ноябрь 2023 ел 19:49
Татарстан Мөфтие Дагыстанда: "Интернеттагы һәр гамәл өчен Аллаһ каршында җавап тотарга туры киләчәк"

Бүген, җөмәдәл әүвәл аеның 15 нче көнендә (29 ноябрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәгенә нигез салынуга 25 ел тулуга багышланган "Заман куйган таләпләр шартларында деструктив идеологияне кисәтү нигезе буларак дини-әхлакый кыйммәтләр" дигән фәнни-гамәли конференциядә катнашты һәм чыгыш ясады. Махачкала шәһәрендә узган бу форумда шулай ук Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россиядәге дин галимнәре, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалардан экспертлар, педагоглар, студентлар, яшьләр катнашты.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында өммәттә һәм илдә бердәмлекнең әһәмияте хакында сөйләде. Ул шулай ук интернет челтәрендә таратыла торган мәгълүмат арасыннан хаклык һәм ялганны аера белергә чакырды. 

 “Чөнки котыртучылар халыкны Махачкала аэропортында чуалышларга нәкъ менә интернет ярдәмендә алып чыкты. Интернет еш кына яман сүз сөйләү һәм ялган оясына, халыкларга, диннәргә һәм дәүләтләргә каршы хаксыз мәгълүмат тарату коралына әйләнә. Дин кардәшләребез, хакыйкатьне һәм ялганны аера белмичә, аны таратып, үзләре дә сизмичә, бу процессларда катнаша. Шуны аңларга кирәк: интернет киңлегендәге һәр гамәл - һәр сүз өчен, һәр репост, лайк яки дизлайк өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотарга туры киләчәк", - дип,  үз үгет-нәсихәтләрен бирде Камил хәзрәт һәм мөселманның бүгенге көндә мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм сайтлар аша алган мәгълүматны аера һәм куллана белергә тиешлеген ассызыклады. Барлык әйткән һәм язган сүзебез – үзебез, бу дөнья һәм Ахирәт өчен файдалы булырга тиеш.

Камил хәзрәт, Фәләстыйн-Израиль конфликты темасына тирәнрәк кереп китеп, пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ нең   «Иман китерүчеләр бер кешегә охшаган, әгәр аның күзе авыртса, бөтен тәне газап чигә, башы авыртса да, бөтен тәне газап чигә» дигән хәдисенең бүгенге чынбарлыкта ничек чагылыш табуын ассызыклап үтте. "Фәләстыйн бездән ерак, ә безнең йөрәкләр андагы хәлләрдән телгәләнә, һәм җир шарының төрле почмакларында милләтара һәм динара татулык мәсьәләләрен көн үзәгенә менде. Менә без дә өммәт һәм Россия җәмгыятенең бердәмлеген ничек саклап калу турында сөйләшергә җыелдык», - дип билгеләп үтте Мөфти. Һәм Газәгә, гуманитар йөкләр җибәреп, качаклар өчен приютлар оештырып, дога кылып, ярдәм итәргә чакырды.

Камил хәзрәт катнашучыларның игътибарын шулай ук Татарстанның да, Дагыстан кебек үк, күпмилләтле республика икәнлегенә юнәлтте. "Без сезнең белән бер-беребезне хөрмәт итүен һәм халыкларның аңлашып яшәвенең уртак Ватаныбыз кебек күпмилләтле дәүләт өчен иң югары кыйммәт икәнлеген беләбез. Җәмгыять таркау булса, үсешкә ирешергә һәм социаль-икътисади яктан иминлеккә ирешү мөмкин түгел. Безнең өммәтнең һәм илебезнең көче, һичшиксез, милләтләр, максатлар, уйлар бердәмлегендә генә», - дип йомгаклады мөфти.

Форумны Дагыстан Республикасы мөфтияте Ислам фәненә, мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге ярдәме белән оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана