Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар азаны бәйгесе узды

28 декабрь 2023 ел 08:28
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар азаны бәйгесе узды

“Татар азаны мәктәбе”нең чираттагы проекты Казан шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә төгәлләнде. Биредә татар мәкаме белән азан әйтү буенча дәресләр офлайн һәм дистанцион форматта мәдрәсәнең көндезге уку бүлеге шәкертләре өчен үткәрелде. Укучылар тәҗвид, мәкам, тавыш кую остазларыннан ике атна дәвамында белем һәм күнекмәләр алды.

Курсларга нәтиҗә буларак зурлап азан бәйгесе үткәрелде.

 Танылган шәхесләрдән торган мәртәбәле жюри шәкертләрне тыңлады һәм бәя бирде.

Барлык шәкертләр дә югары әзерлекләрен күрсәттеләр. Беренче урынны беренче курс шәкерте Шәехов Динар алды. Икенче урында – III курс шәкерте Мөбарәкшин Ильяс. Өченче урынны II курс шәкерте Һадиев Нәфис алды. Барлык җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде, Динар кубокка ия булды.

Оештыручылар билгеләп узганча, мәдрәсәдә курсларны үткәрүнең төп максаты – булачак имамнарны сыйфатлы рәвештә азан әйтергә өйрәтү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу, вәгазь сөйләү һәм азан әйтү өчен тиешле тавыш күнекмәләре булдыру.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана