Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

23 гыйнвар 2024 ел 12:24
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Раҗәб аеның 12нче көнендә (23нче гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халык кабул итү көнен уздырды. Көннең беренче яртысында Мөфти хәзрәт төрле гозерләр белән килгән кардәшләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды. Очрашуларда сүз яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе бирү, патриотизмны үстерү, мөселман инфраструктурасы белән бәйле мәсьәләләр һәм шәхси характердагы сораулар белән бәйле булды.

Мисал өчен, Казанда яшәүче СССР чемпионы, самбо буенча спорт остасы, тренер Фарих Мадьяров Татарстан самбо мәктәбе эшчәнлеге, әлеге көрәш төренең киләчәге, балаларга һәм яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе бирү һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, чын патриотлар үстерү планнары һ.б. турында сөйләде. Танылган спортчы шулай ук самбо спорт төрендә көрәшчеләрнең формасы һәм аны шәригать таләпләренә туры китереп камилләштерү мәсьәләләре турында киңәште. Мөфти мөхтәрәм кунакка бу юнәлештә кулга тотынып эшләргә кирәклеген искәртте, очрашу истәлеге итеп “Побуждение к скорейшему занятию борьбой” китабын бүләк итте.

Казаннан Минзаһит хәзрәт Җиһаншин Совет районы мөхтәсибәтендә мөселман инфраструктурасын киңәйтү буенча фикерләрен туплап килгән иде. Ул Камил хәзрәт белән киләчәктә төзеләчәк дини биналарга дин галимнәренең, сәхабәләрнең исемнәрен бирү буенча фикерләште. Мөфти аның һәр сорауларын игътибар белән тыңлап җавап бирде, очрашу алга таба Нәзарәтнең “Вакыф фонды” җитәкчесе белән дәвам итте.

Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана