Мөфти Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы йомгаклары буенча утырышта катнашты

26 декабрь 2023 ел 15:18
Мөфти Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы йомгаклары буенча утырышта катнашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 13нче көнендә (26нчы декабрьдә), Казанда ТР Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советның һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышы узды. Әлеге чара ТР Милли китапханәсендә үтте. Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

Утырышта Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына йомгак ясалды һәм узып баручы елда 2025нче елга кадәр чорга РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру чаралары планын билгеләделәр, шулай ук рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана