Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узачак

12 август 2024 ел 16:58
Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узачак

Бүген, Сафәр аеның 8 нче көнендә (12 августа), “Татмедиа” бинасында Алабуга шәһәрендә уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турнирын оештыру һәм уздыру буенча матбугат очрашуы узды. Анда «Туган Батыр» проектына нигез салучы, “Туган авылым” милли-туризм комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Татарстан Республикасының Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга дәүләт музее-тыюлыгы матбугат сәркатибе Оксана Есипова, “Туган авылым” Радик Абдрахманов, Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру буенча бүлек башлыгы Зөфәр Вәлиәхмәтов катнашты. Спикерлар турнирга кагылышлы яңалыклар, анда бару тәртибе һәм программасы белән таныштырды.

2024 елның 17 августында (шимбә көнне) Алабуга шәһәрендә уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узачак. Әлеге ярышны “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы (Алабуга шәһәре), Россия Федерациясенең җәядән ату федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

Радик Абдрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге турнир чын мәгънәсендә бөтен гаилә белән катнаша торган чара булып тора. «Әгәр 2022 елда безгә 7 меңнән артык кеше килсә, 2023 елда кунаклар һәм катнашучылар саны 10 меңнән артып китте. Ягъни чарабыз камилләшә һәм үсә, үзенең географиясен киңәйтә. Һәм без, оештыручылар буларак, бу чара кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен барысын да эшлибез. Барлык чараларыбыз да талантлы кешеләрне, төбәкләрне, балаларны берләштерү өчен оештырылган... », – диде спикер. Узган еллардан аермалы буларак, быел турнир кысаларында милли көрәш буенча ярышлар узачак һәм «Туган батыр» спектакле күрсәтеләчәк.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Р.Абдрахмановны хуплап, үзенең чыгышында турнирның берләштерүче ролен тагын бер кат ассызыклады. Россиядә –  Гаилә елында һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елында өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле чаралар оештырылачак. Турнирда катнашудан тыш, кунаклар һөнәрләр ярминкәсендә, интерактив зонада һәм мастер-классларда катнаша алачак. Хәлим хәзрәт ассызыклаганча, Пәйгамбәрнең сөннәте ﷺ безне нык һәм сәламәт булырга өйрәтә. "Хәдистә: “Аллаһка ышанучы һәр кеше өч нәрсәне: җәядән ата, атта атланып йөри һәм суда йөзә белергә тиеш”, – диелгән. Пәйгамбәребез ﷺ: Уктан ату – күңел ачуның иң хәерле төре, дигән... », – дип йомгаклады хәзрәт.

Билгеле булганча, турнир тарихи урында – Алабуга шәһәрчегендә X гасырга караган борынгы Болгар мәчете янындагы территориядә узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге борынгы мәчет урынында җәмәгать белән өйлә намазы уку оештырылачак.

Турнир уктан атуны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, шулай ук төрле халыкларның тарихи, мәдәни, этник һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан үткәрелә. Ярышларда уктан ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. 10-15 яшьлек яшүсмерләр өчен аерым ярышлар үткәреләчәк. Турнирда Россиянең һәм дөньяның барлык почмакларыннан укчылар катнашачак. Ярышлар җиде этаптан торачак: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы.

Укчылар милли тарихи нигезгә ия булган милли костюмнардан булырга, үзенең угын, җәясен һәм ук салу җайланмасын алып килергә тиеш. Моннан тыш, һәр катнашучы традицион уктан ату буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышырга тиеш.

Турнир 17 августта иртәнге сәгать тугызда (9:00) тарихи урында – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә башланып китәчәк. 16 августта ук килеп, сәг. 15.00-дән палаткалар шәһәрчегенә урнаша торырга да мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: турнирда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Гаризалар 15 нче августка кадәр Максат.рф сайтында кабул ителә.

Ярышта катнашу шартлары белән тулырак язмага беркетелгән Нигезләмәне укып белергә мөмкин.

Элемтәгә керү өчен:

турнир директоры: Илнур Газыймов, тел. +79270401308;

ярыш буенча координатор: Камил Шәрәфетдинов, тел. +79179241284.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана