2023 ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты реестрында 200 сертификацияләнгән компания теркәлде

11 гыйнвар 2024 ел 09:00
2023 ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты реестрында 200 сертификацияләнгән компания теркәлде

Татарстанда һәм Россиядә хәләл индустриясен үстерү ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә карый һәм “Хәләл” стандарты буенча комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Комитет хәләл өлкәсендә илдә иң принципиаль һәм катгый рәвештә сертификацияләүче органнарның берсе булып тора.

2023 ел нәтиҗәләре буенча комитет реестрында 200 сертификацияләнгән оешма теркәлгән. Шул ук вакытта 2023 елда Комитет тарафыннан күзәтчелек узуга гариза биргән 168 предприятиенең 125е генә сертификацияләнгән. Бу Комитетның җитештерүгә куелган югары таләпләрен һәм бер үк вакытта Россия бизнес җәмәгатьчелегенең хәләл тармагы белән актив кызыксынуын күрсәтә. Сертификатлар азык-төлек, көнкүреш химиясе, косметика җитештерүчеләренә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә, кунакханә һәм шифаханәләргә, туристлык һәм медицина хезмәтләре күрсәтүче учреждениеләргә бирелде. Комитет эшчәнлек алып бара башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр бөтен Россия буенча барлыгы 1300 предприятие сертификацияләнде. Шунысы игътибарга лаек, 2023 елда “Хәләл” стандарты комитеты контрафакт дип шикләнелгән, хәләл стандартларга туры килә дип игълан ителгән азык-төлеккә карата кергән 10 мөрәҗәгатьне тикшерде.  

2023 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты буенча комитетның экспорт потенциалы артты: сертификацияләнгән 13 компания чит ил базарларына чыкты.

2023 елда Комитет эшчәнлегенең яңа казанышларының берсе – сертификацияләнгән хәләл җитештерүчеләрне һәм җәмәгать туклануы урыннарын эзләү өчен рәсми телеграм-бот ясалды. Телеграм-боттан файдалану өчен “Telegram” кушымтасын ачарга, эзләү тәрәзәсендә @halalrt_bot сүзләрен язарга кирәк.

Моннан тыш, узган ел Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитетында “ProHalal” мобиль кушымтасы эшләнде. Бу – хәләл җәмәгать туклануы урыннары, хәләл һәм хәрам кушылмалары һәм азык-төлек өстәмәләренең мәгълүмати белешмәлеге. Гади генә әйткәндә, белешмәлек мөселманнарга Татарстандагы күпсанлы хәләл кафе һәм рестораннарны табарга, теге яки бу ашамлыкны, составына карап, куллану-кулланмау турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе узды. Комитет сату нокталарында “хәләл” нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды. Боларны гамәлгә ашыру өчен ай ярым вакыт китте. Шунысын билгеләп узарга кирәк, Russia Halal Market-та тәкъдим ителгән продукция дөньяның 50дән артык иленнән кайтарылды, Татарстанның 20 районыннан китерелде. Ярминкәдә сатып алучылар өчен барлыгы 400ләп сату ноктасы эшләде.

Комитет хезмәткәрләре даими рәвештә сертификация һәм аккредитация буенча төрле белем бирү программалары кысаларында квалификацияләрен күтәрә. Дүрт белгеч Росаккредитациянең техник экспертлары булып тора, 4 белгеч-экспертның “Хәләл” сертификация системасы таләпләренә туры килүен раслау буенча алты елдан артык эш тәҗрибәсе бар. Биш белгеч-эксперт югары ислам шәригать белеменә ия. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елдан Комитетның дүрт хезмәткәре Казан милли тикшеренү технология университетының азык-төлек технологияләре факультеты магистратурасы студентлары булып тора.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетының шәригать буенча Эксперт советы 2023 елда хәләл өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча 9 шәригать карары чыгарды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты 2004 елда оешкан. Комитет ел саен 150 гә якын оешмага ирекле хәләл сертификацияләү системасы таләпләренә туры килү турында сертификат бирә. Алдан тикшерү үткәреп, таныклык биргәнче, комитет белгечләре оешмаларга ислам кануннары буенча җитештерү тәртибе турында җентекләп аңлату эшләре алып бара. Таныклык тапшырылганнан соң, Комитет контролерлары сертификацияләнгән оешмаларны даими тикшереп тора. Нәтиҗәдә кешеләр аркасында килеп чыккан кимчелекләр тиз арада ачыклана һәм бетерелә. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетында 34 белгеч эшли.

Хәләл сертификацияләү предприятиеләргә клиентлар базасын киңәйтергә мөмкинлек бирә – хәләл товарлар яки хезмәтләр мөселманнар һәм дөрес яшәргә омтылучылар арасында актив тарала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана