Хиҗаб, намаз бүлмәләре, Фәләстыйнне яклау: 2023 елда Нәзарәт, җәмгыятьтә динара татулыкка чакырып, 10 белдерү ясады

03 гыйнвар 2024 ел 17:21
Хиҗаб, намаз бүлмәләре, Фәләстыйнне яклау: 2023 елда Нәзарәт, җәмгыятьтә динара татулыкка чакырып, 10 белдерү ясады

2023 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте җәмгыятьтә динара һәм милләтара татулыкны саклауга юнәлдерелгән ун рәсми белдерү ясады. Киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен күтәрелгән иң мөһим мәсьәләләр уку йортларында хиҗаб киюне, Лаеш судында «Сахих әл-Бохари» китабы тәрҗемәсен тыюны, Россия төбәкләрендә намаз бүлмәләрен ябуны, Коръән мүсхәфләрен яндыруны, Фәләстыйн халкына карата көч куллануны хөкем итүгә кагыла. Моннан тыш, күп тапкырлар халыкларны бер-берсен хөрмәт итеп һәм җәмгыятьтә килешеп яшәргә чакырып, белдерүләр яңгырады. Мәсәлән, “Вагнер” хосусый хәрби компаниясе хәрби фетнәсе, Махачкала аэропортында тәртипсезлекләр вакытында һ. б.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы башлангычларының берсе Патриарх Кириллга Россиядәге төзәтү колонияләрендә җәза срогы үтүчеләргә кысыр ашлы меню сайларга мөмкинлек бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүгә кагылды. Бу мөселман тоткыннары өчен хәләл ризыкның мөһим мәсьәлә булуы, ә кысыр ашлы менюның, нинди дин тотуына карамастан, барлык җәза срогы үтүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирүе белән бәйле. Дини тәрбия хөкем ителгәннәр арасында җинаятьләрнең кабатлануын киметә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана