2023 елда Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәләрендә 26 722 “шәкерт” укыды

31 декабрь 2023 ел 18:00
2023 елда Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәләрендә 26 722 “шәкерт” укыды

2023 елда, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Хозур" нәшрият йорты яңа проект – рус телендә онлайн-мәдрәсәне (https://medrese.tatar/about) эшләтеп җибәрде. Шул рәвешле, хәзер җир шарының төрле почмакларында яшәүче рус телле мөселманнар Ислам нигезләре буенча бушлай белем ала. Бер ел эчендә әлеге ресурста, белем алу максаты белән, 16230 “шәкерт” теркәлгән.

Ә беренче татар онлайн-мәдрәсәсенә узып баручы елда 10 492 “шәкерт” укырга кергән. Алар барысы да Ислам нигезләре буенча программаны уңышлы үзләштерә.

Шулай итеп, 2023 елда Нәзарәтнең татар һәм рус телләрендә эшләүче онлайн-мәдрәсәләрендә барлыгы 26 722 “шәкерт” теркәлде. Аларның яртысыннан артыгының – 59,6%ның 18-44 яшьләр тирәсендә булуы куандыра. Шул ук вакытта укучыларның 59%ы хатын-кызлар икәнлеген әйтеп китәргә кирәк. Проектка ихтыяҗның зур булуын аның географиясе раслый: Россия мөселманнарыннан тыш, порталда Казахстан, Германия, АКШ һәм Франциядә яшәүче милләттәшләребез дә белем ала. Ә Россия төбәкләреннән Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Башкортостан, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләрен атарга була. Алар фикһ, тәфсир, сира һәм әхлак предметларын кызыксынып укый.

 Уникаль белем бирү мәйданчыгы – татар һәм рус телләрендәге онлайн-мәдрәсәләр – Россиядә ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларны яңа дәрәҗәгә күтәрде: онлайн-мәдрәсә мәчетләрдән ерак яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчетләргә барып җитә алмаучыларга башлангыч дини белемне тиз арада һәм җиңел генә алырга ярдәм итә. Моннан тыш, ресурсның эчтәлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләнгән уку-укыту программасына нигезләнгән. Ресурста 7 төп ислам дисциплинасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә тәкъдим ителә: ислам хокукы (фикх), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Курс шулай ук фарыз, сөннәт һәм гает намазларын укырга өйрәтүче тәфсилле видеопрактикумны да үз эченә ала. 

Онлайн-мәдрәсәләр проектлары 2021 елда оештырылган татар онлайн-мәдрәсәсе (https://medrese.tatar/) платформасында эшләнгән һәм тормышка ашырыла. Ике телдәге онлайн-мәдрәсәләрдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин. Дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин.

https://medrese.tatar/ белем бирү платформасында барлык популяр социаль медиа яки электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Теркәлгәннән соң, системада һәр укучыга шәхси кабинет ачыла, анда үткән темалар, эшләнгән тестлар турында мәгълүмат туплана. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк:  «шәкертләр» һәр блоктан соң онлайн-мәдрәсәдә контроль тест узарга тиеш. Чираттагы дәрескә тестны уңышлы тапшыручылар гына керешә ала. Түбән балл алганда, үзләштерелмәгән темага кире кайтырга кирәк булачак.

Онлайн-мәдрәсәләрдә дәресләрне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Нәзарәт имам-мөхтәсибләре һәм Казан имам-хатыйблары алып бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана