Кукмарада Җәлил хәзрәт вәгазь сөйләде

09 февраль 2024 ел 16:10
Кукмарада Җәлил хәзрәт вәгазь сөйләде

Мөбарәк Раҗәб аеның изге Җомга кичендә Кукмарада вәгазь кичәсе үткәрелде. Ай саен оештырыла торган “Мөселманнар җыены” дип аталган әлеге җыенда Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады. Җәлил хәзрәтнең вәгазьләре һәрвакытта да мәгънәле дә, кызыклы да, файдалы да була. Бу юлы да кичәгә килгән халыкка күңелне нурландырган, иманны ныгытып җибәргән, уйландырырга, фикер алышырга этәргеч булган тирән эчтәлекле вәгазь тыңларга насыйп булды.

Үз чыгышында хәзрәт “Кыямәт көнендә һәркем 5 нәрсә турында соралыр” дигән хәдис-шәрифкә нигезләнеп, шактый күп кирәкле мәгълүмат җиткерде. Иң әүвәл “вакыт” төшенчәсенә игътибар юнәлтеп, Җәлил хәзрәт “Гомереңне, Аллаһы Тәгалә биргән вакытны ничек үткәрдең?”  дигән сорауга ачыклык кертте. “Миграҗ сәфәрендә Мөхәммәд пәйгамбәргә “Сиңа нәрсә кирәк?” дигән сорау бирелгәч, ул үзе өчен бернәрсә дә сорамыйча “өммәтемне җәһәннәм утыннан коткаручы гыйбадәт бирсәң иде” дип Аллаһка үтенеч белдерде. Шуннан соң мөселманнарга көнгә 5 намаз кылу мөмкинлеге бүләк ителде, һәм: “Кем көнгә 5 вакыт намазны укыса, шуның вакыты бәрәкәтле булыр”, – дип хәбәр бирелде. Димәк, “безгә бирелгән гомер файдалы, дөрес үтте” дип җавап бирер өчен 5 вакыт намаз тәртиптә булырга тиеш...

Хәдистә китерелгән башка соралачак нәрсәләр турында да Җәлил хәзрәт уйландырырлык фикерләр әйтте. Алган гыйлемне, Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлекне ничек файдаландың, байлыгыңны ничек таптың һәм ничек тоттың... – барлык бирелгән мәгълүмат вәгазьгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Шулай итеп, шактый күп кеше катнашында үткән тирән эчтәлекле, бик тә мәгънәле вәгазь тыңлаучыларны тәэсирләнде, уйланырга мәҗбүр итте. Район дин җитәкчеләре килгән кунакка олы рәхмәтләрен җиткереп, Җәлил хәзрәт катнашындагы шундый эчтәлекле вәгазь  кичәләре алга таба да оештырылыр дип ышандырып калды.

Нурсинә Курамшина,

КФУның журналистика факультеты студенты

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана