Татарстанда журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина премиясе булдырылачак

10 гыйнвар 2024 ел 14:46
Татарстанда журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина премиясе булдырылачак

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 28нче көнендә (10нчы гыйнварда), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдыру турында матбугат конференциясе узды. Очрашуда катнашучылар алдында Казан шәһәре Думасы депутаты, “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты, укыту-реабилитация үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, “Ярдәм” мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин чыгыш ясады.

Илһам Исмәгыйлев 2023нче ел нәтиҗәләре һәм бу елга планнар белән таныштырып узды. “Ярдәм-Помощь” тернәкләндерү үзәгенең төп юнәлеше булып ике проектны гамәлгә ашыру кала бирә, болар: “Бер-беребезгә булышыйк” (программа коляскалы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларны һәм ДЦП диагнозы булган инвалидларны социаль адаптацияләүгә юнәлтелгән) һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” (күрү сәләтен югалткан кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан тормышка ашырыла). 2023нче елда әлеге программалар кысаларында 200дән артык кеше тернәкләндерү курслары узды. Шулай ук җәй көне беренче тапкыр физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче 15 гаилә өчен сәламәтләндерү лагере үткәрелде. Октябрь аенда мәчет янәшәсендә социаль ашханә ачылды һ.б.

2023нче елда Фонд уникаль басма – Нәзарәтнең “Калям шариф. Перевод смыслов” басмасын Луи Брайль системасы буенча (ул БДБ илләрендә бердәнбер тәҗрибә булып кала бирә) рус телендә бастыруны төгәлләде. Уникаль басма 10 томлык 100 комплект булып басылды һәм ул мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләргә (Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия һ.б.) махсуслаштырылган китапханәләргә җибәрелде. 2024нче елда сукырлар өчен Нәзарәтнең “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабы берничә томлы китап булып басыла башлаячак. Димәк, Луи Брайль системасында аны татар телендә дә укып булачак.

2024нче ел ахырында “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды тарафыннан журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина премиясен тапшыру планы хакында Мәликә Гыйльметдинова сөйләп узды. Аны биш төрле юнәлештә бирү көтелә: ТВ-тапшыру; радио-тапшыру; ТВ-яңалык; басма матбугатта мәкалә; интернет-матбугатта басма. Оештыручылар ассызыклаганча, материаллар ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр, гамәлләр турында булырга, яхшылыкка өндәүче киңкырлы темаларны үз эченә алырга тиеш. Эшләр татар һәм рус телләрендә 2024нче елның март-октябрь айларында кабул ителәчәк. Катнашучыларның дине, милләте, яше буенча чикләүләр юк. Премия турында нигезләмә “Ярдәм-Помощь” фонды сайтында һәм “Мөслимә” газетасының Рамазан аенда чыгачак махсус тиражында басылачак.

Белешмә. Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина (Әлмирә Сарьяз) – күренекле шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе, татар журналистикасы легендасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул 1938нче елның 8нче июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1964нче елдан алып 1993нче елга кадәр Казанда “Азат хатын” (“Сөембикә”) журналында эшли. Ул илебез мөселманнарының хокукларын яклады һәм милли яңарышның чишмә башында торды. 2021нче елда Казанда вафат булды һәм Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.

Фото: “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана