Мөфти доктор Мөхәммәд Нух әл-Куда белән очрашты

04 декабрь 2023 ел 15:27
Мөфти доктор Мөхәммәд Нух әл-Куда белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 20нче көнендә (4нче декабрьдә), Татарстан мөфтиятендә Мөхәммәд бин Зәид исемендәге Гуманитар университет (Әбү Даби) профессоры, доктор Мөхәммәд Нух әл-Куда булып китте. Аны үзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Камил хәзрәт фән эшлеклесен Татарстан мөфтияте эшчәнлеге, республикада ислам үсеше тарихы, шулай ук татар халкының бай дини мирасы белән таныштырды. Мөфти шулай ук Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты эшчәнлеге, мөфтиятнең медиапроектлары, мөселман мәгарифе, хәйрия юнәлешләре, мөфтиятнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау тәҗрибәсе турында сөйләде. Моннан тыш, очрашуда Коръән гыйлеме һәм мүсхәф язу өлкәсендә ислам фәнен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Иорданиядә һәм Татарстанда фәнни-теологик тикшеренүләр тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мөфти шәехка Коръәннең репринт “Казан басмасы”н һәм үзенең докторлык диссертациясен – гарәп телендә язылган “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм расмны (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” китабын бүләк итте.

Белешмә. Доктор Мөхәммәд Нух әл-Куда (1969нчы елның 8нче июнендә туган) – Иорданиядә дөньяга килгән, ислам галиме. Абдалла Әл-Несур II хөкүмәтендә Вакыф, ислам һәм изге урыннар эшләре буенча министр һәм Аун Әл-Хасауна хөкүмәтендә спорт һәм яшьләр эшләре буенча министр булып эшләгән. 2021нче елдан Мөхәммәд бин Зәид исемендәге Гуманитар университетта белем бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана