2023 елда Нәзарәттә 5 ислам финанс продукты эшләнде

27 декабрь 2023 ел 10:02
2023 елда Нәзарәттә 5 ислам финанс продукты эшләнде

2023 елның 1 сентябрендә Татарстан, Дагыстан, Чечня, Башкортостан республикаларында ислам банкингын кертү буенча эксперимент гамәлгә керде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, республика тарафыннан  күрсәтелгән ышанычны аклап, партнерлык финанслары буенча әлеге экспериментта катнаша. Татарстан мөфтиятендә һәм Россия ислам институтында бу юнәлештә эш экспериментка кадәр ук башланган иде: кадрлар әзерләнде һәм продуктлар эшләнде. Мисал өчен, бүгенге көндә Татарстанда Россия ислам институтында әзерләнгән, AAOIFI сертификаты булган 8 белгеч эшли (Россиядә алар – барлыгы 11 кеше). 2018 елда РИИда AAOIFIның рәсми вәкиллеге һәм имтихан алу үзәге эшли башлады. Аңарчы исә, 2008 елда, РИИда Россия Ислам икътисады һәм Финанслар үзәге эшли башлады, анда Ислам банкингы һәм ислам финанслары продуктлары өйрәнелә һәм эшләп чыгарыла.

Россия ислам институтында әзерләнгән белгечләр бүгенге көндә Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасында хезмәт куя, голамәләр, 7 финанс оешмасы белән берлектә 11 хәләл банк продукты эшләп чыгарып, аларга даими күзәтү алып бара. Продуктларны эшләп чыгаручылар “Ак Барс Банк”, “Ак Барс Капитал”, “Амаль” финанс йорты, “Мир бизнес банк”, “Иджара лизинг” компаниясе һәм Дәүләти булмаган илкүләм пенсия фонды кебек финанс оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Шулай итеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми эксперимент башланганчы ук эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән, мөселманнарның төп ихтыяҗларына җавап бирерлек ислам банк продуктлары бар. Тикшеренү эшләре һәм Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасының рәсми бәяләмәләре нәтиҗәсендә соңгы 5 елда Россия күләмендә зур әһәмияткә ия булган 6 ислам финанс инструменты эшләтеп җибәрелде. Болар – күчемсез милек сатып алу өчен “Ак Барс Банк”та өлешләп түләү; “Ак Барс Капитал”да хәләл инвестицияләү инструменты; “Сахих инвест”та кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта; “Мирас” финанс йортында (ул “Мирбизнесбанк” компаниясе гамәлгә куйган оешма) – автотранспорт, төзелеш материаллары һәм вак көнкүреш техникасы сатып алу өчен мурабаха принцибы буенча өлешләп түләү; шулай ук мөселманнар өчен банк карталары (ул “Ак Барс Банк” тарафыннан эшләп чыгарылды һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды).

2023 елда әлеге продуктларга тагын 5-әү өстәлде: Болар: “Ак Барс капитал” каршында Пай инвестиция фонды; “Иджара лизинг” җәмгыяте белән лизинг; Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты өчен вакф буларак, Хәйрия эндаумент-фонды; дәүләти булмаган пенсия тупланмасы фонды һәм “Ак Барс Банк” белән берлектә Ислам факторингы. 

–  “Ак Барс капитал” каршында Пай инвестиция фонды – базардагы «Лалэ» финанс инструментларының ачык пай инвестиция фонды.

“Иджара лизинг” җәмгыяте белән лизинг. “Иджара-лизинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән техниканы лизинг буенча сатып алу принцибы белән танышып, тәкъдим ителгән документларны өйрәнеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан продукт ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип танылды. Иджара килешүләре 1 елдан 3 елга кадәр җиңел һәм коммерция автомобильләренә, техникага (авто, махсус, авыл хуҗалыгы), авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм коммерцияле күчемсез милеккә бирелә. Программа юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шулай ук физик затларга каралган. Юридик һәм физик затлар РФ территориясендә теркәлергә, табышлы эшчәнлек алып барырга, хакимият органнары һәм суд приставлары алдында бурычлары булмаска тиеш. Беренчел кертемнең минималь суммасы лизингка алынучы әйбер бәясенең 20 проценттан артыгын тәшкил итә. Тотылган техниканы финанслау мөмкинлеге бар.

–  Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты өчен вакф буларак, Хәйрия эндаумент-фонды. Белем бирү вакфы, аның файдасы студентларны, укытучыларны һәм билгеле бер уку йортының ихтыяҗларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Әлмәттәге 1 нче лицей-интернат өчен булдырылган.

–  Дәүләти булмаган пенсия тупланмасы фонды. Әлеге проектның асылы –Дәүләти булмаган илкүләм пенсия фонды белән берлектә Дәүләти булмаган пенсия тупланмасы фонды аша гражданнарның пенсия кертемнәрен арттыру. 

– Хәзерге вакытта Голәмәләр шурасы “Ак Барс Банк” белән берлектә эшләнгән Ислам факторингы продуктын карый. Әлеге продукт җитештерүчеләрнең касса өзеклекләрен киметергә яки тулысынча бетерергә: аңа игътибарны тулысынча җитештерүгә генә юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Голәмәләр шурасы, финанс продуктларын раслаудан тыш, аларны гамәлгә керткәндә, тышкы аудит та үткәрә: финанс оешмаларының һәрберсенә Татарстан мөфтиятеннән күзәтүчеләр – шәригать белгечләре, Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы AAOIFI (Бәһрәйн) сертификатына ия булган ислам финанс экспертлары беркетелгән.

Бүгенге көндә Голәмәләр шурасында танылган 15 галим эшли, алар арасында 3 ислам фәннәре докторы, 6 фән кандидаты, 5 AAOIFI белгече, 1 Халыкара Голәмәләр шурасы секретаре бар. Голәмәләр шурасы рәисе – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, секретаре –  КИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана