РИИда һәм КИУда Ачык ишекләр көне үтте

04 декабрь 2023 ел 15:36
РИИда һәм КИУда Ачык ишекләр көне үтте

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында Ачык ишекләр көне узды. Әлеге чарада киләсе елда югары уку йортларына керергә теләүчеләр катнашты. Абитуриентларга уңайлы булсын өчен шулай ук онлайн-трансляция оештырылды.

Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары Россия ислам институтының уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат хәзрәт Гыйльманов чыгыш ясады.

– Россия ислам институты – Россиянең беренче югары мөселман уку йорты. Быел безнең институтка 25 ел тулды. Бу елларда без күп нәрсәгә ирештек, киң колачлы белем бирү программаларын тормышка ашырабыз, югары квалификацияле остазлар составы эшли, сыйфатлы заманча белем алу өчен барлык техник мөмкинлекләр бар, – дип билгеләп үтте РИИ проректоры.

Алга таба юнәлешләр буенча кафедра мөдирләре җентекләп сөйләде. Чара ахырында РИИның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рим хәзрәт Камалов кабул итү үзенчәлекләре турында аңлатып узды, шуннан соң кунаклар өчен институт бинасы буенча экскурсия үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана