2023 елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты 255 меңнән артык гомуми тираж белән 100гә якын исемдәге китап бастырды

28 декабрь 2023 ел 13:00
2023 елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты 255 меңнән артык гомуми тираж белән 100гә якын исемдәге китап бастырды

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2023 елда мөселманнар арасында дини гыйлем тарату, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, нәшрият тарафыннан 96 төрле китап, шул исәптән, татар дини мирасына караган 15 басма дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 255 000 данә тәшкил итә.

Шунысы игътибарга лаек, аларның яртысыннан артыгы – яңадан нәшер ителгән бестселлерлар, алар мөселман укучылары арасында үз популярлыгын югалтмыйча, укучылар өчен һаман кызыклы булып кала бирә. Мондый китапларга “Зубдатуль-Бухари”, “Клад для маленьких мусульман”, рус һәм татар телләрендә “Намаз уку тәртибе” һәм “Гыйбадат Исламия”, “Девяносто девять вопросов о Рае”, “Семьдесят пять вопросов об Аде”, “Ислам дине нигезләре” һәм башкаларны кертергә мөмкин.

Шул ук вакытта 2023нче елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты уникаль басмалар да нәшер итте. Алар арасында татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрнең тәрҗемәләре (шул исәптән Муса Бигиевның “Тасхих расм әл-Коръән”, Ризаэтдин Фәхретдиннең “Коръән вә табагат”, Морад Рәмзинең “Коръән газыймуш-шанның төркичә-татарча тәрҗемәсе” һ.б.), шулай ук хәзерге заман авторларының китаплары (мисал өчен, Сәйдә Аппакованың “Тузмас бүләк” китабы) бар. Укучыларның аерым кызыксынуын “Исемнәр китабы” һәм “Ислам дине нигезләре” китабының русчага тәрҗемә ителгән варианты “Основы Ислама” хезмәтләре җәлеп итте. Шулай ук 2023нче елда Коръәннең “Казан басмасы” нөсхәсе киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерелде. Үзенчәлекле басмалар арасында гарәп телендә нәшер ителгән “Җөхүл гуләмәү...” исемле китап – Татарстан Республикасы Мөфтие Камил Сәмигуллинның докторлык диссертациясенең басма вариантын атарга була. Ул татар җирлегендә генә түгел, гарәп дөньясы өчен дә зур әһәмияткә ия хезмәт булып тора. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йорты Россия ислам институты белән берлектә дистәләгән дәреслекләр нәшер итү юнәлешендә дә эшчәнлекне дәвам итте. Шул исәптән, мәдрәсәләр өчен гакыйдә, фикһ, хәдис, Коръән һ.б. фәннәр буенча 15 уку әсбабы дөнья күрде һәм киләсе елга да дәреслекләр нәшер итү дәвам ителер дип көтелә.

«Хозур» нәшрият йорты китапларының кәгазь вариантын гына түгел, электрон версиясен дә www.huzurshop.ru адресы буенча урнашкан рәсми интернет-кибетендә сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, “Хозур” нәшриятында дөнья күргән мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, KazanExpress.ru аша, шулай ук “Читай-город”, “ЛитРес” китап интернет-кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

“Хозур” нәшрият йортында барлыгы 10 ел эчендә гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә барлыгы 1115 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәр басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Эксперт советы тарафыннан тикшерү аша уза.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана