Дөньякүләм танылган дин галиме Татарстан мөфтиенә һәм Казанның башка шәригать белгечләренә иҗазәтләр тапшырды

19 декабрь 2023 ел 09:24
Дөньякүләм танылган дин галиме Татарстан мөфтиенә һәм Казанның башка шәригать белгечләренә иҗазәтләр тапшырды

Нәзарәттә олуг галим – шәех, шәригать фәннәре докторы, профессор Хусамеддин Мөхәммәд Салих Фарфур әл-Кадирий әл-Хәсәни “Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр” китабына (аны “Хашият ибн Габидин” дип тә атап йөртәләр) кереш буенча лекцияләрне тәмамлады. Әлеге китап – Хәнәфи мәзһәбе буенча энциклопедия дәрәҗәсендә кулланылышта йөри, ул ислам хокукы буенча иң абруйлы фундаменталь хезмәтләрдән санала.

Сүриядән килгән шәехнең лекцияләре “Хашият ибн Габидин” дигән күптомлы хезмәт буенча булды. Аның авторы – XIX гасыр галиме, күренекле дин әһеле, 46лап фәнни хезмәт авторы Ибн Габидин әл-Хәнәфи. Фундаменталь китап фикһның (ислам хокукы) барлык бүлекләре буенча фәтвалар – дини карарлар җыентыгы булып тора. Аның эчтәлеге белән Нәзарәтнең “Даруль ифта” бушлай электрон китапханәсендә танышырга мөмкин.

Дәресләргә өч көн дәвамында Татарстаннан 15ләп дин белгече йөрде. Дөньякүләм танылган шәехтан дәрес алучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, әлеге бүлек хезмәткәрләре, хафизлар, шәригать, фикһ белгечләре, мөгаллимнәр һ.б. бар иде.

Шунысы игътибарга лаек: Нәзарәтнең шәригать бүлеге белгечләре Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә ярты ел буе атна саен “Радд-әл-мүхтәр”не бергәләп уку һәм шәех Фарфур җитәкчелегендә фәнни мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелып эшләде. Шәех Фарфур бу эштә читтән торып катнашты. Нәзарәтнең эшче төркеме “Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр”не гарәп телендә заманча кыскартылган версиясен әзерли. Нәзарәт белгечләренә шушы әсәрдә урын алган берничә мең фәтва арасында кануни яктан иң дөрес һәм көчле расланган, бүгенге көндә иң актуаль карарларны сайлап алырга туры киләчәк. Эшнең киләсе этабында хезмәт рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Нәзарәттәге лекцияләр тәмамланганнан соң остаз Хусамеддин Фарфур Камил хәзрәткә һәм дәресләрне тыңлаган башка укучыларга имам Ибн Габидин хезмәтләренә һәм, Ибн Габидин үзенең остазыннан (“Сабат Ибн Габидин”) иҗазәт алган китапларга иҗазәтләр тапшырды. Бу исә дәресләрдә катнашкан хәзрәтләрнең иҗазәтләре имам Әбү Хәнифә белән Ибне Габидин аша үтүче өзлексез чылбыр белән тоташты дигән сүз. Иҗазәтләр тапшыру – “Радд-әл мухтәр”нең кыскартылган версиясен әзерләгән өчен Фарфур остаз биргән югары бәя.

Шәех Фарфур Татарстанның әйдәп баручы шәригать белгечләренә – Мөфти Камил хәзрәткә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиевка, Казан казые һәм Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәковка һәм әлеге бүлек белгече, ислам фәннәре докторы Идрис хәзрәт Кыёмовка махсус иҗазәтләр тапшырды. Бу шәех Фарфурның үз остазларыннан барлык хезмәтләргә алган уртак иҗазәт булып тора.

Моннан тыш, Димәшкътән килгән күренекле шәех алдагы көннәрдә Татарстан Диния нәзарәте пленумы вакытында имам-мөхтәсибләргә дә дәрес бирәчәк.

Казанга сәфәре вакытында шәех шулай ук башкала мәчетләрендә, “Хозур” нәшрият йортында, Россия ислам институтында булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана