“Ислам. Беренче адымнар”ның 12нче сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 150 кеше өйрәнде

02 декабрь 2023 ел 17:10
“Ислам. Беренче адымнар”ның 12нче сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 150 кеше өйрәнде

Җөмәдәл-әүвәл аеның 18нче көнендә (2нче декабрьдә), Нәзарәтнең халык арасында зур популярлык казанган проекты – “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен төгәлләде. Бу юлы намаз укырга 150 кеше өйрәнде. Аларның 20сен ир-ат, калганын хатын-кызлар тәшкил итте.

Иртән Казан шәһәрендә Алсу Маликованың никах үзәге залында курсларга нәтиҗә ясалды. Укучылар төркемнәргә бүленеп махсус әзерләнгән интеллектуаль уенда алган гыйлемнәренең ничек үзләштерелүен тикшерде.

Катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен ирештерергә Казан шәһәренең “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин килде. Ул үз чыгышында ислам динендә гыйлем алуның мөһимлеге мәсьәләсен күтәрде.

Дәрестән соң тантаналы рәвештә курсның ябылу тантанасы үтте. 6 дәрес дәвамында белем биргән укытучылар нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Нәзарәтнең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова Коръәннән һәм хәдисләрдән мисаллар китереп, алган гыйлемнәр белән гамәл кылырга һәм белемнәрне якыннарыңа, туганнарга җиткерү турында әйтте. Катнашучылар дәресләрне алып барган актив яшьләргә рәхмәт сүзләрен белдерделәр, араларында – күпләгән сезон дәвамында дәрес бирүчеләр дә бар иде. Әлеге яшьләр үзләре үк алган белемнәрне таратучы буларак башкаларга үрнәк булып торалар. Дәресләрне барлыгы 10 егет һәм кыз алып барды.

Һәр елдагыча, курсларга йөрүчеләр 6 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерде. Беренче дәрестә укучылар тәһарәт алу тәртипләрен өйрәнсәләр, калган өч дәрес – намаз уку тәртипләре, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен аңлату, ураза турында булды. Дәресләр татар һәм рус телләрендә оештырылды.

Белешмә. “Ислам. Беренче адымнар” проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус оештырыла. Әлеге проект мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Унике сезон дәвамында әлеге курсларда 1200гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана