Түбән Кама мөхтәсибәте инвалидлар өчен мәҗлес оештырды

05 декабрь 2023 ел 18:57
Түбән Кама мөхтәсибәте инвалидлар өчен мәҗлес оештырды

Россиядә 1-10нчы декабрь көннәрендә Инвалидлар декадасы билгеләп үтелә. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтүне күздә тота.

Әлеге ункөнлек уңаеннан Түбән Кама мөхтәсибәте шәһәрнең “Рубаха” тернәкләндерү үзәге мәйданчыгында 50гә якын инвалид өчен Коръән мәҗлесе үткәрде. Әлеге чарага төрле яшьтәге гарип-горәбәләр, авырулар, инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр җыелды. Мәҗлестә хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыды, дога кылды, шөкрана кылу турында вәгазь сөйләде. Әлеге очрашуда шулай ук Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов, инвалидлар белән эшләүче активистлар катнашты. Мәҗлестә инвалидларны пылау, тәм-томнар белән сыйладылар. 

Түбән Кама мөхтәсибәте ай саен бер тапкыр 100 мохтаҗ һәм авыру кешегә бер айга җитәрлек күләмдә азык-төлек җыелмалары тарата, ә үзләре ашарга әзерли алмаган 50 кешегә көн саен кайнар ризыкны өйләренә илтеп кайта.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана