«30/40» форумы башланды - анда бөтен Россиядән 70 мөселман катнаша

03 гыйнвар 2024 ел 09:16
«30/40» форумы башланды - анда бөтен Россиядән 70 мөселман катнаша

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 21 нче көнендә (3 гыйнвар), Диния Нәзарәте резиденциясендә 30/40 форумы башланды – анда бөтен Россиядән 70 мөселман катнаша. 7 гыйнварга кадәр Болгар ислам академиясендә дәвам итәчәк җыенга Минск, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Чиләбе, Төмән, Оренбургтан, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 30-40 яшьлек мөселманнар җыелды. Алар арасында гаиләле дин кардәшләребез дә бар.

“30/40” форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы. Быел форум “Җан белән бергә” дип атала: анда катнашучылар шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә бик гади, әмма бик мөһим төшенчәләр турында фикер алыша. Алар Болгар ислам академиясе бинасында Дагыстанның Махачкала шәһәрендәге Шамил мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Сөләймановтан Ислам дәресләре алачак.

Моннан тыш, биш көн дәвамында егет-кызлар өчен өчен тренинглар, мастер-класслар, СТЭМ һәм квестлар, TED һәм диспутлар әзерләнгән, алар кинозалда һәм китап клубында, Болгар шәһәре буйлап экскурсияләрдә булачак, катнашучыларны яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр көтә.

Билгеле булганча, “30/40” проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 елдан тормышка ашырыла башлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана