2023 елда Татарстан мөфтияте 200 авыру балага һәм мохтаҗга акчалата ярдәм күрсәтте

10 гыйнвар 2024 ел 09:00
2023 елда Татарстан мөфтияте 200 авыру балага һәм мохтаҗга акчалата ярдәм күрсәтте

2023 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү өчен мөһим башлангычларны актив рәвештә тормышка ашырды. Хәйрия проектлары Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан өч төп юнәлеш – авыруларга дәвалану өчен финанс ярдәм күрсәтү, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль яктан яклау буенча гамәлгә ашырылды. Боларга 2023 елда шулай ук ике мөһим юнәлеш өстәлде – Фәләстыйндагы дин кардәшләргә һәм махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү.

2023 елда Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды җәлеп ителгән акчалар белән барлыгы 200 кешегә – авыру балаларга һәм мохтаҗларга – 15,5 млн сум күләмендә финанс ярдәмен күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек: фонд авыруларга Рамазан аенда аеруча актив булыша. Мәсәлән, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында 52 кешегә матди ярдәм күрсәтелде (шуның 23е – авыру балалар). Моннан тыш, хәйрия марафоны барган вакытта 1,9 млн сум күләмендә фитр һәм фидия сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга тапшырылды. “Зәкят” хәйрия фондының 41 хәйрия ифтарында бөтен республикадан 4900 мохтаҗ авыз ачты.

“Зәкят” хәйрия фондының тагын бер мөһим проекты – фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Хәят” гаилә үзәге. Үзәк эшчәнлегенең максаты – социаль яклауга мохтаҗ булганнарга, шул исәптән “үзенчәлекле” балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм аз керемле, күп балалы гаиләләр өчен дәресләр оештыру. Шулай итеп, гаиләләр психологик, рухи ярдәм алалар, психология, физик тәрбия, социаль-көнкүреш юнәлеше буенча дәресләргә йөриләр. Үзәктә дәресләр бушлай үткәрелә. 2023 елда 450дән артык шундый дәрес үткәрелде, аларга 200дән артык мохтаҗ гаилә йөрде.

2023 елда “Зәкят” хәйрия фонды барлыгы 1300дән артык гаиләгә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтте. Корбан ите, азык-төлек җыелмалары һәм гошер сәдакасы аз керемле, физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, тулы булмаган гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә тапшырылды. Рамазан аенда 625 аз керемле гаилә – 4,5 тонна күләмендә азык-төлек җыелмасы, Корбан гаете чорында 500 мохтаҗ гаилә 1,5 тонна корбан ите алды. Бу төр ярдәмнең тагын бер юнәлеше – гошер җыеп тарату. Мохтаҗлар файдасына республика мәчетләре тырышлыгы белән 827 тоннага якын яшелчә җыелып тапшырылды. “Зәкят” хәйрия фонды әлеге кампания кысаларында Казанда 500гә якын аз керемле гаиләне 15 тонна гошер сәдакасы белән тәэмин итте.

2023 елда “Зәкят” хәйрия фондының даими хәйрия ашларында йортсыз-җирсез, физик мөмкинлекләре чикләнгән, өлкән яшьтәге ялгыз 6000 кешегә кайнар аш өләшенде. 550 кеше сезонлы кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин ителде.

Белем көне алдыннан “Зәкят” хәйрия фонды 200дән артык укучыны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итте.

Узып баручы елда мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтү максатында Луганск Халык Республикасында урнашкан хәрби подразделениегә 4 командировка оештырылды. Анда хезмәт итүче солдатларның 90%ы – чыгышы белән Татарстаннан. Солдатларга барлыгы 2,5 млн сумлык йөк тапшырылды. Ә Татарстандагы Донбасс качакларына 1,7 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында, Фәләстыйндагы дин кардәшләргә ярдәм буларак, барлыгы 55 млн сумнан артык акча җыелды. Фонд җыелган акчалардан 5,2 млн сумлык 20 тоннадан артык азык-төлек сатып алды. Газзә секторыннан килеп, Казанда яшәп белем алучы 3 студентка 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелде. Калган акчаларга ярдәм җыеп Газзәгә җибәрү планлаштырыла.

2023 елның июнь аеннан Татарстанда мөселман уку йортларына сәдака һәм зәкят бирү буенча онлайн-хезмәт эшли башлады. Онлайн-сервис “Мәдрәсәгә игелек кыл” исеме астында Фондның сайтында урнаштырылды һәм республикадагы 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ файдасына читтән торып сәдака бирү мөмкинлеген тудырды. Хәйрия акчалары мәдрәсәләрнең матди тәэмин ителешенә, мөгаллимнәр һәм шәкертләр файдасына, кирәкле әдәбият, биналарны төзекләндерү, ашатуны оештыруга юнәлтелә. Алты ай эчендә бу сервис аша барлыгы 700 мең сумнан артык акча җыелды.

Мамадыш районы Ямаш авылында янган мәчетне торгызу өчен 900 мең сум акча җибәрелде, Курган өлкәсендәге Йолдыз татар авылында янгыннан зыян күрүчеләргә якынча 1,5 млн сумлык ярдәм күрсәтелде.

2023 елда беренче тапкыр Рамазан ае уңаеннан һәм 28 ноябрьдә “Юмарт сишәмбе” уңаеннан Татарстан башкаласында 30нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. Хәйрия акциясе 1500гә якын кешене җылылык белән кабул итте. Шулай итеп, “Зәкят”, халык игътибарын хәйриячелеккә җәлеп итеп, саваплы гамәлләр кылырга этәрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана