Арча хәзрәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә броньланган “Газель” машинасы сатып алды

29 декабрь 2023 ел 09:08
Арча хәзрәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә броньланган “Газель” машинасы сатып алды

Арча хәзрәтләре Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә броньланган “Газель” машинасы сатып алды. Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 16 нчы көнендә (29 декабрьдә), иртән иртүк алар автомобильне мөфтияткә алып килде. Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм тагын берничә имам “Газель”нең ачкычын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды. Очрашу вакытында хәзрәтләр Мөфтигә әлеге эшне ничек оештырулары турында сөйләде. 

Автомобиль имамнар акчасына сатып алынган. Мондый карар район имамнары җыелышларының берсендә кабул ителгән. Алар махсус хәрби операция зонасына автомобиль алып җибәрергә карар кылган. Моның өчен кирәк булган акчаны 70 тән артык имам-хатыйб атна дәвамында җыеп тапшырган. Әлеге машина солдатларны госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен файдаланылыр дип көтелә. Якын арада машина махсус хәрби операция зонасына озатылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана