Үткән ял көнендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә ел саен уза торган “Азан тавышы” бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар матур һәм дөрес итеп азан әйтү буенча көч сынашты. Һәрбер катнашучы – барлыгы 50-гә якын бала зур әзерлек белән килгән иде. Берничә сәгать дәвамында көч сынашканнан соң, жюри өч яшь категориясендә җиңүчеләрне ачыклады. Кечкенәләр (7-9 яшь), урта (10-12 яшь) һәм өлкән яшьтәгеләр (13-14 яшь) арасында иң яхшы азан әйтүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, кызыклы китаплар, көндәлек догалыклар, Рамазан аена планер һ.б. тапшырылды. Соңыннан чәй мәҗлесе үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды
23 гыйнвар 2024 ел 16:17
![Әлмәт мөхтәсибәтендә “Азан тавышы” бәйгесе узды](/netcat_files/398/569/270c50ab_2bef_4cf5_8e97_61bf16055fca_0.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/398/569/DSC_9034.jpg)
Рамазан аена – намазга басып: Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра
12 гыйнвар 2024 ел 12:30
![](/netcat_files/398/569/62364ef1_b46b_410d_974d_f7495bf61896_0.jpg)
2023нче елда мөфтият яшьләр өчен 8 проект тормышка ашырды. Аларга 3854 кеше җәлеп ителде!
12 гыйнвар 2024 ел 09:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы