Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды

28 декабрь 2023 ел 14:40
Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 15нче көнендә (28нче декабрьдә), Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлмәтлеләрнең сөенечен бүлешеп, тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Шулай ук шәрәфле кунаклар арасында “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар, дин әһелләре, җирле мөселманнар бар иде.

Үз чыгышында Камил хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтен белдерде, якынлашып килүче Раҗәб ае турында кыскача вәгазь сөйләде, дин кардәшләргә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул әлеге мәчетнең район күләмендә рухи тормыш үзәгенә әверелүен һәм ислам диненең асыл кыйммәтләрен таратуда зур өлеш кертүен теләп калды.

Моннан тыш, Әлмәткә эш сәфәре барышында Мөфти Камил хәзрәт һәм Илфар хәзрәт шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләре алып бару барышы белән танышты.

Бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә 43 мәчет эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана