Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерде

28 июль 2024 ел 10:38
Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерде

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы, Газәдә туып-үскән дин кардәшебез катнашында видеоролик төшереп, Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерде.  

Шулай итеп, форумга Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан җыелган мөселман яшьләре, Фәләстыйндәге дин кардәшләребезнең иреккә һәм үзбилгеләнүгә хокуклары булуын хуплады, шулай ук Газәдәге  коточкыч канунсызлык һәм гаделсезлек турында тагын бер кат искә төшерде.

XVIII Мөселман яшьләре форумы  20-27 июль көннәрендә Шәһре Болгарда узды. Анда төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 18-30 яшьләрдәге 100 егет һәм кыз катнаша. Алар барысы да – сайлап алу турын узган һәм Россия өммәте өчен иң өметле һәм файдалы дип танылган социаль стартаплар авторлары.

Форумда катнашучылар социаль, белем бирү һәм мәдәни юнәлештәге проектлар: интернет-, кино- һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек һәм хәйрия башлангычлары, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр өчен булган, шәхес үсешенә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итте.

Форумны Татарстан Диния нәзарәте Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән берлектә оештырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана