Нәзарәт махсус хәрби операция зонасына үзе шефлык иткән хәрби частька 5нче гуманитар йөкне илтте

05 февраль 2024 ел 12:49
Нәзарәт махсус хәрби операция зонасына үзе шефлык иткән хәрби частька 5нче гуманитар йөкне илтте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына рухи һәм гуманитар ярдәм күрсәтү өчен чираттагы сәфәр кылды.

Сәфәр вакытында мөфтият Луганск Халык Республикасы юнәлешендә урнашкан хәрби подразделениегә 5 нче тапкыр гуманитар йөк илтеп кайтты. Хәрби частьнең 90%-ы Татарстан солдатлардан тора, алар арасында намаз укучы мөселманнар да бар. Солдатларга аларның соравы буенча маскировка челтәрләре (10 данә), компьютер техникасы (ноутбук, принтер һәм махсус блок, повербанклар), җылыткычлар (15 данә), окоп бинокльләре (3 данә), кабельләр (200 метрлы 2 кабель), газ баллоннары (200 данә), газ плиткалары (20 данә), шулай ук дарулар (50 данә), дымлы сөлгеләр (200 данә), хәләл тушенкалар (20 тартма) һәм башка төрле азык-төлек (бал, өйдә әзерләнгән коры шулпалар) тапшырылды. Барлык товарлар турыдан-туры хәрби частькә җибәрелде, ягъни солдатларның кулына бирелде. Гуманитар ярдәм республиканың барлык почмакларыннан килгән битараф булмаган мөселманнар ярдәмендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды җыйган акчага сатып алынды.

Моннан тыш, сәфәр барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Луганск, Северодонецк һәм Татарстан шефлык итүче Лисичанск шәһәрләрендә булды. Делегация шәһәрләрдәге объектлар һәм торак йортларның торышы, Лисичанскны торгызу барышы белән танышты, шулай ук Луганскидагы госпитальгә барды. Луганскиның Җәмигъ мәчетендә хәзрәтләр Луганск халык республикасы мөфтие Мөхәммәт Гамбәров һәм имамнар белән очрашты һәм ЛНР мөселманнары Диния нәзарәтенә “Хозур” нәшриятында басылган дини әдәбиятны тапшырды. Монда алар шулай ук хәрби подразделение солдатлары һәм җирле мөселманнар белән очрашты. Шуннан соң Мөфти Камил хәзрәт җомга намазын үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана