Нәзарәт Бөтендөнья татар конгрессына яңартылган “Казан басмасы” тиражының бер өлешен тапшырды

08 февраль 2024 ел 14:56
Нәзарәт Бөтендөнья татар конгрессына яңартылган “Казан басмасы” тиражының бер өлешен тапшырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселманнар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен яңартылган “Казан басмасы”ның махсус тиражы басылып чыкты. 30 мең данә Коръән дин кардәшләргә дини һәм татар милли иҗтимагый оешмалары аша таратылачак. Мүсхәфләр Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча идарәнең финанс ярдәме белән бастырылды.

Яңартылган “Казан басмасы” заманча халыкара стандартларга туры килә һәм дөньякүләм танылган “Казан басмасы” уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күрде һәм “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән дип тарихка керде. 

Бүген Галиев мәчетендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми рәвештә Бөтендөнья татар конгрессына 1500 данә яңартылган “Казан басмасы”н тапшырды. Мүсхәфләрне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кабул итеп алды. Китаплар елның 17-19 май көннәрендә Казанда үткәреләчәк “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларына тапшырылачак. Анда Россиянең 70 тән артык төбәгеннән имамнар катнаша. Бу уңайдан Данис Шакиров Татарстан Мөфтие Камил хәзрәткә һәм Нәзарәт командасына аерым рәхмәт әйтте:
– Быел форумда 1500 татар дин әһеленең катнашуы көтелә. Аларның һәркайсына “Казан басмасы” тапшырылачак. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Үз чиратында, Мөфти Камил хәзрәт динебезгә хезмәт итүне зур нигъмәт дип атады. “Халкыбыз Коръәнгә хезмәт белән мәшһүр булды. Чөнки беренче Коръән Казанда 1803 елда дөнья күрә. Шул нисбәттән, китапларыбызда “Коръән Һиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган, беренче тапкыр Казанда басылган” дигән гыйбарә бар. Татарлар кебек, Коръәнгә хезмәт иткән халыклар дөньяда бармак белән генә санарлык. Без киләчәктә дә Коръәнгә хезмәт итүебезне дәвам итәргә тиешбез”, – диде Мөфти.

Билгеле булганча, яңартылган “Казан басмасы” мүсхәфен бастыру өчен Нәзарәт белгечләре күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗанинең “Фәваид әл-Мүхиммә” китабындагы һәм Муса Бигиевның “Тасхих расми хат” китабындагы искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китерде һәм тарихи типография оттискысыннан шул ук исемдәге уникаль компьютер шрифты эшләде. Хәзерге компьютер символлары Казан Коръәне шрифтының чын тарихи йөзен саклап кына калмыйча, Коръән һәм китап бастыру өчен яңа заманча техник мөмкинлекләр дә ачты.

Яңартылган “Казан басмасы” мүсхәфе Татарстан мөфтиятенең Россиядә Коръәнне бастыру өлкәсендә татар традицияләрен торгызу эшчәнлегендә чираттагы этап булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана