КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырылды

30 ноябрь 2023 ел 15:05
КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырылды

Бүген, җөмәдәл әүвәл аеның 16 нчы көнендә (30 ноябрь), Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръән укуның шигъри формада язылган “Төхфәтүл әтфәл” уку кагыйдәләре җыелмасын өйрәтергә хокук бирүче иҗазәтләр тапшыру тантанасы узды.

Коръән укуның шигъри формада язылган “Төхфәтүл әтфәл” уку кагыйдәләре җыелмасы 61 шигырьдән (бәеттән) тора. Әлеге әсбап буенча Исламдагы бик күп галимнәр белем алган.

Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә мондый иҗазәтләрне 2010 елдан бирле 60 шәкерт алды. Алар Татарстан һәм Россия төбәкләрендә дин юлында хезмәт итә.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана