Казанда “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаячак

19 декабрь 2023 ел 16:10
Казанда “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаячак

23нче декабрь көнне Апанай мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлегенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу чарада Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында эшләнгән эш нәтиҗәләре күрсәтеләчәк. Шулай ук танылган татар дин галиме, тарихчы, табиб Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол (1768-1838) турындагы документаль фильмның презентациясе булачак.

Бу чарада дәүләт һәм дин вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, Апанай мәдрәсәсе укытучылары, шәкертләр, Апанай мәчете мәхәлләсе катнашачак.

Чараның башлану вакыты: иртәнге сәгать 9:00.

Апанай мәдрәсәсенең адресы: Казан шәһәре, Ш.Мәрҗани ур., 28.

Белешмәләр өчен телефон: 89375220189 Нияз хәзрәт Сабиров.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана