Нәзарәт мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбен башлап җибәрде

24 гыйнвар 2024 ел 15:22
Нәзарәт мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбен башлап җибәрде

Бүген, Раҗәб аеның 13нче көнендә (24нче гыйнварда), Казанда XVII Мөселман яшьләре форумы ачылды. Әйтергә кирәк, кышкы мәктәпкә барлыгы 140 егет һәм кыз заявка бирде. Узган елдагы кебек, ул егетләр һәм кызлар өчен аерым узачак. Бүген исә егетләр сменасы башланды. Ул Казан шәһәре читендәге ял базасында үткәрелә. Бирегә 50гә якын егет килеп урнашты.

Бүгеннән башланып киткән форумның темасы “Дин ул – фән” дип билгеләнгән. Егетләргә дүрт көн дәвамында РИИ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд Әбу Яхъя әл-Хәнәфи белем бирәчәк. Ул исламда фундаменталь белемнәр алуның мөһимлеге турында сөйләячәк. Үзе ассызыклап узганча, катнашучыларга ислам дине фәнни күзлектән чыгып аңлатылачак. Лекцияләр барышында кешелек тормышында дин, Коръән иңү, диннең таралуы, ислам фәннәренең формалашуы һ.б. турында сүз алып барылачак. Динне өйрәнү һәм сорауларга җавап табу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачак.

Форумның рухи өлешендә катнашучылар дин әһеле белән бергәләп гыйбадәт кылу һәм өстәмә (нәфел) намазлар уку турында теоретик һәм практик күнекмәләр үзләштерәчәк. Шулай итеп, берничә көн дәвамында егетләр өчен дини белемнәр үзләштерү һәм шул ук вакытта барлык намазларны җәмәгать белән уку, өстәмә гыйбадәтләр кылу мөмкинлеге тудырылачак. Кич белән саф һавада хәрәкәтле уеннар, әңгәмәләр, шулай ук социаль роликлар төшерү көтелә. 

Мөселман яшьләренең Россиякүләм җыенына Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Чаллы, Арча шәһәрләреннән, Оренбург, Свердловск өлкәләре, Чувашия Республикасы һәм Татарстанның Әлмәт, Лаеш, Мамадыш районнарыннан катнашучылар килде. Аларның барысына да 18 яшьтән 30 яшькә кадәр.

Катнашучылар дүрт көнлек форумның программасы, куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты, Коръән аятьләре һәм догалар укып эшкә кереште.

Искәртеп үтик, форум 2015нче елдан башлап Татарстан мөфтияте тарафыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән үткәрелә. Ел саен биредә мөселман яшьләре Россиянең төрле почмакларыннан килеп катнашырга өлгерде. Форум программасын төзегәндә, беренче чиратта намаз һәм Коръән уку вакытлары куела, аннары башка мероприятиеләр билгеләнә.

Форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана