Нәзарәтнең Президиумы карары нигезендә Мөфти Камил хәзрәт Минтимер Шәймиевка Мәрҗани орденын тапшырды

20 гыйнвар 2024 ел 12:41
Нәзарәтнең Президиумы карары нигезендә Мөфти Камил хәзрәт Минтимер Шәймиевка Мәрҗани орденын тапшырды

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа ихлас котлауларын, теләкләрен җиткерде һәм ТР МДН Президиумы карары нигезендә Мәрҗани орденын тапшырды. Татарстан мөфтиятенең әлеге югары бүләге дәүләт башлыкларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән меценатларга, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга тапшырыла.

Камил хәзрәт Минтимер Шәрип улы белән очрашу барышында аңа Татарстан мөфтияте эшчәнлегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашуда шулай ук Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл да катнашты. Җитәкчеләр динара багланышлар һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты.

 shaimiev.tatarstan.ru фотосы

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана