Татарстан Мөфтиенә Т-Банкның “Ислам картасы”н тәкъдим иттеләр

28 июнь 2024 ел 16:44
Татарстан Мөфтиенә Т-Банкның “Ислам картасы”н тәкъдим иттеләр

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 22 нче көнендә (28 июньдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков катнашты. Әсхәт Мидхәт улы хәзрәтләргә Т-Банкның тиздән федераль продукт – ислам дебет картасын эшләп чыгарачагы турында мәгълүмат җиткерде.

Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән продукт Россия өчен зур әһәмияткә ия. Мөфти белән әңгәмә барышында әлеге продуктка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә шәригать аккредитация үткәрү һәм эшләтеп җибәрү белән бәйле мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Продукт бер көннән башлап илнең теләсә кайсы почмагына онлайн рәвештә тапшырылачак.

Т-Банкның Ислам дебет картасы берничә өстенлеккә ия: яшерен комиссияләр һәм хезмәт күрсәтү өчен штрафлар булмау; клиентларның акчаларын исәпкә алу махсус счетларда алып барыла; ислам тарафыннан тыелган өлкәләрдә сатып алуларга чикләүләр билгеләнгән; Россия Федерациясенең бөтен территориясендә картаны рәсмиләштерү мөмкинлеге; банкоматлар һәм мобиль кушымталар татар телендә һәм башка телләрдә хезмәт күрсәтә.

Продукт 2024нче елның өченче кварталында кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Дебет картасы МСС кодлары буенча чикләүләргә, шулай ук рөхсәт ителмәгән транзакцияләрдән саклану мөмкинлегенә ия булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана