Казанда “Әхмәдзәки” мәчетендә – кызлар, “Рауза” мәчетендә – малайлар арасында Коръән бәйгеләре үтте

18 декабрь 2023 ел 12:04
Казанда “Әхмәдзәки” мәчетендә – кызлар, “Рауза” мәчетендә – малайлар арасында Коръән бәйгеләре үтте

Җөмәдәл-ахыр аеның 3нче көнендә Казан шәһәренең “Әхмәдзәки” мәчетендә 5-15 яшьлек кызлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узды. Ул мәчет мәхәлләсе, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырылды. Бәйгедә катнашу өчен “Әхмәдзәки” мәчете мәхәлләсеннән, Залесный, Осиново һ.б. бистәләрдән 25 катнашучы килде. Конкурс ике номинациядә үтте: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен яттан уку (5-8 яшьлек балалар); Коръәннең 30нчы җүзен яттан уку (9-15 яшьлек кызлар). Катнашучыларның чыгышларына Коръән белгечләре, мөгаллимәләр бәя бирде. Җиңүчеләргә диплом, Коръән һәм акчалата бүләк тапшырылды.

“Рауза” мәчетендә исә бәйге 7-14 яшьлек малайлар арасында үткәрелде. Бу – мәчет ачылганнан соң зурлап үткәрелгән беренче бәйге булды, ул “Рауза абыстай күчтәнәчләре” дип исемләнде. Бәйгегә балалар “Котдус”, “Бистә нуры”, “Бохара”, “Гаилә”, “Иман нуры”, “Ислам нуры”, “Мәдинә”, “Өметлеләр”, “Рәшидә”, “Рауза”, “Шәрәфетдин” һәм “Мөгаллим шәриф” мәчетләреннән җыелды. Барлыгы 40 бала көч сынашты. “30нчы җүзне яттан белү” номинациясендә 8 бала, ә калганнар “Коръәннең соңгы 10 сүрәсен яттан белү”дә ярышты. Жюрида Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Балалар үз номинациясе буенча сынау билетын алды һәм анда күрсәтелгән ике сүрәне жюри укый башлаган урыннан яттан дәвам итеп укыды. Бүләкләү тантанасында ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты. Конкурста катнашкан һәр балага диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар шулай ук махсус киемнәрдән килгәне өчен “Мөгаллим шәриф” мәчете балаларын билгеләп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана