Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дуа на все случаи жизни” китабын нәшер итте

20 декабрь 2023 ел 09:55
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дуа на все случаи жизни” китабын нәшер итте

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты “Дуа на все случаи жизни” дип исемләнгән китап бастырды. Ул – узган елны татар телендә дөнья күргән “365 көн догада” китабының рус теленә тәрҗемәсе. Әлеге басмада тормышыбызның һәр очрагына кагылышлы булган догалар тәкъдим ителә. Биредә дога кылу әдәпләре, шартлары, тәртипләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук китапта зикерләр, салаватлар, мөбарәк кичәләрдә, айларда кылына торган догалар һәм Коръән укыгач багышлый торган догалар да урын алган. Һәр дога укылышы һәм тәрҗемәсе белән гарәп телендә китерелә. Хезмәт тормышыбызны догалы итүдә сәбәпче булыр һәм һәркем өчен файдалы чыганакка әверелер дип өметләнәбез.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана