Мөфти Яшел Үзәндә 5 нче төзәтү колониясендә җәза үтәүчеләр белән очрашты

20 декабрь 2023 ел 15:12
Мөфти Яшел Үзәндә 5 нче төзәтү колониясендә җәза үтәүчеләр белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 7нче көнендә (20нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районы Түбән Вязовые бистәсендә урнашкан 5нче төзәтү колониясендә булды. Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 5 нче колониясенә эш сәфәре белән килүчеләр арасында шулай ук Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек координаторы, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, “Ярдәм – Помощь” гомуммилләт хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм Яшел үзән районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров бар иде. Мөфтине пенитенциар ведомствосы начальнигы урынбасары Илназ Фәхриев һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең дин тотучылар белән эшне оештыру буенча җитәкче ярдәмчесе Альберт Шәмсунов озатып йөрде.

Колониягә сәфәр вакытында дин әһелләре яшәү урынында булды. Учреждение территориясендәге “Әл Фәтиха” мәчетендә мөфти хөкем ителгәннәр белән рухи-әхлакый темаларга әңгәмә үткәрде, тоткыннарның сорауларына җаваплар һәм аңлатмалар бирде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет тоткыннар көче белән төзелгән. Биредә даими рәвештә ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр, вәгазь кичәләре үткәрелә һәм хәтта Коръән уку бәйгеләре оештырыла. Җомга намазына җәза үтүче 250ләп мөселман йөри. Рамазан аенда мәчеткә килүчеләр саны 300ләп кешегә җитә, чөнки аларның күбесе изге айда ураза тоталар.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин колония башлыгы Евгений Тихонов белән хөкем ителгәннәргә дини белемнәр бирү, аларга рухи ярдәм күрсәтү һәм Ислам нигезләренә өйрәтүне оештыру буенча алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты.

Белешмә. 
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016нчы елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә һәм тикшерү изоляторларында (СИЗО) 11 мәчет һәм гыйбадәт бүлмәләре эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. 

Имамнар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр, дини бәйрәмнәр һәм бәйгеләр оештыралар. Республика буенча колонияләрдә ел дәвамында 300ләп вәгазь укыла. Гомумән алганда, 800ләп тоткынга рухи ризык бирелә. 

Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Моннан тыш, тоткыннар өчен мөселман дини бәйрәмнәре – Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме һәм никахлар оештырыла. Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәме көннәрендә тулысынча хәләл ризык белән тәэмин итү алып барыла. Изге Рамазан аенда Татарстан мөфтияте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән килешү нигезендә республиканың төзәтү учреждениеләренә ифтар вакытында кулланырга рөхсәт ителгән хәләл азык-төлек: ит, хөрмә, яшелчә, дөге, шулай ук кондитер эшләнмәләре һәм чәй кертә. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте учреждениеләрендә ифтарлар оештыру шулай ук Татарстан мөфтияте вәкилләре катнашында уза.

Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты дини әдәбияты белән баетыла. Мәсәлән, соңгы елларда “Порядок совершения намаза”, “Болезни нафса и пути их излечения”, “Муаллим сани”, “Авыр вакытларда укыла торган догалар”, “Коръән. Казан басмасы”, “Калям Шариф. Перевод смыслов”, “Ураза. Правила соблюдения”, “Расскажи мне об Исламе” һ.б. китаплар тапшырылды.

2023нче елның 7нче декабрендә Мәскәүдә Россия Динара советы Президиумының юбилей утырышы барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Патриархның һәм Россиянең Динара советы утырышында катнашучыларның игътибарын төзәтү учреждениеләренең дини оешмалар белән хезмәттәшлеге өлкәсендәге мәсьәләләрнең берсенә юнәлтте. Мөфти Рус православие чиркәве башлыгына колонияләрдәге дин тотучылар өчен итсез кысыр ризыклы меню ашау мөмкинлеген кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәтнең әлеге үтенече шуның белән бәйли ки, төрмәдә утырган дин тотучы мөселманнар өчен ризыкның хәләл булуы мөһим, ә кысыр меню, нинди дин тотуына карамастан, барлык тоткыннарның да ихтыяҗын канәгатьләндерә алыр иде. Патриарх Кирилл Камил хәзрәтнең тәкъдимен уңай кабул итте һәм Россия Динара советы хакимиятләр белән бу тема өстендә эшләячәк, дип белдерде.

Фотосурәтләр: Россиянең Җәзаларны үтәү  буенча федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана