Казанда “Ел җитәкчесе – 2023” конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды

26 декабрь 2023 ел 16:43
Казанда “Ел җитәкчесе – 2023” конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел җитәкчесе – 2023” республикакүләм иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты.

Ел саен үткәрелә торган “Ел җитәкчесе” республикакүләм иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2002нче елда гамәлгә куелды. Конкурсны уздыру башлангычы белән ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе чыкты. Конкурс иҗтимагый танылуны тәэмин итү, эштә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешмаларның уңай тәҗрибәсен билгеләп үтү максатыннан уздырыла.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана