Әлмәт мөхтәсибәте мөселманнарны мини-футбол буенча республика турнирында катнашырга чакыра

21 май 2024 ел 11:55
Әлмәт мөхтәсибәте мөселманнарны мини-футбол буенча республика турнирында катнашырга чакыра

2024 елның 2 июнендә Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселманнар арасында Ризаетдин Фәхреддин исемендәге мәчет кубогына мини-футбол буенча республика турниры узачак. Бу ярышның төп максаты - мәчеткә йөрүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм экстремизмны кисәтү.

Ярышлар Әлмәт шәһәренең «Алнас» стадионында узачак. Турнирны ачу тантанасы 8.00 сәгатьтә башлана. Турнир мини-футбол кагыйдәләренә нигезләнеп үткәрелә. Һәр команда 6 уенчыдан һәм 1 капкачыдан тора. Матчлар 10 минуттан 2 тайм, ә финал уеннары 12 минуттан 2 тайм дәвам итә. Катнашучыларның шәригать таләпләре буенча киенүе зарур. Җиңүчеләр медальләр, кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана