Нәзарәттә бүгенге яшьләрнең мәгълүмати һәм рухи иминлеге мәсьәләләре буенча семинар узды

25 гыйнвар 2024 ел 16:03
Нәзарәттә бүгенге яшьләрнең мәгълүмати һәм рухи иминлеге мәсьәләләре буенча семинар узды

Бүген, Раҗәб аеның 14 нче көнендә (25 гыйнвар), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Россия яшьләренең мәгълүмати һәм рухи иминлеге» темасына семинар-киңәшмә узды. Чараны «Халыкара ислам миссиясе» үзәкләшкән дини оешмасы, «Бөтенроссия милләтара яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Халыкара ислам миссиясе» үзәкләшкән дини оешмасы рәисе Шәфигъ хаҗи Пшихачев, Рус православие чиркәвенең иҗтимагый оешмалар белән багланышлар идарәсе җитәкчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы эксперты Алексей Вайц, Синодаль чиркәүнең җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән багланышлар бүлегенең дәүләт структуралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Павел Лебедев һ. б. катнашты.

Җыелышны Дәүләт идарә университетының милләтара дуслыкны һәм гражданлыкны ныгыту үзәге директоры, «Бөтенроссия милләтара яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Кантемир Хуртаев алып барды.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык үзенчәлекләрен ныгыту, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм социализацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Экспертлар хәзерге шартларда Россия яшьләренең мәгълүмати һәм рухи иминлеге системасын формалаштыруда иҗтимагый һәм дини оешмаларның ролен анализлады.

Әлеге чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, чыгыш ясап, оештыручыларга заманча мәгълүмати җәмгыять шартларында яшьләрне рухи-әхлакый яктан ныгыту мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Үзенең чыгышында "зур күләмдәге мәгълүматны чүптән аралау, фейкларны аера белү, котыртучыларга каршы тору һәм кирәкмәгән хаталар ясамас өчен, яшьләргә гыйлем һәм рухи ныклык кирәк"леген ассызыклады. Шул ук вакытта ул дин тотучыларның җәмгыятькә әйләнә-тирә дөньяны дөрес аңларга булышуын, хакыйкый белемнәр алып килүен һәм кешеләрдә ялган мәгълүматка карата рухи иммунитет булдыру өчен, җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне сеңдерүен билгеләп үтте һәм яшьләрне Интернет челтәрендәге мәгълүматны кулланганда җаваплырак булырга чакырды.

– Күбесенчә интернет дәүләтләргә, диннәргә һәм милләтләргә каршы корал итеп файдаланыла, – дип әйтте Камил хәзрәт. – Һәм хак белән ялганны аера белмичә, дин кардәшләребез, шушы золымның тегермәненә су салып, хәбәрләрне тарата да тарата... Әйтерсең, интернеттагы гамәлләр өчен Аллаһ каршында җавап тотасы булмас. Болай уйлаучылар нык ялгыша. Шул ук вакытта мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм сайтлар – ул ислам динен дә тарату каналы, без аның белән тиешенчә файдаланмыйбыз гына.

Камил хәзрәт белдергәнчә, Нәзарәт күпләгән IT-проектлар өстендә эш алып бара: болар – мобиль кушымталар, онлайн-мәдрәсә, дистанцион курслар, электрон китапханә, белем бирү платформалары. Ул кунакларны “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлеге белән танышып китәргә чакырды.

Аннары чакырылган экспертлар, аерым алганда, Синодаль чиркәүнең җәмгыять һәм ММЧ белән багланышлар бүлегенең дәүләт структуралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Павел Лебедев, Рус православие чиркәвенең иҗтимагый оешмалар белән багланышлар идарәсе җитәкчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы эксперты Алексей Вайц «Россиянең традицион кыйммәтләре һәм хәзерге яшьләрнең мәнфәгатьләре – уртак яклар», «Җәмгыять һәм кешенең рухи иминлеге нигезе буларак – кыйммәтләр каркасы» дигән темаларга лекцияләр укыды. Лекцияләрдән соң «Традицион кыйммәтләр һәм буыннар арасындагы дәвамчанлык проблемалары» дигән панель дискуссиясе узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана