“Ислам. Беренче адымнар”га 200 гә якын кеше теркәлде. Курсларга язылу дәвам итә!

06 февраль 2024 ел 13:19
“Ислам. Беренче адымнар”га 200 гә якын кеше теркәлде. Курсларга язылу дәвам итә!

Изге Рамазан аен намаз белән каршы алырга теләүчеләрнең саны 198 гә җитте. Нәзарәтнең 13 нче сезондагы “Ислам. Беренче адымнар” курсларына тыңлаучылар җыю дәвам итә!

Тиздән башланачак дәресләр Рамазан ае алдыннан үткәрелә, димәк, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез изге ай төгәлләнгәнче намаз укырга өйрәнә алачак. Шулай итеп, халык арасында танылу алган кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында (атнасына бер тапкыр) намаз уку тәртипләрен һәм Ислам нигезләрен үзләштерәчәк. Курсларга язылу башланды! 

Беренче кереш дәрес 17 нче февральдә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәг. 08.00-дә узачак. Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. Аерым алганда, “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашучылар тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышачак, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алачак. Шул рәвешчә, изге Рамазан аена намаз укырга өйрәнеп керергә теләүче кардәшләребезгә зур мөмкинлек тудырыла.

“Ислам. Беренче адымнар”ның 13 нче сезоны 6 нчы апрельдә (Рамазан аеның 27 нче көнендә) авыз ачу мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән төгәлләнәчәк. Проектта катнашу өчен шушы сылтама буенча теркәлү узарга яки 16нчы февральгә кадәр +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк. 

Дәресләр Нәзарәттә һәм Галиев мәчетендә, шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасында атнасына бер тапкыр, шимбә көннәрендә сәг. 08.00-дән 12.00-гә кадәр узачак. Курсларның Рамазан ае алдыннан башлануын истә тотып, дәресләр тәртибенә бераз үзгәрешләр кертелергә мөмкин: беренче дәрес – тәһарәт-госел тәртипләренә, өч дәрес – намаз уку тәртипләренә, аннан соңгысы – Мөхәммәд ﷺ сирасына, ураза тотуга багышланачак.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Дәресләр татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унике сезон дәвамында әлеге курсларда 1200ләп кеше белем алды һәм намазга басты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана