Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!
Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башлыйбыз. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!
Кыйссаларда гыйбрәт бар...
“Әхсанел-кыйсса” (“Иң яхшы риваять”) исемен алган һәм бик күп гыйбрәтле мисалларга ия булган әлеге тарихи вакыйга турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйткән:
لَقَدْ كَانَ فِي يُوسُفَ وَإِخْوَتِهِ آيَاتٌ لِّلسَّآئِلِينَ
Ягъни: “Һичшиксез, Йосыфта (галәйһиссәлам) һәм аның кардәшләрендә (гыйбрәт алыр өчен аять) сораучылар өчен (Аллаһы Тәгаләнең чиксез көчен һәм төшенә алмаслык хикмәтен күрсәткән бик зур) билгеләр бар”. (“Йосыф” сүрәсе, 7 нче аять).
Якуб галәйһиссәлләмнең унике баласы арасыннан иң яратканы – сурәтләп, язып бетереп булмаслык матурлыкка ия Йосыф булган. Якуб галәйһиссәлам аңа бик зур игътибар күрсәткән.
Йосыф галәйһиссәлләмнән соң Якуб барлык балаларынннан да ныграк үзенең кечкенә улы Бинйәминне яраткан. Башка тугыз балалары Якубның башка хатыннарыннан булган. Әнә шул сәбәпле һәм үзләренең көнчелеге аркасында, әлеге тугыз угыл Йосыфны һәм Бинйәминне ят күргәннәр һәм алар турында искә төшереп, “Йосыф һәм аның абыйсы...” дип әйткәннәр...
Йосыф һәм Бинйәминнең әнисе вафат булганнан соң, Якуб галәйһиссәлләм аларга тагын да күбрәк игътибар бирә башлый. Аның калган улларын көнчелек һәм хөсетлек хисе биләп ала, әлеге хис көннән-көн ныграк үсә бара һәм ахырдан нәфрәткә, дошманлыкка әверелә. Хәтта Йосыфтан котылу уена кадәр үсеп җитә.
Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә болай дип әйтә:
إِذْ قَالُوا لَيُوسُفُ وَأَخُوهُ أَحَبُّ إِلَىٰ أَبِينَا مِنَّا وَنَحْنُ عُصْبَةٌ إِنَّ أَبَانَا لَفِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ
اُقْتُلُوا يُوسُفَ أَوِ اطْرَحُوهُ أَرْضًا يَّخْلُ لَكُمْ وَجْهُ أَبِيكُمْ وَتَكُونُوا مِن بَعْدِهِ قَوْمًا صَالِحِينَ
Мәгънәсе: “Менә алар (үзара сөйләшкән вакытта) әйттеләр: “Әлбәттә, Йосыф һәм (ата-анасы да бер булган) карендәше (Бинйәмин) әтиебезгә бездән сөеклерәк. Хәлбуки, без – (бер-беребезгә бәйле булган көчле) бер җәмәгатьбез. Һичшиксез, атабыз – (аларны ныграк яратып, һәркемгә тиешлесен бирү мәсьәләсендә) ап-ачык бер ялгышлык эчендә. (Бу мәсьәләдә уртак фикергә килгән кардәшләр Йосыфтан (галәйһиссәлам) котылу чаралары табу турында ихтиләфкә төштеләр, берәве әйтте:) Йосыфны үтерегез яки аны билгесез бер җиргә ташлагыз, шулчак атагызның йөзе сезгә генә юнәлер (һәм, шулай итеп, ул моннан соң сезгә генә карап торыр). Аның (алынуы) артыннан сез (кылган бер гөнаһыгыздан тәүбә итеп,) янә игелек ияләре булырсыз”. (“Йосыф” сүрәсе, 8-9 нчы аятьләр).
Әлеге аятьләрдән аңлашылганча, көнләшү хисе Йосыфның абыйларын мәкерле уйга илтә: әтиләре Йосыф галәйһиссәламне күбрәк ярата дип исәплиләр. Алар исә үзләренең сан ягыннан күп булуларын әтиләре мәхәббәтеннән күпкә лаеклырак саныйлар.
Якубның Йосыфны башка улларына караганда ныграк ярату сәбәбе
Йосыф галәйһиссәлләм үзе сурәтләп бетереп булмаслык матурлыкка ия булган – бу хакта “бар булган нәрсәләрнең матурлыгы аның ярты матурлыгына тора” дип әйтелә. Ул үзенең төс-кыяфәте белән беркемне дә битараф калдыра алмый.
Өстәвенә Йосыф саф күңеле белән дә нурланган була. Аның эчке дөньясы да тышкы гүзәллеге кебек күркәм була. Шуңа күрә бик тә табигый ки, үз балаларыннан Якуб бигрәк тә Йосыфны ярата – ул үзенең әхлагы һәм тәкъвалыгы белән аерылып тора, бу сыйфатлар исә аның абыйларында җитеп бетми.
Ә Якуб? Зирәк һәм алдан күрүчән кеше, ул пәйгамбәр була. Шуңа да карамастан, уллары аның турында да ихтирамсызлык күрсәтеп: “Безнең әтиебез ачыктан-ачык адашуда”, – диләр.
Йосыф галәйһиссәламне үтерергә һәм аны коега ташларга теләүләре аларның тәкъвалык ияләренә рәтенә кермәүләре турында сөйли. Аллаһыдан хакыйкый курку белән куркучылар һәм Раббыбызга, Кыямәт көненә иман китерүчеләр үз гамәлләре өчен хисап тотасын аңлый: һәр мизгелне Аллаһы күреп һәм ишетеп тора! Шуңа күрә тәкъва кеше мондый хәрам гамәлне кылу турында хәтта уйламый да.
Йосыф төш күрә
Йосыф турындагы риваятьләрдә мөһим рольне төш күрүләр уйный. Бервакыт төнлә Йосыф галәйһиссәлләм төшендә унбер йолдыз, кояш һәм айның аңа иелеп сәҗдә кылуын күрә. Йосыф уянуга ук, тиз арада күргәннәрен әтисенә сөйли. Бу хакта Коръәндә түбәндәгеләр әйтелә:
إِذْ قَالَ يُوسُفُ لِأَبِيهِ يَآ أَبَتِ إِنِّي رَأَيْتُ أَحَدَ عَشَرَ كَوْكَبًا وَّالشَّمْسَ وَالْقَمَرَ رَأَيْتُهُمْ لِي سَاجِدِينَ
قَالَ يَا بُنَيَّ لَا تَقْصُصْ رُؤْيَاكَ عَلَىٰ إِخْوَتِكَ فَيَكِيدُوا لَكَ كَيْدًا ۖ إِنَّ الشَّيْطَانَ لِلْإِنسَانِ عَدُوٌّ مُّبِينٌ
Мәгънәсе: “Менә Йосыф (галәйһиссәлам) атасына әйтте: “И әтием! Һичшиксез, мин төшемдә унбер йолдыз, кояшны һәм айны күрдем. Аларны миңа сәҗдә кылган хәлдә күрдем”. (Улының бу төшен тыңлап торган Ягъкуб (галәйһиссәлам) әйтте: “И улым! (Син күргән бу) Төшеңне абыйларыңа сөйли күрмә, юкса, алар сиңа (мин саклап кала алмаслык бер рәвештә) тозак корырга уйларлар. Һичшиксез, шайтан – кешеләргә ап-ачык бер дошман. (“Йосыф” сүрәсе, 4-5 нче аятьләр).
Димәк, Якуб галәйһиссәлләм шуны аңлый: аның улы бөек мәртәбәләргә ирешә, дөнья һәм ахирәт тормышында югары дәрәҗәләргә күтәрелә, һәм абыйлары аның кул астында булалар һәм буйсыналар. Әтисе улын куркынычтан кисәтә һәм аңа төшендә күргәннәрен сөйләмәскә киңәш итә.
Әмма, ни кызганыч, әлеге төш турында бертуган абыйларга билгеле була. Аларның көнчелек белән томанланган башларында Йосыфтан ничек котылырга дигән уй тынгылык бирми. Шул рәвешчә, алар Юсуфны ничек үтерергә дигән планнар төзи башлыйлар. Ниятләре турында Коръәндә түбәндәгеләр әйтелә:
اُقْتُلُوا يُوسُفَ أَوِ اطْرَحُوهُ أَرْضًا يَّخْلُ لَكُمْ وَجْهُ أَبِيكُمْ وَتَكُونُوا مِن بَعْدِهِ قَوْمًا صَالِحِينَ
Мәгънәсе: “Кардәшләрнең берәве әйтте:) Йосыфны үтерегез яки аны билгесез бер җиргә ташлагыз, шулчак атагызның йөзе сезгә генә юнәлер (һәм, шулай итеп, ул моннан соң сезгә генә карап торыр). Аның (алынуы) артыннан сез (кылган бер гөнаһыгыздан тәүбә итеп,) янә игелек ияләре булырсыз”. (“Йосыф” сүрәсе, 9 нчы аять).
Бервакыт Якуб галәйһиссәлләм үзе дә төш күрә. Имеш, ун бүре Йосыфка ташлана. Якубны куркытып торган борчулар бик тиз арада тормышка аша. Абыйлары Йосыфны үзләре белән дала буйлап сәфәргә алып чыгалар.
قَالَ إِنِّي لَيَحْزُنُنِي أَن تَذْهَبُوا بِهِ وَأَخَافُ أَن يَأْكُلَهُ الذِّئْبُ وَأَنتُمْ عَنْهُ غَافِلُونَ
“Аларның бу сүзләренә Ягъкуб (галәйһиссәлам)) Әйтте: “(Аны бик сөйгәнем һәм ансыз тора алмаганым өчен) Сезнең аны алып китүегез мине борчуга салыр. Аеруча, мин (күргән бер төшем сәбәпле) сез (читтәрәк бер җирдә шаулап) аннан гамьсез калган чакта, аны бүре ботарлап ташлар дип куркам”. (“Йосыф” сүрәсе, 13 нче аять).
Асылда, Якуб галәйһиссәлләм бүреләрдән түгел, ә үзенең улларыннан курыккан, әмма аларның үзсүзлелегенә каршы тора алмый һәм Йосыфка да алар белән китәргә рөхсәт бирә.
Җавап итеп аңа уллары болай ди:
قَالُوا لَئِنْ أَكَلَهُ الذِّئْبُ وَنَحْنُ عُصْبَةٌ إِنَّا إِذًا لَّخَاسِرُونَ
"Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, әлбәттә, хәсрәттә булырбыз, Йосыфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр" (“Йосыф” сүрәсе, 13 нче аять).
Йосыф галәйһиссәлам ничек итеп абыйлары тарафыннан коега ташлана?
Өеннән һәм әтисеннән еракта, далада, каты мыскыллаулардан соң Йосыфны иске коега ташлыйлар. Абыйлары белән ерак сәфәргә чыккач, Йосыф галәйһиссәламгә төрле мыскыллауларга түзәргә туры килә. Әмма алар коега ташланган кешенең соңра пәйгамбәр булачагы хакында күз алдына да китермиләр. Аллаһы Тәгалә Үзе Йосыфка вәхи иңдереп түбәндәгеләрне җиткерә:
...وَأَوْحَيْنَا إِلَيْهِ لَتُنَبِّئَنَّهُم بِأَمْرِهِمْ هَٰذَا وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Мәгънәсе: “Алар (әтиләрен көчләп ризалатып,) аны алып китеп, бер кое төбенә ташларга бердәм карарга килгәч, (аңа бик зур золым эшләделәр). Без исә (кое төбендә ялгызлык хисен тарату һәм рәхмәтебезгә ирештереп,) аңа (сөенечле хәбәр бирү өчен Җәбраилне җибәреп) вәхи иттек: “(Беркөн) Син аларның уйларында да булмаганда, аларга бу эшләрен хәтерләтәчәксең”. (“Йосыф” сүрәсе, 15 нче аять).
Үзләренең җинаятьләрен яшерү өчен, Йосыфның агалары аның күлмәген бәрән чалган канга буйыйлар һәм күз яшьләре белән әтиләренә алып киләләр. Хикмәткә ия борынгылар әйткәннәр: “Кайгыдан зарланучыларның яшьләренә алданма. Алар арасында күпме явызлар бар! Йосыфның агалары түккән күз яшьләрен исеңдә тот. Алар дөм караңгы төндә каты кычкырып елап әтиләре янына килделәр. Әмма алар моны дөреслекне ачып салу өчен түгел, бәлки кылган явызлыкларын яшерү өчен эшләделәр”.
Бу хакта Коръәндә әйтелә:
قَالُوا يَآ أَبَانَآ إِنَّا ذَهَبْنَا نَسْتَبِقُ وَتَرَكْنَا يُوسُفَ عِندَ مَتَاعِنَا فَأَكَلَهُ الذِّئْبُ ۖ وَمَا أَنتَ بِمُؤْمِنٍ لَّنَا وَلَوْ كُنَّا صَادِقِينَ
"Ий атабыз, без Йосыфны әйберләребез янында калдырып, үзебез йөгерү ярышына киткән идек, без әйләнеп килгәнче Йосыфны бүре ашаган, ий атабыз син безгә ышанмыйсың, гәрчә без дөрес сөйләсәк тә" (“Йосыф” сүрәсе, 17 нче аять).
Йосыфның канга баткан, әмма ертылмаган киемен күреп, Якуб галәйһиссәлләм аны үз битенә куя. Ачы көлеп, ул болай ди:
– Нинди мәрхәмәтле бүре булган бу. Ул минем улымны ашап бетергән, ә аның күлмәген ертмаган да!
Йосыфның агалары әтиләреннән үз хәйләләрен яшерәләр, әмма алар алып килгән күлмәк аларның ялганлавы турында сөйли.
وَجَآءُوا عَلَىٰ قَمِيصِهِ بِدَمٍ كَذِبٍ ۚ قَالَ بَلْ سَوَّلَتْ لَكُمْ أَنفُسُكُمْ أَمْرًا ۖ فَصَبْرٌ جَمِيلٌ ۖ وَاللَّهُ الْمُسْتَعَانُ عَلَىٰ مَا تَصِفُونَ
Мәгънәсе: “Алар (бер бәти суеп,) аның күлмәгенә ялган бер кан (сөртеп, аталарына) алып килделәр. (Моны күргән Ягъкуб (галәйһиссәлам)) Әйтте: “Нәфесләрегез сезгә (яман эшләр арасында мисалы) күрелмәгән бер эшне бизәп күрсәткән. (Миңа инде тәкъдиргә каршы килмичә һәм риза булып,) Күркәм сабырлык (күрсәтергә генә кала). Сезнең сөйләгәннәрегезгә каршы Аллаһтан гына ярдәм сорарга кирәк”. (“Йосыф” сүрәсе, 18 нче аять).
Йосыф галәйһиссәламнең коедан чыгуы
Йосыфның бәхетенә, коедан ерак түгел генә Мисырга юнәлүче кәрван узган. Шул кәрваннан ике кеше Йосыфны күреп ала.
قَالَ يَا بُشْرَىٰ هَٰذَا غُلَامٌ ۚ وَأَسَرُّوهُ بِضَاعَةً ۚ
“Гаҗәп бер матур угылдыр, нинди сөенеч безгә!” (“Йосыф” сүрәсе, 19 нчы аять).
Шулай итеп, ул коедан коллар сатыла торган базарга эләгә, аны Мисыр хакиме вәзире сатып ала. Үз балалары булмагач, ул хатынына әйтә:
وَقَالَ الَّذِي اشْتَرَاهُ مِن مِّصْرَ لِامْرَأَتِهِ أَكْرِمِي مَثْوَاهُ عَسَىٰ أَن يَنفَعَنَا أَوْ نَتَّخِذَهُ وَلَدًا ۚ
“Мисыр вәзире газиз хатыны Зөләйхага әйтте: "Бу баланың урынын күркәм кыл, яхшы тәрбиялә, шаять без аңардан файда күрербез, яки аны үзебезгә бала итәрбез. Сатып алучы газизгә сөекле күрсәткәнебез кеби Йосыфны Мысыр җиренә урынлаштырдык, анда вәзир кылмак вә төш юрау белемен өйрәтмәк өчен, Аллаһы үз эшендә галибдер, җиңүчедер теләгәнчә эш кылыр, ләкин күбрәк кешеләр белмиләр Аллаһы Тәгаләнең затын вә сыйфатын” (“Йосыф” сүрәсе, 21 нче аять).
Үз баласы булмагач, аның йөрәгендә аталарга хас кайгырту хисләре уяна. Гадел, тәрбияле, югары әхлаклы, тәртипле Йосыф яңа гаиләдә дә, хәтта Мисырның хөкүмәт сараендагы кешеләр арасында да алмазга тиң яратылуга ия була, вакытлар узу белән вәзир янәшәсендә үзенең лаеклы урынын ала.
Әмма төп вакыйгалар Йосыф белән вәзирнең Зөләйха исемле хатыны арасында килеп чыга. Мисырның иң матур хатын-кызларының берсе булган Зөләйха кияүгә чыкканчы ук төш күрә. Ул төшендә ай нуры уза торган якты йолдызга әверелә. Әлеге төшнең Йосыф турында икәнен Зөләйха белми һәм төшне үзенчә юрый: вәзир тарафыннан кияүгә чыгарга ясалган тәкъдимгә уңай җавап кайтара. Сөюдән яну хисе соңрак килә... Аның йөрәге ире өенә алып кайткан акыллы, ягымлы, яшь матур егеткә тартыла.
Үз хисләре белән җәфаланган һәм бу хәлдән бернинди чыгу юлын күрә алмаган Зөләйханы хәтта җитмеш дөягә төяргә мөмкин булган кыйммәтле әйберләр дә шатландыра алмый. Ул, бернигә дә карамыйча, Йосыфка булган мәхәббәте өчен көрәшне дәвам итә.
Бөек сынау
Зөләйханың җавапсыз мәхәббәте тиз арада кайгы-хәсрәт, борчу-сагышка үсә һәм аның акылыннан өстен чыга – ул үзенең чибәрлеген сөйгәненең игътибарын яулап алуда файдаланырга уйлый. Бер тапкыр, иң матур күлмәген киеп, Зөләйха Йосыф галәйһиссәламне үзенә чакыра. Йосыф башын иеп аның алдында басып тора, ә ул гаҗәеп караш ташлый. Коръәндә аларның шушы очрашулары турында болай диелә:
وَرَاوَدَتْهُ الَّتِي هُوَ فِي بَيْتِهَا عَن نَّفْسِهِ وَغَلَّقَتِ الْأَبْوَابَ وَقَالَتْ هَيْتَ لَكَ ۚ قَالَ مَعَاذَ اللَّهِ ۖ إِنَّهُ رَبِّي أَحْسَنَ مَثْوَايَ ۖ إِنَّهُ لَا يُفْلِحُ الظَّالِمُونَ
Мәгънәсе: “Хатын хәйләгә барды ки, ул (Йосыф (галәйһиссәлам)) исә аның өендә яши иде. Ул (хатын аның чибәрлегенә түзә алмыйча,) ишекләрне бикләде һәм: “Бире кил!” – диде. Ул исә: “(Зина кебек бер гөнаһка төшүдән) Аллаһ сакласын! Минем әфәндем каласы урынымны яхшы кылды. Һичшиксез, (зина кебек гөнаһны эшләгән, бигрәк тә үзе яшәгән өйнең хуҗасына бу хыянәтне ярый торган эш итеп күргән) залимнәр уңышка ирешмәячәк”, – диде. (“Йосыф” сүрәсе, 23 нче аять). Бу аятьтән аңлашыла ки, Йосыф галәйһиссәлам Зөләйханың тәкъдимен кире кага. Зөләйха үзенең матурлыгын, гүзәллеген Йосыфны гөнаһка алып бару өчен ничек кенә файдаланырга тырышмасын, бу эш мөмкин булмый. Зөләйхага: “Мин Аллаһыдан куркам һәм үземнең хуҗама хыянәт итмим”, – дип әйтеп, ул үзе ишеккә таба юнәлә, ә аның йөрәге сагыштан сыкрый. Зөләйха, Йосыфның шундый килеш-килбәтеннән кире кагылганнан соң, җәһәт адымнар ясый, аның күлмәген ертып ташлый, һәм шул мизгелдә бүлмәгә... аның ире килеп керә.
Коръәндә бу хакта түбәндәгеләр әйтелә:
وَاسْتَبَقَا الْبَابَ وَقَدَّتْ قَمِيصَهُ مِن دُبُرٍ وَأَلْفَيَا سَيِّدَهَا لَدَى الْبَابِ ۚ قَالَتْ مَا جَزَاءُ مَنْ أَرَادَ بِأَهْلِكَ سُوءًا إِلَّا أَن يُسْجَنَ أَوْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Мәгънәсе: “(Хатын Йосыфны (галәйһиссәлам) тотыйм, ул исә качыйм дип,) Икесе дә узышып ишеккә ташландылар. Ул аның күлмәген арткы яктан (тартып) ертты. (Нәкъ шул вакытта) Ишек янында аның ирен очраттылар. (Хәлдән ничек булса да чыгарга теләгән) Ул хатын (гаепне Йосыфка (галәйһиссәлам) аударыр өчен): “Синең гаиләңә (зина кебек) бер яманлык (кылырга) теләгән кешенең җәзасы зинданга ябылудан яки тилмерткеч бер газаптан башка нәрсә була ала?” – диде. (“Йосыф” сүрәсе, 25 нче аять).
Вәзиргә якын булган кеше әлеге вакыйганы аңларга ярдәм итә:
قَالَ هِيَ رَاوَدَتْنِي عَن نَّفْسِي ۚ وَشَهِدَ شَاهِدٌ مِّنْ أَهْلِهَا إِن كَانَ قَمِيصُهُ قُدَّ مِن قُبُلٍ فَصَدَقَتْ وَهُوَ مِنَ الْكَاذِبِينَ
وَإِن كَانَ قَمِيصُهُ قُدَّ مِن دُبُرٍ فَكَذَبَتْ وَهُوَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Мәгънәсе: “Әгәр аның күлмәге алдан ертылган булса, хатын дөресен әйтә. Ул исә – (хатынның үзен котыртырга тырышуы дәгъвасында) ялганчылардан. Әгәр Йосыфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйха сүзе ялган булып, Йосыф сүзе дөрес булыр. (“Йосыф” сүрәсе, 26-27 нче аять). Йосыфның гаепсезлеген аңлап, вәзир үз хатыныннан таләп итә:
فَلَمَّا رَأَىٰ قَمِيصَهُ قُدَّ مِن دُبُرٍ قَالَ إِنَّهُ مِن كَيْدِكُنَّ ۖ إِنَّ كَيْدَكُنَّ عَظِيمٌ
يُوسُفُ أَعْرِضْ عَنْ هَٰذَا ۚ وَاسْتَغْفِرِي لِذَنبِكِ ۖ إِنَّكِ كُنتِ مِنَ الْخَاطِئِينَ
“Кайчан Зөләйханың ире Йосыфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, Зөләйхага әйтте: "Бу эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатыннарның хәйләсе олуг". Газиз әйтте: "Ий Йосыф, бу эштән баш тарт, халыкка фаш итмә. Син Зөләйха тәүбә ит, миннән гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк, син хаталанучылардан булгансың". Бу эш Мисырга җәелде, хатыннар бик күп сөйләделәр” (“Йосыф” сүрәсе, 28-29 нчы аять).
Йосыф галәйһиссәлам янәдән зинданда
Әмма мәхәббәт өчпочмагыннан Йосыфка котылу насыйп булмый. Хатынының хыянәтеннән интегүче вәзирне яңа һөҗүм көтә: Зөләйханың хисләре турында һәм булып үткән вакыйгалар турында Мисырның барлык почмакларында гайбәт булып тарала:
وَقَالَ نِسْوَةٌ فِي الْمَدِينَةِ امْرَأَتُ الْعَزِيزِ تُرَاوِدُ فَتَاهَا عَن نَّفْسِهِ ۖ قَدْ شَغَفَهَا حُبًّا ۖ إِنَّا لَنَرَاهَا فِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ
“Мисырда бер төрле хатыннар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан якынлык кылуын үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйханы ачык азгынлыкта күрәбез, чөнки Газизне ташлап, колны сөя башлаган" (“Йосыф” сүрәсе, 30 нчы аять).
Зөләйха затлы нәселдән булган хатын-кызларны җыеп аларга Йосыфны күрсәтергә була. Егетнең чибәрлеге кунакларга бик көчле тәэсир итә, алар аннан бер дә күзләрен ала алмыйлар, һәм җиләк-җимешләрне чистартканда, хәтта сизмәстән үзләренең бармакларын кисәләр, “Бу кеше түгелдер, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", дип аһ итәләр.
فَلَمَّا رَأَيْنَهُ أَكْبَرْنَهُ وَقَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ وَقُلْنَ حَاشَ لِلَّهِ مَا هَٰذَا بَشَرًا إِنْ هَٰذَا إِلَّا مَلَكٌ كَرِيمٌ
“Зөләйхә ул хатыннарның гаепләп сөйләгәннәрен ишеткәч, аларны кунакка чакырып кешеләр җибәрде вә алар өчен яхшы урыннар вә хуш тәгамнар хәзерләде, кунаклар килеп ашарга утыргач, һәрберсенә үткен пычаклар бирде вә әйтте: "Ий Йосыф, ул хатыннар янына чык", – дип. Хатыннар Йосыфны күргәч, бик олуг эш санадылар вә яннарына утыртырга теләделәр һәм Йосыфтан күзләрен ала алмыйча, тагам кисәбез дип, кулларын кискәләп бетерделәр вә әйттеләр: "Аллаһы пакьтер, бу кеше түгелдер, бу һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", – дип. (“Йосыф” сүрәсе, 31 нче аять).
Хатын-кызлар бердәм рәвештә Зөләйхага теләктәшлек күрсәтәләр. Һәм Зөләйха әйтә:
قَالَتْ فَذَٰلِكُنَّ الَّذِي لُمْتُنَّنِي فِيهِ ۖ وَلَقَدْ رَاوَدتُّهُ عَن نَّفْسِهِ فَاسْتَعْصَمَ ۖ وَلَئِن لَّمْ يَفْعَلْ مَا آمُرُهُ لَيُسْجَنَنَّ وَلَيَكُونًا مِّنَ الصَّاغِرِينَ
“Зөләйха әйтте: "Мине шуның хакында гаеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес мин аның белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра Зөләйха хатыннардан үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", – дип, ләкин хатыннар бар да Зөләйха теләгәнне теләделәр. Зөләйха әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә, зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән кешеләрдән булыр". (“Йосыф” сүрәсе, 32 нче аять).
Әмма Йосыф галәйһиссәлам зинданнан да курыкмыйча, бай һәм чибәр хатын белән зина кылудан баш тарта, үзенең тәкъвалыгына тап төшерми. Шулай итеп, Зөләйханы мәхәббәттән, ә вәзирне гайбәтләрдән коткару өчен Йосыфны күп елларга төрмәгә ябалар.
قَالَ رَبِّ السِّجْنُ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا يَدْعُونَنِي إِلَيْهِ ۖ وَإِلَّا تَصْرِفْ عَنِّي كَيْدَهُنَّ أَصْبُ إِلَيْهِنَّ وَأَكُن مِّنَ الْجَاهِلِينَ
“Йосыф әйтте: "Ий Рабби! Мине чакырган зинага караганда миңа зиндан яхшырак, әгәр ул хатыннарның хәйләләрен миннән үзең бетермәсәң, ул вакытта мин аларга авышырмын вә ярамаган эшне эшләп җаһилләрдән булырмын". (“Йосыф” сүрәсе, 33 нче аять).
فَاسْتَجَابَ لَهُ رَبُّهُ فَصَرَفَ عَنْهُ كَيْدَهُنَّ ۚ إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
“Йосыфның догасын Раббысы кабул кылды һәм Йосыфтан ул хатыннарның хәйләсен җибәрде, дөреслектә Ул сүзләрне ишетүче вә хәлләрне белүче”. (“Йосыф” сүрәсе, 34 нче аять).
Зөләйха бу чара авырлыклардан котылырга ярдәм итәчәгенә ышана, вәзир исә үз гаиләсенең намусын сакларга тели.
Зөләйха үзе әхлаклы һәм зирәк хатын-кыз була, бары Йосыфка булган кайнар мәхәббәте аны аек акылдан мәхрүм итә. Шуңа күрә Йосыф галәйһиссәлам таш төрмәдә утырса, Зөләйха үзе һәм вәзир бу чакта “намус төрмәсендә” ябылып калалар: алар гаепсез кешене котыртуларын аңлыйлар. Зөләйха вөҗдан газабыннан шулкадәр җәфалана ки, хәтта үзенең матурлыгын һәм яшьлеген югалта. Шулай итеп ул үзенең нәфесе һәм Йосыфка карата булган хәрам хисләре өчен җавап бирә. Әмма күз яшьләре һәм ихлас күңелдән тәүбә итүе сәбәпле, ул әлеге гөнаһтан пакьләнә.
Төрмәдән иреккә чыгу
Тәкъдиренә язганга күрә, Йосыф галәйһиссәлам белән тоткында бергә тагын Мисыр хакиме ялчысына якын торган кешеләр – эчемлекләр ташучы һәм пешекче була. Алар үзләренең төшләрен Йосыф белән уртаклашалар: имеш, берсе йөземне изеп суын ала, икенчесе башында алып барган ипине кошлар чукый икән.
وَدَخَلَ مَعَهُ السِّجْنَ فَتَيَانِ ۖ قَالَ أَحَدُهُمَا إِنِّي أَرَانِي أَعْصِرُ خَمْرًا ۖ وَقَالَ الْآخَرُ إِنِّي أَرَانِي أَحْمِلُ فَوْقَ رَأْسِي خُبْزًا تَأْكُلُ الطَّيْرُ مِنْهُ ۖ نَبِّئْنَا بِتَأْوِيلِهِ ۖ إِنَّا نَرَاكَ مِنَ الْمُحْسِنِينَ
“Вә аның белән бергә ике егет тә зинданга керде. Берсе хәмер ясаучы, икенчесе – икмәкче иде, алар төш күрделәр. Аларның берсе әйтте: "Мин төшемдә хәмер сыкканымны күрдем". Вә икенчесе әйтте: "Мин төшемдә икмәк күтәреп йөргәнемне күрдем, ул күтәргән икмәгемнән кошлар ашый имеш. Ий Йосыф, ул төшнең тәгъбире нәрсә, безгә сөйләп бир? Тәхкыйк, без сине яхшы кеше дип беләбез" (“Йосыф” сүрәсе, 36 нчы аять).
Йосыф әйтә:
قَالَ لَا يَأْتِيكُمَا طَعَامٌ تُرْزَقَانِهِ إِلَّا نَبَّأْتُكُمَا بِتَأْوِيلِهِ قَبْلَ أَن يَأْتِيَكُمَا ۚ ذَٰلِكُمَا مِمَّا عَلَّمَنِي رَبِّي ۚ إِنِّي تَرَكْتُ مِلَّةَ قَوْمٍ لَّا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَهُم بِالْآخِرَةِ هُمْ كَافِرُونَ
وَاتَّبَعْتُ مِلَّةَ آبَائِي إِبْرَاهِيمَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ ۚ مَا كَانَ لَنَا أَن نُّشْرِكَ بِاللَّهِ مِن شَيْءٍ ۚ ذَٰلِكَ مِن فَضْلِ اللَّهِ عَلَيْنَا وَعَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
“Йосыф әйтте: "Мин сезгә башта, ашый торган ризыкларыгыз алдыгызга килмәс борын, ул ризыкларның нинди ризык икәнлеге белән хәбәр бирермен, бу эшем вә төшкә тәгъбир ясавым Раббымның өйрәтүе беләндер, тәхкыйк мин Аллаһыга һәм дә ахирәткә ышанмаган кешеләрне ташладым, алардан киселдем.
Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһыга берәр мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһының юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһыга шөкер итмиләр.
يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَأَرْبَابٌ مُّتَفَرِّقُونَ خَيْرٌ أَمِ اللَّهُ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ
مَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِهِ إِلَّا أَسْمَاءً سَمَّيْتُمُوهَا أَنتُمْ وَآبَاؤُكُم مَّا أَنزَلَ اللَّهُ بِهَا مِن سُلْطَانٍ ۚ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۚ أَمَرَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ ۚ ذَٰلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
"Ий зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич тиңдәше булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһыга гыйбадәт кылу хәерлеме? Әлбәттә, бер генә Аллаһыга гыйбадәт итү хәерле.
Сез бер Аллаһыга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымнарга гыйбадәт кыласыз, ул сынымнарга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһы һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһыга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһы үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр.
يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَمَّا أَحَدُكُمَا فَيَسْقِي رَبَّهُ خَمْرًا ۖ وَأَمَّا الْآخَرُ فَيُصْلَبُ فَتَأْكُلُ الطَّيْرُ مِن رَّأْسِهِ ۚ قُضِيَ الْأَمْرُ الَّذِي فِيهِ تَسْتَفْتِيَانِ
Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йосыф әйтте: "Сез сорадыгыз – мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр". (“Йосыф” сүрәсе, 37-41 нче аять).
Йосыф галәйһиссәлам төрмәдә үзенең хак юлга чакыру эшчәнлеген зинданда да дәвам итә. Ул төрмәне мәдрәсәгә әверелдерә. Монда аның төшләрне юрау сәләте дә ачыла.
Күпмедер вакыт узганнан соң, пешекчене үлем җәзасына тарталар, ә эчемлекләр йөртүчене гафу итәләр, төрмәдән чыгаралар һәм ул янәдән хакимнең ялчысы булып эшли башлый. Йосыф галәйһиссәлам белән хушлашып, ул аның турында хуҗасы алдында искә алырга вәгъдә бирсә дә, сүзен оныта һәм Йосыф төрмәдә тагын берничә елга кала әле... Мисыр хакименең үзенә төшләр кергәнчегә хәтле!
Төшләрне бернинди астрологлар, күрәзәчеләр дә, акыл ияләре дә юрый алмый.
قَالُوا أَضْغَاثُ أَحْلَامٍ ۖ وَمَا نَحْنُ بِتَأْوِيلِ الْأَحْلَامِ بِعَالِمِينَ
“Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең тәгъбирен белмибез". (“Йосыф” сүрәсе, 44 нче аять).
Моны бары зинданда онытылып калган бер тоткын гына башкарып чыга ала – ул Йосыф була. Бу хакта эчемлекләр йөртүче искә төшереп җиткерә.
– И, Йосыф! Җиде ябык сыер җиде таза сыерны кабып йотканны, ә җиде коры башак җиде яшел башакны ашаганны ничек юрарга? Мин синең төш юравыңны тапшырачакмын, һәм сине төрмәдән чыгарырлар, – дип әйтә аңа эчемлекләр ташучы.
Йосыф галәйһиссәлам хакимнең төшен болай юрый: “Җиде таза сыер һәм җиде яшел башак җиде ел муллыкта яшәүне аңлата. Аннары җиде ел ачлык һәм коточкыч корылык киләчәк. Беренче җиде елда күбрәк иген чәчегез, ә уңышны җыеп алу вакыты җиткәч, үзегезгә туклану өчен кирәк булган кадәрен җыеп алыгыз да, калганын башакларда калдырыгыз һәм амбарларга кертеп урнаштырыгыз. Ачлык җиткәч, сез бу ашлыкны куллана алачаксыз. Җиде еллык ачлыктан соң муллык еллары җитәчәк һәм кешеләр янәдән имин, бәхетле тормышка ирешәчәкләр”.
Хаким Йосыф галәйһиссәламнең хикмәтен югары бәяли һәм аны, барлык кешеләргә аның гаепсез булуын игълан итеп, азат итә. Әмма Йосыф шарт куя:
فَلَمَّا جَاءَهُ الرَّسُولُ قَالَ ارْجِعْ إِلَىٰ رَبِّكَ فَاسْأَلْهُ مَا بَالُ النِّسْوَةِ اللَّاتِي قَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ ۚ إِنَّ رَبِّي بِكَيْدِهِنَّ عَلِيمٌ
“Патша әйтте: "Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез!" Чакыручы илче Йосыф янына килгәч, Йосыф илчегә әйтте: "Бар патшаңа кайтып әйт, мине күреп кулларын кискән хатыннарның миңа карата фикерләрен белсен. Хатыннарның хәйләсе вә минем хаксыз рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк минем Раббым аларның хәйләләрен белә” (“Йосыф” сүрәсе, 50 нче аять).
Йосыфның гаебе булмавын барысы да, шул исәптән Зөләйха да раслый.
قَالَ مَا خَطْبُكُنَّ إِذْ رَاوَدتُّنَّ يُوسُفَ عَن نَّفْسِهِ ۚ قُلْنَ حَاشَ لِلَّهِ مَا عَلِمْنَا عَلَيْهِ مِن سُوءٍ ۚ
“Хатыннар әйттеләр: "Аллаһы сакласын, без Йосыфта бер явызлык та күрмәдек, ул пакьтер”
Вәзирнең газиз хатыны Зөләйха да әйтте:
قَالَتِ امْرَأَتُ الْعَزِيزِ الْآنَ حَصْحَصَ الْحَقُّ أَنَا رَاوَدتُّهُ عَن نَّفْسِهِ وَإِنَّهُ لَمِنَ الصَّادِقِينَ
"Менә хәзер хаклык өскә чыкты, Йосыфның миңа якынлык кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йосыф хыянәт итмәде, аның сүзләре хак". (“Йосыф” сүрәсе, 51 нче аять).
Зөләйха бик тә ялварып үзенең җинаятен һәм Йосыфка булган мәхәббәтен аңлата. Ә Йосыф, үзенең югары әхлагы, акылы һәм зирәклеге аркасында баш казначы итеп билгеләнә һәм... тол калган Зөләйхага өйләнә. Аңа Аллаһының рәхмәте белән яшьлеге һәм матурлыгы кире кайта.
Йосыф галәйһиссәлам үзе, Мисыр хакименең баш вәзире булып, барлык ил кешеләренең хөрмәтен казана. Йосыф галәйһиссәламнең тырышлыгы белән Мисыр җиде еллык корылыкны имин рәвештә кичерә. Киресенчә, күрше дәүләтләр авыр хәлдә кала, анда яшәүчеләр, ачлыктан интегеп, Мисырга барырга омтылалар. Алар арасында Йосыфның Филистыйнда яшәүче абыйлары да була. Туганнар белән очрашкач, Йосыф галәйһиссәлам аларны гафу итә, “Кылган гөнаһларыгызны Аллаһы ярлыкасын”, – дип әйтә.
قَالَ لَا تَثْرِيبَ عَلَيْكُمُ الْيَوْمَ ۖ يَغْفِرُ اللَّهُ لَكُمْ ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ
“Йосыф әйтте: "Бүген сезне гаепләп битәрләү юк, курыкмагыз, мин сезне хөкем итмим. Кылган гөнаһларыгызны Аллаһ ярлыкасын, Ул бик шәфкатьле вә рәхимле!” (“Йосыф” сүрәсе, 92 нче аять).
Шуннан соң алар кочаклашып, озак вакыт сөйләшәләр.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
وَرَفَعَ أَبَوَيْهِ عَلَى الْعَرْشِ وَخَرُّوا لَهُ سُجَّدًا ۖ وَقَالَ يَا أَبَتِ هَٰذَا تَأْوِيلُ رُؤْيَايَ مِن قَبْلُ قَدْ جَعَلَهَا رَبِّي حَقًّا ۖ وَقَدْ أَحْسَنَ بِي إِذْ أَخْرَجَنِي مِنَ السِّجْنِ وَجَاءَ بِكُم مِّنَ الْبَدْوِ مِن بَعْدِ أَن نَّزَغَ الشَّيْطَانُ بَيْنِي وَبَيْنَ إِخْوَتِي ۚ إِنَّ رَبِّي لَطِيفٌ لِّمَا يَشَاءُ ۚ إِنَّهُ هُوَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ
Мәгънәсе: (Шәһәргә кергәч,) Ул атасы белән анасын (махсус бик кыйммәтле) тәхеткә менгерде, һәм алар (уллары белән бергә сәлам бирер өчен) аңа сәҗдәгә капландылар. (Шулвакыт Йосыф (галәйһиссәлам)) Әйтте: “И әтием! Бу – минем элекке төшемнең аңлатмасы. Раббым аны (чынга ашырып,) бер хакыйкать итте. Ул мине зинданнан чыгарып; шайтан минем белән кардәшләрем арасын бозганнан соң, сезне (барыгызны бергә бүген) чүлдән китереп, миңа (бик зур) игелек кылды. Һичшиксез, минем Раббым –теләгәннәренә мәрхәмәт итүче. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Белүче, Хикмәт иясе”. (“Йосыф” сүрәсе, 100 нче аять).
Аллаһының рәхмәте белән Йосыф барлык авырлыкларны имин уза һәм күркәм сыйфатлар, гамәлләр белән бүләкләнә: көч, байлык һәм хакимият. Аллаһы – бар нәрсәгә дә көче җитүче Зат. Ул һәрвакытта да Үзенә иман китергән, итагатьлелек күрсәткән, ихластан ислам диненә хезмәт иткән колларына булыша. Иманлы булу, туры юлдан тайпылмау һәм ныклык күрсәтү - мөселманнарның бурычы. Мөселманнарны авырлыклардан соң һәрвакытта да иминлек һәм бәхетле тормыш көтә. Коръән безгә бу хакта турыдан-туры әйтә:
سَيَجْعَلُ اللَّهُ بَعْدَ عُسْرٍ يُسْرًا
Мәгънәсе: “Аллаһ (башка төшкән) кыенлык артыннан җиңеллек яралтачак”. (“Талак” сүрәсе, 7 нче аять) һәм:
فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا
“Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар”. (“Инширах” сүрәсе, 5 нче аять).
Йосыф галәйһиссәлам белән булган барлык авыр вакыйгаларга карамастан, Аллаһының рәхмәте белән ул авырлыкларны җиңеп чыга һәм мәртәбәләргә ирешә, без бу хакта тирән фикер йөртергә тиешбез. Безнең әйләнә-тирәбездә була торган хәлләр Раббыбызның ихтыяры белән тормышка аша.
Аллаһы Тәгалә – Кодрәт иясе. Ул һәрвакытта да Үзенә иман китергән, Ислам дине юлында хезмәт иткән колларына ярдәм итә. Мөэминнәрнең вазифасы булып ихластан иман китерү, туры юлдан тайпылмау һәм диндә ныклык күрсәтү тора.
Нух галәйһиссәлам кешелекнең икенче атасы дип санала. Ул әдәп-әхлакны югалткан халыкка пәйгамбәр итеп җибәрелә. Нух галәйһиссәламнең халкы потларга табына, кешеләргә явызлыклар эшли һәм иң авыр гөнаһларны кыла. Әлеге җәмгыятьнең әдәпсезлегенә карамастан, Нух галәйһиссәлам бала чактан хак юлдан бара, бер Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Нух галәйһиссәлам су сибү, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, көтүче, балта остасы һәм төзүче була.
Нух галәйһиссәламгә илле яшь тулгач, Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирә һәм ул тугыз йөз илле ел дәвамында пәйгамбәрлек кыла.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِ فَلَبِثَ فِيهِمْ أَلْفَ سَنَةٍ إِلَّا خَمْسِينَ عَامًا فَأَخَذَهُمُ الطُّوفَانُ وَهُمْ ظَالِمُونَ
“Без Нухны үз кавеменә җибәрдек, ул илле елдан тыш мең ел алар арасында булды. Алар залим кешеләр булдылар, һәм туфан аларны тотты” (Әл-Ганкәбүүт 29:14)
Асылда, кешелек яшәешенең беренче чорында, потларга табыну булмаган. Ул вакытта бер илаһка гыйбадәт кылу таралыш ала, әмма вакытлар узу белән дингә инану бозыла. Һәм Нух галәйһиссәламнең халкы арасында ул киң тарала.
Кайчандыр бу халыктан биш кеше чыккан: Вадд, Сува, Йагус, Йаук һәм Насыр, алар үзләренең тәкъвалыклары белән билгеле булалар. Риваятьләр буенча, әлеге биш кеше Идрис галәйһиссәлам сәхабәләре булганнар. Аларның бер-бер артлы вафат булулары халыкка зур кайгы китерә. Һәм алар турында истәлекне саклап калу өчен, кардәшләре бу кешеләрнең сыннарын ясый башлый. Кешеләр вакытлар узган саен әлеге сыннар янына йөри башлый һәм хак кешеләрдән ишеткән нәсыйхәтләрне бер-берсенә сөйлиләр.
Әмма берничә буын алышынгач, кешеләр әлеге сыннар ни өчен ясалганлыкны оныталар һәм аны Аллаһка ширек кыла башлыйлар. Вакытлар узгач, сыннарга табыну әлеге халыкның рәсми диненә әверелә. Ялган дин киң таралыш алгач, Аллаһы Тәгалә кешеләргә Нух галәйһиссәламне җибәрә. Коръәндә болай диелә:
إِنَّا أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِ أَنْ أَنذِرْ قَوْمَكَ مِن قَبْلِ أَن يَأْتِيَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
“Һичшиксез, Без: “Тилмерткеч газап аларга килгәнче, кавемеңне кисәт!” – дип, Нухны кавеменә җибәрдек” (Нух 71:1).
Үзсүзле һәм дингә ышанмаучы халык
Нух галәйһиссәламнең көрәшенә һәм берничә гасырлар дәвамында дингә чакыруына карамастан, аның халкы кяферлектә нык торуын дәвам итә. Аның халкы бик тә үзсүзле була. Берничә кешене санамаганда, аларның берсе дә хак юлга басмый. Нух галәйһиссәлам үз халкын ун гасырга якын дингә чакыра, ягъни бу вакыт эчендә кешеләр генә түгел, хәтта ташлар яки агачлар да иман китерә алган булыр иде. Әмма озак вакыт дәгъвәт алып баруга да карамастан, бу халыкның нибары берничә дистәсе генә иман китерә. Мөфәссирләрнең аңлатма бирүләренә караганда, Нух галәйһиссәлам халкыннан бары сиксән кеше генә динне кабул итә. Кайбер мөфәссирләр исә, Нух галәйһиссәламнең чакыруы белән сигез кеше генә Аллаһыга инанган дип саный.
Кире кагып кына чикләнмичә, кешеләр Нух галәйһиссәламнең дошманнарына әвереләләр, аның тырышлыкларына һәм дәгъват эше алып баруына каршы киләләр. Бу хакта Коръәндә болай диелә:
كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ فَكَذَّبُوا عَبْدَنَا وَقَالُوا مَجْنُونٌ وَازْدُجِرَ
“Алардан алда Нухның кавеме дә ялган дип санаган иде. Алар Безнең колыбызны ялганчы дип санадылар һәм: “Бер тиле!” – диделәр. Ул туктатылды” (“Әл-Камәр” 54:9).
Башка бер аятьтә әйтелә:
قَالُوا لَئِن لَّمْ تَنتَهِ يَا نُوحُ لَتَكُونَنَّ مِنَ الْمَرْجُومِينَ
“Әйттеләр: “И Нух! Әгәр дә ваз кичмәсәң, таш атылганнардан булырсың” (Әш-Шүгәра 26:116).
Әмма Нух галәйһиссәлам аларның янауларына бер дә игътибар итми. Бу басым һәм янаулар аның рухын сындырмый, ихтыяр көчен бетерми, ул кешеләргә Аллаһы Тәгаләдән алынган ачышны җиткерергә омтыла. Ул халыкны дингә чакырып өйдән өйгә йөри. Ишек аша сорыйлар:
– Кем бар?
– Бу – Нух. Аллаһыдан башка бүтән хак Илаһ булмаганга, һәм мин – Аның илчесе булуына иман китерегез.
Бу сүзләрне ишеткәч, күп илаһка ышанучылар ачуланып ишек ачканнар, аны мыскыллаганнар. Әмма, моңа да карамастан, Нух галәйһиссәлам йорттан йортка йөрүне дәвам итә, кулын төшерми, үзенең эшен дәвам итә.
Потларга табынучылар Нух галәйһиссәламнең үз дәгъватыннан кире кайтмавын күрәләр, һәм аңа ташлар аталар. Ташлар шулкадәр күп була ки, хәтта зур булмаган калкулык барлыкка килә, һәм Нух галәйһиссәлам әлеге ташлар астында кала. Күп илаһка табынучылар “Мөгаен, ул үлгәндер. Ниһаять, без аннан котылдык” дип уйлап, өйләренә таралышалар.
Әмма Аллаһы теләмәсә, кеше кемне дә булса үтерә аламыни? Берникадәр вакыт узганнан соң, Нух галәйһиссәлам аңына килә, ташлар өеменнән чыга һәм үзенең дәгъват эшен тагын йорттан йортка йөрүне дәвам итә. Шулай итеп Нух галәйһиссәлам ару-талуны белмичә күп гасырлар дәвамында кешеләрне иманга һәм дингә чакыра. Кайвакыт күңеле төшеп ул Аллаһка ялвара: “И Раббым! Һичшиксез, мин көне-төне кавемемне дәгъвәт кылдым. Әмма минем дәгъватым аларның ачуларын гына арттырды. Дәгъвәт иткән саен, алар колакларын капладыр, киемнәренә төренделәр, үҗәтлек күрсәттеләр һәм, масаеп, тәкәбберләнделәр”.
Ләкин Нух галәйһиссәлам ышанган ки: аның халкы иман китермәсә дә, башка буын вәкилләре иман китерерләр. Әмма яңа буын вәкилләре тагын да ныграк мөнафикълык һәм дингә ышанмаучанлык күрсәтә. Алар кире кагу юлыннан баралар һәм потларга табынуны дәвам итәләр. Берничә гасыр дәвамында исламны аңлатуына һәм халыкны иманга чакыруына карамастан, Нух галәйһиссәлам үз халкында иман билгеләрен һәм күңелләре йомшаруны күрми, Аллаһыга ярдәм сорап дога кыла. Кавем халкы исә “Әгәр син дөресен сөйлисең икән, безгә Илаһыңның нәрсә белән янавың турында әйт”, ди. Нух әйтә: “Теләсә, аны сезгә Аллаһы кына китерә ала. Ул – Раббыгыз. Һәм Аңа гына кайтарылачаксыз”.
Аллаһы Тәгалә бу кавемнең тәккәберлеге өчен җәзалар җибәреп тора: берничә ел рәттән корылык булып, аларның барлык мал-мөлкәте, терлекләре һәлак була, бакчалары кибә, туучылар саны кисәк кими. Алар мохтаҗлык кичерәләр һәм ярлылыкта яши башлыйлар. Һәм барыбер иман китермиләр, буйсынмаучанлыкларын тагын да арттыралар. Хәтта Нух галәйһиссәламне үтерү белән куркыталар.
Нух галәйһиссәлам көймә төзү эшенә керешә
Нух галәйһиссәлам үз кавеменең иман китермәячәген аңлый. Шул чакта ул кулларын күккә күтәрә һәм үзенең дога кылу хокукын файдалана. Ул моңа кадәр килгәннәрнең берсе дә кылмаган дога кыла. Ул бәддога кыла, җирдәге кяферләрнең барысын да юкка чыгаруны сорый. Коръәндә болай диелә:
وَقَالَ نُوحٌ رَّبِّ لَا تَذَرْ عَلَى الْأَرْضِ مِنَ الْكَافِرِينَ دَيَّارًا.
إِنَّكَ إِن تَذَرْهُمْ يُضِلُّوا عِبَادَكَ وَلَا يَلِدُوا إِلَّا فَاجِرًا كَفَّارًا
“Нух әйтте: “И Раббым! Җир йөзендә кяферләрдән яшәү урыннарында беркемне дә исән калдырма! Чөнки Син аларны калдырсаң, Синең колларыңны адаштырырлар. Алар кяфер һәм гөнаһлы кешеләрдән башка беркемне дә тудырмаслар” (Нух 71:26-27).
Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итә, кяферләрнең юкка чыгуын тели, һәм Нух галәйһиссәламгә кирәкле күрсәтмәләр бирә:
وَاصْنَعِ الْفُلْكَ بِأَعْيُنِنَا وَوَحْيِنَا وَلَا تُخَاطِبْنِي فِي الَّذِينَ ظَلَمُوا ۚ إِنَّهُم مُّغْرَقُونَ
“Безнең саклавыбыз белән һәм вәхиебез белән көймә яса. Золым кылган кешеләр өчен исә Миннән сорама. Һичшиксез, алар суга батырылачаклар” (Һуд 11:37).
Шулай итеп, Нух галәйһиссәлам, иман әһелләре белән бергә, көймә төзү эшенә керешә. Әлбәттә, Нух галәйһиссәлам көймәне ничек төзергә кирәк икәнлеген белми. Аны Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәлам аша өйрәтә.
Ул вакытта агачлар бик күп булган, чөнки әйләнә-тирәдә зур һәм биек урман үскән. Нух галәйһиссәлам урманга киткән һәм көймә төзү өчен агачлар кисә башлаган. Нух галәйһиссәлам киселгән агачларны ботаклардан һәм кайрылардан чистарткан, һәм әлеге көймәне җыярга керешкән. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Нух галәйһиссәлам көймәнең тышкы ягын юка такталар белән тышлый. Аннары көймәнең эчен һәм тышын яхшылап сумала белән эшкәртә.
Көймәнең зурлыгы: киңлеккә илле аршын, озынлыкка өч йөз аршын һәм биеклеккә утыз аршын. Көймә өч катлы була. Иң аскы катта хайваннар, уртадагы катта кешеләр, ә иң өске катта кошлар була. Нух галәйһиссәлам көймә төзелешенә бар көчен һәм вакытын бирә. Халкын үгетләүдән туктый, әмма халык үзе аны тынычлыкта калдырмый, мыскыллы караш белән болай дигәннәр:
– И Нух! Сиңа ни булды? Хәзердән син безнең белән сөйләшмисең һәм Раббыңның әмерләрен аңлатмыйсың. Син урманда агачлар кисәсең һәм кораб төзисең. Синең өчен хәзер пәйгамбәрлек вазифасы авыр була башлады, һәм син хәзер балта остасы булдыңмы?
Кайберәүләр аңа болай дип әйткәннәр: “Кем инде корабны тау башында төзи? Корабны яр буенда төзиләр. Мөгаен, ул акылдан шашкандыр”. Ахыр чиктә, Нухны мыскыллап, алар көймәгә килеп үз хаҗәтләрен үтиләр.
Әмма Аллаһы тарафыннан әлеге кавемгә бирелгән вакыт кимегәннән-кими барган, һәм җәза мизгелләре тагын да якынлашкан.
Көймә бик тиз төзелә. Мөэмин-мөселманнарны мыскыллаган әлеге имансыз халыкка Аллаһы Тәгалә авырулар җибәрә, аларның тәннәрендә җәрәхәтләр һәм яралар барлыкка килә. Табиблар һәм дәвалаучылар әлеге авырудан дару таба алмыйлар, нинди генә дару кулланып карасалар да, ул шифа китерми. Әлеге яра һәм җәрәхәтләрдән бердәнбер дәва булып кешеләр үзләре көймәне пычраткан нәҗес торган.
Галәмәт хәл! Әлеге бозык халык өчен Аллаһы Тәгалә көймәне үзенчәлекле аптека итә, алар барысы да әлеге көймәгә барырга омтылалар. Алар үзләренең яраларын үз нәҗесләренә сөртәләр, шулай итеп көймәне яхшылап чистарталар.
Су басу
Көймәне төзү төгәлләнгәч, Аллаһы Тәгаләдән әмер килә:
... قُلْنَا احْمِلْ فِيهَا مِن كُلٍّ زَوْجَيْنِ اثْنَيْنِ وَأَهْلَكَ إِلَّا مَن سَبَقَ عَلَيْهِ الْقَوْلُ وَمَنْ آمَنَ ...
“Әмеребез килгәч һәм тандыр кайнап чыккач, Без: “Һәрбереннән икешәрне һәм, сиңа каршы сүз әйтелгәннәрдән тыш, гаиләңне һәм иман китергән кешеләрне керт”, – дидек. Аның белән исә бик аз гына кеше иман китерде” (Һуд 11:40).
Әлеге әмер дә үтәлеп бетә, көймәгә утырту төгәлләнә. Билгеләнгән сәгать җиткәч, җирдән сулар бәреп чыга, шулай ук күктән көчле яңгырлар ява. Моңа кадәр күрелмәгән коточкыч көчле яңгырлар яуганда күк капусы ачылган кебек була. Бар җирдә чишмәләр бәреп чыга. Җир һәм күк сулары бергә кушылалар, су бик нык күтәрелә башлый.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
فَفَتَحْنَا أَبْوَابَ السَّمَاءِ بِمَاءٍ مُّنْهَمِرٍ.
وَفَجَّرْنَا الْأَرْضَ عُيُونًا فَالْتَقَى الْمَاءُ عَلَىٰ أَمْرٍ قَدْ قُدِرَ
“Без күкнең су коелган капкаларын ачтык. Җирне ярып, аннан чишмәләр аттырдык, шулай итеп сулар тәкъдир ителгән бер эш өчен кушылдылар” (Әл-Камәр 54:11-12).
Су биеклеге тау очына җитә, күпләгән таулар су астында кала. Бер риваять нигезендә, су тирәнлеге иң биек таудан сиксән миль биеклеккә югары күтәрелә. Шулай итеп, әлеге су басу бөтен дөнья буенча булган, хәтта бер уч та коры җир калмый.
Нух галәйһиссәламнең дүрт малаеның өчесе – Хам, Сам һәм Йәфис үз әтисенә иман китерә һәм алар белән көймәгә керә. Әмма дүртенче улы – Кенан (Ям) иман китерми. Нух галәйһиссәлам мөэминнәр белән көймәгә кергәч, Кенан читтә калган. Нух галәйһиссәлам аны чакыра:
يَا بُنَيَّ ارْكَب مَّعَنَا وَلَا تَكُن مَّعَ الْكَافِرِينَ
“Ул таулар кебек дулкыннар эчендә алар белән кузгалып киткәч, Нух аерым бер җирдә булган улына: “И улым! Безнең белән бергә утыр, кяферләр белән бергә булма”, – дип эндәште” (Һуд 11:42).
Ул үз улына корабка керергә куша. Бу әти кешенең һәм пәйгамбәрнең үтенече була, чөнки ул соңыннан ни буласын яхшы аңлаган. Көймәгә менүчеләрдән тыш, бар халык та батып үләчәк, ә ахирәттә алар мәңгелек Җәһәннәмдә яначак. Шуңа күрә хәтта иң соңгы мизгелдә дә Нух галәйһиссәлам үзенең имансыз улын дингә чакыра һәм корабка керергә тәкъдим итә. Әмма ул динсезлегендә нык тора һәм тәкъдимне кире кага. Ул бер коры җирдә калып котылып булыр дип уйлый. Әмма су басу алты ай дәвам итә. Мөэминнәр Рәҗәб аеның унынчы көнендә көймәгә керәләр, алар алты ай йөзәләр, һәм Мөхәррәм аеның унынчы көнендә (Гашүрә көнендә) су кими башлый, һәм көймә Җүди тавында туктап кала.
Әлеге су басу Нух галәйһиссәламнең догасы сәбәпле барлыкка килә. Әмма әлеге халык үзе дә җәзага лаек була, чөнки алар мең елга якын чакыруларны һәм нәсыйхәтләрне кабул итмиләр, алар динсезлектә үзсүзле булуларын дәвам итәләр, пәйгамбәрләренә төрле авырлыклар китерәләр.
Су басудан көймәгә кереп исән калган кешеләр саны буенча төрле риваятьләр бар. Шуларның берсе буенча, көймәгә кырык ир-ат һәм кырык хатын-кыз, ягъни сиксән кеше кергән. Башка риваять буенча, көймәдә бары сигез кеше булган. Алар Нух галәйһиссәламгә иман китергәннәр һәм хак динне кабул иткәннәр, аннары су басуны кичереп, иминлеккә ирешкәннәр. Шулай итеп, кешеләрнең яңа буыны Нух галәйһиссәлам өммәтеннән килеп чыккан һәм җир шары буйлап таралган. Бер риваять буенча, кешеләрнең яңа буыны Нух галәйһиссәлам улларыннан килеп чыккан:
Самнан – гарәпләр, фарсылар, византиялеләр.
Хамнан – индуслар, эфиоплар, суданлылар һәм Африкада яшәүче башка халыклар.
Йәфистан – төрекләр, бәрбәрләр һәм Азиядә яшәүче башка халыклар.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
وَنَجَّيْنَاهُ وَأَهْلَهُ مِنَ الْكَرْبِ الْعَظِيمِ.
وَجَعَلْنَا ذُرِّيَّتَهُ هُمُ الْبَاقِينَ
“Аны да, гаиләсен дә олы хәсрәттән коткарган идек.
Без аның нәселен калучылардан иттек” (Саффат 37:76-77).
Әлеге аятьне укып, Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм сакланган буыннар турында Хам, Сам, Йәфисны күздә тотуы хәбәр ителә.
Раббыбыз бер аятьтә болай ди:
وَلَقَد تَّرَكْنَاهَا آيَةً فَهَلْ مِن مُّدَّكِرٍ.
فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِي وَنُذُرِ
Мәгънәсе: “Без аны (ул көймәнең истәлеген бик озак вакыт) бер билге буларак калдырдык, ләкин үгет алучылар бармы? Минем газабым һәм кисәтүләрем нинди булды соң!” (Әл-Камәр, 15-16 аятьләр)
“Без аны бер билге буларак калдырдык” дигән сүзләр шушы су басуның эзләре калачагын һәм кешеләргә аннан гыйбрәт алырга кирәклеген кисәтеп куя. Шуңа бу аятьтә су басуны өйрәнү өчен археологик эзләнүләр алып барылырга тиешлеге хакында да әйтелә. Аның төгәл датасы безгә билгеле булмаса да, сөекле Пәйгамбәребезнең (салаллаһү галейһи вә сәлам) хәдисләрнең берсендә болай әйтелә:
“Адәм галәйһисәлам белән Нух галәйһисәлам арасында ун кам (буын, гасыр, чор) үткән”.
Археологик казынулар вакытында табылган изге язмаларда су басуга кадәр ун патша булганы һәм афәт аларның унынчысы вакытында килгәне хәбәр ителә. Ислам тарихчылары фикеренчә, Җизрә су басудан соң нигез салынган икенче шәһәр булып тора. Кайсыбер тарихи хезмәтләрдә Җүди тавында Нух галәйһисәлам мәчет салганы турында сөйләнә, имам Харави исә бу тауда Нух галәйһисәламнең йорты булган, дип яза. Хәзерге вакытта Җизрәдә (бүгенге Төркиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан Ширнак) Нух галәйһисәламнең кабере урнашкан, дип билгеләүчеләр дә бар.
Анатолиянең иң борынгы кавеме - Гутилер халкының изге язмаларында (алар хәзер Лондон музеенда саклана) Нух галәйһисәлам кабере Райат җирлегендә урнашкан дип күрсәтелә. Райат – Тигр елгасыннан алып Силопиягә кадәрге сузылган Җизрә үзәнлегендәге урын. Җүди тавы да шушында урнашкан.
Безнең эрага кадәр 250-нчы елларда яшәгән Бероссусу монахының су басу турындагы тагын да борынгырак чыганакларында Нух көймәсе Җүди тавына килеп терәлә һәм алдагы буын кешеләре аның сумала кисәкләреннән бөти ясап йөри дип күрсәтелгән.
1972 елда Җүди тавында сумалага охшаш матдә һәм такталар табыла. Анализлар нәтиҗәсендә бу матдә 50 мең еллык, ә такталар 6630 еллыклар дип билгеләнә.
Су басу турындагы барлык дәлил һәм тикшеренүләрне бергә туплап, аларны Коръәндә язылганнардан, хәдисләрдән һәм ислам галимнәре хезмәтләреннән чыгып өйрәнгән очракта тагын да төгәлрәк мәгълүматлар алып булыр иде.
Шаһитлек бирүче өммәт
Кыямәт көнендә кяферләр үзләренә кадәр килгән Аллаһ илчеләренең пәйгамбәрлекләрен инкарь итәчәкләр. Соңыннан пәйгамбәрләр, үзләренә йөкләнгән вазифаны үтәделәр дип шаһит итеп Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтен күрсәтәчәкләр.
Мисал өчен, бер хәдистә әйтелгәнчә, Кыямәт көнендә Нух галәйһиссәлам өммәте китереләчәк һәм Аллаһы алардан сораячак: “Син аларны минем динемә чакырдыңмы?” Нух галәйһиссәлам җавап бирәчәк: “Әйе, ий минем Раббым!” Аллаһы Тәгалә аның өммәтеннән сораячак: “Сезне Нух дингә чакырдымы?” Алар әйтәчәк: “Юк! Безгә пәйгамбәр һәм үгетләүче килмәде”. Аллаһы Тәгалә Нух галәйһиссәламнән сораячак: “Син әйткәннәрне кем дәлилли ала?” Нух галәйһиссәлам җавап бирә: “Мөхәммәд өммәте”.
Шулчакта бу кавем Коръәннең Нух галәйһиссәлам турындагы аятьләрен укып, шушы миссиягә шаһитлек бирүче өммәт булачак.
Өченче кыйсса. “Муса галәйһиссәлам”
Мисыр фиргавене кавеме исраиллеләрне коллар итеп тоткан була, җәберли, алардан иң авыр эшләрне эшләтә. Исраиллеләр кыптыйларның золымыннан бик ялкып, үз ата-бабалары җиренә – Фәләстыйнга кире кайтырга ният кылалар. Әмма фиргавен аларга Мисырны ташлап китәргә рөхсәт тә, мөмкинлек тә бирми.
Фиргавен исраиллеләрне сыйныфларга бүлә. Аларның бер өлеше пирамидалар төзүдә катнаша, таудай биек ул пирамидаларны төзүгә меңләгән кеше җәлеп ителә. Исраиллеләрнең икенче бер өлеше йортларны сүтү һәм төзү эшләрен башкара, ә тагын бер өлеше – таш чыгару белән мәшгуль була. Бу эш шулкадәр авыр була, анда эшләгән кешеләрнең бу авыр хезмәттән хәтта бөкреләре чыга. Ә эшләмәгән кешеләргә көндәлек салым салалар. Әгәр дә эшләрдә катнашмаган кеше кояш баеганчы шул салымны түләмәсә, аны бәйләп алып бер айга төрмәгә утыртып куя торган булалар.
Хатын-кызлар исә йон эрләргә тиеш булалар, тегү эшләренә җәлеп ителәләр. Бу коллык тәртибен тоту өчен кыптыйлар репрессияләр кулланалар, исраиллеләрне төрле газапларга, эзәрлекләүләргә дучар итәләр. Аннан тыш, Фиргавен әмере буенча, кыптыйлар исраиллеләрнең һәр туган ир баласын үтереп бара башлыйлар. Кыз балаларны исән калдырсалар да, аларның тормышын яшәү дип әйтеп булмый. Исраиллеләрнең нәселен тулысынча юкка чыгарыр өчен, бу кызларны үсеп җиткәч тә чит кешеләргә киягә бирәләр.
Фиргавен күргән төш
Бервакыт Фиргавен шундый төш күрә. Төшендә Фәләстыйн ягыннан зур ут килеп чыгып Мисырны чолгап ала да андагы бар кыптыйларны яндырып бетерә. Тик бу ут, имеш, исраиллеләрнең берсенә дә тими.
Бу төшне күргәч, фиргавен бик нык куркып кала. Ул төрле юраучы, фалчы, сихерчеләрне чакырып бу төшен юрата. Алар фиргавенгә:
– Исраиллеләрдә бер ир-бала туачак, синең әҗәлең һәм синең хакимлегеңнең чиге шул малай кулыннан булыр, – дип төшнең мәгънәсен аңлаталар.
Шуннан инде фиргавен барлык якыннарын киңәшкә җыя. Гомерен һәм хакимлеген саклап калу өчен ул шундый коточкыч карарга килә: исраиллеләрдә туган һәр ир бала үтерелеп барырга тиеш һәм ул шундый әмер чыгара да. Барлык кендек әбиләрен җыеп алып әйтә:
– Әгәр дә ир-бала туып сезнең кулда булса – аны шундук үтерегез, ә кыз-бала булса – исән калдырыгыз.
Кендек әбиләре аның бу әмерен төгәл үтәп баралар. Әгәр кем дә булса каршы булса, ул кендек әбиен дә үтерәләр.
Фиргавен кешеләре бар ил буенча эшафотлар төзеп куялар, ул эшафотларда авырлы хатыннарны газаплыйлар. Газаплау нәтиҗәсендә күп хатыннарның балалары төшә. Шуңа да, мондый газаплаулардан котылу өчен күп хатыннар үз ирекләре белән балаларын төшерәләр. Мондый җәзалауга да карамастан, бала табарга карар итеп ир-бала тапкан хатыннарның балаларын шундук үтерәләр.
Шундый риваять тапшыралар: Муса галәйһиссәламнең дөньяга килүен булдырмый калу өчен, фиргавен әмере буенча унике мең малай һәм яңа туган туксан мең ир-бала үтерелә. Тагын бер риваять буенча, фиргавеннең бу әмерен үтәп тугыз йөз туксан мең исраилле үтерелгән.
Мөхеддин ибн Гарәби үзенең “Фусусул-Хикем” китабында: “Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә бар үтерелгән балаларның сәләт һәм көчен ирештергән. Шуңа да Муса галәйһиссәлам күрсәткән могҗизалар бик ачык булганнар”, – дип яза.
Димәк, Фиргавен һәр үтергән бала белән Муса галәйһиссәламгә яңа көч өстәп торган булып чыга. Шундый бер көн киләчәк: бар үтерелгән балаларның көч һәм сәләтен үзенә алган Муса галәйһиссәлам Фиргавеннең бар гаскәрләренә берүзе каршы тора алыр!
Муса галәйһиссәламнең тууы
Яңа туган балаларны Фиргавен фәрманы буенча үтереп бару белән бергә исраиллеләрнең өлкән яшьтәге кешеләре арасында да үлем-китем көчәеп китә. Шул сәбәпле кыптыйлар фиргавенгә килеп болай диләр:
– Исраиллеләрнең олы яшьтәге кешеләре арасында да үлем ешайды, ә аларның балаларын сезнең әмер буенча үтереп баралар. Аларның нәселе юкка чыкса, бар авыр эшләрне дә безнең үзебезгә эшләргә туры киләчәк.
Фиргавен, аларның бу сүзләренә колак салып, якыннары белән киңәшләшкәч, тагын бер карарга килә. Бу карар буенча, яңа туган балаларны ел аралаш үтереп барырга тиеш булалар. Ягъни бер елны яңа туган бар ир-балаларны үтерәләр, ә икенче елны – исән калдыралар. Әлбәттә, шундый явыз карарлар кабул итсәләр дә, Фиргавен һәм аның якыннары Аллаһы Тәгалә билгеләгән тәкъдирне һич тә үзгәртә алмыйлар. Тәкъдирләренә язылганнар чынга аша – Муса галәйһиссәлам дөньяга яңа туган ир-балаларны үтереп барган елны килсә дә, исән кала. Җитмәсә, фиргавен сараенда аның яклавы астында тәрбияләнеп тә үсә. Хакыйкатьтә, бар да – Аллаһ көчендә бит! Ул язганны беркем алышты алмый, һәм Аның җәзасыннан да, рәхмәтеннән беркем котыла алмый.
Яңа туган ир-балаларны исән калдырган елны Муса галәйһиссәламнең әнисе Һарун белән йөкле була. Ә икенче елны, яңа туган ир-балаларны үтереп барганда, ул Муса галәйһиссәламне дөньяга тудыра.
Әлбәттә, әни кеше фиргавен кешеләре аның улын үтерер дип бик курка. Алар бар җирне дә гел күзәтеп торалар, әгәр дә йөкле хатын очратсалар, шундук аның исемен язып та куялар. Бала табу вакыты җиткәч, мондый хатыннарга кыптый кендек әбиләре килә. Әгәр дә кыз-бала тапсалар – аны исән калдыралар, әгәр дә инде бу хатын ир бала тапса, аның баласын үтерүче махсус кешеләргә тапшыралар. Ә алар балаларны үткен пычак белән чәнчеп үтерәләр.
Балага узгач, башка хатыннардан аермалы буларак, Муса галәйһиссәламнең әнисе йөкле булуын беркем сизмәгән, аның йөклелек билгеләре дә күзгә ачык күренмәгән. Фиргавен хатыннары да күрми калган. Әмма, шуңа да карамастан, Муса галәйһиссәламнең әнисе гел борчуда һәм куркуда булган.
Коръәндә болай диелә:
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ أُمِّ مُوسَىٰ أَنْ أَرْضِعِيهِ ۖ فَإِذَا خِفْتِ عَلَيْهِ فَأَلْقِيهِ فِي الْيَمِّ وَلَا تَخَافِي وَلَا تَحْزَنِي ۖ إِنَّا رَادُّوهُ إِلَيْكِ وَجَاعِلُوهُ مِنَ الْمُرْسَلِينَ
Мәгънәсе: “Һәм Без Мусаның әнисенә: “Син аны имез, әмма әгәр аның өчен курыксаң, аны диңгезгә ташла. Курыкма һәм кайгырма. Һичшиксез, Без аны сиңа кайтарачакбыз, һәм аны пәйгамбәрләрдән берсе итәчәкбез”, – дип илһам иттек” (Әл-Касас (Кыйсса) 28/7).
Муса галәйһиссәламнең әнисенә иңдерелгән бу вәхи – пәйгамбәрлек вәхие түгел, ул аңа илһам (интуиция) яки төш күрү аша ирештерелгән.
Икенче бер аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә
أَنِ اقْذِفِيهِ فِي التَّابُوتِ فَاقْذِفِيهِ فِي الْيَمِّ فَلْيُلْقِهِ الْيَمُّ بِالسَّاحِلِ يَأْخُذْهُ عَدُوٌّ لِّي وَعَدُوٌّ لَّهُ ۚ ...
Мәгънәсе: “Аны табутка сал, шуннан аны елгага җибәр, диңгез аны ярга чыгарсын. Минем дошманым һәм аның дошманы аны алсын” (Та Һа 20/39).
Муса галәйһиссәламнең әнисе өч ай буе аны күкрәк сөте белән туендыра. Бу вакытта ул зур куркуда була, чөнки Фиргавен кешеләре аның өенә керсәләр, алар бу баланы табарлар һәм һичшиксез үтергән булырлар иде.
Ә Муса галәйһиссәлам көннән-көн матурая, үсә төшә торган була. Әнисенең бу баласына ияләшүе һәм аны яратуы да, аны югалтам дип борчылуы да көннән-көн көчәя, фиргавен кешеләре кереп аның улын үтерерләр дип куркудан сабыры бетә. Аның башка түзәр көче калмый. Шулай да Аллаһыдан алынган илһамны кулланма итеп алып, үз улын Нил елгасына ташларга карар итә.
Муса галәйһиссәлам фиргавен сараенда
Муса галәйһиссәламнең әнисе бер балта остасына агачтан тартма эшләргә куша. Тартманың эченә ул мамык түши, ә тышына, су үткәрмәсен өчен, сумала сылый. Улын тиешенчә туендырып, ул, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, баланы шул тартмага куеп, тартманы суга сала.
Аллаһы Тәгалә әмере белән, елга агымы тартманы Фиргавен сараена кадәр алып килә дә ярга чыгарып ташлый. Фиргавен хатынының хезмәтчеләре су алырга дип килгәч тартманы табалар һәм аны алып кайтып фиргавен хатынына бирәләр. Фиргавен хатыны тартманы ачып карагач, анда нур сирпеп торган баланы күрә. Шунда аның күңелендә бу балага карата сөю уяна. Баланы күргән башкалар да үзләрендә шундый ук хис тоялар. Хәтта фиргавен үзе дә соңыннан бу балага нык ияләшеп аны ярата башлый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу хакта болай әйткән:
... وَأَلْقَيْتُ عَلَيْكَ مَحَبَّةً مِّنِّي وَلِتُصْنَعَ عَلَىٰ عَيْنِي
“Мин сиңа Үземнән бер сөю бирдем. (Кешеләрнең күңелләренә сиңа карата сөю орлыклары чәчкәнгә күрә, сине күргән берсе синнән башка тора алмас хәлгә киләчәк.) Син – Минем күзәтүем астында үстерелүең өчен” (Та Һа 20/39).
Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә фиргавен сараеның бар кешеләре күңелләренә Муса галәйһиссәламгә карата сөю орлыгы сала. Әмма, бераз вакыт үткәч, сарай кешеләре күңелләрендә: “Бу бала кем, ул каян? Бәлки, ул фиргавен хакимлегенә чик куяр өчен туган баладыр?” – дигән шик туа. Алар бу бала берәр исраилле баласыдыр дип шикләнәләр. Фиргавеннең якыннары киңәшкә җыелалар һәм бу баланы үтерергә карар итәләр. Әмма фиргавеннең хатыны Асийа бинт Мөзәһим аларга каршы чыга һәм баланы үтерми калырга дип ирен күндерә. Асийа бинт Мөзәһим моның белән генә чикләнеп калмый, ул бар көче белән Муса галәйһиссәламне яклый, фиргавен бу баланы яратсын өчен бар көчен сала.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
وَقَالَتِ امْرَأَتُ فِرْعَوْنَ قُرَّتُ عَيْنٍ لِّي وَلَكَ ۖ لَا تَقْتُلُوهُ عَسَىٰ أَن يَنفَعَنَا أَوْ نَتَّخِذَهُ وَلَدًا وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
“Фиргавеннең хатыны: “Менә минем дә, синең дә күз нурыбыз. Аны үтермәгез! Бәлки, ул безгә файда китерер, яки без аны уллыкка алырбыз”, – диде. Әмма алар белмиләр иде” (Әл-Касас (Кыйсса) 28/9).
Әнә шулай, Асийа бинт Мөзәһим тырышлыгы белән фиргавен һәм аның якыннары Муса галәйһиссәламне үтерү уеннан кире кайталар. Бу бала аларның эзләгән дошманы булуы хакында хәтта башларына да килми.
Риваятьләрнең берсендә шулай тапшырыла: “Асийа фиргавенгә әйтте: “Менә минем өчен дә, синең өчен дә күз нурыбыз”. Ә ул аңа әйтте: “Синең өчен – шулай, ә миңа аның кирәге юк”.
Соңыннан бу шулай булып чыга да. Аллаһы Тәгалә яиргавен хатынын хак юлга күндерә, ә Фиргавеннең үзен Муса галәйһиссәлам кулы белән юк итә.
Асийа бинт Мөзәһим, Муса галәйһиссәлам таягын бик зур еланга әйләндереп могҗиза күрсәткәч, иманга килә. Фиргавен, хатынының иманга килүен күреп, аны каты җәзаларга тарта.
Әбү Һөрәйра тапшырган риваятьтә әйтелә: Фиргавен Асийаны дүрт кадак белән җиргә кадаклап, аның өстенә авыр таш куярга дип әмер бирә. Шул вакытта Асийа Аллаһыдан болай дип сорый: “Раббым, Миңа Җәннәттән, Үз яныңнан йорт-урын бир, мине фиргавеннән һәм аның (шакшы) эшләреннән коткар. Мине бу динсез халыктан арала!”
Үзенә җәннәтел-мәвадан йорт-урын сорап ялвара Асийа бинт Мөзәһим Аллаһы Тәгаләгә. Җәзалау-газаплауларның барысын да лаеклы үтеп, ул үзе теләгән иң югары дәрәҗәдәге мәңгелек ялга лаек була.
Кайбер кыйссаларда фиргавен Асийаны, ул кире үз диненә кайтсын өчен, төрле газапларга дучар итә, дип тапшырыла. Тик шул вакыт эчке сиземләү аша аңа Җәннәттәге урыны күрсәтелә. Һәм ул бернинди дә авырту сизмичә җан бирә. Аның тәненә куелган таш инде җансыз гәүдәгә салына. Асийа бинт Мөзәһим иманда ныклык өлгесе булып тора, ул аны мәңгелек тәмугъ утына дучар итәргә тырышкан фиргавенгә каршы чыга һәм аның иң изге хатын-кызы булып Җәннәтнең иң югары дәрәҗәсенә ирешә.
Хәдистә Аллаһы рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шул сүзләре тапшырыла: “Җәннәтнең иң изге хатын-кызлары – Хәдичә, Фатыйма, Мәрьям һәм Асийа бинт Мөзәһим”.
Бала яңадан әнисенә кайта
Муса галәйһиссәламнең әнисенең хәле һәм аннан соң аның белән ниләр булганы турында Раббыбыз Коръәндә әйтә:
وَأَصْبَحَ فُؤَادُ أُمِّ مُوسَىٰ فَارِغًا ۖ إِن كَادَتْ لَتُبْدِي بِهِ لَوْلَا أَن رَّبَطْنَا عَلَىٰ قَلْبِهَا لِتَكُونَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ.
وَقَالَتْ لِأُخْتِهِ قُصِّيهِ ۖ فَبَصُرَتْ بِهِ عَن جُنُبٍ وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Мәгънәсе: “Мусаның әнисенең күңеле бушап калды. Ул (улын алып киткән сандыкның дулкыннар арасына кереп киткәнен күргәч, кычкырып,) аны ачар дәрәҗәгә җитте. Әгәр дә Без ышанганнардан булуы өчен күңелен куәтләндермәгән булса идек. Аның (Мәрьям исемле) апасы: “Артыннан бар!” – диде. Һәм ул аны ерактан күзәтте. Әмма алар (фиргавеннең кешеләре аның баланы күзәткәнен) белмәделәр” (Әл-Касас (Кыйсса) 28/10,11).
Муса галәйһиссәламнең әнисе, баласын үлемнән коткарып калу өчен, аны сандыкка салып Нил суы буйлап агызып җибәргән. Аның бар уйлары улы турында булган. Иртән, сандыкның Фиргавен сараена эләгүен ишеткәч, ул чак акылдан язмаган. Фиргавен хәзер минем баламны үтерә инде, дип уйлап ул елый башлаган, кычкырып-кычкырып елаган. Шул вакытта аңа Аллаһыдан ярдәм килгән. Аллаһы Тәгалә илһам булып аңа элек вәгъдә иткәнен исенә төшергән. Шуннан соң Муса галәйһиссәламнең әнисе ныклап бу вәгъдәгә ышанып, аның нәтиҗәләрен көтә башлаган. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә аңа түземлек һәм сабырлык ирештермәгән булса, ул кайгы-сагышыннан үзенең кем икәнлеген хәтереннән югалткан да булыр иде. Муса галәйһиссәламне дә үз улы дип әйтер иде. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
...إِن كَادَتْ لَتُبْدِي بِهِ لَوْلَا أَن رَّبَطْنَا عَلَىٰ قَلْبِهَا لِتَكُونَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
“Әгәр дә Без (сүзебезгә) ышанганнардан булуы өчен (сабырлык һәм ныклык биреп һәм янә тынычлык иңдереп,) күңелен куәтләндермәгән булса идек (һичшиксез, ул “аһ, улым!” дип кычкырып, үзен фаш итәчәк иде”. (Әл-Касас (Кыйсса) 28/10,11).
Аллаһы Тәгалә аның күңеленә улы кире кайтачак дигән ышаныч сала. Шунда йөрәге тынгы таба, улы белән ни булганын белер өчен ул кызын фиргавен сараена җибәрә. Кызы шунда хезмәт иткәч, аңа тиешле хәбәрне җиткереп торган. Ул үзен сидерми, читтән генә Муса галәйһиссәлам артыннан күзәтеп йөри башлый, аның турында тиешле мәгълүмат җыя. Ул фиргавеннең Муса галәйһиссәламне үтермәвен, аны уллыкка алуын белә. Моннан тыш, ул сарайда булган бар вакыйгалар турында да белеп бара һәм кайтып әнисенә сөйли.
Фиргавен һәм аның хатыны Муса галәйһиссәламне бик яраткач алар аны үз уллары кебек үстерергә карар итәләр. Муса галәйһиссәламне туендыру өчен Фиргавен хатыны, бала имезүче хатыннарны сарайга чакыртып ала. Ул алар арасыннан иң яхшысын сайлап алырга уйлый. Ләкин Муса галәйһиссәлам аларның берсен дә кабул итми. Шуннан соң фиргавен хатыны Муса галәйһиссәлам ачтан үләр дип бик курка. Бу вакыйга турындагы хәбәр тиз арада бар тирә-якка тарала. Яшь баланы имезү өчен хатын кирәк дип игълан итү өчен Мисырның бар җирләренә дә сөрәнчеләр җибәрелә.
Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә болай ди:
وَحَرَّمْنَا عَلَيْهِ الْمَرَاضِعَ مِن قَبْلُ فَقَالَتْ هَلْ أَدُلُّكُمْ عَلَىٰ أَهْلِ بَيْتٍ يَكْفُلُونَهُ لَكُمْ وَهُمْ لَهُ نَاصِحُونَ
“Без (апасының күзәтүеннән) алдан (бер могҗиза буларак) имезүче (сөт аналарыннан имүне) аңа тыйдык. Ул (апасы сарайга китерелгән бер генә хатыннан имүне кабул итмәгән бала аркасында бик нык борчылган фиргавеннең гаиләсенә): “Сезнең өчен аны (имезеп үстерүне) өсләренә алган һәм аңа игелек теләгән бер йорт халкын сезгә күрсәтимме?” – диде” (Әл-Касас (Хикәя) 28/12).
Муса галәйһиссәламнең апасы фиргавен сараенда бала имезүче эзләүләрен һәм таба алмауларын белгәч, сарайга килеп әйтә: “Мин сезгә бер өйнең җәмәгатен күрсәтимме, ул хатын сезнең өчен баланы имезеп тәрбияләр һәм ул җәмәгать балага яхшы нәсыйхәт бирүчеләрдән булыр”.
Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһү) болай дип сөйләгән:
Муса галәйһиссәламнең апасы шулай дип әйткәч, сүзләренең дөреслегеннән шикләнеп, аны сарай эченә алып кереп сорыйлар:
– Син әйткән гаилә балага карата яхшы мөнәсәбәттә булачагын син каян беләсең?
Муса галәйһиссәламнең апасы үзен фаш иттермәскә тырышып:
– Ул патша гаиләсендә сөт анасы булырга тели һәм моннан бернинди дә файда эзләми, – дип җавап бирә.
Шуннан соң ул сөйләгән хатынны китерергә кешеләр җибәрәләр. Муса галәйһиссәламнең әнисе сарайга шундук килеп җитә. Әнисе баласын кулына алу белән үк, ул аның күкрәгенә сыенып имә башлый, елаудан туктый. Сарай әһеллләре, иң беренче чиратта, Асийа бинт Мөзәһим моңа бик шатланалар, Муса галәйһиссәламнең анасына күп бүләкләр бирәләр.
Ләкин фиргавенне тагын шик-шөбһәләр баса. Бераз уйлап торгач ул әйтә:
– Син бу балага кем буласың? Ул башка бала имезүчеләрдән баш тартты, ә сине кабул итте.
Муса галәйһиссәламнең әнисе аңа:
– Минем тәнем хуш исле, һәм сөтем дә тәмле. Минем сөтне ошатмаган бер генә бала да юк, – дип җавап бирә.
Бу сүзләр Фиргавенне ышандыра һәм ул аны туендырсын өчен Муса галәйһиссәламне әнисенә бирәләр. Моннан тыш алар аны яшәү чыганагы белән тәэмин итәләр һәм күп бүләкләр тапшыралар. Муса галәйһиссәламнең әнисе моннан бик канәгать була һәм баласын алып өенә кайта.
Аллаһы Тәгалә аны куркудан азат итә һәм аңа башкалар арасында хөрмәт, югары дәрәҗә, муллык ирешертерә. Күрәсез ки, һәр авырлыктан соң Аллаһы Тәгалә аннан чыгу юлын күрсәтә, җиңеллек күрсәтә.
فَرَدَدْنَاهُ إِلَىٰ أُمِّهِ كَيْ تَقَرَّ عَيْنُهَا وَلَا تَحْزَنَ وَلِتَعْلَمَ أَنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
“Күңеле тыныч булсын һәм (аерылу сәбәпле) сагышланмасын, янә, һичшиксез, Аллаһының вәгъдәсе хак булганын белсен өчен, Без аны әнисенә кайтардык, ләкин аларның күбесе (Аллаһының сүзе, һичшиксез, үтәләчәген) белмиләр” (Касас (Хикәя) 28/13).
Хәдисләрнең берсендә Аллаһы рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шундый сүзләре тапшырыла: “Мусаның анасы изге ниятләр белән, Аллаһы Тәгаләдән генә саваплар алырга өмет итеп ниндидер гамәл кылучы кешеләргә үрнәк булып тора. Ул үз улын туендырды, аның өчен саваплы да булды”.
Ут һәм алтын белән сынау
Риваятьләрнең берсендә Фиргавен, Муса галәйһиссәламнән бик нык курыкса да, аны яратып кочагына ала, дип тапшыралар. Ул аның белән бераз уйнарга теләгән. Фиргавеннең кочагына эләккән Муса галәйһиссәлам аны сакалыннан тотып ала да, нык кына итеп шул сакалыннан тарта. Шуның аркасында фиргавен башы белән мәрмәргә бәрелә. (Муса бик көчле була, чөнки аңа фиргавен әмере буенча үтерелгән бар балаларның көче бирелгән була). Фиргавен чак кына башын ярмый кала. Шуннан соң Фиргавен зур куркуга кала, аның бик нык ачуы чыга һәм ул: “Бу бала мине үтерәчәк. Бу – күрәзәләр алдан әйтүенчә, минем хакимлеккә чик куячак бала”, – дип кычкыра. Аннары ул бу баланы үтертү өчен җәлладны чакырырга куша. Ләкин Асийа бинт Мөзәһим аңа каршы:
– Ул бит кечкенә бала гына. Аның бернинди дә начар ният һәм максатлары була алмый, – ди.
Ләкин фиргавен курку һәм гаҗәпләнүеннән, бу бала бәлки аның үлеменә сәбәпче булыр дип уйлап, бер ноктага карап торуын дәвам итә. Шуңа да ул Муса галәйһиссәламне үтерергә карар итә. Әмма бернигә дә карамый Асийа бинт Мөзәһим баланы яклавын дәвам итә һәм соңгы өмете белән әйтә:
– Әгәр дә син шулай уйлыйсың икән, без бу баланы сынап карыйк. Бу бала син уйлаганча акыллы, үзенең ни эшләгән аңлап эшли икән, син ул чакта аны үтерерсең. Әгәр дә алай булмаса, син аны үтерми калдырып миңа бирерсең.
Шуннан баланы сынап карар өчен фиргавен ут ягарга һәм алтын китерергә куша. Аннары, ул аларның кайсына үрелер дип карар өчен, ут белән алтынны бала алдына куялар. Гади бала утның якты януына кызыгып, кулын пешерәсен аңламыйча утка үрелергә тиеш була. Әгәр дә Муса галәйһиссәлам кулын утка түгел, ә алтынга таба суза икән, бу аның бик тә акыллы, барысын да аңлый торган гайре акыллы бала булуын аңлатачак. Бу инде аның фиргавенне башы белән мәрмәргә махсус бәрүен дә аңлатачак. Һәм дә шуннан бу баланың киләчәктә фиргавенне һәлак итәчәк һәм аның хакимлегенә чик куячак бала икәнлеге дә аңлашылачак.
Сез: “Муса галәйһиссәлам кайсына үрелгән соң?”, – дип сорарсыз.
Әлбәттә ул, бик тә акыллы бала буларак, алтынга үрелгән. Әмма шул вакытта Җәбраил галәйһиссәлам килеп Муса галәйһиссәламнең кулын утка таба борган. Ул гына да түгел, ул утлы бер күмер кисәге алып авызына сузган, хәтта телен дә көйдереп өлгергән. Шуның аркасында ул сакау сөйләшә торган булып калган.
Ягъни, утка сузылып ул кулын һәм телен пешерсә дә, үзенең гомерен коткарып калган, соңыннан сакаулыгыннан да котылган. Аллаһы Тәгалә билгеләгән вакыт җиткәч, Ул Муса галәйһиссәламгә әйткән:
اذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُ طَغَىٰ
“Фиргавенгә бар, ул рөхсәт ителгәннәрнең чиген үтеп китте”.
Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән бу әмерне алгач, әйткән:
قَالَ رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي.
وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي.
وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِّن لِّسَانِي.
يَفْقَهُوا قَوْلِي
“И Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Телемдәге төенне чиш” (Та Һа 20/25-28). Аның бу үтенече кабул ителә, ул тотлыкмый башлый.
Бик күп дәгъватчы һәм вәгазьчеләр дингә чакыруларын шушы дога белән башлый. Раббыбыз ярдәменнән башка без фикерләребезне һәм сүзләрне җыеп әйтә алыр идекмени? Ул безнең тел һәм зиһен ачкычларыбызны ачмаса, без көненә намаз вакытында 40 тапкыр әйтелә торган “Фатиха” сүрәсен укыганда да хаталар җибәрер идек.
Фиргавен үзе нәрсә соң? Аның тәкәбберлеге, мин-минлеге чамасыз була, ул рөхсәт ителгәннәрнең бар чикләрен дә үтеп чыга һәм үзен Раббыга исәпли башлый. Ул башта “Мин сезнең Раббыгызмын”, – ди, ә аннары:
فَقَالَ أَنَا رَبُّكُمُ الْأَعْلَىٰ
“Сезнең бөек Раббыгыз – мин!” (Ән-Нәәзигәәт (Йолкып алучылар) 79/24), – дип әйтә.
Каян чыгып үзен Аллаһыга тиңли соң ул? Чынлыкта Яралтучы аңа күп хакимлек, байлык һәм озын гомер насыйп итә. Ул хәтта авыруны да белми. Нәтиҗәдә, ул үзен гади кешеләрдән аерыла, дип тоя. Моңа өстәп фиргавен янында булган вәзир-киңәшчеләр һәм хезмәтчеләр дә аңа куштанланып, “Син - гадәттәнтыш кеше”, дип ышандыра. Хактан да, кешене мохит һәм яндагы иптәшләре һәлак итә ала. Киңәшче Хаман үзенең хөкемдарын һәлак иткән шикелле.
Фиргавенгә кызыгырлык тәкъдим эшлиләр
Хаман исемле кеше фиргавеннең баш вәзире һәм төп киңәшчесе була. Фиргавеннең үзен Раббы дип игълан итүенең төп сәбәпчесе нәкъ менә ул була да инде.
Риваятьләрнең берсендә фиргавеннең бервакыт үзен Раббы дип раслаудан баш тартырга ниятләве турында тапшырыла. Ул иманга килү турында уйлана башлый, чөнки Муса галәйһиссәлам аңа шундый тәкъдим эшли:
– Әгәр дә син иманга килсәң, Аллаһы Тәгалә сиңа яшьлегеңне һәм элекке көчеңне кире кайтарыр. Ахирәттә дә син Җәннәт әһеле булырсың.
Әлбәттә мондый тәкъдим фиргавенне бик тә кызыктыра. Һәм ул:
– Туктап тор, миңа бу турыда яхшылап уйларга кирәк, – ди.
Ул баш вәзирен чакырып ала һәм аның белән киңәшләшә. Ләкин Хаман моңа катгый каршы була, ул фиргавенгә:
– Син үзеңнең ни әйткәнеңне аңлыйсыңмы? Моңа кадәр син кешеләргә “Мин сезнең Раббыгыз”, – дип әйттең, ә хәзер инде икенче бер Раббының колы булырга телисеңме? Сиңа ни вәгъдә итүләре мөһим түгел, Раббылыкка дәгъва итүдән баш тартсаң, кешеләр сине хөрмәт итми башлаячаклар һәм син җәмгыятьтә тоткан югары урыныңны югалтачаксың.
Шундый җавап ишеткәч, фиргавен кире чигенә, һәм тау башыннан ычкынган зур таш кебек, аска, тәмугъка таба тәгәрәвен дәвам итә.
“Фиргавенгә бар - ул рөхсәт ителгәннәрнең чиген үтеп китте”
Фиргавен һәм аның халкы имансызлык һәм явызлыкта үҗәтлек күрсәтеп тормыш иткәндә, кешеләрне золым һәм явызлыктан аралап алу, Аннан башка чын илаһ юклыгын исләренә төшерү, исраиллеләрне коллыктан азат итү, аларны хак дингә күндерү өчен Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек ирештерә. Ул аңа әйтә:
اذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُ طَغَىٰ
“(Менә бу ике могҗиза белән) Фиргавенгә бар (да, аны Миңа коллыкка дәгъвәт ит). Һичшиксез, ул (үзен Раббы дәрәҗәсенә куеп) азынды” (Та Һа 20/24).
Муса галәйһиссәлам пәйгамбәр итеп бар халыкка җибәрелсә дә, аңа иң элек фиргавенгә барырга дигән әмер бирелгән була. Чөнки ул - үз халкының башлыгы, әгәр дә ул иманга килсә, бар халык та иманга килергә тиеш була.
Фиргавенгә барганчы Муса галәйһиссәлам үзенең бертуган абыйсы Һарунны да үзенә ярдәмче иптәш итеп аның белән бергә җибәрүне сорый:
وَاجْعَل لِّي وَزِيرًا مِّنْ أَهْلِي.
هَارُونَ أَخِي.
اشْدُدْ بِهِ أَزْرِي.
وَأَشْرِكْهُ فِي أَمْرِي.
“(Бу эшләрдә ярдәмче булуы өчен) Гаиләмнән миңа бер вәзир билгелә. Кардәшем Һарунны (галәйһиссәлам). Аның белән көчемне ныгыт. (Нәбилек һәм рәсүллек) Эшемдә дә аны уртак ит” (Та Һа 20/29-32).
Ике бертуган арасында иң тәкъвалысы Муса галәйһиссәлам була. Абыйсы энесенә дөнья мәшәкатьләрендә ниндидер ярдәмче була ала, теләсә нинди дөнья байлыкларына ирешкәндә арадашчы була ала, тик бернинди туган да беркемгә дә пәйгамбәр булырга ярдәм итә алмый. Шулай да Муса галәйһиссәлам шуны сорап дога кыла һәм ул дога кабул ителеп, аның бертуганына пәйгамбәрлек ирештерелә.
Доганың кабул ителүе һәм Һарун галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек ирештерелүе турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
قَالَ قَدْ أُوتِيتَ سُؤْلَكَ يَا مُوسَىٰ
“И Муса! Сораганнарың сиңа бирелде инде” (Та Һа 20/36).
وَاصْطَنَعْتُكَ لِنَفْسِي.
اذْهَبْ أَنتَ وَأَخُوكَ بِآيَاتِي وَلَا تَنِيَا فِي ذِكْرِي
“Мин сине Үзем өчен сайладым. Син һәм кардәшең (сезгә бирелгән могҗиза һәм) аятьләрем белән барыгыз. Әмма зикерем хосусында йомшаклык күрсәтмәгез” (Та Һа 20/41, 42).
Аллаһы Тәгаләнең шул әмерен үтәп Муса галәйһиссәлам һәм Һарун галәйһиссәлам фиргавен сараена баралар һәм ишек шакыйлар. Бу вакытта сарай әһелләре каеф-сафа корып, күңел ачып яткан булалар. Муса галәйһиссәлам һәм Һарун галәйһиссәламне фиргавен янына алып керәләр.
Муса галәйһиссәлам: “Ий фиргавен! Хактыр ки, мин - дөньялар Раббысының сиңа җибәрелгән рәсүлемен. Иманга кил, хак юлга кер һәм котылып кал! Әгәр дә иманга килмәсәң, исраиллеләрне булса да азат ит. Һәм миңа алар белән Фәләстыйнга, аларның ата-бабалары җиренә кире кайтырга рөхсәт ит, аларга явызлык кылма!” – ди.
Ул тагын үзенең пәйгамбәрлеген раслый торган могҗизалар белән килүен дә әйтә. Моңа җавап итеп фиргавен: “Әгәр дә син могҗизалар белән килгәнсең икән, күрсәт аларны”, – ди.
Шуннан соң Муса галәйһиссәлам кулындагы таякны идәнгә ташлый. Ул таяк бик зур еланга әйләнә, моны барысы да күрә. Елан бик зур ерткыч хайванга яки аждаһага ошаган була. Таякның Муса галәйһиссәлам кулы белән тоткан урыны ул аждаһаның ялына әйләнә, ә ул ялның һәр кылы – сөңге кадәр була. Бу ерткыч буаз дөя зурлыгында булып, бик зур ташларны да кабып йотарлык хәлдә була. Елан авызын ачкан вакытта башының ас өлеше сарай идәненә тиеп торса, өске өлеше – түшәмгә тия яза. Аны күргәч, кешеләрнең коты оча, алар куркып чыгып чабалар. Берничә кеше тапталып үлә. Шулай ук фиргавен үзе дә бик нык куркуга кала. Аннары:
وَنَزَعَ يَدَهُ فَإِذَا هِيَ بَيْضَاءُ لِلنَّاظِرِينَ
“Янә кулын (куеныннан) чыгарды, кинәт ул караучылар өчен (гадәттән тыш нурлар чәчеп, күзләрне камаштырган һәм офыкны каплаган) ап-ак иде” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/33).
Муса галәйһиссәлам кулын култык астыннан тартып чыгаргач аның бу кулы бер нур сибеп, барысын да яктыртып тора башлый. Бу яктылыктан кешеләрнең күзләре камаша. Фиргавен һәм аның якыннары нык куркуга калалар, алар Муса галәйһиссәламне ялганчы дип атыйлар һәм сихерчелектә гаеплиләр:
قَالَ لِلْمَلَإِ حَوْلَهُ إِنَّ هَٰذَا لَسَاحِرٌ عَلِيمٌ.
يُرِيدُ أَن يُخْرِجَكُم مِّنْ أَرْضِكُم بِسِحْرِهِ فَمَاذَا تَأْمُرُونَ
“Һичшиксез, бу – (сихер гыйлемендә иң югары ноктага ирешкән) бик белемле сихерче. Ул сезне (Мисырда яшәп яткан) туфрагыгыздан сихере белән чыгарырга тели” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/34, 35).
Муса галәйһиссәламнең сихерчеләр белән очрашуы
Муса галәйһиссәламне сихерчелектә гаепләп фиргавен шул ук коралны – сихерне кулланып аны җиңмәкче була. Муса галәйһиссәламнең кешеләр арасында абруен төшереп, үз хакимлеген ныгыту өчен фиргавен Мисырның бар сихерчеләрен җыярга әмер бирә. Моның өчен илнең бар тарафларына сөрәнчеләр җибәрелә.
Игъланны ишеткәч, Мисырның бар җирләреннән дә башкалага сихер белән эш итә белүчеләр җыела. Иң оста, иң булдыклы сихерчеләрнең барысын да җыялар.
Башкалада өч мең тирәсе тылсымчы җыела. Икенче бер риваятьтә унбиш меңгә кадәр диелә. Ничек кенә булмасын, аларның тулы бер гаскәре җыелды дип әйтергә була.
فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالُوا لِفِرْعَوْنَ أَئِنَّ لَنَا لَأَجْرًا إِن كُنَّا نَحْنُ الْغَالِبِينَ.
قَالَ نَعَمْ وَإِنَّكُمْ إِذًا لَّمِنَ الْمُقَرَّبِينَ
“Сихерчеләр фиргавенгә килгәч: “Әгәр дә без җиңүчеләр булсак, безгә бер түләү булырмы?” – диделәр. Ул: “Әйе! Ул тәкъдирдә сез (түләү алу белән генә калмыйча, хозурыма иң алдан кергән һәм иң соңыннан чыккан) якын ителгәннәрдән булачаксыз”, – диде” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/41, 42).
Аннан алдарак, кемгә каршы ярыш булачагын белү өчен, сихерчеләр Муса галәйһиссәлам белән очрашалар. Муса галәйһиссәлам:
– Мин сихерче түгел, ә Аллаһының рәсүле. Мин сезне иман китерергә өндим, – дип аларны хак дингә өнди.
Аңа җавап итеп сихерчеләр болай ди:
– Синең пәйгамбәрме, сихерчеме икәнлеген без очрашуда белербез. Әгәр дә син үзең әйткән кеше булсаң – яхшы, ә әгәр дә бу алай булмаса, син безнең ни эшләгәнне күрерсең әле.
Очрашу көне килеп җитә. Кешеләр төркем-төркем булып шәһәр читендәге зур кырга агылалар. Фиргавен өчен тәхет эшләп куелган була, ул шул тәхетеннән тамашаны манзара кыла. Сихерчеләр бауларын, арканнарын, тиредән эшләнгән юан каеш бәйләрен тотып үзләренең осталыкларын күрсәтергә әзерләнәләр. Аларның эче куыш һәм анда терекөмеш тутырылган таяклары да була.
Менә инде барысы да көткән кеше үзе килеп җитә. Муса галәйһиссәламнең кулында таяк була, аның янәшәсенә Һарун галәйһиссәлам дә килә. Алар унбиш мең сихерчегә икәү генә каршы торалар, ләкин алар икесе дә Аллаһы бәндәләре була.
Әлбәттә, мондый хәл сихерчеләргә нык тәэсир итә. Әгәр нур сибә алучы бу кешенең максаты акча, җәмгыятьтә тоткан урын, хакимлек булса, ул фиргавен янына килеп аның белән килешеп үзе теләгәнне бик җиңел ала алган булыр иде, Фиргавенгә бу кадәр халыкка акча түләп торырга туры килмәс иде, димәк, бу кеше дөнья байлыкларына омтылмый, дип аек акыл белән фикерлиләр алар. Аннан тыш, ул Фиргавеннең үзе белән үк алышка чыккан икән, мондый алыш буш һәм нигезсез түгел инде. Ә бит фиргавен зур хакимлеккә ия, аның каршында бар кешеләр дә калтырап торалар, дигән уйлар да башларына килә башлый. Шулай итеп, сихерчеләр: “Ярышны башлыйк, бу кешенең чынлап та кем икәнлеген шунда күрербез”, – диләр.
Сихерчеләр әйтәләр:
قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَن تُلْقِيَ وَإِمَّا أَن نَّكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَلْقَىٰ
“Ий Муса, син әүвәл ташлыйсыңмы таягыңны яки әүвәл без ташлыйкмы?” (Та Һа 20/65).
Ә Муса галәйһиссәлам шулай ди:
قَالَ بَلْ أَلْقُوا ۖ فَإِذَا حِبَالُهُمْ وَعِصِيُّهُمْ يُخَيَّلُ إِلَيْهِ مِن سِحْرِهِمْ أَنَّهَا تَسْعَىٰ
“Юк, (мин алдан ыргытмыйм,) сез ыргытыгыз”, – диде. (Алар һөнәрләрен күрсәткәч,) Сихерләре сәбәпле (гүя) җепләре вә таяклары аңа (чын еланнар булып) хәрәкәтләнгән кебек күренде” (Та Һа 20/66).
Муса галәйһиссәлам: “Таякларыгызны сез ташлагыз”, – дигәч, сихерчеләр үзләре әзерләп килгән әйберләрен җиргә ташлыйлар. Аларның тиредән эшләнеп тышы майланган баулары кояшта ялтырый башлый, эченә терекөмеш тутырылган таяклары хәрәкәтләнә башлаган кебек тоела. Хәрәкәтләнеп, шуышып йөргән меңләгән еланнар белән бар кыр тулган кебек күренә башлый халыкка. Ярышны карарга килгән кешеләрнең коты алына... моны күргәч Муса галәйһиссәламне дә эчтән курку биләп ала:
فَأَوْجَسَ فِي نَفْسِهِ خِيفَةً مُّوسَىٰ.
قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنتَ الْأَعْلَىٰ
“Муса күңелендә бер курку сизде. Без әйттек: “(Аларның сиңа бер зарар китерәчәге яки кешеләрнең шикләнеп сиңа иярмәячәкләре кебек уйларга бирелеп) Курыкма! Һичшиксез, син өстен чыгачаксың” (Та Һа 20/67, 68).
Муса галәйһиссәлам: “Кешеләр могҗизаны күргәч, аның мөмкинлекләрен арттырып кабул итәрләр һәм иманга килмәсләр”, – дип курка.
Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә әйтә:
وَأَلْقِ مَا فِي يَمِينِكَ تَلْقَفْ مَا صَنَعُوا ۖ إِنَّمَا صَنَعُوا كَيْدُ سَاحِرٍ ۖ وَلَا يُفْلِحُ السَّاحِرُ حَيْثُ أَتَىٰ
“(Алар күрсәткән моның кадәр бауларны, арканнарны һәм шуышкан елан шикелле күренгән терекөмешле буялган әйберләрне һич игътибарга алма!) Уң кулыңдагыны (кечкенә булып күренгән таягыңны җиргә) ташла, алар ясаган нәрсәләрнең бөтенесен (Минем кодрәтем белән) йотып бетерсен. Алар ясаган ул әйберләр, һичшиксез, сихерче хәйләсе. Сихерче исә кая барса (һәм ни кылса) да, уңышка ирешмәс” (Та Һа 20/69).
Муса галәйһиссәламнең җиргә ташланган таягы исә бик зур еланга әйләнә, ул аждаһа сихерчеләрнең җиргә ташлаган бар әйберләрен дә кабып йота. Тузан суыргыч келәмдәге бар тузанны суырып бетергән кебек, ярыш оештырылган кыр да бер мизгелдә бар сихердән арынып кала.
Сихерчеләрнең дине һәм аларның һәлак булуы
Муса галәйһиссәламнең могҗизасын күргәч сихерчеләр башларын җиргә оралар һәм әйтәләр:
فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سُجَّدًا قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ هَارُونَ وَمُوسَىٰ
“Без Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек” (Та Һа 20/70).
Ә Фиргавеннең моңа бик ачуы чыга һәм ул әйтә:
قَالَ آمَنتُمْ لَهُ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّهُ لَكَبِيرُكُمُ الَّذِي عَلَّمَكُمُ السِّحْرَ ۖ فَلَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُم مِّنْ خِلَافٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ فِي جُذُوعِ النَّخْلِ وَلَتَعْلَمُنَّ أَيُّنَا أَشَدُّ عَذَابًا وَأَبْقَىٰ
“(Димәк,) Мин сезгә рөхсәт бирүдән алда сез аңа иман китердегез! Һичшиксез, ул (Муса) – сезгә бу сихерне өйрәткән сезнең башлыгыгыз. (Сез бу эшне үзара аңлашып, аңардан кечерәк сихерләр ясадыгыз, ул исә, сездән өстенлеген күрсәтеп, сезне җиңде.) Мин сезнең кулларыгызны һәм аякларыгызны (уң кул, сул аяк шәкелендә) чалыштырып чабып өзәчәкмен, шуннан соң сезне хөрмә кәүсәсенә кагып куячакмын. Менә шулвакыт кайсыбызның (минемме, Мусаның илаһыныңмы) көчлерәк һәм дәвамлырак икәнен белерсез” (Та Һа 20/71).
Ләкин иман китергән сихерчеләр бу янауларга һич тә игътибар итмиләр һәм Фиргавенгә болай диләр:
قَالُوا لَن نُّؤْثِرَكَ عَلَىٰ مَا جَاءَنَا مِنَ الْبَيِّنَاتِ وَالَّذِي فَطَرَنَا ۖ فَاقْضِ مَا أَنتَ قَاضٍ ۖ إِنَّمَا تَقْضِي هَٰذِهِ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا.
إِنَّا آمَنَّا بِرَبِّنَا لِيَغْفِرَ لَنَا خَطَايَانَا وَمَا أَكْرَهْتَنَا عَلَيْهِ مِنَ السِّحْرِ ۗ وَاللَّهُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ
“Әйттеләр: “Безгә килгән ачык могҗизаларга һәм безне юктан бар кылган Ул Затка каршы сине сайламаячакбыз. Син карар биргән нәрсәңә хөкем ит. Син дөнья тормышында гына хөкем итәсең. (Синең көчең бу фани дөньяда гына бар, бик тиздән ул юкка чыгачак.) Һичшиксез, без хаталарыбызны һәм синең безне көчләп кылдырган сихерчелегең өчен безне гафу итсен дип, Раббыбызга иман иттек. Аллаһы яхшырак, (савап ягыннан да, газап ягыннан да) дәвамлырак” (Та Һа 20/72, 73).
Кан коюдан беркайчан да чирканмаган фиргавен сихерчеләрнең кул-аякларын чабып өзәргә һәм үзләрен тәрегә кадакларга боера. Бу сихерчеләрнең исламдагы хәле чынлап та гаҗәеп. Әле иртән генә алар имансыз иделәр, ә кичкә инде исламның шәһидләре булалар. Бер көннән азрак кына мөэмин булып яшәсәләр дә, алар иманда камиллеккә ирешеп, үз тормышларын дин юлында корбан итәләр.
Муса галәйһиссәлам халкы фиргавеннең сихерчеләр белән ни кылганын, аларның кул-аякларын чабып өзеп тәрегә кадаклап үтерергә боерганын күргәч, ул безнең белән дә шуны эшләргә мөмкин бит дип куркуга кала. Муса галәйһиссәлам аларга әйтә:
قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ اسْتَعِينُوا بِاللَّهِ وَاصْبِرُوا ۖ إِنَّ الْأَرْضَ لِلَّهِ يُورِثُهَا مَن يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ۖ وَالْعَاقِبَةُ لِلْمُتَّقِينَ
“Аллаһыдан ярдәм сорагыз һәм (дошманнарыгызның җәфалавына һәм үзегез хакында ишеткән нигезсез сүзләргә карата) сабыр булыгыз. Һичшиксез, (бөтен) җир (йөзе) Аллаһыныкы гына. Ул колларыннан теләгәннәрен аңа варис итәр. (Хәерле) Ахыр исә тәкъва ияләренә (булачак, шуңа күрә фиргавеннең уйдырып сөйләгәннәренә ышанмагыз, ул әйткәнчә булмас, Аллаһы боерганча булыр!)” (Әл-Әгъраф (Пәрдә) 7/128).
Фиргавен һәм аның халкына галәмәт итеп җибәрелгән афәтләр
Иманга килсеннәр өчен Аллаһы Тәгалә фиргавен һәм аның халкына бер-бер артлы төрле афәтләр җибәрә. Башта сигез көн буе туктамый яңгыр коя. Беркем дә өеннән чыга алмый. Су шулкадәр күтәрелә, кешеләр өйләрендә муеннан суга батып йөрергә мәҗбүр булалар. Ләкин исраиллеләрнең өйләренә су кагылмый. Шулай итеп җиде көн буе Мисыр диңгез кебек була.
Тулысынча суга батудан куркып, фиргавен халкы Муса галәйһиссәламгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Алар шулай диләр:
– Раббыңа дога укы, безне бу афәттән коткарсын, шунда без иман китерербез.
Муса галәйһиссәлам дога укый һәм бу афәт бетерелә. Тик бу вакыйгадан соң үсемлекләр шаулап үсә башлый. Моңа кадәр андый бәрәкәтне халыкның күргәне булмый һәм иманга килүдән баш тарта:
– Без курыккан афәт куркыныч булмаган икән, киресенчә, бәрәкәт китерде, – диләр.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аларга саранча өере җибәрә. Саранчалар өере бар уңышны ашап бетерә яза, аларның өйләренә кереп тула. Мондый казага тарыган Фиргавен халкы шул ук сүзләр белән Муса галәйһиссәламгә тагын мөрәҗәгать итә:
– Раббыңа дога укы, безне бу афәттән коткарсын, шунда без иман китерербез.
Муса галәйһиссәлам дога кылгач, Аллаһы Тәгалә җил җибәрә, җил бар саранчаны диңгезгә алып китә. Калган уңышның аларга яшәргә җиткәнен күргәч, фиргавен халкы:
– Уңышның калганы безгә җитәчәк, – дип иман китерүдән тагын баш тарта.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аларга бет һәм башка бөҗәкләр җибәрә. Бу бөҗәкләр уңышның саранчалардан калган өлешен ашап бетерә башлыйлар, бетләр кешеләрне тешләп каннарын эчәләр. Шунда кешеләр өченче тапкыр Муса галәйһиссәламгә киләләр һәм аларны бу бәладән коткаруын сорап, иманга килергә вәгъдә итәләр. Аллаһы Тәгалә аларны бу бәла-казалардан да азат итә. Ләкин бу кешеләр тагын иманга килмиләр, алар:
– Хәзер инде синең сихерче булуыңда безнең бернинди дә шигебез калмады, – диләр.
Болардан соң кара болыт килеп чыга, ул болыттан җиргә бакалар ява башлый: күл бакалары һәм гөберле бакалар. Алар кешеләрнең башларына килеп төшәләр, бар җир бакалар белән түшәлеп бетә, алар өйләргә дә кереп тулалар. Бар ризык һәм су савытлары да бакалар белән тулган була. Бераз вакыттан соң бар җир бакаларның үле гәүдәләре белән түшәлә, алардан сасы ис чыгып суларга һава калмый. Кыптыйлар тагын Муса галәйһиссәламгә килеп, ярдәм сорап ялвара башлыйлар. Муса галәйһиссәлам иманга килергә дип алардан ныклы вәгъдә алып, Аллаһыдан сорап дога укый. Бу дога аркасында фиргавен халкы бу бәлаләрдән дә азат ителә. Аллаһы Тәгалә яңгыр җибәрә, ул яңгыр бар бакаларны да диңгезгә юып төшерә.
Әмма фиргавен халкы бу юлы да иманга килми. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә яңа афәт җибәрә – кан. Елгалардагы, чишмә-инешләрдәге сулар, аларның бар эчемлекләре канга әйләнә. Вәгъдәсен күп тапкырлар бозган бу халык тагын Муса галәйһиссәламгә килә, аларны бу бәладан коткарып калуны сорап елый-елый ялвара. Муса галәйһиссәламнең догасы аркасында алар бу афәттән дә азат ителәләр.
Бу афәтләрнең һәрберсе Муса галәйһиссәламнең хаклыгын раслаучы ачык галәмәт була. Фиргавен халкы туктаусыз һәлакәткә баруын һәм аннан котылу өчен тиз арада иманга килергә кирәклеген аңлаткан гыйбрәтле бу галәмәтләр Аллаһының кодрәте белән башкарыла. Ләкин, шуңа да карамастан, бу халык тәкәбберләнә, иманга килми. Һәм алар һәр очракта да вәгъдәләрен бозалар, сүзләрендә тормыйлар.
Менә ни кадәр әхлаксыз була бу халык. Аллаһыга һәм Аның рәсүленә биргән вәгъдәләрен берничә тапкыр бозганнары өчен бу халык юкка чыгуга дучар була.
Исраиллеләрнең Мисырдан китүе
Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәлам һәм аның халкын Фиргавен золымыннан тулысынча азат итәргә карар иткәч, вәхиендә Ул аңа әйтә:
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنْ أَسْرِ بِعِبَادِي إِنَّكُم مُّتَّبَعُونَ
“Без Мусага (галәйһиссәлам): “(Сиңа иман китергән) Колларымны төнлә йөрт (Мисырдан алып кит)! Һичшиксез, (фиргавен һәм аның гаскәрләре) сезнең эзегезгә төшәчәкләр”, – дип вәхи иттек” (Әш-Шүгәра, 52 аять).
Муса галәйһиссәлам исраиллеләргә кыптыйлардан, туй үткәрәбез дигән сылтау белән, ювелир әйберләр алып торырга әмер бирә. Аннары, беркемгә дә әйтми, төн караңгылыгында Мисырдан чыгып китәргә куша. Аннан тыш, ул өйләрдә янып торган лампалар калдырырга һәм өйнең хуҗасы чыгып киткәне аңлашылсын өчен аларның ишекләрендә кан белән тамга куярга да куша.
Һәм менә, картлар һәм балаларны исәпләмәгәндә, алты йөз егерме мең санлы исраилле юлга чыга. Һарун галәйһиссәлам алдан, ә Муса галәйһиссәлам – иң соңгы кеше булып бара.
Фиргавеннең үлеме
Әлбәттә, исраиллеләрнең китүе билгеле булгач, Фиргавен шундук гаскәр җыя һәм алар артыннан куып китә. Фиргавен һәм аның баш вәзире Хаман җиде йөз меңлек гаскәрнең башында тора. Һәр яугирнең башында шлем, кулларында сөңге була. Кояш чыкканда Фиргавен үзенең гаскәрләре белән Муса галәйһиссәлам халкы янына килеп җитә. Фиргавенгә исраиллеләрнең саны аз кебек тоела һәм ул шулай ди:
إِنَّ هَٰؤُلَاءِ لَشِرْذِمَةٌ قَلِيلُونَ
“Һичшиксез, алар бит аз санлы бер көтү генә” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/54).
Ә Муса галәйһиссәлам халкы фиргавенне һәм аның гаскәрләрен күргәч, зур куркуга төшә. Чөнки алар диңгез буена килдеп җитеп, аларның чигенергә урыннары булмый. Коты очкан халык Муса галәйһиссәламгә әйтә:
– Ий Муса! Алар безне куып җитеп баралар. Без бүген һәлак булачакбыз. Әгәр дә без диңгезгә керсәк, һичшиксез батып үләчәкбез. Безнең артта Фиргавен гаскәрләре тора, әгәр алар безне куып җитсәләр, барыбызны да үтерәчәкләр. Ий, Муса! Безгә нишләргә? Әгәр дә безгә һәлак булырга язган икән, безне Мисырдан алып чыкмаска кирәк иде, анда һәлак булуыбыз яхшырак булыр иде.
Аларга җавап итеп Муса галәйһиссәлам әйтә:
قَالَ كَلَّا ۖ إِنَّ مَعِيَ رَبِّي سَيَهْدِينِ
“Юк! (Алар безне һич тота алмаслар! Аллаһы хакында начар уйламагыз!) Һичшиксез, Раббым минем белән бергә, Ул (котылуыбыз өчен) миңа юл күрсәтәчәк!” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/62).
Аннары Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә әйтә:
فَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنِ اضْرِب بِّعَصَاكَ الْبَحْرَ ...
“Таягың белән диңгезгә сук!” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/63).
Муса галәйһиссәлам таягы белән диңгезгә суккач, халык каршындагы диңгез чигенә. Муса галәйһиссәлам халкы каршында унике юл ачыла. Диңгез төбе буйлап үткән бу аралыкка Аллаһы Тәгалә кояш һәм җил җибәрә, алар үтәр юлны тулысынча киптерәләр. Шулай итеп исраиллеләрнең һәр кабиләсе үз юлы буйлап китә. Аралыкның ике ягында тау кебек биек булып диңгез суы тора, һәм ул судан эшләнгән дивар кебек түгел, ә бетоннан эшләнгән кебек хәрәкәтсез була.
Кабиләләрнең һәрберсе үз юлы буенча бара һәм башка кабиләләрне күрми. Шуңа да алар Муса галәйһиссәламгә тагын мөрәҗәгать итәләр:
– Нишләп без башкаларны күрмибез? Бәлки алар инде батканнардыр һәм һәлак булганнардыр?
Муса галәйһиссәлам аларга әйтә:
– Алга барыгыз! Алар сезнең кебек үк үз юллары белән баралар.
Аңа җавап итеп исраиллеләр:
– Без дусларыбызны күрми торып канәгать була алмыйбыз.
Шунда Муса галәйһиссәлам Аллаһыга мөрәҗәгать итеп сорый:
– Ий Аллаһы! Миңа боларның юньсез холыкларына каршы ярдәм күрсәтсәңче!
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә: “Таягың белән уң якка сук!” – дип аңа вәхи иңдерә. Муса галәйһиссәлам шуны эшләгәч, унике юлны бер-берсеннән аерып торган су массивларында тәрәзәләр барлыкка килә һәм кешеләр бер-берсен күрә һәм ишетә алу мөмкинлегенә ия булалар. Шулай итеп, Муса галәйһиссәлам халкы диңгез төбе аша үтеп, аның икенче ярына барып чыга.
Бу вакытта Фиргавен үз гаскәре белән диңгез төбендә ачылган юлга килеп җитә. Икегә аерылган диңгезне күреп, фиргавен үз халкына:
– Минем бөеклекне күреп һәм мин үз колларымны куып тотар өчен диңгез икегә аерылды, – ди.
Ләкин аның бер генә кешесе дә диңгез төбенә керергә теләми. Фиргавен кешеләре куркып, аңа шулай диләр:
– Әгәр дә син Раббы икәнсең, Муса анда кергән кебек, син дә бу юлга кер.
Ләкин Фиргавен дә диңгез төбенә керергә кыймый. Бу көнне ул үзе дә, гаскәре дә айгырларга атланган була. Шунда Җәбраил галәйһиссәлам биягә атланып алар каршына килеп баса һәм, аның биясе артыннан Фиргавен айгырлары да иярсен өчен, беренче булып диңгез төбендәге юлга керә. Фиргавеннең аты бия исенә ияреп диңгез төбендәге шул юлга атлый. Әлбәттә, алар Җәбраил галәйһиссәламне күрмиләр, тик Фиргавен үз айгырын туктата гына алмый. Аның артыннан бу юлга аның бар гаскәре дә кереп китә.
Шул ук вакытта Микаил галәйһиссәлам атка атланып гаскәрләрнең артына баса һәм гаскәрләрне алга таба куалый башлый. Ул коры җирдә бер генә кеше дә калмавын, барысының да су төбендәге юлга кереп беткәнен күзәтеп тора.
Фиргавен халкыннан соңгы кеше диңгезгә кергәч, ә Муса галәйһиссәлам халкының соңгы кешесе диңгездән чыккач, Аллаһы Тәгалә диңгезгә аларны йотарга әмер бирә. Һәм чамадан тыш зур дулкыннар шау килеп Фиргавен гаскәрләре өстендә ябылалар. Тау кебек зур бу дулкыннар кушылгач, Фиргавеннең бар гаскәре суга батып үлә.
Риваятьләрнең берсендә Җәбраил галәйһиссәламнең шушы вакыйгаларга кадәр үк кеше кыяфәтендә фиргавенгә килүе тапшырыла. Ул фиргавеннән:
– Әгәр дә синең берәр колың синнән баш тартып үзенең Раббылыгы турында игълан итсә, син аны нишләтер идең? – дип сорый.
Аңа җавап итеп Фиргавен:
– Мин аны суда батырып үтерер идем, – ди.
Шунда Җәбраил галәйһиссәлам аңа, ул аңа кул куйсын өчен, аның шул сүзләре язылган кәгазь бирә. Ул имзасын куя. Фиргавен суда батырып үтерелгәч, Җәбраил галәйһиссәлам бу кәгазьне алып килеп аның каршына куя. Ягъни, чынлыкта Фиргавен үзе үк үзенә үлем карары чыгарган булып чыга.
Фиргавен батып үлгән вакытта аның күз алдындагы пәрдәләр алып ташлана һәм аңа ахирәттә алачак урыны күрсәтелә. Һәм шунда ул әйтә:
... قَالَ آمَنتُ أَنَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا الَّذِي آمَنَتْ بِهِ بَنُو إِسْرَائِيلَ وَأَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ
“Һичшиксез, мин Исраил уллары ышанган Заттан башка һичбер илаһ булмаганына иман китердем. Мин дә – (үзләрен Аллаһыга тапшырган) мөселманнарданмын!” (Йунус (Юныс), 10/90).
Мондый иман кабул ителәме соң? Бөтен чикләрне узып, үзен илаһ дип игълан иткән, һәм үзенә ике Аллаһ илчесе җибәрелгән, күпме могҗизалар күргән Фиргавен Аллаһка ышанудан баш тарта, әмма рухы тәнен бушаткан мәлдә Җәһәннәмдә үз урынын күргәч, ул Мин Раббыга иман китерәм, мин – мөселманнардан”, дип әйтә. Аллаһы Тәгалә гомеренең соңгы мизгелендә китергән аның иманын кабул итми:
آلْآنَ وَقَدْ عَصَيْتَ قَبْلُ وَكُنتَ مِنَ الْمُفْسِدِينَ
“(Шулвакыт аңа әйтелде:) “Хәзерме? Моңарчы (Аллаһы Тәгаләгә) каршы торган һәм (кешеләрнең иманына комачау иткән) бозыклык таратучылардан идең бит”. (Юныс, 10:91).
Башкаларның да гомерләре өзелгән чакта китергән тәүбәләре әнә шулай кабул ителмичә кала. Чөнки алар фиргавен шикелле бөтен тормышын итәгатьсезлектә үткәрә. Раббыбыз әйтә:
وَلَيْسَتِ التَّوْبَةُ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السَّيِّئَاتِ حَتَّىٰ إِذَا حَضَرَ أَحَدَهُمُ الْمَوْتُ قَالَ إِنِّي تُبْتُ الْآنَ وَلَا الَّذِينَ يَمُوتُونَ وَهُمْ كُفَّارٌ ۚ أُولَٰئِكَ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
“(Дәвамлы рәвештә) Явызлык кылган, үлем килгәч (кенә): “Мин хәзер тәүбә иттем”, – дип әйткәннәргә ул (кабул ителә торган) тәүбә юк. Һәм кяфер булып үлгән кешеләргә дә (Ахирәттә кылган тәүбәләре кабул ителмәс). Әнә шулар өчен Без тилмерткеч бер газап әзерләдек” (Ән-Ниса, 4:18).
Исраиллеләр исә, фиргавен һәм аның гаскәре батып үлүгә карамастан: “Алар безне куып җитәрләр дә, үтерерләр”, – дип курку һәм борчылуларын дәвам итәләр. Шул вакытта диңгез хәрби киемнәре белән фиргавеннең бар гаскәрен һәм аның үзен ярга чыгарып ташлый. Бу вакыйгадан соң диңгез батып үлгән кешеләрнең гәүдәләрен кабул итми, аларны читкә бәреп чыгара башлый.
Алдагы буыннарга гыйбрәт булсын өчен, Фиргавеннең гәүдәсе череп таркалмый, ул яр буена сәҗдә кылган халәттә чыгарып ташланган була. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
فَالْيَوْمَ نُنَجِّيكَ بِبَدَنِكَ لِتَكُونَ لِمَنْ خَلْفَكَ آيَةً ۚ وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ النَّاسِ عَنْ آيَاتِنَا لَغَافِلُونَ
“Бүген Без синнән соң киләчәк кешеләр өчен бер аять (һәм гыйбрәт) булсын дип, сине (җансыз бер хәлдә, ләкин бөтен) бәдәнең белән коткарачакбыз”. (Менә бу кыйссада нинди зур гыйбрәтләр бар,) Әмма, һичшиксез, кешеләрнең күбесе Безнең аятьләребездән (алар турында фикер йөртүдән) гафилләр” (Йунус (Юныс), 10/92).
Зәмәхшәри бу аятька шундый тәфсир бирә: “Без синең гәүдәңне диңгез ярына чыгарып ташларбыз. Без синең шәрә тәнеңне күп гасырлардан соң киләчәк алдагы буыннарга нәсыйхәт булсын өчен череп таркалудан саклап алып калырбыз”.
Фиргавеннең гәүдәсе инглиз галимнәре тарафыннан Кызыл диңгез ярындагы комнарда табыла һәм Лондонга китерелә. Фиргавенең үлеменә өч мең елдан артык вакыт үтсә дә, аның тәне бозылмаган, таркалмаган, хәтта аның чәчләре дә коелмаган. Аның гәүдәсе сәҗдә кылу халәтендә, ул бүгенге көндә Британия музеена куелган.
Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)
Шәех Сәгъди тапшырган риваятьтә сөйләнгәнчә, Ибраһим галәйһиссәлам кавеме арасында ел да билгеләп үтелә торган бер бәйрәм булган. Аның хөрмәтенә шәһәрдән читтә төрле ярминкәләр һәм күңел ачулар оештырылган. Һәммә халык – ирләр һәм хатыннар, картлар һәм балалар бу тантаналарда яратып катнаша. Бәйрәм вакытында шәһәр барча адәмнәрдән бушанып, тынып ялгыз кала торган була.
Ибраһим галәйһиссәлам кавеме потларга табына. Бәйрәмгә китәр алдыннан да бу кешеләр иң беренче чиратта үзләре ясаган потлар янына килеп, ризык калдырганнар. Кайтышлый янә сыннарга сәҗдә кылып, шул ризыкларны үзләре үк ашап та бетергәннәр. Янәсе, шулай итсәләр, аларга бәрәкәт һәм байлык насыйп ителәчәк.
Шушы томана халыкның башлыгы булып Нәмруд тора. Җир барлыкка килгәннән бирле хакимлек иткән дүрт бөек хөкемдарның берсе була ул. Белгәнебезчә, алар арасыннан Сөләйман галәйһиссәлам һәм Зөлкарнәйн галәйһиссәлам иманлы, Нәбүкаднәззәр (Бәхтуннәср) һәм Нәмруд имансыз хакимнәр була. Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәламнең дошманы - Нәмрудның никадәр зур көчкә ия булуын күз алдына китерүе кыен түгел.
Ибраһим галәйһиссәлам үзе исә бәйрәм йөрешләрендә катнашырга теләми. Бәйрәмнән калу өчен, аның халыкны куркытып Коръәндә болай дип кычкыруы хакында әйтелә:
فَنَظَرَ نَظْرَةً فِي النُّجُومِ
فَقَالَ إِنِّي سَقِيمٌ
“Ул йолдызларга караш ташлады да “Һичшиксез, мин (аңладым, сезнең бәйрәм көнегездә) авырыймын”, – диде” (Саффат (Сафлар) 37:88-89).
Моны ничек аңларга? Ибраһим галәйһиссәлам чорында кешелекне еш кына йогышлы авырулар баскан. Йогудан куркып, кешеләр чирле кавемдәшләреннән читләшә торган була. Шуңа Ибраһим галәйһиссәламнең сүзләрен ишетү белән халык аның яныннан төрле якка качып китә. Әмма иң актык рәтләрдә барган карт-корылар бу сүзне ишетми кала, һәм алар якынаю белән Ибраһим галәйһиссәлам тагын сүз ката:
قَالَ لَقَدْ كُنتُمْ أَنتُمْ وَآبَاؤُكُمْ فِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ
“Ул: “Сез һәм аталарыгыз ап-ачык бер адашу эчендә булдыгыз”, – диде” (әл-Әнбия 21:54).
Ни өчен Ибраһим галейһисәлам аларның аталарын искә ала соң? Чөнки кәферләр потларга табынуны болай дип аклаганнар:
قَالُوا وَجَدْنَا آبَاءَنَا لَهَا عَابِدِينَ
“Алар: “Без аталарыбызны боларга табынган кемсәләр хәлендә таптык (һәм аларга иярдек)!” – диделәр” (әл-Әнбия 21:53).
Ата-бабалар шулай таныганга күрә генә сыннар илаһ була алмый, дип аңлата карендәшләренә Ибраһим галәйһиссәлам. Ул аларны аңга килергә чакыра: “Аталарыбыз шушы юлны сайлаган дип, ялгышлыкта яшәргә мөмкинме?” – ди. Ибраһим галәйһиссәлам үз кардәшләрен хаталанып яшәүдән, томаналыктан коткару өчен тырышкан.
Кавемдәшләре исә аның бу сүзләренә ачулана – моңарчы бер генә кеше дә ата-бабаларга каршы сүз әйтергә кыймаган иде. Моңа җавап итеп Ибраһим галәйһиссәлам тәүге тапкыр үз дине турында ачык итеп игълан итә:
قَالَ بَل رَّبُّكُمْ رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ الَّذِي فَطَرَهُنَّ وَأَنَا عَلَىٰ ذَٰلِكُم مِّنَ الشَّاهِدِينَ
“Ул әйтте: “Юк! (Мин сезнең белән уен уйнамыйм.) Сезнең Раббыгыз – күкләрнең һәм җирнең Раббысы, Ул аларны юктан бар итте. Мин исә моңа (дәлил күрсәтә алырлык дәрәҗәдә) шаһитлык итүчеләрдәнмен” (әл-Әнбия 21:56).
Ибраһим галәйһиссәлам бу сүзләрне йөрәгендәге көчле ышану һәм ихлас иман белән әйтә. Ул кешеләргә: “Аллаһ чиксез куәт һәм кодрәткә ия һәм яралтырга сәләтле. Берни дә барлыкка китерә алмаган зат илаһ була аламыни? Сез потларыгызны Раббыга ничек итеп тиң күрә аласыз?” дип мөрәҗәгать итә.
Аять Ибраһим галәйһиссәламнең шәһадәсе белән тәмамлана. Билгеле, ул җир һәм күкнең яралганын да күрмәгән, үзенең дә барлыкка килүенә шаһит булмаган. Әмма аның өчен Җиһанда ком бөртегенә кадәр һәрнәрсә Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгәне көн кебек ачык иде. Боларны сукыр гына күрми. Шуннан Ибраһим галәйһиссәлам кавемдәшләре артыннан болай дип әйтеп кала:
وَتَاللَّهِ لَأَكِيدَنَّ أَصْنَامَكُم بَعْدَ أَن تُوَلُّوا مُدْبِرِينَ
“Аллаһ белән ант итәмен, сезнең (табынуыгызны туктатып, ул һәйкәлләргә) артыгыз белән борылып (бәйрәмегезгә) китүегездән соң, мин, һичшиксез, ул потларыгызга (бер) тозак корачакмын” (әл-Әнбия 21:57).
Ләкин арттан килүче картлар, балалар һәм гарипләр бу сүзләрне колакларына да элми. Ибраһим галәйһиссәлам тып-тын, бер җан иясе калмаган шәһәргә кайта. Кулына балта алып, ул сыннар янына китә. Мәҗүси кардәшләре гыйбадәт кылган урында 72 шундый пот торган. Алар алтын, көмеш, агач һәм таштан ясалган була. Уртада иң зур һәм зиннәтле ташлар белән бизәлгән сын, аның янында кечерәкләре урнаштырылган. Һәрберсе янында – кешеләр калдырып киткән ризык. Ибраһим галәйһиссәлам әйтә:
فَرَاغَ إِلَىٰ آلِهَتِهِمْ فَقَالَ أَلَا تَأْكُلُونَ
مَا لَكُمْ لَا تَنطِقُونَ
“Ул илаһлары янына яшеренеп керде һәм әйтте: “(Алдыгыздагы ашамлыкларны) Ашамыйсызмы? Ни булды сезгә? Сез сөйләшмисезме?” (Саффат 37:91-92).
فَجَعَلَهُمْ جُذَاذًا إِلَّا كَبِيرًا لَّهُمْ لَعَلَّهُمْ إِلَيْهِ يَرْجِعُونَ
“(Кавеме потлар яныннан китеп баргач,) Ул (кулына балта алып, сыннар янына килде дә,) аларның иң зурысыннан башкаларын ватып чәлпәрәмә китерде (һәм соңыннан балтаны иң зурысының муенына элеп куйды), бәлки, алар аңа мөрәҗәгать итәрләр (дә, ул, аларны зур потка сылтап, җиңеп чыгар)” (әл-Әнбия 21:58).
Бәйрәмнән кайткан халык харәбәләрне күреп ала:
قَالُوا مَن فَعَلَ هَٰذَا بِآلِهَتِنَا إِنَّهُ لَمِنَ الظَّالِمِينَ
“Алар (бәйрәмнәреннән кайтып, потларын мондый хәлдә күргәч,): “Кем безнең илаһларыбызга моны эшләгән булса, ул – залимнәрдән”, – диделәр” (әл-Әнбия 21:59).
Дөреслектә, бу кешеләр үз-үзләрен дә яклый алмаган һәм җимереккә әйләнгән буш сыннарга табынган. Әмма алар шуның кадәр караңгы наданлыкка батканнар, хәтта аек акылларын җуеп, сабак алырдай зиһеннәрен дә югалтканннар. Шушы наданлык баткагыннан чыгалмыйча, бу адәмнәр гаеплене эзләү һәм аннан үч алу турында уйлана башлый.
قَالُوا سَمِعْنَا فَتًى يَذْكُرُهُمْ يُقَالُ لَهُ إِبْرَاهِيمُ
“Алар: “Без Ибраһим исемле егетнең аларны һәрвакыт (яманлап) телгә алганын ишеткән идек. (Бәлки, бу эшне ул эшләгәндер)”, – диделәр” (әл-Әнбия 21:60).
Ибраһим хакында Нәмрудка хәбәр итәләр. Хәзер инде аны бөтен халык алдында үлем җәзасы көтә.
قَالُوا أَأَنتَ فَعَلْتَ هَٰذَا بِآلِهَتِنَا يَا إِبْرَاهِيمُ
“Алар (Ибраһимны (галәйһиссәлам) үзләре алдына чыгарып,): “И Ибраһим! Безнең илаһларыбызга моны син эшләдеңме?” – диделәр” (әл-Әнбия 21:62).
Ибраһим галәйһиссәлам көлемсерәп җавап кайтара:
قَالَ بَلْ فَعَلَهُ كَبِيرُهُمْ هَٰذَا فَاسْأَلُوهُمْ إِن كَانُوا يَنطِقُونَ
“Ул әйтте: “Юк (мин эшләмәдем)! Моны менә бу иң зурлары эшләгәндер, сорагыз үзләреннән. Әгәр алар сөйләшә торган булсалар (сезгә сөйләсеннәр)” (әл-Әнбия 21:63).
Уйланучы кешеләр бу сүзләрдән хикмәт табарга тиеш иде, чөнки потларның берсе дә сөйләү түгел, селкенә һәм бер-берсенә кул күтәрә алмаулары да һәркемгә аңлашыла. Ибраһим галейһисәлам кавемдәшләренә: “Үз өсләреннән тузанны да сөртә алмаган бу потларга ни өчен табынасыз сез?” дип мөрәҗәгать итә. Кешеләрне бу фикер бер мәлгә аптырата һәм уйландыра, ләкин күнегелгән тормыш тәртибен үзгәртергә алар әзер булмый. Сабырлыгы һәм күркәм холкы белән мәгълүм булган Ибраһим галейһисәлам ярсый:
قَالَ أَفَتَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَنفَعُكُمْ شَيْئًا وَلَا يَضُرُّكُمْ
أُفٍّ لَّكُمْ وَلِمَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ ۖ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
“(Ибраһим (галәйһиссәлам) Әйтте: “Сез, Аллаһны калдырып, сезгә бернинди файда да, зарар да китерә алмаган нәрсәләргә табынасызмы әллә? Сезгә дә, Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегезгә дә тфү! Һаман да аңламыйсызмыни?” (әл-Әнбия 21:66-67).
Күрәсез, Ибраһим галәйһиссәлам көнчыгыштан алып көнбатыш кадәр бөтен җир белән идарә иткән хакимгә һәм аның халкына фидакарьләрчә каршы чыга. Бу вакытта аның таянырдай һәм Нәмруд шикелле кабахәт дошманнан яклардай бер генә иптәше дә, фикердәше дә булмый. Бердән-бер Яклаучысы һәм Ярдәмчесе – Аллаһы Тәгалә. Раббыбызга, Аның кодрәтенә һәм рәхмәтенә чиксез ышану, ныклы иман – Ибраһим галәйһиссәламнең тугъры юлдашлары була.
Ибраһим галәйһиссәламне утка ташлыйлар
Ә халык нәрсә соң? Ярсуыннан нишләргә белмәгән мөшрикъләр болай ди:
قَالُوا حَرِّقُوهُ وَانصُرُوا آلِهَتَكُمْ إِن كُنتُمْ فَاعِلِينَ
“Нәмруд һәм аның кешеләре: “Аны яндырыгыз һәм илаһларыбызга ярдәм итегез! Әгәр (аларга ярдәм) кылачак кешеләр булсагыз (Ибраһимга газапларның иң катысын бирегез)”, – диделәр” (әл-Әнбия 21:68).
Ибраһим галәйһиссәламнең «Ләәә иләәһә илләЛлааһү» дигән сүзләре кавемдәшләренең шулкадәр ачуын чыгара, алар иң кырыс җәза таләп итә башлыйлар. Җәза үзен озак көттерми – Ибраһим галәйһиссәламне бөтен кавем белән яндыруга әзерли башлыйлар. Моның өчен бергәләп – ирләр һәм хатыннар, балалар һәм картлар – утынлыкка дип агач кисеп, коры ботаклар җыеп, учакка тезәләр. Учак тау хәтле биек булып, бер көнлек юл ераклыктан да күренә торган ялкын телләре күкләргә ашып уйнаклап һәм яныннан очып барган кошларны көйдереп торган. Шайтан бу кешеләрне катапульта ясарга өйрәтә. Аның ярдәмендә Ибраһим галәйһиссәламне учакка ташларга тиеш булалар.
Ләкин Ибраһим галәйһиссәламнең Аллаһ ярдәменә ышануы бу уттан да көчлерәк була. Бу мизгелдә ул: «Хәсбияллаһү вә нигъмәл-вәкил / Миңа Аллаһы җитә. Ул иң яхшы ярдәмче», – дип кабатлап тора. Раббыбыз аны ишетә, калдырмый һәм учакка очкан мәлдә аңа Җәбраиль галәйһиссәламне җибәрә. Җәбраиль галәйһиссәлам сорый:
- И, Ибраһим! Сиңа ярдәм кирәкме?
Аллаһы Тәгалә Үзенең барлык колларына булыша. Әмма аларга сабыр булу мөһим. Кешеләр исә күбесенчә вакыйгаларны ашыктыра, кечкенә авырлыкларны да җиңә алмыйча Раббыбыздан ярдәмне тиз арада килер дип көтә. Ибраһим галәйһиссәлам мөэминнәр өчен сабырлык өлгесе булып тора. Ул төрмәгә ябыла, үлем җәзасына тартыла, бөтен халыкка каршы ялгызы чыга... Ләкин хәтта куллары һәм аяклары белән бәйләнгән килеш катапультага терәлеп торганда да ярдәм әле килеп җитмәгән була. Ул аңа утка таба очкан мизгелдә генә ирешә. Һавада аңа Аллаһы Тәгалә Җәбраиль галәйһиссәламне җибәрә. Хактыр ки, пәйгамбәрләргә дә Үзенең ярдәмен Яралтучыбыз сабыр иткәннән соң гына күрсәтә һәм аларга җиңү насыйп итә.
Шулай итеп, утка таба очып барган Ибраһим галәйһиссәлам Җәбраиль галәйһиссәламгә җавап бирә:
- Синнән миңа берни кирәкми.
- Ә Аллаһтан нәрсә сорар идең?
- Миңа Аның хәлемне күреп белүе дә җитә.
Ягъни Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһ аның хәлен белүендә бер шикләнмичә, насыйбына риза булып, әмеренә буйсынырга әзер. “Әгәр дә Раббыбыз миңа янарга язмаган булса, Ул мине уттан саклап калачак. Аннан “Уттан коткар!” дип сорауның мәгънәсе нидә? Мин Аллаһ теләгәнне телим һәм Аның теләгенә каршы килгәнне теләмим”. Тәвәккәл кылу менә шул була!
Раббыбыз Коръәндә болай ди:
قُلْنَا يَا نَارُ كُونِي بَرْدًا وَسَلَامًا عَلَىٰ إِبْرَاهِيمَ
“(Алар аны зур бер ут эченә аткан вакытта) Без: “И ут! Ибраһим өчен салкынлык һәм тынычлык бул!” – дидек” (әл-Әнбия 21:69).
Шушы әмердән соң ут эченнән су чыганагы бәреп чыга, кызыл гөлләр үсеп чәчәк ата. Аллаһ Нәмруд халкы яккан учакны гөлбакчага әйләндерә. Җәбраиль галәйһиссәлам ярдәмендә Ибраһим галәйһиссәлам учакның нәкъ уртасына - шушы гүзәллеккә очып урнаша.
Игътибар итегез, Аллаһы Тәгалә утка салкын булырга гына түгел, тыныч булырга да куша. Югыйсә, Ибне Габбас радыйАллаһү ганһүмә әйтүенчә, ут Ибраһим галәйһиссәламны өшетерлек кадәр салкын булыр иде.
Бу көнне җирнең һәр тарафында ут яндыру сәләтеннән азат ителә, бер генә кеше дә учак яндыра алмаган.
Ибраһим галәйһиссәлам исә ут эчендә җиде көн буе утыра. Соңыннан ул бу көннәрне гомеренең иң яхшылары дип атый.
Ибраһим галәйһиссәламнең Нәмруд белән сөйләшүе
Ибраһим галәйһиссәлам утка ташлангач, Нәмруд аны югарыдан күзәтеп тора һәм аның гөлбакча эчендә тыныч кына утыруына шакката:
- И, Ибраһим! Сине яклаучы Раббың дөрестән дә бөек. Ләкин уттан чыга алырсыңмы син?
- Әлбәттә, чыгам.
- Синең янда кемдер бар. Кем ул?
- Ул – фәрештә. Раббым аны минем белән сөйләшү өчен җибәргән.
- Алайса мин шуның кадәрле кодрәткә ия синең Раббыңа атап корбан чалам.
- Раббыма иман китермичә, синең корбаннарың кабул булмаячак.
Шулай да Нәмруд үзенекен итә һәм, иман китермичә, 4 мең үгез һәм тагын бик күп сарыкны корбан чала. Кызганыч, ул үзен илаһ дип бәяләвен дәвам итә, чөнки тәкәбберлегеннән котыла алмый һәм Аллаһ насыйп иткән иксез-чиксез байлык һәм хакимлеккә ия була.
Уттан тере чыккан Ибраһим галәйһиссәламне Нәмруд янына алып киләләр. Томаналыгыннан арына алмаган халык бу хакимне күргән саен баш игән. Ибраһим галәйһиссәламнең сәҗдә кылмаганын күреп, Нәмруд котырына:
- Ни өчен син миңа баш имисең?
-Мин сәҗдәне Раббыма гына кылам.
- Кем соң синең Раббың?
Аллаһ бу хакта Коръәндә болай ди:
أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِي حَاجَّ إِبْرَاهِيمَ فِي رَبِّهِ أَنْ آتَاهُ اللَّهُ الْمُلْكَ إِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّيَ الَّذِي يُحْيِي وَيُمِيتُ قَالَ أَنَا أُحْيِي وَأُمِيتُ ۖ قَالَ إِبْرَاهِيمُ فَإِنَّ اللَّهَ يَأْتِي بِالشَّمْسِ مِنَ الْمَشْرِقِ فَأْتِ بِهَا مِنَ الْمَغْرِبِ فَبُهِتَ الَّذِي كَفَرَ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
“(И, Рәсүлем!) Аллаһ аңа падишаһлык бирде, дип (узынып) Раббысы (Аның берлеге) хакында Ибраһим (галәйһиссәлам) белән сүз көрәштергәнне (Нәмрудны) күрмәдеңме? Менә (Нәмрудка) Ибраһим (галәйһиссәлам): “Минем Раббым - (үлеләрне) терелтүче дә, җаннарны алучы да!” – дигән иде. Ул исә: “Мин дә (үлем җәзасы бирелгән кешене гафу итеп, җанын саклап) терелтәм дә (теләгән кешемне үлем җәзасына тартып,) җаннарын да алам!” – диде. (Аның бу сүзеннән никадәр ахмак булганын аңлаган) Ибраһим (галәйһиссәлам): “Һичшиксез, Аллаһ (һәр иртә саен) кояшны көнчыгыштан чыгара, син (бер генә мәртәбә булса да) аны көнбатыштан чыгар!” – диде. (Шулвакыт) Кяфер аптырашта калган иде. Аллаһ (һидаятне кабул итүдән качып, үз-үзләрен зарарга салган) залимнәр кавемен һидаят итми” (аль-Бакара 2:258).
Моңа җавап итеп Нәмруд үлем җәзасына тартылган ике тоткынны чакыртып алып, берсен үтертә, икенчесен гафу итеп азат итә. Соңыннан Ибраһим галәйһиссәламгә борылып “Күрдеңме: мин дә гомерне өзә дә, бирә дә алам”.
Билгеле, Ибраһим галәйһиссәлам кешене тудыру һәм үтерү турында түгел, ә Раббыбызның дөньядагы һәрнәрсәне юктан бар һәм бардан юк итә алуы хакында сөйләде. Дөньяны Барлыкка китерүче һәм Яралтучы – бердән-бер Раббыбыз, Аннан башка илаһ юк. Ибраһим галәйһиссәлам Аңа гыйбадәт кылырга чакырып дәгъвәт кыла. Ул Нәмрудка тәкъдим итә:
- Минем Раббым кояшны көнчыгыштан чыгара, син исә аны көнбатыштан чыгарып кара.
Нәмруд мәсхәрәгә кала һәм хурлана. Ул Ибраһим галәйһиссәламне уттан тере чыгарган Аллаһы Тәгалә бөтен халык алдында моны эшли алачагын һәм шуннан соң бар мөшрикъләрнең иман китерергә теләячәген аңлый. Хакимнең куркуы юкка булган – Ибраһим галәйһиссәламнең дәгъвәтенә иярү өчен халыкка аның уттан котылуын күрү дә җитә. Шулай итеп, кешеләр иман китерәләр. Риваятьләрдә аларның иң беренчесе булып Лут ышана, диелә.
Соңыннан Яралтучы Ибраһим галәйһиссәламне барлык золымнар һәм дошманнардан саклап, аларны җәзага тартып, юк итә. Мисал өчен:
وَأَرَادُوا بِهِ كَيْدًا فَجَعَلْنَاهُمُ الْأَخْسَرِينَ
“Алар аңа зур бер хәйлә кылырга теләделәр, Без исә аларны иң зур зарар күргән кемсәләр хәленә төшердек” (әл-Әнбия 21:70).
Раббыбыз Үзенең яраткан барлык колларын да шулай золымнардан коткара. Алар исә үз чиратында, Ибраһим галәйһиссәлам шикелле үк, Аллаһка итәгать кылырга, иманнарын ныгытырга һәм сабыр булырга тиеш.
Исмыгыйль галәйһиссәламнең тууы
Риваятьләрдә Ибраһим галәйһиссәлам үз халкын калдырып хиҗрәт кылганнан соң ялгыз кала, дип хәбәр ителә. Кардәшләреннән читтә калып ул үзен тулысы белән Аллаһыга багышлап, Аңа бөтен җаны белән бирелеп гыйбадәт кыла. Раббыбыз аңа иксез-чиксез байлыклар насыйп итә, әмма бала бәхетен генә бирми. Ибраһим галәйһиссәлам үзенә тәкъвалы нәсел дәвамчыларын сорап күп дога кыла, ир-бала туса, хәтта аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәргә нәзер әйтә.
Ибраһимның бала теләвен аның хатыны Сараны да борчый. Әмма Сара үзен бала тудыруга сәләтсез һәм карт дип саный. “Бәлки, Аллаһы Тәгалә Ибраһимга икенче хатыннан бала насыйп итәр”, дип Сара иренә яшь хатын – үзенең хезмәтчесен бүләк итеп тапшыра.
Аллаһ тәкъдире белән Һаҗәр никахның беренче төненнән үк балага уза. Бу сабый Исмәгыйль галәйһиссәлам була. Коръәндә әйтелә:
فَبَشَّرْنَاهُ بِغُلَامٍ حَلِيمٍ
“Без аны йомшак холыклы бер ир бала (булган Исмәгыйль (галәйһиссәлам) белән сөендердек” (ас-Саффат 37:101).
Ибраһим галәйһиссәламнең куанычын күз алдына китерү кыен түгел! Күпме догалар кылганнан соң Аллаһы Тәгалә аңа 100 яшендә сау-сәламәт ир-бала бүләк итә.
Ләкин вакыт узу белән Сара Ибраһим галәйһиссәламне Һаҗәрдән көнли башлый. Хисләр акылны камап ала һәм ул Һаҗәрне үз яныннан читкә җибәрергә сорый.
Һаҗәр өчен бөек сынау
Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһ насыйбы белән һәм Җәбраиль галәйһиссәлам артыннан Һаҗәрне һәм аның күкрәк сабыен алып юлга чыга. Мәккәгә җиткәч, ул аларны, Яралтучыга ышандырып, хәзерге көндә Зәм-зәм чыганагы аккан урында калдырып китә. Тирә якта - буп-буш һәм коп-коры чүл генә. Һаҗәр һәм кечкенә Исмәгыйль галәйһиссәламдә бары бер кәрзин хөрмә җимеше һәм турсык белән су гына була. Ибраһим галәйһиссәламнең мондый гамәленнән аптыраган һәм улы белән икесенең алдагы язмышларын күз алдына да китерергә курыккан яшь ана берсүзсез аларны ташлап киткән ире артыннан чабып китә:
- Бер җан иясе һәм бер тамчы су булмаган шушы эссе чүлдә безнең ничек калдырып китәсең?
Ибраһим галейһисәлам исә бер сүз катмыйча һәм борылып та карамыйча юлын дәвам итә. Һаҗәр аңа артыннан бу сүзләрне берничә тапкыр кычкырып кабатлый. Ниһаять, ул болай ди:
- Сиңа Аллаһ шулай эшләргә куштымы?
Шулвакыт Ибраһим галәйһиссәлам аңа борылып җавап кайтара:
- Әйе, Раббыбыз шулай кушты. Мин сезне Аңа ышандырып тапшырам.
- Алай булгач, Ул безне ташламас. Аллаһы Тәгалә безгә җитә.
Ибраһим галәйһиссәлам Һаҗәр күрмәс ераклыкка җиткәч, яшьләренә тыгылып Аллаһка дога кыла:
رَّبَّنَا إِنِّي أَسْكَنتُ مِن ذُرِّيَّتِي بِوَادٍ غَيْرِ ذِي زَرْعٍ عِندَ بَيْتِكَ الْمُحَرَّمِ رَبَّنَا لِيُقِيمُوا الصَّلَاةَ فَاجْعَلْ أَفْئِدَةً مِّنَ النَّاسِ تَهْوِي إِلَيْهِمْ وَارْزُقْهُم مِّنَ الثَّمَرَاتِ لَعَلَّهُمْ يَشْكُرُونَ
“И, Раббыбыз! Һичшиксез, мин нәселемнең бер өлешен игенсез бер үзәнлеккә, (үзенә дә, янында яшәүчеләргә дә һөҗүм итү һәм мәсхәрәләү) харам кылынган йортың янында урнаштырдым. И Раббыбыз! Намаз укысыннар. Кешеләрдән кайберләренең күңелләрен (Мәккәгә урнаштырган гаиләмә һәм алардан таралачак яңа буыннарга) авыштыр һәм аларны (тирә-яктагы мәмләкәтләрдә өлгергән һәм ерак җирләрдән кайтарылган төрле-төрле) җимешләрдән ризыкландыр, – бәлки, алар (намазларын тиешенчә укып һәм бүтән гыйбадәтләрен җиренә җиткереп, бу нигъмәтләргә) шөкер итәрләр” (Ибраһим 14:37).
Ибраһим галәйһиссәлам укыган доганың бәрәкәте белән Раббыбыз кешеләрнең йөрәкләрен шушы чүл урынына карата: элек бер йорт та булмаган, хәтта кәрван юллары да үтмәгән бу чүл бүген һәр мөэминнең күңелендә сакланучы, үзенә Җир шарының төрле почмакларыннан күпмиллионлаган халыкларны тартып торучы Мәккәи Мөкәрәмә шәһәре булып тора.
Әнә шулай итеп, Һаҗәр улы белән бергә шушы буш урынга тормыш өрә. Ул Ибраһим калдырган турсыктан су эчеп, хөрмә җимешләрен ашап, баласын имезә. Ләкин ризык бер мәлне бетә башлый, кояш эсселегеннән качар җир дә булмый. Һаҗәрнең күкрәк сөте бетә, йөрәге ачтан ярсып елый торган баласына карап әрни, ләкин берни эшли алмый.
Хәлсезләнеп калып, ул бары бер җан иясе килеп чыкмасмы дигән өмет белән як-ягына каранып утыра. Ерак түгел урнашкан Сафа тавына менеп тә күзәтеп карый. Аннан бертуктаусыз дога укып, баласын кочаклап ул үзәнлеккә төшә һәм Мәрва тавына менеп карый. Шушы Сафа һәм Мәрва таулары арасын аңа җиде тапкыр үтәргә туры килә. Һәм... Һаҗәр могъҗизага тап була.
Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең “Сафа һәм Мәрва таулары арасын хаҗилар нәкъ шуңа күрә җиде тапкыр үтә” дигән сүзләре билгеле.
Зәм-зәмнең барлыкка килүе
Һаҗәр соңгы тапкыр Мәрва тавына менгәч, берничә рәт кеше тавышы ишетә. Беркемне дә күрмәгәч, сүз ката:
- И тавыш иясе, син үзеңне белдердең. Әгәр дә ярдәм итә алсаң, күрен һәм булыш.
Шул вакытта Зәм-зәм барлыкка киләчәк урында Җәбраиль галәйһиссәлам пәйда була. Исмәгыйль елавыннан туктый алмыйча, аяклары белән җирне дөп-дөп таптый. Җәбраиль галәйһиссәлам сабый аягы белән таптаган урынга канаты белән кагылып ала, һәм бу җирдән су чыганагы бәреп чыга. Һаҗәр моны күреп, куана-куана турсыкны су белән тутырам дип, “зәм-зәм” яки “тукта-тукта” дия-дия, су читкә китмәс өчен, чыганакны ком белән коймалап алырга тырыша.
Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Исмәгыйль анасы Һаҗәрне Аллаһ кичерсен: Зәм-зәм чыганагын тынычлыкта калдырса, ул елга булып агып китәр иде” дип әйткәне турында хәбәр ителә.
Югыйсә Һаҗәргә: “Су китә дип борчылма! Аллаһ аны синең һәм улың өчен чыгарды. Ул беркайчан саекмаячак”, дип әйтелә.
Белгәнебезчә, шушы көннән алып һәм бүгенге заманга кадәр бу чыганак кешелек дөньясын үзенең шифалы суы белән куандырып тора һәм, ИншәАллаһ, Кыямәт көненә кадәр куандырып торыр. Һәр мөэмин, хаҗда булу-булмавына карамыйча, бу судан авыз иткәне булгандыр, мөгаен. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән, дип хәбәр ителә: “Дөньядагы иң яхшы су – Зәм-зәм. Бу су тукландыра һәм авыруларга шифа бирә”.
Һаҗәрне һәм кечкенә Исмәгыйльне дә Зәм-зәм, бу җирлеккә кешеләр килеп урнашканчы, ризыкландырып та, сусауларын басып та торган.
Исмәгыйль галәйһиссәлам корбан ителергә тиеш
Ел саен Ибраһим галәйһиссәлам Мәккәгә үз гаиләсенә янына килә торган була. Еллар үтә, Исмәгыйль галәйһиссәлам үсеп буйга җитә, Ибраһим исә әйткән нәзере турында оныта... Ләкин көннәрдән бер көнне әти кешегә әйткән вәгъдәсен исенә төшерәләр – ул төш күрә:
- И Ибраһим! Аллаһ әмере белән улыңны корбан ит, - диелә аңа.
Йокысыннан уянгач, Ибраһим галәйһиссәлам бу төшнең шайтаннанмы-Рәхманнанмы икәнлегенә шикләнә башлый. Фәхретдин әр-Разый, Хазин һәм казый Байдави моны болай дип аңлаткан. Ибраһим галәйһиссәлам төшне Гарәфә көне алдыннан күрә. Күңеленә шөбһә төшергәнгә күрә, Зөлхиҗҗә аеның 8нче көне Тәрвия көне дип атала башлый. “Тәрвия” - шикләнү дигән сүз.
Гарәфә көнендә дә шул ук төшне күргәч, Ибраһим галәйһиссәлам аның Аллаһтан булуын аңлый, бөтен шик-шөбһәләр юкка чыга. Әмма Раббының бу әмерен кайчан үтисе?
Өченче тапкыр да әлеге төшне күргәч, ата үз баласын шушы көндә үк корбан китерергә тиешлеге ачыклана. Ибраһим галәйһиссәлам Исмәгыйль галәйһиссәламне корбан китерү урынына алып китә. Соңыннан бу көн «Яумун-Нахр/ Корбан бәйрәме» дип атала башлаячак.
Юлда Ибраһим галәйһиссәлам янына карт кыяфәтенә кереп шайтан килә:
- Ашыкма, бәлки, Аллаһы Тәгалә бу җаваплылыктан сине арындырыр. Улыңны кара: нинди чибәр, сәламәт, төз гәүдәле егет! Үз балаңа пычак кадарга әзер булгач, нинди ата син?!
Шайтанның бу сүзләрен ишеткәч, Ибраһим галәйһиссәлам әйтә:
- Әй, каһәр суккан шайтан! Күземнән югал. Бу – Раббым әмере. Мең улым булса, Аллаһ ризалыгы өчен аларны да корбан итәргә әзер булыр идем.
Ибраһим галәйһиссәламне юлдан яздырудан өмет өзеп, шайтан Исмәгыйль галәйһиссәлам янына да барып карый:
- Атаң сине кадап үтерергә алып бара. Пычагын күрдеңме?
Исмәгыйль галәйһиссәлам әйтә:
- Ата кеше үз баласын үтерә аламыни?! Ни сөйлисең син?
- Аңа Аллаһтан шундый әмер килә.
- Раббымның теләге шундый булгач, синең ни эшең бар, мәлгунь! – дип Исмәгыйль галәйһиссәлам шайтанга таш атып куып җибәрә.
Кырын эшен болай да майтара алмагач, шайтан Һаҗәр янына юнәлә, әмма аны куркыту да көченнән килми – Ибраһим галәйһиссәлам гаиләсе аңа каршы нык тора.
Бераздан соң Җир күз күрмәгән-колак иштемәгән бер могъҗизалы вакыйгага шаһит була. Коръәндә болай диелә:
فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ السَّعْيَ قَالَ يَا بُنَيَّ إِنِّي أَرَىٰ فِي الْمَنَامِ أَنِّي أَذْبَحُكَ فَانظُرْ مَاذَا تَرَىٰ ۚ قَالَ يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِي إِن شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ
“Ул аның белән бергә (эшләрендә) тырышлык куюга (мөмкинлек биргән унөч яшьләргә) җиткәч (атасы аңа): “И улым! Һичшиксез, мин (берничә төн рәттән) төшемдә сине чалганымны күрдем. Син ни уйлаганыңны кара”, – диде. Ул: “И әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне (һич уйлап тормыйча) үтә. Ин шәә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың”, – диде” (Саффат 37:102).
Күргәнегезчә, сынауның авырлыгына карамастан, Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең әмеренә бер дә каршы килми, аңа берсүзсез күнә. Йөрәгендә һичнинди кайгыру һәм борчылуга да урын калдырмаган итәгать күрсәтә. Ә Исмәгыйль галәйһиссәлам? Атасыннан Яралтучының шушы теләген ишеткәч, ул үзенең көчле иманы һәм күңеле белән Ибраһим галәйһиссәламнең итәгатьлек дәрәҗәсенә ирешә:
...قَالَ يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِي إِن شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ
“Ул: “И әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне (һич уйлап тормыйча) үтә. Ин шәә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың”, – дид” (Саффат 37:102).
Бик мөһим сүзләр бу. Корбан китерергә кирәклеге турында ишеткәч тә, атасына карата Исмәгыйль галәйһиссәлам шушы авыр мизгелдә мәхәббәтен җуймый, аның хәленә керә, аның теләгенә күнә. Ничек кенә кыен булса да, барыбер яратып “Атам минем” дип эндәшә һәм әдәбен дә саклый. Хәтта Аллаһны да элек олылаган кебек олылый. “ИншәАллаһ!”, ди. Үзен батыр итеп күрсәтеп, мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә сабыр (!) һәм тәкъвалы булып каласы килә аның. Шуннан да югарырак фида кылу мөмкинме?
Бөек сынау күренеше
Ачыктан-ачу сөйләшүдән соң Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам әмерне үтәүгә әзерләнә башлыйлар. Аларның икесе дә берничә мизгелдән дөньяда булмаган, кеше аңы сыйдыра алмаган, изге Коръән китабында мәңгелеккә сакланып калынган һәм буыннан буынга сөйләнә торган олы вакыйганың шаһитлары булачагы турында әле белми. Раббыбыз әйтә:
فَلَمَّا أَسْلَمَا وَتَلَّهُ لِلْجَبِينِ
“Ул икәү (Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә тулысынча) буйсынгач, ул аны яны белән (җиргә) яткырды” (Саффат 37:103).
Мондый сынауны кешелекнең бүтән күргәне булмады. Хәтта фәрештәләр дә Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәламнең ихлас гамәлен тын да алмыйча күзәтеп тора. Ниһаять, ата үз улының муенына пычак тидерә. Ләкин... пычак кисми, Исмәгыйль галәйһиссәламнең бер тамчы каны да чыкмый. Ибраһим галейһисәлам пычакның үткенлеген тикшерә – пычак ташны яра, әмма Аллаһның бөек хикмәте белән кеше муенынын кисми.
Шулчак Ибраһим галәйһиссәлам ачу белән әйтә:
- Әй, пычак! Син минем Раббыма итагатьсезлек күрсәтүемне телисеңме?
Пычак җавап бирә:
- Хәлил кисәргә куша, Җәлил кисмәскә кула. Миңа нишләргә? Әлбәттә, мин Аллаһы Тәгалә сүзен генә тыңлыйм.
Әнә шулай итеп, ике бөек тәкъвалы кеше Раббыбызга үзләренең тугърылыкларын дәлилли. Атага һәм аның газиз улына Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәргә сарык җибәрелә.
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ الْبَلَاءُ الْمُبِينُ
وَفَدَيْنَاهُ بِذِبْحٍ عَظِيمٍ
“Һичшиксез, бу – ап-ачык бер сынау. Без аңа фидия итеп зур (кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган) бер корбанлык (сарык тәкәсе) бирдек” (Саффат 37:106-107).
Бу мизгелдә кулына сарык тотып Җәбраиль галәйһиссәлам килеп чыга. Күктән ул тәкбир әйтеп төшә:
– Аллааһү Әкбәр! Аллааһү Әкбәр!
Ибраһим галәйһиссәлам башын өскә күтәреп әйтә: “Ләәә иләәһә илләЛлааһү үәЛлааһү Әкбәр”.
Исмәгыйль галәйһиссәлам бу сүзләрне ишетеп әйтә: «Аллааһү Әкбәр үә лиЛләәһил хәмде».
Менә шушы вакыйгадан соң Корбан гаете көннәрендә мөэмин-мөселманнар һәр фарыз намазыннан соң бердәмләшеп тәкъбир-тәшрикъләрне кабатлый башлый. Тәкъбирләрне әйтү Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап бәйрәмнең дүртенче көнендәге ястү намазына кадәр әйтелә.
Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә сынавын үтәп, Аңа үзенең тәкъвалыгын һәм тугърылыгын исбатлый. Раббыбызга үзенең чиксез иманын күрсәтеп, ул Хәлилуллаһ, ягъни Аллаһның дусты дигән олы исемгә лаек була. Без исә шуны аңладык: сөекле Яралтучыбыз үзенең колларыннан сабырлык, диндарлык һәм ихлас иманнан башка берни таләп итми. Ул бушка китерелгән корбаннардан да риза булмый. Әмма ихластан Аның ризалыгы өчен шәхси милек һәм гомерне корбан итәргә әзер булу Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну, Аңа ихластан гыйбадәт кылуыбызны дәлилли. Хәлилуллаһ шундый булган!
Шушы гыйбрәтле кыйссадан аңлашыла ки, Ибраһим галәйһиссәламнең башына төшкән барлык сынауларның максаты газиз баласының гомерен өзү түгел, ә йөрәгеннән Ходай Тагәләдән кала башка мөхәббәтләрне сөртеп ташлау була. Кулына пычак алып, Ибраһим галәйһиссәлам Исмәгыйльне түгел, ә аңа карата сөюен кисеп, күңелендә бердәнбер бөек илаһи яратуны гына калдыра.
Аллаһы теләмәсә, бернинди үткен пычак кисә, бернинди ут яндыра, бернинди диңгез суга батыра алмаячак. Ибраһим галәйһиссәлам һәм Муса галәйһиссәламнең гыйбрәтле мисаллары – безгә үрнәк булыр.
Кем юмартрак?
Сынауны үтеп, Исмәгыйль галәйһиссәлам атасыннан сорый:
- И атам минем! Безнең кайсыбыз юмарткан икән: синме-минме?
- Улым! Мин юмартак, чөнки мин гомер буе көткән сау-сәламәт, үсеп җиткән, дөньяның бөтен байлыкларыннан да кадерлерәк булган бердәнбер газиз баламны Аллаһ юлында корбан итәргә әзер идем.
- Атам минем! Мин синнән юмартрак. Минем гомерем бер генә, син исә, мине корбан иткәннән соң, Раббыбыздан үзеңә тагын бала сорый ала идең.
Шулчак Аллаһы Тәгалә әйтә:
- Мин сезнең икегездән дә юмартак, чөнки берегезгә газиз бала, икенчегезгә гомер бүләк иттем.
Шулай итеп, барлык мөселманнарга Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле шушы бөек вакыйгаларны искә төшереп, корбан китерү Исламның бер вәҗиб гамәлләреннән санала. Корбан бәйрәме – җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган мөселман бәйрәме ул. Корбан – Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү, Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.
Ибраһим галәйһиссәламне байлык белән сынау
Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне Хәлил, ягъни дусты итеп игълан иткәч, фәрештәләр әйтә:
- И Раббыбыз! Син аның ничек итеп Үзеңнең дустың итеп таный аласың, аның йөрәге байлык һәм балаларына карата мәхәббәт белән тулы бит?
- Аның калебендә Миннән башка бернәрсәгә сөю хисе юк. Теләсәгез, сынагыз үзен.
Шунда бер фәрештә кеше кыяфәтенә кереп Ибраһим галәйһиссәлам янына килеп әйтә:
- Син зур байлыклар иясе, ә мин - мохтаҗ.
Ибраһим галәйһиссәлам җавап кайтара:
- Минем Раббыма мактаулар әйтсәң, сине үземнең милкемнән бүләклим.
- Суббуухун куддуусун раббүл-мәләәикәти вәр-рух.
- Байлыгымның яртысы – синеке! Раббыма тагын мактаулар ирештер – шушы көтүне тулысы белән сиңа бирәм.
Фәрештә тагын шушы тәсбихне кабатлагач, Ибраһим тау башына менеп барча көтүчеләренә җиткерә:
- И көтүчеләр! Мин сезне бөтен көтүләрегез белән шушы кешегә бүләк иттем, чөнки ул Аллаһы Тәгаләгә мактаулар әйтте.
Ибраһим галәйһиссәламнең шушы гамәленә һәм юмартлыгына исе киткән фәрештә әйтә:
- Мин – сине сынарга дип килгән фәрештә һәм синең байлыкларыңа мохтаҗ түгел. Милкең үзеңдә калсын.
Ибраһим галәйһиссәлам Кәгъбә төзи
Ибраһим галәйһиссәлам Хәрәм җирендә хатынын һәм улын калдырып китеп туган ягына әйләнеп кайткач, ул ел саен гаиләсе янына монда кабат килә торган була.
Һаҗәр үлгән һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам өйләнгән елны да килә ул. Әмма улын өйдә очрата алмый. Йортта аның яшь хатыны гына каршылый. Ул Исмәгыйль галәйһиссәламнең ауга киткәнен хәбәр итә. Ибраһим галәйһиссәлам сорый:
- Ни хәлләрдә яшисез?
- Без фәкыйрьлектә гомер кичерәбез.
- Ирең кайткач, миннән сәлам әйт һәм ишек тупсасын алыштырырга куш.
Ибраһим галәйһиссәлам өйгә кайткач, атасының исен сизеп ала һәм аның монда булганын аңлап, хатыныннан сорый:
- Кем дә булса килдеме бүген?
- Әйе, бер карт кергән иде, хәлләрне сорашып, сиңа сәлам әйтергә һәм ишек тупсасын алыштырырга кушты.
Ибраһим галәйһиссәлам әйтә:
- Ул минем атам булган, ә ишегемнең тупсасы – син. Ул миңа синең белән аерылырга кушкан. Бүгеннән син үз гаиләңә кайта аласың.
Бу вакыйгаларда олы хикмәт бар. Пәйгамбәрләр беркайчан нәфесләреннән чыгып сүз дә әйтмәгән, гамәл дә кылмаган. Бары тик Аллаһ кушуы буенча гына. Мондый әмернең мәгънәсе дә шунда ки, сөекле рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Исмәгыйль галәйһиссәлам нәсәленнән чыгарга тиеш булган, шуңа күрә аның хатыны да әлеге нәселнең анасы исеменә лаек булырга тиеш. Билгеле, холыксыз һәм көйсез хатын шушы олы дәрәҗәне күтәреп йөртерлек булмый.
Пәйгамбәрлек чылбыры Ибраһим галәйһиссәламнең ике улы – Исхак һәм Исмәгыйль галәйһиссәламгә барып тоташа. Сара һәм Ибраһим галәйһиссәламнең улы Исхак галәйһиссәламнән Исраильлеләр кавеме барлыкка килә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм генә Һаҗәрдән туган Исмәгыйль галәйһиссәлам нәселеннән чыга.
Күпмедер вакыт узгач, Исмәгыйль галәйһиссәлам Җөрхем кавеменнән үзенә икенче хатын ала. Ул өйдә берүзе калган мәлдә Ибраһим галәйһиссәлам улының хәлен белергә дип килә. Яңа хатынның хәл-әхвәлен сорагач, ул әйтә:
- Исмәгыйль безгә ризык эзләп ауга китте.
- Ни хәлләрегез бар?
- Аллаһыга шөкер! Без бәхетле һәм имин яшибез.
- Нәрсә ашыйсыз һәм эчәсез?
- Ит ашап, су эчәбез.
- И Раббым, аларның итләрен һәм суларын бәрәкәт белән бүләклә, – дип Ибраһим галәйһиссәлам дога кыла.
Пәйгамбәрнең бу догасы белән Аллаһы Тәгалә алар яшәгән бөтен җирлеккә бәрәкәт иңдерә – монда һәрчак җиткән кадәр ит һәм су була.
Ибраһим галәйһиссәлам үз килененең күркәм холкын ошата һәм аңа шундый сүзләр әйтә:
- Ирең өйгә кайткач, аңа миннән сәлам җиткер һәм ишек тупсасын яхшы карарга куш.
Бу вакыйга турында хатыны Ибраһим галәйһиссәламгә сөйли.
- Бу минем атам иде. Ә син – ишегемнең тупсасы. Ул миңа сине кайгыртып һәм яратып яшәргә кушкан. Син элек тә күңелемә газиз идең, хәзер тагын да сөеклерәк булдың.
Күпмедер вакыттан соң Аллаһ теләге белән Ибраһим галәйһиссәлам кабат Хәрәмгә килә. Монда аңа Бәйтуллаһны яңадан төзергә кирәк була. Ерактан үк күреп алып, Исмәгыйль галәйһиссәлам атасы янына чабып килә, кулларын үбә, алар кочаклаша.
- И улым! Раббыбыз миңа бөек гамәл кылырга кушты. Ярдәм итәрсеңме? – дип Ибраһим галәйһиссәлам улына сүз ката.
Ул вакытта Кәгъбәдән бары кечкенә тау гына калган була. Силләр һәм су басулар аның нигезен генә калдыра. Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам аны чистартып, диварларын күтәрә башлыйлар. Исмәгыйль галәйһиссәлам ташлар ташып тора, ә атасы аларны тезеп сала.
Кәгъбә шактый күтәрелгәч, Исмәгыйль галәһисәлам бүген «Ибраһим мәкаме» дип йөртелә торган бер таш китерә. Ибраһим галәйһиссәлам, буе җитмәгәч, аңа басып диварларны төзүне дәвам итә, шуңа бу ташта аның аяк эзләре уелып кала. Аллаһ Йорты төзелеп беткәч, атасы улы белән Раббыга шушы олы хезмәтне кабул итүен сорап дога кыла:
وَإِذْ يَرْفَعُ إِبْرَاهِيمُ الْقَوَاعِدَ مِنَ الْبَيْتِ وَإِسْمَاعِيلُ رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا ۖ إِنَّكَ أَنتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
“Вакытында Ибраһим белән Исмәгыйль (галәйһимәссәләм) Бәйттән (Адәмнән (галәйһиссәлләм) соң) калган нигезләрне (табып, диварларын) күтәрделәр (һәм, шул ук вакытта, болай дияләр иде): “И Раббыбыз! (Бу хезмәтебезне) Бездән кабул ит, һичшиксез, Син – (һәрнәрсәне) Ишетүче, (һәрнәрсәне) Белүче” (әл-Бәкара 2:127).
Соңыннан Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһ кушканча Кубайс тавына менеп (кайбер риваятьләрдә Ибраһим мәкаме ташына басып дип әйтелә) кешеләргә хаҗ кылу кирәклеге турында хәбәр итә:
- И кешеләр! Раббыбыз безгә Аның Йортын әйләнеп тәваф кылырга куша. И кешеләр, бу әмерне үтәгез!
Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга да шушы изге җирләрдә хаҗ кылырга һәм Аның Йортына маңгай-битләребез һәм йөрәкләребез белән кагылып китәргә язсын иде!
Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)
Юныс (галәйһиссәлам) Ниневиядә – Ассирия дәүләтенең башкаласында Тигр елгасы яр буенда, хәзерге Мосул шәһәрендә туып үсә. Кавемдәшләре арасында ул ышанычлы, намуслы, әхлаклы һәм ярдәмчел булганга, олы хөрмәт казана. Әмма балык тарафыннан йотылуы белән һәм шуңа “Зөннүн” һәм “Сәхибел-Хөт” дигән исемнәр белән таныла.
30 яшендә Юныс галәйһиссәлам потларга табынучы үзенең халкына пәйгамбәр итеп җибәрелә. 33 ел дәвамында ул бертуктаусыз кавемдәшләренә дәгъвәт кыла, иманга килергә өнди, әмма ниневиялеләр аның сүзләренә колак салмый, көлә генә. Юныс галәйһиссәлам артыннан ике генә кеше иярә.
– Өч көн эчендә Раббым сезнең өскә җәза җибәрәчәк, – дип ул үз халкын Аллаһыдан алган хәбәр белән кисәтеп куя. – Бит-йөзләрегез саргаячак, соңыннан Яралтучыдан җәза да киләчәк.
Шулай дип әйтеп, Юныс галәйһиссәлам җәзадан үзе дә куркып туган шәһәрен ташлап китеп качарга ашыга. Әмма Аллаһыдан моңа рөхсәт алмый.
Ниневия халкын тиздән, Юныс галәйһиссәлам әйткәнчә, коточкыч дәһшәт камап ала: күк йөзен кара төтен каплый, ә кешеләрнең йөзләре саргая башлый. Алар пәйгамбәр әйтән сүзләрнең һәм якынлашып килүче җәзаның хакыйкать булганына инана. Өсләренә һәлакәт килүен аңлап, ниневиялеләр Юныс галәйһиссәламне эзләргә тотына. Әмма юкка – шәһәрдә ул юк иде инде.
Ниневиялеләрнең бергәләп тәүбә кылулары
Аллаһы Тәгалә олы куркуда һәм өметсезлектә калган Ниневия кешеләренең йөрәкләренә тәүбә сала. Аның кисәтеп куелган җәзасы килеп җитүгә тагын ике көн бар иде, шуңа халык бергә җыелып Аллаһыдан котылу чарасын сорап, ялгышлыкта яшәүләре өчен гафу үтенеп тәүбә кылырга булалар. Шулай итәләр дә. Кавем тауга менеп Яралтучының Барлыгына һәм Берлегенә, Аның рәсүле Юныс галәйһиссәламгә иман китерә һәм бер-берсенең дә үпкә-ачуларын гафу итәләр. Ирләр һәм хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр – барысы бергә Аллаһыга ялваралар һәм күз яшьләренә йотылып ихластан Аннан гафу сорыйлар.
Аллаһы – Рәхимле һәм Гафү итүче. Ул башлыксыз калган кавемне дә кичерә – пәйгамбәр үз халкын ташлап китә, ә Раббыбыз аның тәүбәләрен кабул итә. Юныс галәйһиссәлам кавеме кешелек тарихында тәүбә иткән һәм һәлакәттән сакланып калган бердәнбер халык булып кала. Аллаһы Коръәндә әйтә:
فَلَوْلَا كَانَتْ قَرْيَةٌ آمَنَتْ فَنَفَعَهَا إِيمَانُهَا إِلَّا قَوْمَ يُونُسَ لَمَّا آمَنُوا كَشَفْنَا عَنْهُمْ عَذَابَ الْخِزْيِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَتَّعْنَاهُمْ إِلَىٰ حِينٍ
“(Инкарьләре арасында һәлакәткә дучар ителгән өммәтләр арасында) Юнысның (галәйһиссәлам) кавеменнән тыш, (газапны күргәннәреннән соң,) иман китереп тә, иманнары аңа файда биргән бер (генә булса да) сала (халкы) булдымы соң? Алар (газап галәмәтләрен күргәннән соң,) иман китергәч, Без алардан дөнья тормышында хурлык газабын алдык һәм аларны (Безгә мәгълүм) бервакытка кадәр (дөнья нигъмәтләреннән) файдаландырдык” (Юныс 10:98).
Гөнаһлар афәткә, бәла-казаларга илтә, тәүбә исә коткарып кала. Мисал өчен, хәдисләрнең берсендә Аллаһы Рәсүленең ﷺ бер хәдисендә болай диелә: “Раббысына истигъфар кылган бәндә җәзага тартылмаячагына ышана ала”. Йөрәктән чыккан дога һәм ихлас күңелдән кылынган тәүбә теләсә нинди бәла-казадан коткарырга сәләтле. Әгәр дә афәт тулы бер кавемгә һөҗүм итсә, гафу сорауны бөтен халык, җәмәгать белән ялварырга кирәк.
Җирәбә Юныс галәйһиссәламгә чыга
Юныс галәйһиссәлам, үз халкын калдырып китеп, диңгез ярына кадәр барып җитеп, бер корабка утырып, диңгезгә чыга. Беркадәр ара барганнан соң, кораб кинәт туктый, көчле җил күтәрелә, давыл башлана. Көймә менә-менә батар кебек була. Корабны хәрәкәткә китерә алмаган диңгезчеләр, моны начар билге дип кабул итәләр һәм араларында җинаятьче бардыр дип уйлыйлар.
Диңгезчеләр корабның барлык пассажирларын җыеп: «Сезнең арагызда хуҗасыннан качкан кол бар. Ул алга чыксын», – диделәр. Пассажирларның берсе дә үз-үзен танытмады, шуңа күрә жирәбә салу турында карар кабул ителә. Ул вакытта диңгезчеләрнең шундый йоласы була: кораб үз юлын дәвам итә алсын өчен, җирәбә төшкән кешене диңгезгә ташлыйлар.
Җирәбә уйнатыла. Һәм ул Юныс галәйһиссәламгә чыга.
“Мондый хөрмәтле кеше кол була алмый”, – дип карар чыгарып, диңгезчеләр һәм гафу үтенеп, янә жирәбә уйнаттылар. Бу юлы да, өченче тапкырда да жирәбә барыбер Юныс галәйһиссәламгә чыга. Бу хакта Коръәндә болай дип әйтелә:
فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ الْمُدْحَضِينَ
“(Көймәдән диңгезгә ыргытыласы кешене билгеләү өчен) Шобага тартты һәм (шобага аңа чыккач,) оттырганнардан булды” (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 141 нче аять).
Өченче тапкыр уйнатылган жирәбәнең аңа төшүен күреп, Юныс галәйһиссәлам бу сынауның Аллаһыдан булуын аңлый һәм: «Мин – үз хуҗамнан качкан колмын», – дип диңгезгә ташлана.
Юныс галәйһиссәлам балык карынында
Юныс галәйһиссәлам тәвәккәлләп диңгезгә ташлана һәм Аллаһының рәхмәте белән аны шундук зур балык йота. Әлеге мизгелдә Аллаһы Тәгалә балыкка шундый мөмкинлек бирә ки, йоткан вакытта Юныс галәйһиссәламгә бернинди зыян килми, хәтта сөякләре дә сынмый. Балык, Юныс галәйһиссәламне йотып, диңгез төбенә төшеп югала.
فَالْتَقَمَهُ الْحُوتُ وَهُوَ مُلِيمٌ
«(Диңгезгә ыргытылгач,) Аны балык йотты. Ул (үзен) әрләгән бер кеше иде» (“Саффат” (Сафлар), 142 нче аять).
Шулай итеп, Юныс галәйһиссәлам бернинди зыян күрмичә һәм үз аңында булып балык карынында кала. Аның өчен барысы да көн кебек ачык иде: үз халкын рөхсәтсез калдырганга күрә бу вакыйгалар аңа илаһи кисәтү буларак җибәрелә. Үз хатасын аңлап алып, дөм караңгыда – балык карынында утырып ул Аллаһыны зикер итә:
... فَنَادَىٰ فِي الظُّلُمَاتِ أَن لَّا إِلَٰهَ إِلَّا أَنتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنتُ مِنَ الظَّالِمِينَ
«(Утырган бер көймәдә, шобага нәтиҗәсендә, диңгезгә ыргытылуыннан соң аны йоткан балык эчендәге) Караңгылыклар эчендә: “Синнән башка һичбер илаһ юк! Син (һәртөрле кимчелекләрдән ерак һәм) пакь! Һичшиксез, мин (Синнән рөхсәтсез өммәтемне ташлап, һиҗрәт итеп, үземне куркынычка дучар иткәнем өчен үз-үземә зарар иткән) залимнәрдән булдым!” – дип дәште» (“Әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 87 нче аять).
Коръәндә шулай ук әйтелә ки, Юныс галәйһиссәламнең әлеге догасы кабул була һәм Ул аны гафу итә:
فَاسْتَجَبْنَا لَهُ وَنَجَّيْنَاهُ مِنَ الْغَمِّ ۚ وَكَذَٰلِكَ نُنجِي الْمُؤْمِنِينَ
«Без аңа җавап бирдек һәм аны хәсрәтеннән коткардык. (Догаларында ихлас булган) Мөэминнәрне дә шулай (көчле ярдәм белән бөтен кайгыларыннан) коткарырбыз» (“Әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 88 нче аять).
Шушы тәсбих, Юныс галәйһиссәламнең алдагы тормышында әйтелгән би күп башка зикерләре кебек үк, күкләргә аша. Үз гомерендә ул Аллаһы Тәгаләне бихисап зикер кылганга күрә, фәрештәләр хәтта аның тавышын да белгәннәр. Бу юлысы да алар Юныс галәйһиссәламне тавышыннан танып ала һәм болай ди: “И, Раббыбыз! Бу Юныс галәйһиссәламнең тавышы түгелме? Син һәрвакыт аңа рәхмәтле булдың, бу юлы аны бәладән коткармассыңмы?”
Нинди гаҗәп! Җирдә яшәүчеләрнең берсе дә Юныс галәйһиссәламгә ярдәм итә алмый, чөнки аның кайда булуын да белмиләр, ләкин аңа ярдәмгә күк ияләре үзләре үк ашыга! Һәм Аллаһы аны балыкка Юныс галәйһиссәламне ярга чыгарырга әмер биреп коткара.
Бу күренештә Яралтучыбызның бөек хикмәте ята: пәйгамбәрне үзенең имин көннәрендә күп тапкырлар әйткән зикерләре коткара. Даими рәвештә Аллаһыга рәхмәтеңне, яратуыңны һәм Аңа бар яктан бирелгәнлегеңне белдереп ихластан зикер әйтү кешене киләчәктә күпләгән авырлыклардан һәм бәлаләрдән коткара ала.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
فَلَوْلَا أَنَّهُ كَانَ مِنَ الْمُسَبِّحِينَ
لَلَبِثَ فِي بَطْنِهِ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
«Әгәр дә ул (тыныч чорда Аллаһыны күп зикер итеп) тәсбих итүчеләрдән булмаса. Алар терелтеләчәк көнгә кадәр аның карынында көтәчәк (һәм бөтен кеше кабереннән чыккан вакытта, ул балыкның карыныннан терелтеләчәк) иде (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 143-144 нче аять).
Әлеге аять ачыктан-ачык күрсәтә ки, бәхетле-имин вакытта Аллаһыны зикер кылучыга авыр мәлдә, һичшиксез, ярдәм булачак.
Төрле риваятьләр буенча, Юныс галәйһиссәлам балык карынында өч, җиде яки кырык көн булган. Ул балык карыныннан Мөхәррәм аеның унынчы көнендә (Гашура көнендә) чыккан. Балык Юныс галәйһиссәламне яр буена чыгаргач, ул Аллаһы Тәгаләгә үзенең котылуы өчен чиксез рәхмәтләрен әйтергә тотына.
Кәлам Шәрифтә Юныс галәйһиссәламнең котылуы турында түбәндәгеләр әйтелә:
فَنَبَذْنَاهُ بِالْعَرَاءِ وَهُوَ سَقِيمٌ
وَأَنبَتْنَا عَلَيْهِ شَجَرَةً مِّن يَقْطِينٍ
«Ул авыру хәлдә булганда, Без аны (агачсыз һәм үсемлексез) буш бер җиргә ташладык. Һәм (аңа ябырылган черкиләрдән, кояшның кызулыгыннан саклау өчен,) аның өстенә (киң яфраклы) кабак агачы үстердек (ул аны чатыр кебек күләгәли иде)». (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 145-146 нче аять).
Юныс галәйһиссәлам балык карыныннан чыгып котылганда бик ябыккан, бетешкән, хәлсез һәм ярдәмгә мохтаҗ булган. Юныс галәйһиссәлам белән янәшә Аллаһы Тәгалә зур һәм киң яфраклы үсемлек үстерә, әнә шулай итеп аны кояш эссесеннән һәм чебен-черкиләрдән саклый.
Бер риваятьтә әйтелә ки, әлеге үсемлек сөт бүлеп чыгарган, аның белән Юныс галәйһиссәлам тукланган. Башка бер риваятьтә Аллаһы Тәгалә Юныс галәйһиссәламгә тау кәҗәсен буйсындыруы турында әйтелә, ул аңа иртән һәм кич килеп, аңа үзенең сөтен биргән. Хәлсезлектән котылгач һәм көч җыйгач, Юныс галәйһиссәлам гыйбадәт кылырга керешә. Ул Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать итә:
«И, Раббым! Барлык әмерләр һәм карарлар Синнән генә. Әмма мин бик тә Ниневиягә кайтырга һәм үземнең иман китергән халыкны күрергә бик тә өметләнәм. Моның белән беррәттән, мин Синең һәрбер карарларың белән риза булачакмын”.
Һәм Аллаһы аңа үз халкын хакыйкатькә чакыру бурычын янә йөкли.
Габдуллаһ ибн Габбас радыйАллаһу ганһудан килгән риваятьтә хәбәр ителгәнчә, Юныс галәйһиссәлам йөз егерме мең кешене тәшкил иткән халыкка пәйгамбәр сыйфатында җибәрелгән. Әлеге халыкның саны турында Коръәндә әйтелә:
وَأَرْسَلْنَاهُ إِلَىٰ مِائَةِ أَلْفٍ أَوْ يَزِيدُونَ
فَآمَنُوا فَمَتَّعْنَاهُمْ إِلَىٰ حِينٍ
«Без аны (сәламәтләндереп, рөхсәтсез ташлап киткән) йөз меңгә (кабат) җибәрдек, яки алар (күрер күзгә) күбрәкләр иде. (Газапның билгеләрен күргәннән соң,) Алар иман китерделәр, Без исә аларны (әҗәлләре хакында әзәлдә билгеләнгән) бер вакытка кадәр яшәттек (мондый бер вакытта котылу инкарь иткән бер генә кавемгә дә насыйп булмады)». (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 147-148 нче аять).
Юныс галәйһиссәлам кавеме гөнаһлардан ярлыкау сораган, Аллаһыга иман китергән. Пәйгамбәр халык белән бергә-бер калып, аларны Раббыбызның әмерләрен һәм тыюларын үтәргә өйрәтә һәм аларны үз артыннан хакыйкый юлдан алып бара. Кавемдәшләре бернинди тайпылусыз аның артыннан иярәләр һәм иң яхшы рәвештә барлык дини кануннарны үтиләр.
Юныс галәйһиссәламнән соң да Аллаһы Тәгалә Ниневия халкына туры юлдан барган вакытта күпләгән бәрәкәтләр бирә. Озак еллар алар сәгадәттә һәм иминлектә яшиләр.
Әлеге нәсыйхәтнең хикмәте шунда ки, хакыйкатькә чакыручылар, төрле нахак бәлаләр тагуларына да карамастан, сабыр булырга тиешләр, чөнки кешеләр үзләренең адашуларында нык торырга һәм авырлыклар китерергә мөмкиннәр. Һәрбер кеше моның белән очрашкан. Бары сабыр итеп һәм ныклык күрсәтеп башка кешеләрнең күңелләренә илтүче юл ачыла. Чөнки тырышлык бездән, ә уңыш – Аллаһыдан. Иманга чакыру һәм начарлыкны кире кагу гамәлен ташлап өметен югалтканнарны Аллаһы ничек җәзага тартасын кем дә булса беләме? Аллаһы мондый җәзалардан үзе сакласын!
ӘЙҮБ (галәйһиссәлам)
Әйүб галәйһиссәлам чын диндар кеше сыйфатларын һәм хакыйкый сабырлык үрнәкләрен үзендә гәүдәләндергән, исәпсез-хисапсыз байлыкларга ия булган. Аңа караган җирләрнең – чиге, ә көтүлекләрнең саны булмаган. Әмма иң кадерле байлыгы булып күпсанлы балалары торган.
Шул ук вакытта Әйүб галәйһиссәлам үзенең кешелекле булуы һәм юмартлыгы белән аерылып торган. Ул үз байлыгын Аллаһы риза булырлык эшләр өчен тотып, барысына – тол хатыннарга яки ятимнәргә, хәерчеләргә яки киң күңел белән ярдәм иткән. Шулай рәвешле Әйүб галәйһиссәлам үзенең Раббысына рәхмәтен белдергән һәм Аңа көндез һәм төнлә гыйбадәт кылган. Аның намазлары ихлас, нык иман һәм Аллаһыга мәхәббәт белән сугарылган булган. Яралтучы Зат Үзе үк Әйүб галәйһиссәламнең сабырлыгын мактаган! Шуңа күрә җирдәге һәм күктәге фәрештәләр аңа кунакка килә башлыйлар һәм аңа изге дога кылалар.
Әмма иблисне көнчелек эчтән ялмап ала, ул пәйгамбәрнең юлдан язуын, буйсынучанлык күрсәтмәвен һәм Аллаһының рәхмәтеннән колак кагуын тели. Бервакыт ул Аллаһыга шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итә:
– И, Аллаһы! Әйүб бик күп гыйбадәт кыла, әмма теләсә нинди башка кол да, шундый ук байлыклар бирелсә, гыйбадәтләрне кылыр иде. Ул Сине бүләк ителгән игелекләр өчен мактый. Әмма, әгәр дә Син аңа афәтләр җибәрсәң һәм әлеге байлыклардан аерсаң, аның хакыйкый ниятләре ачык күренәчәк, һәм ул Сиңа каршы килә башлаячак.
Шулай итеп, иблис Аллаһы Тәгаләгә Әйүб галәйһиссәламнең ихласлыгын сынарга тәкъдим итә. Моңа рөхсәт алып, ул үзенә барлык ифритләрне (җеннәрне) җыя һәм аларга Әйүб галәйһиссәламнең барлык мал-мөлкәтен таларга яки юкка чыгарырга һәм аны туры юлдан яздырырга әмер бирә. Ул чагында күктән ут ява башлый һәм ул Әйүб галәйһиссәламгә караган барлык көтүлекләрне көтүчеләре белән бергә юк итә. Шуннары шайтан, бер көтүче кыяфәтенә кереп, күз яшьләре белән Әйүб галәйһиссәламгә килә:
– Күрәсеңме, синең Раббың нәрсә эшләде? Синең барлык көтүлекләрең көтүчеләре белән бергә янды, алар көлгә әйләнде. Бары миңа берүземә генә котылу насыйп булды.
Әйүб галәйһиссәлам бар сабырлыгын учына җыеп, Аллаһыга тәвәккәллек кылып, болай дигән:
– Күңелсезләнмә! Миндә булган барлык мал-мөлкәтне һәм байлыкны миңа Раббым бирде. Хәзер Ул аларның барысын да алды. Ул – Хак Хуҗа, теләгән вакытта – бүләкли, теләгән чагында – кире ала.
Боларны әйтеп, Әйүб галәйһиссәлам гыйбадәт кылуын дәвам итә. Мәлгунь шайтан Әйүб галәйһиссәламгә шакката һәм кырын эшен ахырына җиткерергә теләп аның җирләренә, бакчаларына һәм чәчүлекләренә дә зыян китерергә уйлый. Алар барысы да көчле давыллар һәм су басулар белән юкка чыгарыла. Игенче кыяфәтенә кереп, шайтан янә Әйүб галәйһиссәлам янына килә. Беренче тапкырдагы кебек, ул аны гыйбадәт кылган хәлдә очрата һәм такмаклап еларга тотына, әмма тагын шул ук җавапны ишетә.
Шайтанның тырышлыклары икенче тапкырында да, аннары да уңыш белән төгәлләнми. Зур югалтуларга да карамастан, Әйүб галәйһиссәлам үз Раббысын зикер кылуны дәвам итә, үзенең язмышына риза булып кала һәм ныклык, сабырлык күрсәтә. Шайтанның көнчелеге һәм үче тагын да көчәя. Ул янә Аллаһыга мөрәҗәгать итә:
– И, Аллаһы! Аның барлык мал-мөлкәте һәм байлыгы юкка чыгарылды, әмма аның барлык балалары исән, димәк анда юкка чыгарылганны кабаттан кайтару өмете яши. Әгәр аны балалары белән сынасаң, Син аның сабырлыгында һәм буйсынучанлыгында ихлас булмавын күрерсең.
Аллаһы Тәгалә шайтанга боларны эшләргә дә рөхсәт бирә. Мәлгунь шайтан җил-давыл чакыра һәм Әйүб галәйһиссәламнең балалары яшәгән йортларны җимерә. Алар барысы да өйләрнең ватыклары астында калып үләләр.
– И, Әйүб! Күрәсең, кылган гыйбадәтләрең синең Раббың өчен берни дә түгел икән, – дип котырта башлый. – Кара, Ул сиңа ничек ачуланган!
Үз балаларын кызганып, Әйүб галәйһиссәлам еларга тотына. Моны күреп, шайтан шатлана, әмма шул мизгелдә Әйүб галәйһиссәлам болай дигән:
– Минем балаларымны дөньяга җибәрүче – Аллаһы. Ул – аларга тормыш бүләк иткән, һәм Ул – тормыштан мәхрүм итүче. Барлык карарлар да бары Аллаһы Тәгаләнеке генә. Ул – бирүче, һәм Ул алучы.
Шайтанның ярсуының, котырынуының чиге булмый: нинди иман, нинди сабырлык, нинди тәвәккәллек соң бу!!! Һәм ул янә Әйүб галәйһиссәламне авыру белән сынау өчен Аллаһыга мөрәҗәгать итә. Аллаһы Тәгалә янә рөхсәт бирә, әмма Әйүб галәйһиссәламнең теленә, йөрәгенә һәм акылына кагылуны тыя. Ләкин, шайтанга монысы да җитәрлек була. Һәм бервакыт, Әйүб галәйһиссәлам гыйбадәт кылганда, сәҗдә вакытында шайтан аның борынына өрә. Әлеге утка охшаш ләгънәтле сулышны алганнан соң, ул Әйүбнең тәненең барлык өлешләренә дә үтеп керә. Аның башыннан, күзеннән, теленнән һәм йөрәгеннән кала бар тәне яралар һәм эренле шешләр (үлекләр) белән каплана, ул шешәргә һәм кычытырга тотына... Көннән-көн Әйүб галәйһиссәламнең авыруы көчәя.
Якыннары һәм туганнары, хәтта аңа иман китерүчеләр дә, аны ташлап китәләр. Янында бары сөекле хатыны Рәхимә генә кала. Ул Әйүб галәйһиссәламне бер мизгелгә дә калдырып китми һәм ирен дәвалау өчен кулыннан килгәннең барын да эшләүне дәвам итә. Ә бервакыт Рәхимә Әйүб галәйһиссәламнән саулык-сәламәтлеккә ирешү өчен дога кылырга сорый. Әйүб галәйһиссәлам болай ди:
– Мин иминлектә һәм сәламәт хәлдә ничә ел яшәдем?
– Сиксән ел.
– Ә бу авыру белән мин ничә ел яшәдем?
– Җиде (яки унҗиде) ел.
– Мин иминлектә, рәхәтлектә ничә ел яшәгән булсам, шул ук гомерне авыру хәлемдә дә сабыр итеп үткәрергә, аннары гына шифа сорарга тиешмен.
Авыру артканнан арта барды, һәм Әйүб галәйһиссәламне шәһәрдән куып чыгардылар. Үз аркасына салып, кешеләргә күрсәтми генә, аны Рәхимә күтәреп чыкты. Ул аны карап тәрбияләвен дәвам итте, ә Әйүб галәйһиссәлам үзенең бар вакытын Аллаһыны зикер итүгә багышлады. Иртән Рәхимә ризык эзләп шәһәргә китә торган була, эшкә аны беркем дә алмый. Аннары, яшәр өчен бернинди мал-мөлкәтсез калганнан соң, төшенкелеккә бирелеп ул үзенең озын һәм куе чәчләрен кисә һәм аларны бай гаиләдә яшәүче бер кызга сата. Булган акчасына Рәхимә кирәкле азык-төлек сатып алуы хакында шәһәр халкына билгеле була, һәм аның турында гайбәт тарата башлыйлар. Әлеге хәбәрләр Әйүб галәйһиссәламгә барып җитә:
– Әгәр мин бу авырудан терелсәм, мин сине җәзалаячакмын, йөз таяк бирәчәкмен.
Хәбәр ителә ки, Әйүб галәйһиссәлам әлеге авыру белән җиде ел дәвамында җәфа чиккән, икенче бер риваять буенча ул унҗиде ел авырган. Әмма шушы вакыт эчендә ул бер тапкыр да үзенең чиреннән зарланмаган. Ул сабырлык күрсәткән һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен белдергән.
Бервакыт Әйүб галәйһиссәлам янына хәлен белергә дип өч кеше килә. Һәм сөйләшү барышында аларның берсе болай ди:
– Әйүб авыр бәлагә юлыкты, һәм озак вакыт аралыгында ничек тә аңа Аллаһының рәхмәте ирешмәде инде. Аллаһы Тәгалә аннан йөз чөергәндер.
Әлеге сүзләр Әйүб галәйһиссәламне бик тә борчуга сала һәм күңелен төшерә: шул кадәр үк көчле афәтме бу, дин кардәшләрем миннән Аллаһы йөзен чөерде дип уйлый башладылармы икәнни диеп уйланды ул. Һәм шул чагында ул Аллаһы Тәгаләгә дога белән белән мөрәҗәгать итә, бу хакта Коръәндә болай диелә:
وَأَيُّوبَ إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُ أَنِّي مَسَّنِيَ الضُّرُّ وَأَنتَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ
فَاسْتَجَبْنَا لَهُ فَكَشَفْنَا مَا بِهِ مِن ضُرٍّ ۖ وَآتَيْنَاهُ أَهْلَهُ وَمِثْلَهُم مَّعَهُمْ رَحْمَةً مِّنْ عِندِنَا وَذِكْرَىٰ لِلْعَابِدِينَ
«(Рәсүлем!) Әюбне дә ((галәйһиссәлам) искә ал)! Менә ул (каты чир белән авырып, еллар буена сабыр иткәннән соң, намазга тора алырлык та көч таба алмагач,) Раббысына (дога кылып,) эндәште: “Һичшиксез, миңа бер зарар кагылды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесең”. Без (догасын кабул итеп,) аңа җавап бирдек һәм аңа килгән зарарны китәрдек. Хозурыбыздан бер рәхмәт һәм гыйбадәт кылучыларга бер үгет булсын дип, (үлгән балаларын терелтеп, картаеп беткән хатынын яшәртеп,) аңа гаиләсен һәм (шул кадәр үк бала һәм онык биреп,) янында булган кадәрен (кабат) биргән идек” (“Әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 83-84-нче аятьләр).
Әйүб галәйһиссәламгә Аллаһының әмере килә:
ارْكُضْ بِرِجْلِكَ ۖ هَٰذَا مُغْتَسَلٌ بَارِدٌ وَشَرَابٌ
«(Без аңа:) “Аягың белән (җиргә) тип! (дип вәхи иттек. Ул бу әмеребезне үтәгәч, бер чишмә бәреп чыкты, шулвакыт Без аңа) Бу салкын су – коеныр һәм эчәр өчен” (дидек). (“Сад” сүрәсе, 42-нче аять).
Әйүб галәйһиссәлам әмерне үти. Ул аягы белән типкән җирдән үтә күренә торган су бәреп чыга – ул эчәр өчен салкын, әмма бер үк вакытта юыну өчен җылы була.
Әлеге суны эчеп, ул эчтәге авыруларыннан, аның белән юынып, ул тире авыруларыннан котыла һәм янәдән саулыкка ирешә. Аңа элекке көче һәм яшьлеге кире кайта.
Җәбраил галәйһиссәлам аңа чиста һәм кыйммәтле кием кидерә. Аллаһы Тәгалә аңа элекке байлыгын кире кайтара һәм аны күпләгән балалар белән бүләкли (бер риваятьтә әйтелә ки, Аллаһы аның үлгән балаларын терелтә).
Шулай итеп, Әйүб галәйһиссәламгә ирешкән барлык әлеге бәлаләргә һәм авырлыкларга да карамастан, ул Аллаһыга өметен җуймый, сабыр була һәм әлеге сынауны уңышлы үтә, һәм шуның өчен аңа байлыгы һәм балалары кайтарыла.
Бер риваятьтә болай дип әйтелә:
Әйүб галәйһиссәлам элекке яшьлек кыяфәтенә кайткач, аның хатыны Рәхимә бу хакта белми әле. Гадәттәгечә, ул иртән азык-төлек алырга дип шәһәргә чыгып китә. Күпмедер вакыт узгач Рәхимә кабаттан әйләнеп кайта, әмма ирен өйдә очратмый, һәм күз яшьләре белән болай дип елый башлый: “Минем авыру ирем белән ни булды? Аны ерткыч җанвар өстерәп алып китте микәнни?” Шул мизгелдә Әйүб галәйһиссәлам аннан сораган:
– И, хатын-кыз, син кемне эзлисең?
– Минем авыру ирем бар иде. Мин аны югалттым.
– Аның исеме ничек?
– Әйүб.
– Ә ул нинди кыяфәттә иде?
– Сәламәт булганда ул бик тә сиңа ошаган иде.
– И, Рәхимә! Әюб мин булам инде ул.
Алар кочаклаштылар һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен белдерделәр. Бергәләп шәһәргә төшкәч, аларның өйләре яңарганын, балалары кабат терелгәнен байлыклары һәм көтүлекләре кире кайтарылганын күрәләр.
Ә “Рәхимәгә йөз таяк” турындагы ант белән нишләргә соң? Әйүб галәйһиссәламгә аның хатынына яла ягулары аңлашыла. Һәм ул чагында Аллаһы аңа кайгыда һәм шатлыкта тугрылыклы тормыш иптәше Рәхимә өчен җәзаны киметә торган юлны күрсәтә. Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَخُذْ بِيَدِكَ ضِغْثًا فَاضْرِب بِّهِ وَلَا تَحْنَثْ ۗ إِنَّا وَجَدْنَاهُ صَابِرًا ۚ نِّعْمَ الْعَبْدُ ۖ إِنَّهُ أَوَّابٌ
«Кулың белән (йөз чыбыклы) бер бәйләм ал да шуның белән (хатыныңа) сук һәм антыңны бозма” (дип вәхи иттек). Һичшиксез, Без аны (җанына, малына һәм гаиләсенә килгән бөтен бәлаләргә) сабыр итүче буларак (белгәнебез кебек) таптык. (Ул) Нинди күркәм бер кол иде! Һичшиксез, ул (бик вак бер тайпылыш кылганда да, үкенеп, Раббысына) күп тәүбә кылучы иде» (“Сад” сүрәсе, 44-нче аять).
Ул йөз чыбыкны бер бәйләмгә җыя һәм җиңелчә генә итеп бер тапкыр әлеге бәйләм белән хатынына кагылып ките, шулай итеп үзенең антын үти. Авырлыклар чоры артта калды.
Елау сәбәбе
Әйүб галәйһиссәлам янәдән үзенең мал-мөлкәтен һәм балаларын кире кайтаруга ирешкән төндә, ул таң алдыннан уянган һәм елаган:
– Һәр төнне мин таң алдыннан: “И, безнең авыру! Син ничек?” – дип сораган илаһи тавышны ишеттем. Әмма әлеге тавыш башка ишетелми, шуңа күрә елыйм.
Байлык һәм ярлылык, саулык һәм авыру сынауларына дучар ителгән Әйүб галәйһиссәлам барлык авырлыкларны олуг сабырлык белән уза, бар кешелек өчен тайпылышсыз чыдамлык үрнәгенә әверелә.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:
وَلَنَبْلُوَنَّكُم بِشَيْءٍ مِّنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِّنَ الْأَمْوَالِ وَالْأَنفُسِ وَالثَّمَرَاتِ ۗ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ
«Без, һичшиксез, сезне бераз курку белән, бераз ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем!) (Сынауларга) Сабыр итүчеләрне (Җәннәт белән) сөендер!” (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 155-нче аять).
“Гозәер (галәйһиссәлам)”
Гозәер ибне Җәрва галәйһиссәламне Исраил уллары аеруча якын иткән һәм яраткан. Кабиләдәшләре аңа халыкта онытылган Тәүратны яттан белгәнгә күрә иман китерәләр.
Гозәер галәйһиссәлам бер гасырлык гомере дәверендә берничә үлем һәм кабаттан терелү кичерә. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрне йөз елга тормыштан мәхрүм итә, ә соңыннан, кешеләр үлгәннән соң Раббыбызга ничек кайтасыларын күрсеннәр өчен, гаҗәеп рәвештә үз халкына кире кайтара. Коръәндә бу хакта түбәндәгеләр әйтелә:
أَوْ كَالَّذِي مَرَّ عَلَىٰ قَرْيَةٍ وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا قَالَ أَنَّىٰ يُحْيِي هَٰذِهِ اللَّهُ بَعْدَ مَوْتِهَا ۖ فَأَمَاتَهُ اللَّهُ مِائَةَ عَامٍ ثُمَّ بَعَثَهُ ۖ قَالَ كَمْ لَبِثْتَ ۖ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۖ قَالَ بَل لَّبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانظُرْ إِلَىٰ طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ ۖ وَانظُرْ إِلَىٰ حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِّلنَّاسِ ۖ وَانظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا ۚ ...
“Яки нигезенә кадәр җимерелеп беткән авылдан үткән кеше турында (ишеттеңме?) Ул: “Үлгәненнән соң Аллаһы моны ничек терелтер икән?” – дигән иде. Аллаһы (шул урында) йөз елга аның җанын алды, шуннан (йөз ел үткәч,) терелткән иде. Ул (Аллаһы Тәгалә аңардан): “(Син монда) Күпме (вакыт) тордың?” – дигәч, ул исә: “Бер көн яки көннең бер өлеше (кадәр аз бер вакыт) тордым”, – дигән иде. Ул (Аллаһы Тәгалә): “Түгел, син (биредә) йөз ел (үле килеш) тордың. Ашамлык һәм эчемлекләреңә кара, (күп вакыт үтүгә карамастан, алар бозылып) үзгәрмәгәннәр. Инде (сөякләре череп һәм таралып яткан) ишәгеңә кара. (Безнең өстен көчебезне аңласыннар һәм) Сине кешеләр өчен бер билге (һәм гыйбрәт) итәргә дип (кире терелттек үзеңне). (Хәзер) Сөякләрне ничек җыйганыбызны, шуннан соң аларга ит кундырганыбызны кара”, – дигән иде. (Ишәге күз алдында терелгәнне күргәннән соң, Аллаһының кодрәте) Аңа күрсәтелгәч, ул: “Һичшиксез, Аллаһының (җанны алу белән терелтүне дә исәпкә алып) һәрнәрсәгә кодрәтле булганын (хәзер инде күреп тә) беләм”, – диде (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 259-нчы аять).
“Аллаһы Тәгалә әлеге шәһәрне тулысы белән юк иткәннән соң аны ничек яңадан торгыза ала икән?” – дигән уйлар белән йөрүче кешене Гозәер галәйһиссәлам дип белерсез. Бу уйланулар ничнинди көферлек тә, динне кире кагу яки иман китерүгә шикләнү гамәле дә түгел, ә бәлки Аллаһының кодрәтен тулы рәвештә аңлау талпынышы булган. Чынлыкта Гозәер галәйһиссәлам изге, гадел, тугры кеше булган. Бу фикерләре дә башына Навуходоносор җимергән Иерусалим хәрабәләре яныннан узган мәлдә килә.
Навуходоносор – Бабил патшасы, аны Аллаһы Тәгалә Исраил улларына илаһи боерыклардан баш тарткан, пәйгамбәрнең нәсыйхәтләренә колак салмаган һәм золым кылганнары өчен җәза сыйфатында җибәргән. Чиксез гаскәргә ия булган патша гаепсез кешеләрне үтереп, Шамны һәм Иорданияне яулап ала, шулай ук Иерусалимны буйсындыра. Нәкъ менә аның тарафдарлары әл-Әкъса мәчетен җимерә һәм Кодүс бакчаларын юкка чыгара.
Шушы күренешләрне Гозәер галәйһиссәлам ишәк өстенә утырып күзәтеп барган. Иерусалим җирлегенә килеп җиткәч, ул бер ташландык бакчада туктый, ишәген бушатып агачка бәйләп куя. Аның күз алдында харәбәләр булып калган шәһәр, җимерек өйләр, таланган бакчалар тора иде...
Арып һәм ачыгып, Гозәер галәйһиссәлам бераз инҗир һәм йөзем җыя. Инҗирнең бер өлешен ашап, йөземнең суын сыгып эчеп, ул агач астына утыра да җимерелгән йортларга, начар хәлгә килгән юлларга һәм кеше сөякләренә карап, Аллаһы Тәгалә әлеге таланган һәм үле хәлгә килгән җирне ничек итеп терелтә алачагы турында фикерләргә чума. Әлеге уйлар аны сиздермәстән йокыга баса. Бу йокыдан ул үлем халәтенә күчә: Аллаһы Тәгалә Гозәер галәйһиссәламне тормыштан мәхрүм итә, әмма аның гәүдәсен һәм ашамлыкларын таркалудан саклый, кешеләр һәм хайваннар күрүдән яшерә.
Йөз елдан соң Аллаһы Тәгалә Гозәер галәйһиссәламне терелтә. Әмма, күзләрен ачкач, ул, билгеле, бу кадәр озак вакыт буе үле килеш ятуын аңламый. Гозәер бары иртән йокыга киткәнен исенә төшерә, ә уянгач кояшның әле баемаганын гына күрә, шуңа иртәдән кичкә кадәр йоклаган, дип нәтиҗә ясый. Җитмәсә, аның өзеп алган инҗире һәм сыккан йөзем суы бозылмаган була.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
...قَالَ كَمْ لَبِثْتَ ۖ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۖ قَالَ بَل لَّبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانظُرْ إِلَىٰ طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ ۖ وَانظُرْ إِلَىٰ حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِّلنَّاسِ ۖ وَانظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا ۚ ...
“(Син монда) Күпме (вакыт) тордың?” – дигәч, ул исә: “Бер көн яки көннең бер өлеше (кадәр аз бер вакыт) тордым”, – дигән иде. Ул (Аллаһы Тәгалә): “Түгел, син (биредә) йөз ел (үле килеш) тордың. Ашамлык һәм эчемлекләреңә кара, (күп вакыт үтүгә карамастан, алар бозылып) үзгәрмәгәннәр. Инде (сөякләре череп һәм таралып яткан) ишәгеңә кара. (Безнең өстен көчебезне аңласыннар һәм) Сине кешеләр өчен бер билге (һәм гыйбрәт) итәргә дип (кире терелттек үзеңне). (Хәзер) Сөякләрне ничек җыйганыбызны, шуннан соң аларга ит кундырганыбызны кара”, – дигән иде. (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 259-нчы аять).
Ишәктән бары череп беткән сөякләр генә калуга карамастан, Аллаһы Тәгалә аны да терелтә. Бу хәл Гозәер галәйһиссәламнең күз алдында була. Гаҗәпкә калып, ул болай ди:
... قَالَ أَعْلَمُ أَنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
“Һичшиксез, Аллаһының (җанны алу белән терелтүне дә исәпкә алып) һәрнәрсәгә кодрәтле булганын (хәзер инде күреп тә) беләм” (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 259-нчы аять).
Аллаһының кодрәтен дәлилләгән әлеге бөек күренешләрне күзәткәннән соң, Гозәер галәйһиссәлам үзенең ишәгенә атланып Иерусалимга юнәлә. Шәһәргә керү белән ул биредә барысы да үзгәреп беткәнен күрә. Каршыга чыккан кешеләрне дә, йортлар һәм урамнарны да, шәһәр биналарын һәм юлларны да аңа таныш түгел иде. Бу вакытта Навуходоносор үлгән, Фәлистыйн илбасарлардан азат ителә, ә әсирлеккә төшкән кешеләр ирек алалар һәм кире кайткан булалар. Шулай итеп, шәһәрдә янә тормыш кайный башлый.
Гозәер галәйһиссәлам үзенең йорты урнашкан якка юнәлә. Әмма бусагада аны карт, сукыр хатын-кыз каршы ала. Гозәер галәйһиссәлам аннан сорый:
– Гозәернең йорты кайда?
– Гозәернең йорты шушы була инде, әмма ул үзе моннан йөз ел элек югалды, ә мин -аның колы.
Гозәер галәйһиссәлам аңа болай ди:
– Гозәер мин булам инде ул.
Карчык, Гозәер белән булган хәлләрнең барысын да белгәч, хуҗасының бер генә сүзенә дә шикләнмичә, аның әйләнеп кайтуына шатлана һәм Аллаһы Тәгаләдән аның элекке яшь һәм сәламәт вакытын кайтаруын сорап дога укуын үтенә. Гозәер галәйһиссәламнең догасы кабул була һәм карчык янәдән күрү сәләтенә ия була башлый.
Бу могҗиза хакында карт әби Исраил улларына хәбәр итәргә һәм аларны Гозәер галәйһиссәлам белән таныштырырга ашыга. Хатын-кызның сөйләгәннәренә берәү дә ышанмый, чөнки Гозәер галәйһиссәламнең инде 118 яшь тулган чал сакаллы улын беләләр. Янәсе, улына 118 яшь булганда әтисенә нибары кырык кына яшь була аламыни?! Шуңа да карамастан, әлеге ир-атның аркасында кара ярымай рәвешендәге тапны күргәч, кешеләрнең шик-шөбһәләре юкка чыга – Гозәер галәйһиссәламдә нәкъ шундый миң булганын алар хәтерли.
Үзенең кабиләдәшләрен Гозәер галәйһиссәлам кабаттан терелү могҗизасына инандырып кына калмый, ул әле үз хәтерендә Тәүратны саклап калуы белән дә аларны шаккаттыра. Навуходоносор патша Иерусалимны яулап алганда барлык китапларны юкка чыгара, ә Гозәер галәйһиссәлам, йөз ел элек яшәгәнлектән, аны яттан белгән була. Исраил уллары исә шушы вакыт эчендә Гозәер галәйһиссәламнең әйләнеп кайтуына Изге Китапны хәтерләреннән җуеп өлгерә. Гозәер галәйһиссәлам дога белән Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, аның калебенә күктән нур төшә. Ул онытылган Тәүратны искә төшерә һәм барча халык алдында аны күңелдән укый башлый. Ләкин Гозәер галәйһиссәламнән барыбер шикләнүчеләр табыла. Шулар арасында бер карт була:
– Минем бабам Тәүрат китапларының барысы да Навуходоносор чыгарган җәнҗаллар вакытында юкка чыгуы хакында әйтте. Әмма Тәүратның бер данәсе сандыкка салына һәм тауга яшерелә. Аны табыйк та Гозәер галәйһиссәлам укыганнар белән чагыштырыйк.
Тәүратны табалар һәм халыкка Гозәер галәйһиссәламнең хаклыгына инанырга туры килә: ул аларга төп-төгәл итеп Изге Китапны яттан укып бирә. Шулай итеп Исраиллеләрнең бер өлеше Гозәергә иман китерә. Калганнары исә: “Гозәер – Аллаһының улы”, – дип, адашу юлына басалар. Бу турыда Коръәндә Аллаһы Тәгалә менә ниләр әйтә:
وَقَالَتِ الْيَهُودُ عُزَيْرٌ ابْنُ اللَّهِ وَقَالَتِ النَّصَارَى الْمَسِيحُ ابْنُ اللَّهِ ۖ ذَٰلِكَ قَوْلُهُم بِأَفْوَاهِهِمْ ۖ يُضَاهِئُونَ قَوْلَ الَّذِينَ كَفَرُوا مِن قَبْلُ ۚ قَاتَلَهُمُ اللَّهُ ۚ أَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ
“Яһүдиләр (Гозәер (галәйһиссәлам), йөз ел үле калганнан соң терелтелеп, югалган Тәүратны яздырды. Соңыннан Тәүрат табылгач, аның яздырганына хәрефкә-хәреф туры килгәнен күреп алар): “Гозәер – Аллаһының улы”, – диде. Насаралар исә (Гайсәнең (галәйһиссәлам) атасыз яралтылу һәм гадәттән тыш могҗизаларын күреп): “Мәсих – Аллаһының улы”, – диде. Аларның бу (бернинди дәлилгә таянмыйча, фәкать) авызлары белән сөйләгәннәре элекке кяфер булган (аталарының һәм, шулай ук, фәрештәләргә Аллаһының кызлары, дигән мөшрик) кешеләрнең сүзенә охшый. Аллаһы аларны һәлак итсен! Алар никадәр тайпылганнар” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 30-нчы аять)
Шушы адашкан бәндәләрнең ялган инануларын Аллаһы Тәгалә “Әл-Ихлас” сүрәсендә дә кире кага:
قُلْ هُوَ اللَّهُ أَحَدٌ
اللَّهُ الصَّمَدُ
لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
وَلَمْ يَكُن لَّهُ كُفُوًا أَحَدٌ
Мәгънәсе: “(Рәсүлем!) Әйт: “Ул Аллаһ – бердәнбер. Аллаһ – (бернәрсәгә дә) Мохтаҗ булмаучы. Ул тудырмаган һәм тудырылмаган. Һич беркем Аңа (бер яктан да охшаш, иш һәм) тиң түгел” (“Әл-Ихлас” сүрәсе). Ягъни кешеләрдән аермалы буларак, Аллаһы Тәгаләнең балалары юк һәм Ул моңа мохтаҗ да түгел.
Гозәер галәйһиссәламнең тормыш мисалы безне бары Аллаһы Тәгаләнең генә Кодрәткә ия булуы, Аның ярдәмчеләргә мохтаҗ түгеллеге хакында өйрәтә. Раббыбыз теләгән бәндәсен гомереннән мәхрүм итә яки кабаттан терелтә, Ул тулы бер халыкларны җәзага тарта яки гафу итә ала, шуңа безнең гыйбадәтләребез бары Бер Аллаһыга гына булырга тиеш. Исраил улларының бер өлеше исә Гозәер галәйһиссәламне Аллаһының улы дип атыйлар, илаһи Бердәмлек турында оныталар, адашу юлына басалар. Ислам дине гыйбадәт кылырга лаек Зат бары Аллаһы булуы хакында белгертә: Раббыбыз күкләрне вә җирләрне яралткан, Ул барлык галәмнәр белән идарә итә, Аңа охшаш һәм тиңдәш булган башка затлар юк. Әлхәмдүлилләһ, бездә Кәлам Шәриф турында хакыйкый белемнәр бар. Аллаһы Тәгалә безгә дөрес инану юлыннан бару өчен тәүфикъ бирсә иде.
Сигезенче кыйсса. ИДРИС (галәйһиссәлам)
وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِدْرِيسَ ۚ إِنَّهُ كَانَ صِدِّيقًا نَّبِيًّا
وَرَفَعْنَاهُ مَكَانًا عَلِيًّا
“(Рәсүлем!) Китапта Идрисне дә (галәйһиссәлам) искә ал. Һичшиксез, ул һәм изге, һәм бер пәйгамбәр иде. Без аны (пәйгамбәрлек кебек) өстен бер урынга күтәрдек” (Мәрьям 19:56-57).
Аллаһы Тәгалә Кәлам Шәрифтә үзенең тагын бер пәйгамбәре – Идрис галәйһиссәлам турында шулай дип әйтә. Идрис галәйһиссәлам 360 яшендә могҗизалы рәвештә күккә ашуы белән билгеле.
Бу хакта берничә риваять бар. Шул риваятьләрнең берсе буенча, Идрис галәйһиссәламнең күккә ашуы Рәҗәб аеның 15-нче төнендә булган. Аллаһы Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мигъраҗ төнендә күккә ашуы һәм күкнең җиде катына да күтәрелүе исегездәме? Коръәндә аның күкнең җиденче катында Идрис галәйһиссәлам белән күрешүе хакында телгә алына. Күкнең дүртенче каты урталыкны аңлата – аның өстендә һәм астында тагын өчәр күк бар. Пәйгамбәрләрнең икесе әле дә булса исән дип санала, һәм алар күкләрдә яшиләр: болар – Гайсә (икенче кат күктә) һәм Идрис (дүртенче кат күктә).
Идрис галәйһиссәлам Шис галәйһиссәлам нәселеннән, ә Шис галәйһиссәлам исә – Адәм галәйһиссәламнең улы. Идрис галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә утка табынган Кабил улларына пәйгамбәр сыйфатында җибәрә. Ул аларга башта Шис галәйһиссәламгә иңдерелгән изге язмаларны укый, ә аннары Раббыбыз аңа Үзе җибәргән, ягъни 30 төргәккә язылган Аллаһы сүзләрен җиткерә. Раббыбыз иңдергән язмаларны Идрис галәйһиссәлам үз куллары белән язып бара, шул рәвешчә ул Адәм галәйһиссәламнән соң язар өчен кулына каләм алган беренче кеше була. Шуңа да карамастан, Кабил улларыннан Идрис галәйһиссәламгә бары берничәсе генә иман китерә.
Беренче тегүче, каләм иясе, корал уйлап табучы...
Хәер, Идрис галәйһиссәлам ул чордагы кешеләр тормышының башка өлкәләрендә дә беренчеләрдән булган һәм бик күп һөнәрләр уйлап тапкан. Идрис галәйһиссәлам турында сүз барганда, хәтергә беренче булып тегүчелек һөнәре килеп басуы юкка гына түгел. Әйе, ул кешелек тарихында беренчеләрдән булып энә һәм җеп ярдәмендә киемнәр тегә башлаган. Аңа кадәр кешеләр хайваннарны аулап, аның тиресен киеп йөргәннәр, ә Идрис галәйһиссәлам нигезләгән тегүчелек һөнәре хәзер күлмәк, чалбар һәм камзол киеп йөрергә мөмкинлек биргән.
Игътибар итегез: борынгы кешеләр, тәннәрен каплар өчен, кыргый җәнлекләрне аулап йөреп, үзләрен куркыныч астына куйганнар. Чакрымнарча озынлыктагы тукымалар җитештерүче хәзерге эрләү-туку эшләнмәләре сәнәгате кулланучыларга уңайлы, җылы һәм җиңел киемнәрнең киң төрләрен тәкъдим итә. Әмма, кызганыч ки, хатын-кызлар кыска һәм тәнгә сыланып торган киемнәрне өстен күрә, ә ир-атларның исә хатыннары, кызлары һәм сеңелләре ялангач йөргәнгә исләре китми, хәтта ки алар бу күренешне танырга теләмиләр дә.
Идрис галәйһиссәлам шулай ук беренче булып язу уйлап тапкан, математик исәпне башлап җибәргән, астрономик күренешләр белән кызыксынган һәм үлчәү исәбен куллана башлаган. Аллаһының рәхмәте белән, шулай ук үткен акылы, күзәтүчәнлеге һәм зирәклеге сәбәпле, ул медицина һәм башка күп кенә фәннәр буенча да белемнәргә ия булган, ул бу фәннәргә кавемдәшләрен дә өйрәткән, хәтта кылычлар, уклар һәм сөңгеләр кебек кораллар да уйлап тапкан. Әмма Идрис галәйһиссәламнең иң күркәм сыйфаты – ул Аллаһыга гыйбадәт кылуда бик зур тырышлык куюы.
… һәм гыйбадәттә кешеләр арасында иң тырыш кеше
Бер риваятьтә әйтелгәнчә, Идрис галәйһиссәламнең Яралтучысына төн дәвамында таңга кадәр гыйбадәт кылган һәм төргәккә язылган язмаларны укыган. Ул шулкадәр гыйбадәт кылырга яраткан ки, бу гамәлне ул барлык башка кешеләр эшләгәнгә караганга да күбрәк башкарган. Фәрештәләр аның озак вакыт гыйбадәттә булуына таң калганнар һәм бу сыйфаты өчен аны бик нык яратканнар.
Шуны әйтергә кирәк, пәйгамбәрләрнең генә изге сыйфатлары күккә ашып калмый, калган башка кешеләрнең дә ихлас инанулары аларны шулай ук Аллаһы Тәгаләгә якынайта:
مَن كَانَ يُرِيدُ الْعِزَّةَ فَلِلَّهِ الْعِزَّةُ جَمِيعًا ۚ إِلَيْهِ يَصْعَدُ الْكَلِمُ الطَّيِّبُ وَالْعَمَلُ الصَّالِحُ يَرْفَعُهُ ۚ وَالَّذِينَ يَمْكُرُونَ السَّيِّئَاتِ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ ۖ وَمَكْرُ أُولَٰئِكَ هُوَ يَبُورُ
«Кем дә кем бөеклек (көч һәм шәрәф) теләсә, (һәрнәрсәгә көче җиткән Аллаһка итагать итсен,) бөеклек тулысынча Аллаһныкы гына. Күркәм сүзләр Аңа ирешә. (Намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек) Изге гамәл исә, аны ул (тәүхид кәлимәсе) күтәрә. Әмма (Исламга каршы) начарлыклар корган кешеләр – аларга каты газап. Аларның тозагы бозылачак (һәм иртәме-соңмы бушка чыгачак)» (Фатыйр 35:10).
Аллаһыга ирешүче изге гамәлләрнең канатлары булып тәсбихәт тора. Әйтелгән изге сүзләребез күкләргә без кылган изге гамәлләрне юнәлтәләр, һәм фәрештәләр бу хакта беләләр. Шулай итеп, без никадәр күбрәк Аллаһы Тәгаләне зикер кылсак, күк әһелләре безне шулкадәр яхшырак белер, һәм шул рәвешчә алар безне ныграк яратырлар.
«Миңа үлемне һәм Җәһәннәмне күрсәт»
Аллаһы Тәгалә Идрис галәйһиссәлам турында болай ди:
وَرَفَعْنَاهُ مَكَانًا عَلِيًّا
«Без аны (пәйгамбәрлек кебек) өстен бер урынга күтәрдек)». (Мәрьям 19:57). Югарыда билгеләп үтелгәнчә, Идрис галәйһиссәламнең күккә ашуы турында күпләгән риваятьләр бар. Шуларның берсе буенча, “югары” дигәндә Җәннәт күздә тотыла. Ә “Рухуль-Бәян” тәфсирендә түбәндәгеләр хәбәр ителә. Фәрештәләр Идрис галәйһиссәламнең исәпсез-хисапсыз гыйбадәтләреннән гаҗәпкә калганнар. Газраил галәйһиссәлам үзе Яралтучыдан Идрис галәйһиссәламнең дусты булырга рөхсәт сорый һәм ул моңа ирешә. Аларның дуслыгы ныгыгач, Газраил галәйһиссәлам Идрис галәйһиссәламгә болай ди:
– Мин – үлем фәрештәсе Газраил. Мин сине күрергә килдем. Син Аллаһыга күп гыйбадәт кылдың, мин сине Аллаһы ризалыгы өчен сөйдем һәм синең дустың һәм кардәшең булырга теләдем. Әгәр синең миңа үтенечең бар икән, әйт, мин аны үтим.
Идрис галәйһиссәлам көтмәгәндә генә үлем ачысын татып карыйсы килү турында әйтә. Газраил галәйһиссәлам Идрис галәйһиссәламнең көтелмәгән мондый теләге буенча бик тә гаҗәпкә кала һәм болай ди:
– И, Идрис! Мин моны үз теләгем белән генә башкара алмыйм, синең үлем мизгелең әле җитмәгән.
– И, Газраил! Әгәр син әзер булсаң, ул шулай булсын да. Миңа тагын мең ел яшәргә язылган булса да минем җанымны ал. Әгәр миңа озын гомер тәкъдир кылынган икән, Аллаһы мине кабаттан терелтечәк.
– И, Идрис! Мин бу эшне Раббыбызның рөхсәтеннән башка эшли алмыйм.
Аннары Идрис галәйһиссәлам Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать итә һәм Аннан үлем турында сорый. Аллаһы – барысын да Белүче Зат, һәм Ул Идрис галәйһиссәламнең хакыйкый теләге турында белә һәм үлем фәрештәсенә рөхсәт бирә. Газраил галәйһиссәлам Идрис галәйһиссәламнең җанын алганда аңа 60 яшь була. Үлгәннән соң терелгән Идристән Газраил галәйһиссәлам сорый:
– Ничек сиңа үлем?
– Аның турында сөйләгәннәр белән чагыштырганда, ул бик катлаулы һәм авыр әйбер.
Фәрештәнең һәм Пәйгамбәрнең дуслыгы дәвам итә. Идрис галәйһиссәлам янә үзенең дустына үтенеч белән мөрәҗәгать итә – Җәһәннәмне күрсәтергә. Аллаһыдан рөхсәт алып, Газраил галәйһиссәлам Идрис галәйһиссәламне Җәһәннәмнең төрле дәрәҗәләре буенча йөртә, һәм аңа гөнаһ әһелләренә карата кулланыла торган җәзалар күрсәтелә. Тәмугъның барлык җиде дәрәҗәсен күреп, Идрис галәйһиссәлам Аллаһының яклавы астында була һәм тәмугътан кайтарыла.
Җәннәттән китәсе килми
Әмма Идрис галәйһиссәламнең Фәрештәгә тагын бер үтенече кала: “И, минем дустым! Минем Җәннәтне күрәсем килә”. Раббыбыз аларга бу эшкә дә рөхсәт бирә. Җәннәтнең сигезенче дәрәҗәсен күреп, Газраил галәйһиссәлам болай дигән:
– Киттек, кире әйләнеп кайтырга вакыт җитте.
Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәлам Җәннәтне ташлап китәргә теләмәгән. Шуннан соң Җәннәтне саклаучы Ридван аңа мөрәҗәгать иткән:
– И, Аллаһының пәйгамбәре! Син Җәннәттән чыгарга теләмисең, ләкин синең монда калу өчен вакытың җитмәгән әле. Җәннәткә керү өчен, вафат булырга, ә аннары кабаттан терелергә кирәк.
Идрис галәйһиссәлам җавап биргән:
– Әйе, барысы да дөрес. Безнең Раббыбыз әйтә: “Һәрбер җан үлем ачысын татыр”, һәм мин үлем ачысын татыдым инде. Шулай ук безнең Раббыбыз әйтә: “Сезнең һәрберегез аңа (Җәһәннәмгә) керер”, һәм мин анда булдым инде. Аллаһы әйтә: “Һәм алар аннан (Җәннәттән) чыкмаслар”. Ул чагында сез мине моннан ничек чыгарырга телисез?
Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аларга хәбәр бирә:
– Ул Җәннәткә минем рөхсәт белән керде, һәм ул монда Минем боерык белән калсын да. Теләгән җиренә барсын, җаны теләгәнне эшләсен.
Фикер йөртүче кешеләр өчен ачык ки, Идрис галәйһиссәлам белән булган хәлләр, һичшиксез, безнең барыбызга да киләчәк. Әмма бу вакыйгаларны – үлемебезне, каберне һәм Кыямәт көнен без нинди әзерлек белән каршы алырбыз? Дөнья мәшәкатьләре кеше өчен төп әйбер түгел, нәкъ менә кабаттан кубарылу һәм аннары үз гамәлләрең өчен хисап бирү – иң мөһиме. Чөнки фани дөнья үтә дә китә, һәм Мәңгелек тормыш башлана. Барыр юлыбыз озын, ә йөгебез авыр. Үзенең бер хәдисендә Аллаһы илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Әгәр сез мин белгәннәрне белсәгез, аз көләр, күп елар идегез”. Кыямәт көне, җыелу, кубарылу, гамәлләр үлчәүгә куелу һәм Сират күпере турында бөтен кешеләрдән дә күбрәк белүче Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә шулай дип әйтә. Аллаһы Тәгалә безнең калебләребезне йомшартса иде һәм алда торган сәфәр авырлыкларында җиңеллекләр сорап Аңа догалар белән теләкләребезне җиткерүне насыйп әйләсә иде. Кем белә, бәлки, Аллаһыны ихлас сөюдән һәм Аның рәхмәтенә өмет итүдән тамган бер күз яше безнең күңелебезне пакьләр һәм Аллаһы Тәгалә Үзенең бөек Ярлыкавын бүләк итүенә бер сәбәп булыр?
Тугызынчы кыйсса. МУСА һәм ХОЗЫР (галәйһимәссәлам)
Бервакыт Муса галәйһиссәлам Исраиллеләрнең улларына вәгазь укыгач, аннан сораганнар:
– Кешеләр арасында кайсысы иң күп белүче?
– Мин, – дип бер шикләнмичә җавап биргән Муса галәйһиссәлам.
Мондый җавабы өчен Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәрне шелтәли:
– И, Муса! Син үзеңне иң күп белүче кеше дип саныйсың, әмма ике диңгез кушылган урында минем бер колым бар, мин аны сиңа караганда тирәнрәк белемнәр белән зиннәтләдем.
Муса галәйһиссәлам Рәхимле Заттан шушы кол белән күрештерү мөмкинлеген бирүне сорарга тотына:
– И, минем Раббым! Миңа синең әлеге колыңны ничек табарга?
Аллаһы аның үтенечен кире какмый:
– Үзең белән балык ал һәм аны букчаңа сал. Бер җирдә бу балыкка җан кереп, ул синең күзеңнән югалыр, син әлеге кешене очрата торган урын шул булыр.
Муса галәйһиссәлам Аллаһының әмеренә буйсынып, юлга чыга, үзе белән бергә бертуганының улы Юша ибн Нунны ярдәмче итеп ала. Күп вакыт узгач, алар зур кыя астына ял итәргә утыралар һәм, Аллаһы Тәгалә әйткән җиргә барып җиткәннәрен дә аңламыйча, талчыгып йоклап китәләр. Сәяхәтчеләр йоклаган арада әлеге кыя астында “тере су” дип аталган чыганак булган, шул суның чәчрәгән тамчылары Муса галәйһиссәламдәге балыкны терелткән. Балык аның букчасыннан сикереп чыгып, диңгезгә йөзеп китә. Бу гаҗәеп вакыйганың шаһите Юша ибн Нун була, әмма ул бу хакта Муса галәйһиссәламгә сөйләргә оныта. Һәм алар юлларын дәвам итәләр. Тагын шактый ерак ара узгач, алар ачыгалар, һәм Муса галәйһиссәлам үзенең яшь юлдашына үзләре белән алып килгән ризыкны китерергә куша. Билгеле ки, теге балыктан башка аларның башка ризыгы булмый. Шуннан соң Юша ибн Нун әйткән:
– Кыя астында без ялга туктаган урында сумкадагы балыкка җан керде һәм ул сикереп чыгып диңгезгә йөзеп китте. Ләкин мин сиңа бу хакта әйтергә онытканмын.
– Димәк, ул безгә кирәкле урын булган! – дип әйткән Муса галәйһиссәлам һәм алар янәдән чишмә янына киләләр.
Монда алар үз киеменә төренеп яткан бер кешене күрәләр. Шулкадәр ерак юлны Муса галәйһиссәлам һәм аның юлдашы шушы зат – Хозыр галәйһиссәлам белән күрешү өчен узганнар икән!
Муса галәйһиссәлам Хозыр галәйһиссәламгә сәлам бирә һәм үзе белән таныштыра. Ә Хозыр сорый:
– Исраиллеләр улларыннан булган Муса син буласыңмы инде?
Муса галәйһиссәлам җавап бирә:
– Әйе! Аллаһы Тәгалә сиңа биргән гыйлемнең бер кыйсеме белән мине дә бүләкләсәң иде.
– Әйе. Аллаһы Тәгалә мине сиңа билгеле булмаган белемнәр биреп зиннәтләде. Һичшиксез, син дә миңа билгеле булмаган белемнәргә ия. Ләкин белмәгән гыйлемне миннән алырга синең түземлегең җитмәс.
Муса галәйһиссәлам сабыр гына укырга һәм аңа каршы килмәскә вәгъдә бирә:
– Ин шә Аллаһ, син мине түземлеләрнең берсе буларак белерсең. Мин синең барлык әйткәннәреңне дә тыңлармын.
– Моннан тыш, барысын да сөйләп бетергәнче, син миңа бернинди сораулар бирергә тиеш түгел.
Алар шулай килешәләр һәм бергәләп диңгез яры буйлап китәләр. Су буенда корабльне күреп, юлчылар юлларын шуның белән дәвам итәләр. Корабль ерак араны йөзеп үткәч, Хозыр Муса галәйһиссәламне бик нык гаҗәпкә калдырырлык гамәлләр эшли: ул балта алып, кораб төбенә тишек ясый. Муса галәйһиссәлам әлеге гамәлнең яшерен мәгънәсен аңламаган хәлдә, моны тыныч кына күзәтә алмый. “Капитан безгә карата игелек күрсәтте, безне үзләре белән түләүсез алды, шулай булгач корабны тишәргә мөмкинме инде?” – дип сорый ул Хозыр галәйһиссәламнән.
– Мин бит сине минем белән сәяхәт итәргә түземлегең һәм чыдамлыгың җитмәячәге хакында кисәттем, – дип җавап бирә Хозыр галәйһиссәлам. Муса, дәшмәскә һәм артык сораулар бирмәскә дигән вәгъдәсе хакында онытуын таный һәм бу хәлне бүтән кабатламаска ышандыра.
Ярга чыгып, юлларын җәяү дәвам иткәч, алар дуслары белән уйнаган малайны очраталар. Хозыр галәйһиссәлам бу малайны тотып, аның муенын сындыра. Әлеге коточкыч күренешне күреп, Муса галәйһиссәлам кычкырып җибәрә:
– Син нәрсә эшләдең? Син нигә бер гаепсез баланы үтердең?
Хозыр (галәйһиссәлам) аңа җавап бирә:
– Минем янымда торырга синең түземлегең җитмәс дип әйтмәдеммени мин сиңа? Син бит миннән бернәрсә турында да сорамаска вәгъдә бирдең!
Муса галәйһиссәлам янәдән гафу үтенергә мәҗбүр була.
Шулай итеп, алар сәяхәт кылуны дәвам итәләр һәм бер авылга килеп төшәләр. Алар бик нык ачыгалар, чөнки үзләре белән бернинди дә азык-төлекләре булмый һәм алар авыл халкыннан ашарга сорыйлар. Әмма авыл кешеләренең берсе дә аларга ашарга ризык та, йокларга почмак та бирми. Ач һәм арыган хәлдә алар бу авылдан китәргә мәҗбүр булалар. Авыл читенә җиткәч, алар авам-ишеләм дип торган таш диварны күрәләр. Хозыр галәйһиссәлам дивар янына килеп төзәтә башлагач, ул янә төз һәм тигез рәвешкә керә. Боларның барысын да күреп, Муса галәйһиссәлам гаҗәпләнеп болай ди:
– Бу авыл кешеләренең берсе дә безгә бер сынык ипи дә бирмәде, безне үзләренә кертмәде, ә син ишелергә әзер булган диварны аларга төзәтеп бирдең. Син моның өчен акча да сорый ала идең.
Моңа җавап итеп, Хозыр галәйһиссәлам болай дигән:
– Син янә минем эшкә кысылдың, шуңа күрә безгә аерылышырга вакыт. Әмма шулай да мин сиңа элек кылган гамәлләремнең чын асылын сөйләп бирермен.
Һәм ул сөйли башлый:
Тишек тишкән корабка килгәндә, ул үзләренә ипи өчен акча эшләгән бик яхшы кешеләрнеке иде. Әмма алар юнәлгән тарафта бик тә гаделсез дәүләт башлыгы идарә итә. Бу вәхши бөтен яхшы корабларны үзенеке итеп үзләштерә торган була. Корабльдә тишек ясап, мин аларны, ике явызлыкның кечкенәрәген сайлап, хакимнеэ усаллыгыннан коткардым һәм шуның белән аларга ярдәм иттем. Балага килгәндә, ул игелекле һәм гадел гаиләдән иде. Киләчәктә бу сабый начар юлдан китеп, хәтта әти-әнисен дә юлдан яздыра алыр иде. Шуңа крә үсеп башкисәргә әверелгәнче без аны үтердек. Аңа алмашка Аллаһы Тәгалә бу кешеләргә итәгатьле бала бүләк итәчәк (Бер риваятьтә Аллаһы Тәгалә бу игелекле бәндәләргә киләчәктә бер пәйгамбәрнең әнисе дәрәҗәсенә лаек булырлык кызын бүләк иткән, дип хәбәр ителә). Авыл читендәге диварга килгәндә исә, ул ике ятим баланың җир биләмәсендә урнашкан була. Бу стена астында алар өчен яшерелгән хәзинә сакланган. Аларның әтиләре изге кеше була һәм шушы дивар астына үз балаларына хәзинә яшерә, ә аның сакланышын Аллаһыга ышанып тапшыра. Әгәр шушы дивар бу ятимнәр үсеп җиткәнче җимерелсә, авыл халкы шул хәзинәне табып алып, аны талап бетергән булыр иде. Аллаһы Тәгалә ятим балаларның балигълык яшенә ирешүләрен һәм бу хәзинәне табуларын тели. Болар барысы да Аллаһының рәхмәте буларак эшләнгән була. “Мин эшләгән барлык гамәлләремне үз теләгем белән эшләмәдем: бу минем бурычым иде, миңа бу вазифам Рәхимле Раббыбыз тарафыннан бирелде. Минем гамәлләремнең хакыйкый асылы нәкъ менә шунда”.
Хозырның әлеге сүзләре шулай ук Коръәндә дә раслана:
فَوَجَدَا عَبْدًا مِّنْ عِبَادِنَا آتَيْنَاهُ رَحْمَةً مِّنْ عِندِنَا وَعَلَّمْنَاهُ مِن لَّدُنَّا عِلْمًا
Мәгънәсе: “Алар (кыя янына килеп җиткәч,) колларыбыздан (Хозыр (галәйһиссәлам) исемле) бер колны таптылар, Без аңа хозурыбыздан бер рәхмәт биргән, Үзебездән бер гыйлем өйрәткән идек (Безгә генә хас һәм Безнең өйрәтүебездән башка беленүе мөмкин булмаган “ләдүнни гыйлем” аша ул гаибкә караган кайбер нәрсәләрне белә иде) (“Әл-Кәһф” сүрәсе, 65-нче аять). Бу аять белән “Әл-Кәһф” сүрәсендә Муса һәм Хозыр галәйһимәссәлам тарихын бәян итү башланып китә һәм ул 82-нче аятькә кадәр тәфсилләп тасвирлана.
Бу вакыйгаларда Муса галәйһиссәлам өчен тагын бер мөһим мәгънә яшеренгән була. Хозыр галәйһиссәлам белән аерылышырга туры килсә дә, аның белән танышу нәтиҗәсендә, Муса галәйһиссәлам бөтен гомере буена уйлап йөргән мәсьәләләрнең мәгънәсенә төшенә башлавын аңлый:
1) Ни өчен аның әнисе, Фиргавен кешеләре баланы үтерерләр дип курыкса да, аны сандыкка салып Нил елгасына агызган, шулай булса да Муса галәйһиссәлам һәлак булмаган?
2) Кыерсытылган Исраиль улын коткарам дип, Муса галәйһиссәлам бер сугудан кыптыйны үтерә – Аллаһы Тәгалә аңа ни өчен, үтерергә дигән нияте булмаса да, шундый насыйп бирә? Бу хәлгә аның бик тә кәефе кырыла.
3) Ни өчен Муса галәйһиссәлам Шөгайбә галәйһиссәлам кызларының сарыкларын суарган һәм моның өчен алардан акча алмаган?
Муса галәйһиссәлам үз-үзенә төшенеп, бу сорауларга җаваплар тапсын өчен, Раббыбыз аның юлына Хозырны җибәрә дә инде. Зирәк акыл иясе белән бергә кичергән вакыйгалар аңа Аллаһы Тәгаләнең Рәхимле Зат булуына тагын бер кат инанырга ярдәм итә. Хозыр галәйһиссәлам корбан идәнен тишкәндә аңа болай ди:
– И, Муса! Әниең сине сандыкка салып суга агызып җибәрде, ләкин син батмадың. Аллаһы Тәгалә сине саклады, димәк, ул бу кешеләрнең дә гомерләрен саклаячак.
Аннары, баланы үтергәннән соң, Хозыр галәйһиссәлам Муса галәйһиссәлам болай ди:
– Син очраклы рәвештә кыптыйны үтердеңме? Бу вакыйга да шуңа тиңдәш. Теге көнне Аллаһы Тәгалә кыптый үлсен дип, ә бүген исә Ул бу баланың вафат булуын теләде.
Ниһаять, Хозыр галәйһиссәлам Муса галәйһиссәламнең Шөгайбә галәйһиссәлам кызларының сарыкларын суаруын һәм аның өчен бернинди түләү алмавын искә төшерде. Бер авыл читендә урнашкан диварны төзәткәндә дә Хозыр галәйһиссәлам нәкъ шулай ук бер тиен дә хак алмаган иде: “Мондый эшләрне акчага эшләмиләр”, – дип аңлатты ул.
Хозыр галәйһиссәлам Аллаһы биргән белемнәрнең бер өлеше белән шул рәвешчә уртаклашты. фикер йөртүчеләр әлеге хикәятләрдән үзләре өчен олы файда алып, чын хакыйкатьне аңларлар дип ышанам: Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән безгә килгән һәр бәла-казада нинди дә булса мәгънә бар. Аллаһы Тәгалә биргән Тәкъдиребездә безгә Үзенең яшерен хикмәтләренә төшенергә ярдәм итсә иде, ә тормышыбызда Аның тарафыннан тәгаенләнгән вакыйгалар безнең өчен яхшы нәсыйхәтләр булсыннар. Аллаһы Тәгалә барысын да яхшы белүче.
Унынчы кыйсса. БӘЛГАМ ИБНЕ БАГУРА
Муса галәйһиссәлам заманында яшәгән Бәлгам ибне Багура тирән белемнәргә һәм хикмәтләргә ия булган. Аның кылган догасын Аллаһы шундук кабул иткән. Әмма, аңа карата Аллаһының киң рәхмәте булуга да карамастан, ул моның өчен Яралтучысына бер тапкыр да шөкер итмәгән. Киресенчә, бу зур бәхетне ул, Аңа итагатьсезлек һәм буйсынмаучанлык күрсәтеп, Аллаһы разый булмаган гамәлләрендә файдалана. Бәлгам Муса галәйһиссәламгә һәм аңа иярүчеләргә ләгънәт-каргыш яудыра, шул сәбәпле Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм ителә.
Коръәндә бу вакыйгаларга карата ачыктан-ачык булмаган түбәндәге күрсәтмәләр бар:
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ الَّذِي آتَيْنَاهُ آيَاتِنَا فَانسَلَخَ مِنْهَا فَأَتْبَعَهُ الشَّيْطَانُ فَكَانَ مِنَ الْغَاوِينَ
وَلَوْ شِئْنَا لَرَفَعْنَاهُ بِهَا وَلَٰكِنَّهُ أَخْلَدَ إِلَى الْأَرْضِ وَاتَّبَعَ هَوَاهُ ۚ فَمَثَلُهُ كَمَثَلِ الْكَلْبِ إِن تَحْمِلْ عَلَيْهِ يَلْهَثْ أَوْ تَتْرُكْهُ يَلْهَث ۚ ذَّٰلِكَ مَثَلُ الْقَوْمِ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا ۚ فَاقْصُصِ الْقَصَصَ لَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ
«(Рәсүлем!) Аларга (яһүдиләргә һәм башка кешеләргә рухи кыйммәтләрне шәхси мәнфәгатендә кулланган Бәлгам ибне Багура исемле) затның хәбәрен укы. Без аңа аятьләребезне бирдек, әмма ул алардан тайпылды, бу сәбәптән (иманлы була торып, аңа иярә алмаган) шайтан аңа иярде, һәм ул адашканнардан булды. Әгәр Без (аның аятьләрдән файдалануын) теләсәк, шулар аркылы аны (галимнәр дәрәҗәсенә) күтәргән булыр идек. Ләкин ул (гади) туфракка сырышты һәм (кабиләсе күзендә яхшы күренер өчен нәфесенең) начар теләгенә иярде. Аның хәле этнеке кебек: (аны куар өчен) өстенә барсаң да, телен чыгара, аны (үз хәлендә) калдырсаң да, телен чыгара. Бу – (Рәсүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатларын Тәүратта укыганнан соң, белә торып,) аятьләребезне ялган санаган ул кавемнең кыйссасы. Бу кыйссаны сөйләп тор, – бәлки, алар уйланырлар (һәм бу кешенең хәленә төшмәсләр)» («Әл-Әгъраф» сүрәсе, 175-176-нче аятьләр). Күрәсез, Бәлгам ибне Бәгура тарихы кыскача әлеге аятьләрдә тасвирлана, шулай да тәфсирләргә һәм китапларга кергән.
Риваятьләрдә әйтелгәнчә, Муса галәйһиссәлам бер тәкәббер халыкка каршы яуга әзерләнеп, Кенанның уллары җиренә – Шамга килеп керә. Халык ярдәм сорап әл-Бәлка шәһәре авылларының берсендә торган Бәлгам ибне Бәгура янына килә:
– И, Бәлгам! Муса ибне Гыймран үзенең гаскәре белән безне үтерергә, илебездән куып чыгарырга һәм безне исраилле уллары кулына тапшырырга дип килде. Әмма безнең башка торыр җиребез юк! Ул чагында безгә кайда яшәргә соң? Синең догаларың кабул була, шуңа бу авыр хәлдән имин котылуыбызны сорап Аллаһыга мөрәҗәгать итсәң иде.
Адашу юлына төшкәнче Бәлгам ибне Багура Муса галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә иман китерүчеләрнең берсе була. Шуңа күрә бу тәкъдимгә җавап итеп, ул болай дигән:
– Хәсрәт сезгә! Ул – Аллаһы илчесе, һәм барлык фәрештәләр, һәм иман әһелләре – барысы да аның белән. Мин аларга каршы ничек дога кыла алыйм?!
Әмма халык үз сүзендә тора һәм Бәлгамның хатыны янына барырга карар кыла. Билгеле ки, Бәлгамны бу эшкә күндерә алса, хатынына кыйммәтле бүләкләр вәгъдә итәләр. Хәер, алар дөнья зиннәтләре белән Бәлгамның үзен дә бүләкли. Һәм Бәлгам... ризалаша.
Шулай итеп, Бәлгам ибне Багура качырына атланып, Хусбан тавына чыгып китә. Әмма беркадәр ара узгач, аның качыры җиргә утыра һәм алга барырга теләми. Хайванын кыйный һәм сүгә башлагач, ул тагын бераз араны үиә, әмма арып янә җиргә сузыла. Шулчак хайван, телгә килеп, сөйләшә башлый:
– И, Бәлгам! Син кая барасың? Минем алдымда фәрештәләр тора һәм алар миңа узып китәргә ирек бирмиләр. Син Аллаһының пәйгамбәре һәм иман әһелләренең каргышын алырга дип барасызмы әллә?
Әмма Бәлгам ибне Багура үзенең тапкырлыгын һәм осталыгын югалта, аны артык масаючанлык һәм тәкәбберлек басып ала.
Әмма хайван аның белән сөйләшә башлавына игътибар итмичә, Бәлгам качырны кыйнавын дәвам итә. Аллаһы Тәгалә качырга юлны ача һәм ул алга ыргыла. Ниһаять, качыр хуҗасын Хусбан исемле тау башына кадәр алып менә. Бәлгам ибне Багура шушы җирдә Муса галәйһиссәламгә һәм аның гаскәренә ләгънәт кылырга чакыра башлый. Әмма Аллаһы аның телен үз халкына каршы бора. Аллаһның бу тәккәббер бәндәсе нинди генә ләгънәт укымасын, алар аның кавемдәшләренә бәрелә торган була, барлык изге догалары исә Муса галәйһиссәлам хисабына кабул ителә. Бәлгам тарафыннан ләгънәт кылуын күреп, кавемдәшләре аңа ябырыла:
– И, Бәлгам! Син нәрсә эшлисең? Алар өчен син изге дога кыласың, ә безгә ләгънәт кылырга чакырасың.
Ул җавап бирә:
– Мин моны үз ихтыярым белән эшләмим. Минем телем белән Раббыбыз идарә итә.
Шуннан соң аның теле авызыннан атылып чыга һәм күкрәк турысына җитеп асылынып кала. Бәлгам ибне Багура халкына таба борылып, болай ди:
– Мин хәзер дөнья тормышын да, ахирәтне дә югалттым. Бары хәйлә һәм мәкерлек кенә калды.
Һәм ул үз халкын җиңүгә ирешү өчен кулланырга кирәк булган хәйләкәрлеккә өйрәтә башлый.
Бу риваятьтә фикер йөртүче кешеләр өчен кыйммәтле сабак бар: үз юлында Аллаһының ачык могҗизаларына юлыгып та, хакыйкать юлыннан иярмәгән кешенең ахыры менә шулай тәмамланачак. Бәлгам ибне Багура үрнәге бар көчен ислам белән көрәшүгә багышлаган имансыз галимнәрнең торышын күз алдына китерергә ярдәм итә. Имансыз бәндәләр дә шулай ук үз файдалары хакына Аллаһы динен бозалар һәм иманнарын дөнья байлыкларына, дан-шөһрәтләргә алмаштыралар.
Әлеге нәсыйхәттә китерелгән аятьләр, һичшиксез, Бәлгам ибне Багура турында сөйлиләр, әмма андагы хөкемнәр бары бер генә кешегә түгел, ә аңа охшаган әлеге башка барлык кешеләргә дә кагыла. Үзенең тәкәбберлеге һәм дөньяга хирыслыгы сәбәпле, шайтанга ияреп адашу юлына баскан Бәлгам Аллаһының могҗизаларын санга сукмыйча, телен чыгарган эт дәрәҗәсенә төшкән кешене гәүдәләндерә. Гыйлем һәм хакыйкать юлыннан тайпылган һәркемнең торышы шундый, ул үзенең нәфесе һәм теләкләренә иярәчәк, дип сурәтли Раббыбыз аны искә алынган аятьтә.
Бер риваятьтә әйтелгәнчә, элек Бәлгам ибне Багура өчен билгеләнгән Җәннәт хәзер мәгарәдә яшәүчеләрнең этенә биреләчәк. Әлеге мисал никадәр дәрәҗәдә гыйбрәт булып тора! Бөек галим була торып, Бәлгам ибне Багура, телен чыгарып, эт дәрәҗәсендә калып, Раббыбызның дусларына көрәшүчеләр арасында үз урынын алганнан соң, Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм ителә. Әмма Кытмир кушаматлы гап-гади эт мәгарәдә яшәүчеләр, ягъни Аллаһының дуслары арасында лаеклы урынын алып һәм Җәннәткә ия булучылар дәрәҗәсенә ирешәчәк.
Раббыбыз безне төрле мөмкинлекләр һәм теләкләр белән сыный, әмма карарларны без үзебез кабул итәбез. Тугры яки имансыз булу – һәр акыллы кеше Аллаһының рәхмәте белән үз юлын сайлый. Кем өчендер гөнаһ һәм көферлектән торган татлы, әмма кыскавакытлы бәхет җанына якынрак, ә кемгәдер, авырлыклар белән тулган булуга да карамастан, хакыйкать кыйммәтрәк булып тора. Раббыбыз безне әлеге дәрестән сабак алучылардан насыйп әйләсә иде. Ул безне явызлыктан һәм динне бозучы кабахәт галимнәрнең явызлыгыннан Үзе сакласын һәм безгә Әһле Сөннәт галимнәре юлыннан тайпылмауны насыйп әйләсен! Әмин!
Унберенче кыйсса. СӨЛӘЙМАН (галәйһиссәлам)
Дауд галәйһиссәламнең улы Сөләйман галәйһиссәлам... Исраиллеләр улларының бу бөек пәйгамбәре Аллаһы тарафыннан сайлап алынган һәм Аның күпләгән рәхмәтләре - хикмәт, гаделлек, байлык һәм тиңсез хакимлек белән бүләкләнгән. Сөләйман галәйһиссәлам җирдәге барлык җан ияләренең телләрен һәм башкаларның аңнарына сыймаган бик күп серләрне белгән. Аллаһы тарафыннан бирелгән белемнәрне һәм сәләтләрне ул кешеләрнең яшәешләрен яхшырту һәм аларны хак дин юлына чакыру өчен файдаланган. Сөләйманның хак патшалыгы турында дан-шөһрәт бар дөньяга тарала һәм ул әлегә кадәр яши бирә... Кәлам Шәриф битләрендә.
Сөләйман галәйһиссәлам тарафыннан чыгарылган карар
Бервакыт Сөләйманның әтисенә – патша һәм пәйгамбәр Дауд галәйһиссәламгә килеп туган бәхәсләрендә гадел карар чыгару үтенече белән ике кеше килә. Берсенең сарыклары икенче бер кардәшенең йөзем бакчасына кереп, бер сабагын да калдырмыйча барлык чәчүлекләрне ашап бетерә. Дауд галәйһиссәлам аларга түбәндәге карар чыгаруы турында хәбәр бирә:
– Һәлак булган үсентеләр хисабына барлык сарыклар да бакча хуҗасына бирелергә тиеш.
Дауд галәйһиссәламнән чыккач, әлеге ике кеше Сөләйман галәйһиссәламне очрата һәм аңа барысын да сөйләп бирә. Әмма, аларны тыңлап, Сөләйман галәйһиссәлам болай ди:
– Әгәр мин сезнең мәсьәләне караган булсам, башка карар кабул иткән булыр идем.
Сөләйман галәйһиссәламнең сүзләре кичекмәстән Дауд галәйһиссәламгә билгеле була. Ул үзенә улын чакырып ала һәм ике кешенең бәхәсе буенча аның фикерен сорый. Сөләйман галәйһиссәлам җавап бирә:
– Сарыклар беркадәр вакытка бакча хуҗасына бирелергә тиеш. Ул чагында дөньяга килгән бәрәннәр, шулай ук сөт һәм йон аныкы булачак. Ә юкка чыгарылган бакча сарык хуҗасына бирелергә тиеш, кайчан да кайчан бакча элеккеге халәтенә килеп, җимеш бирә башлагач, ул хуҗасына кайтарылып бирелсен. Минем карашка, бу иң дөрес карар.
Улын тыңлап, Дауд галәйһиссәлам аның белән килешә һәм моны иң дөрес, гадел карар дип таный.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
فَفَهَّمْنَاهَا سُلَيْمَانَ ۚ وَكُلًّا آتَيْنَا حُكْمًا وَعِلْمًا ۚ وَسَخَّرْنَا مَعَ دَاوُودَ الْجِبَالَ يُسَبِّحْنَ وَالطَّيْرَ ۚ وَكُنَّا فَاعِلِينَ
«Без аны Сөләйманга (галәйһиссәлам) аңлаткан идек. Һәрберенә дә хөкем (пәйгамбәрлек) һәм гыйлем биргән идек. (Тәсбих белән мәшгуль булган вакытта) Дауд (галәйһиссәлам) белән бергә тауларны һәм кошларны әмергә буйсындырдык ки, алар (үз телләре белән Безне мактап) тәсбих әйтәләр иде. (Моның кебек эшләр сезгә бик кызык булса да,) Без (бөек пәйгамбәрләргә моның кебек могҗизаларны бирү эшен) кылучылар булдык» (“әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 79-нчы аять).
Бала кемнеке?
Ике хатын-кыз яшәгән. Һәм бу хатын-кызларның һәрберсенең дә бер яшьләр тирәсендәге балалары булган. Бервакыт алар сабыйларын ияртеп һавада йөреп кайтырга чыгалар. Әмма яшь әниләр игътибарсызлык күрсәтәләр: бүре бер баланы эләктереп алып китә, һәм хатын-кызлар аны коткару өчен берни дә эшли алмыйлар.
Хатын-кызлар арасында исән калган бала буенча бәхәс килеп чыга. Аларның берсе әйтә: “Бүре синең балаңны алып китте, ә бу минем бала”. Икенчесе әйтә: “Юк, бу минем бала, бүре синең балаңны алып китте”.
Әлеге бәхәсне хәл итү өчен, алар, баланы алып, Дауд галәйһиссәламгә китә. Мәсьәлә бик катлаулы була, чөнки ике хатынның берсе дә юл бирергә теләми, һәм аларның сүзләрен раслаучы яки кире кагучы шаһитләр да булмый. Уйлап торгач, Дауд галәйһиссәлам яше буенча өлкәнрәк хатын-кызны яклап чыга, икенче хатын-кыз исә моның белән килешмичә барысын да Сөләйман галәйһиссәламгә сөйләп бирә. Пәйгамбәр аны тыңлап, җавап бирә:
– Әгәр сез чыгарылган карар белән килешмәсәгез, баланы урталайга чабыгыз. Ул сезнең икегезгә яртылаш эләксен – икегезгә да бала булыр.
Карарның коточкыч булуына да карамастан, өлкән хатын-кызны бу тәкъдим канәгатьләндерә, һәм ул баланы урталай ярырга рөхсәт бирә. Ә менә икенчесе, бала гомере өзелүдән куркып, үзенең дәгъваларыннан баш тарта: “Баланы ярмагыз. Мин баладан баш тартам, ул аңа булсын”.
Шуннан соң Сөләйман галәйһиссәлам өчен аларның кайсысының чыннан да яратучы әни булуы ачыктан-ачык аңлашыла. Ул баланы газапламас өчен, бала белән аерылышуны артыграк күргән әнигә биргән.
Хәзер инде чынлап торып баласын бүре алып киткән өлкән хатын, шушы кайгылы көннәр авыр мизгелләр булып күз алдына килеп басмасын дип, чит баладан котылырга әзер булуы да аңлашыла.
Нахак гаепне ачыклау
Исраиллеләрнең уллары арасында бер чибәр хатын-кыз яши. Ул ялгыз була һәм, күп вакытын гыйбадәт кылуга багышлап, бик тыйнак тормыш рәвеше алып бара. Бу җирлектә яшәүче дүрт билгеле кеше аңа гашыйк була һәм, хатын-кызның йөрәген яуларга тырышып, аңа ошау өчен төрле омтылышлар ясый. Тәкъва һәм акыллы булганлыктан, ул аларның барлык тәкъдимнәрен кире кага, ә тегеләре исә аны һаман да хурлыкка төшерү ягында була. Үзара сөйләшеп, аңа яла ягарга һәм бар дөньяга бу хатынның начар исемен чыгарырга килешеп, алар Дауд галәйһиссәламгә киләләр һәм аны хатын-кызның эт белән җенси мөнәсәбәттә булуына төшендермәкче булалар.
Дауд галәйһиссәламнең карары билгеле була – аны таш белән атып хөкем итәргә тиешләр иде. Әмма Сөләйман галәйһиссәлам әлеге дүрт кешенең ялган шаһитлек бирүләрендә шикләнеп, берничә егет каршында шушы судның тәртибен һәм Дауд галәйһиссәлам чыгарган хөкем карарын үзгәртергә уйлый. Ул да, мөхтәрәм атасы кебек үк, дүрт кешенең дәлилләрен тыңлый, әмма һәрберсен аерым сөйләтә.
Ул егетләрнең берсен чакырып китерә һәм сорый:
- Ул эт нинди төстә иде?
- Кара төстә.
Аннары ул икенче егетне чакыра һәм аңа да шул ук сорауны бирә. Ул җавап бирә:
– Эт җирән төстә иде.
Өченчесе Сөләйман галәйһиссәламне этнең көрән төстә булуына, ә дүртенчесе – ак иде дип ышандырырга тырыша.
Шаһитләрнең капма-каршы сүзләре хатын-кызның гаепсез булуын ачыклый. Әлеге егетләрнең һәрберсенә яла ягулары өчен сиксән таяк сугып җәза бирелергә тиеш була.
Бу сәхнәләштерелгән суд утырышы турында Дауд галәйһиссәлам ишетеп ала, ул шундук үзенә әлеге дүрт кешене чакыртып алырга боера һәм берәмләп алардан сорау ала. Ачыктан-ачык аңлашыла ки, алар да бу хатын-кызга яла ягалар.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
وَالَّذِينَ يُؤْذُونَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ بِغَيْرِ مَا اكْتَسَبُوا فَقَدِ احْتَمَلُوا بُهْتَانًا وَإِثْمًا مُّبِينًا
«(Кылган бер гөнаһ сәбәпле) Казанган нәрсәләре булмыйча, иманлы ирләрне һәм иманлы хатыннарны рәнҗеткән кешеләр өсләренә бик әшәке эш һәм ап-ачык гөнаһ йөклиләр». (“әл-Әхзәб” (Гаскәрләр) сүрәсе, 58-нче аять).
Ә Аллаһы илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Кешене һәлак итүче җиде әйбердән ерагаегыз”. Сәхабәләр сораганнар: “Ий, Аллаһы илчесе! Бу җиде әйбер нәрсәләр соң?” Ул җавап биргән: “Аллаһыга тиңдәш кылу (ширек кату); сихерчелек; Аллаһы үтерергә тыйган кешене бер гаепсезгә үтерү; ятимнең малын ашау; риба; сугыш кырыннан качу; тәртипле хатын-кызга зина кылуда ялган гаеп ташлау”.
Дөньядан китүнең вакыты һәм урыны – үзгәрешсез
Сөләйман галәйһиссәлам, хаким булып, көн саен кешеләрнең гозерләрен тыңларга һәм аларның борчуларын хәл итәргә вакыт таба. Бервакыт, мохтаҗлар белән шундый әңгәмәләрнең берсендә, аңа бик тә мәртәбәле бер кеше керә. Сөләйман каршында үзенең проблемалары турында сөйләүче хәерченең утыруын күреп, ул аңа бик тә текәлеп карый башлый. Аның карашы шулкадәр көчле була ки, теге мескен куркуга кала һәм Сөләйман галәйһиссәламнән сорый:
– И, Аллаһының илчесе! Миңа явызлык белән караучы бу кеше кем?
Сөләйман галәйһиссәлам моның кунакка килгән Газраил галәйһиссәлам булуын әйтә. Әлеге кеше “Газраил” сүзен ишетү белән үк, агара һәм куркудан калтырый башлый. Коточкыч халәттә һәм дулкынланып ул Сөләйман галәйһиссәламгә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә:
– И, Аллаһының илчесе! Мин Газраил галәйһиссәламнең миңа явызлык белән каравын күрдем. Ул мине карашы белән көлгә әйләндерергә әзер иде. Аллаһы Тәгалә сиңа шундый хакимлек биргән ки, Ул сиңа хайваннарны һәм кошларны, шулай ук җилне һәм ташларны буйсындырган. Синнән сорыймын ки, җилгә әмер биреп, ул мине моннан еракка, Һиндстанга алып китсә иде. Бу урыннан еракка китеп, мин Газраил галәйһиссәламнең явызлыгыннан имин булырмын.
Сөләйман галәйһиссәлам бу кешене кызгана һәм аны Һиндстанга күчерү өчен җилгә әмер бирә. Җил исә, әмергә буйсынып, аны эләктереп ала да, ерактагы Һиндстан тавына илтеп ташлый.
Аннары Сөләйман галәйһиссәлам Газраил галәйһиссәламгә әйтә:
– И, Газраил! Ни өчен син миңа килгән кешегә шулкадәр текәлеп карадың? Нигә син аны куркыттың?
Газраил галәйһиссәлам җавап бирә:
– И, Аллаһының илчесе! Мин бу кешегә явызлык белән карамадым. Мин ул кешегә гаҗәпләнү белән карадым. Мине шунысы гаҗәпләндерде: ул монда, ә Аллаһы Тәгалә бу кешенең җанын миңа Һиндстанда алырга боерды. Мин уйга калдым: “Ничек соң алай була ала, мин әмерне үти алыр өчен, кыска гына вакыт аралыгында бу кеше ничек Һиндстанда була алачак?” Ул синнән җилгә әмер биреп Һиндстанга илтүен сорагач, миңа барысы да аңлашылды инде.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:
...فَإِذَا جَاءَ أَجَلُهُمْ لَا يَسْتَأْخِرُونَ سَاعَةً ۖ وَلَا يَسْتَقْدِمُونَ
«... Вакытлары җиткәч, аны бер сәгатькә генә дә артка да, алга дә күчерә алмаслар» (“ән-Нәхл” (Бал кортлары) сүрәсе, 61-нче аять).
Ризыкны Аллаһы бирә
Сөләйман галәйһиссәлам җил һәм җен белән идарә иткән, шулай ук бөҗәкләрнең, кошларның һәм хайваннарның телен аңлаган. Бервакыт кырмыска белән сөйләшеп, Сөләйман галәйһиссәлам аннан елга никадәр азык кирәк булуы турында сорый. Кырмыска әйтә:
– Мин елына бер бодай орлыгын ашап бетерәм.
Әлеге сүзләрнең дөреслегенә ышану өчен, Сөләйман галәйһиссәлам бер пыяла савытка бодай орлыгын һәм кырмысканы сала да, капкачын ябып куя.
Бер ел узгач, ул банканы ача һәм кырмысканың бары ярты орлыкны гына ашап бетергәнен күрә, ул аның икенче яртысын калдыра. Шул чагында Сөләйман галәйһиссәлам кырмыскага алдагы сөйләшү турында искә төшерә:
– Син елына бер бодай орлыгын ашап бетерәм дигән идең. Әмма мин күрәм ки, син бары яртысын гына ашагансың.
Моңа җавап итеп, кырмыска әйтә:
– Әйе, барысы да дөрес, мин елына бер бодай орлыгын ашап бетерәм. Әмма моңа кадәр миңа азыкны Аллаһы Тәгалә биргән иде, һәм мин Аның рәхмәтенә өмет багладым. Ә хәзер минем ризыгым көчсез кеше кулына калды – мин синең мәрхәмәтле булуыңа ышанмадым һәм бары ярты орлыкны гына ашадым, ә калган яртысын киләчәк көннәргә калдырдым.
Бу хакта Аллаһы Тәгалә менә ниләр әйтә:
وَمَا مِن دَابَّةٍ فِي الْأَرْضِ إِلَّا عَلَى اللَّهِ رِزْقُهَا وَيَعْلَمُ مُسْتَقَرَّهَا وَمُسْتَوْدَعَهَا ۚ كُلٌّ فِي كِتَابٍ مُّبِينٍ
«Җирдә Аллаһ ризык бирмәгән бер генә җан иясе дә юк. Ул аларның урнашкан урыннарын да, (аналарының карыннарыннан алып, үлгәннәреннән соң дәфен ителгәнчегә кадәр) сакланган урыннарын да белә. (Бөтен җан ияләренең саны, ризыклары, урыннары, әҗәлләре – боларның) Һәммәсе дә ап-ачык (Ләүхелмәхфүз исемле) бер китапта (язылган)». (“Һуд” сүрәсе, 6-нчы аять).
Кырмысканың догасы
Бервакыт Сөләйман галәйһиссәламнең илендә корылык һәм ачлык башлана. Дәүләт башлыгы буларак, ул үз халкы белән бергә яңгыр сорап Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә карар кыла. Җәмәгать белән дога кылырга чыгалар. Гыйбадәт кылу урынына бару юлында аның игътибарын бер кырмыска җәлеп итә. Шул кечкенә генә бөҗәк, аягын өскә күтәреп, аркасына ятып дога кыла. Тыңлап торганнан соң, Сөләйман галәйһиссәлам кырмысканың Аллаһыга ничек ялварганын ишетә. Кырмыска болай дип дога кыла:
– Ий, Аллаһы! Син безне бар кылдың. Син бүләкләгән язмышта без Синең рәхмәтеңә мохтаҗбыз. Башкаларның җинаяте сәбәпле безне һәлак итмәвеңне үтенәм.
Шул вакытта Җәбраил галәйһиссәлам килә һәм әлеге кырмысканың догасы кабул булуы турында хәбәр бирә. Шулчак Сөләйман галәйһиссәлам җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, болай ди:
– Кире кайтыгыз. Яңгыр килүен сорап тиешле дога кылынды инде. Бу кырмыска Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм аның догасы кабул ителде.
Менә шулай, кеп-кечкенә кырмысканың бөек һәм ихлас догасы сәбәпле тулы бер халык ачлыктан котылуга ирешә. Хакыйкатьтә, Аллаһы безне бары тәкъвалыгыбыз һәм иман ныклыгы дәрәҗәсенә карап хөкем итә.
Сөләйман галәйһиссәлам һәм кырмыска
Сөләйман галәйһиссәлам һәм кырмыска белән тагын бер вакыйга пәйгамбәр үзенең зур гаскәре белән юлга чыкканда була. Юлда ул янә тагын кырмыскалар күче белән очраша, алар ару-талуны белми эшлиләр, кышка әзерләнәләр иде. Сөләйман галәйһиссәламнең армиясен күреп, ана-кырмыска команда бирә:
– И, кырмыскалар! Юл бирегез һәм ояга кереп яшеренегез, Сөләйман галәйһиссәлам гаскәре сезне ялгыш таптап китмәсен.
Сөләйман галәйһиссәлам ана-кырмысканың әмерен ерактан ук ишетеп елмая һәм, кырмыскалар ояларына кереп качырга өлгерсеннәр өчен, үзенең сугышчыларына да туктарга куша.
Фәхреддин әр-Рази үзенең тәфсирендә болай ди:
“Кырмыскаларга ояларына керергә әмер бирелә. Ана-кырмыска нидән курка соң? Сөләйман галәйһиссәлам хакимиятенең санын, күплеген, зурлыгын күрә калсалар, эшче кырмыскалар Аллаһы аларны бүләкләгән нигъмәтләргә карата рәхмәтсез булуларыннан курка ул”.
Бу вакыйга-хәл хәтта Коръәндә дә чагылыш таба:
حَتَّىٰ إِذَا أَتَوْا عَلَىٰ وَادِ النَّمْلِ قَالَتْ نَمْلَةٌ يَا أَيُّهَا النَّمْلُ ادْخُلُوا مَسَاكِنَكُمْ لَا يَحْطِمَنَّكُمْ سُلَيْمَانُ وَجُنُودُهُ وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
«(Шамның) Кырмыскалар (белән тулы бер) үзәненә барып җиткәч, (аларның хөкемдарлары булган) бер ана кырмыска: “И, кырмыскалар! Ояларыгызга керегез! Сөләйман (галәйһиссәлам) һәм аның гаскәрләре сезне абайламыйча таптамасын!” – диде» (“ән-Нәмл” (Кырмыскалар) сүрәсе, 18-нче аять).
Кырмыска турындагы хикәяттә бер хаким иясе үзенең кул астындагыларга бөек хикмәт, ә икенче берсе чын мәгънәсендә миһербанлык үрнәге күрсәтә. Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһы илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Сез барыгыз да көтүчеләр һәм үз көтүегез өчен җавап тотасыз...”. Ә Сөннәт барлык заманнар өчен мәңгелек булып тора, һәм аңа һәр кеше, шул исәптән хөкемдарлар да үзенең гадел идарә итүе белән иярергә тиеш. Шул чагында алар Аллаһының һәм үз халыкларының ризалыгына лаек булачак.
Бәрәкәтле идарәнең нигезе – үзеңнең кул астыңда эшләгән барлык кешеләрнең дәрәҗәсенә, байлыгына, диненә һәм милләтенә карамастан, зирәк һәм гадел булу дигән сүз. Ә халыкның бурычы – Аллаһы Тәгалә тарафыннан тәкъдир кылынган җитәкче артыннан бару. Карагыз, Сөләйман галәйһиссәлам нинди бөек хаким булган, шуңа аның даны мең еллар узгач та тынмый! Раббыбыз барлык дәүләт җитәкчеләрен һәм хакимнәрне гадел һәм киң күңелле кылса иде. Коръәндә әйтелгәнчә, хәтта бөҗәк тә хакимлек итүчеләрне якларга тырыша бит.
Уникенче кыйсса. “ТАУ КУЫШЫ КЕШЕЛӘРЕ”
«Әл-Кәһф» – Коръәннең унсигезенче сүрәсе, ул Пәйгамбәргә ﷺ Мәккә чорында иңгән. Әлеге сүрә 110 аятьтән тора. Анда тугызынчы аятьтән алып егерме алтынчы аятькә кадәр «әсхабел-кәһф» кешеләре турында сөйләнә. Алар явыз хәкимнең эзәрлекләвеннән мәгарәгә качып, йокыга тала һәм шул халәттә тау куышында өч йөз елдан артык булганнан соң, яңадан тереләләр. Әлеге мәгарә әһелләренең яңадан терелүе Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен раслаучы билге булып тора. Фикер йөртүчеләр өчен әлеге кыйссада күпләгән гыйбрәтле мисаллар һәм үгет-нәсихәтләр бар. Аллаһы Тәгалә Үзе үк Коръәндә безгә болай ди:
نَّحْنُ نَقُصُّ عَلَيْكَ نَبَأَهُم بِالْحَقِّ ۚ إِنَّهُمْ فِتْيَةٌ آمَنُوا بِرَبِّهِمْ وَزِدْنَاهُمْ هُدًى
«Без сиңа аларның башыннан кичкәннәрне хак белән сөйлибез. Һичшиксез, алар Раббыларына иман китергән яшьләр иде. Без исә аларның һидаятләрен арттырдык» (Әл-Кәһф, 18:13).
Мәгълүм булганча, Гайсә пәйгамбәр (галәйһиссәлам) күккә ашканнан соң, кешелек дөньясы берничә гасыр буе “пәйгамбәрсез” чорда яшәгән була. Бу дәвердә халык Инҗилнең эчтәлегенә үзгәрешләр керткән һәм гөнаһ баткаклыгына чумган, хакимнәр исә кешеләрне потларга табынырга һәм аларга корбан чалырга мәҗбүр иткән. Шундый хөкемдарларның берсе булып Дакйанус саналган, ул бөтен дәүләт буенча йөреп, табигъларының диндарлыгы турында турыдан-туры мәгълүмат җыя торган була. Иман әһелләре ул идарә иткән дәвердә яшерен рәвештә Аллаһыга табынган вә гыйбадәт кылган була. Әмма тотылган очракта, мөэминнәргә Дакйанус алдында икенең берсен сайларга туры килә: үлем яки ширек кату. Иман әһелләренең күпчелеге үзләре өчен үлүне кулай күргән. Шуңа күрә үлем барәбәренә алар Аллаһыга иманнарын саклап калып, Җәннәтне сайлаганнар. Дакйанусның әмере белән аларның үле тәннәрен шәһәр буенча башкаларга “гыйбрәт” булсын өчен асып куйганнар.
Иман китерүчеләр арасында берничә яшь егет - хөкемдарга якын мөнәсәбәттә торган гаиләләрдән чыккан балалар да була. Моны белеп, Дакйанус яшьләрне кулга алырга һәм аның янына китерергә боерган.
Аларны күреп, ул болай ди:
– Сезгә әлеге потларга табынырга һәм аларга багышлап корбан чалырга нәрсә комачаулый? Ни өчен сез бу шәһәрдә яшәүчеләрдән үрнәк алмыйсыз? Сез, башкалар кебек үк, безнең иләһләргә табына һәм аларга корбан чала башлаячаксыз, яки үлемгә дучар ителәчәксез.
Әмма бу яшьләр аңа үзләренең иманнары турында ачыктан-ачык белдерәләр:
وَرَبَطْنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ إِذْ قَامُوا فَقَالُوا رَبُّنَا رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ لَن نَّدْعُوَ مِن دُونِهِ إِلَٰهًا ۖ لَّقَدْ قُلْنَا إِذًا شَطَطًا
هَٰؤُلَاءِ قَوْمُنَا اتَّخَذُوا مِن دُونِهِ آلِهَةً ۖ لَّوْلَا يَأْتُونَ عَلَيْهِم بِسُلْطَانٍ بَيِّنٍ ۖ فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا
«Алар (ул залим хөкемдарның потларга сәҗдә кылдыруына каршы) аягөсте торып баскач, Без аларның күңелләренә куәт (һәм сабырлык) бирдек, шул сәбәпле алар әйттеләр: “(Потлар безнең Раббыбыз була алмый!) Безнең Раббыбыз – күкләрнең һәм җирнең Раббысы (булган Аллаһы Тәгалә). Без Аннан башканы илаһ дип әйтмибез. Юкса, (дөреслектән) ерак сүз әйткән булырбыз. Безнең (ялгыш юлда булган) кавемебез Аннан башка илаһлар сайлады. Алар хакында ачык бер дәлил китерсәләр иде! (Ширек кушу белән) Аллаһка карата ялган уйдырма чыгарудан да залимрәк кем бар?» (Әл-Кәһф, 18:14-15)
Шул рәвешчә, ачыктан-ачык каршылык белдерүче шушы яшьләргә ачуы чыккан Дакйанус уйларга вакыт бирә һәм гомерләрен бер иләһлектән баш тартып саклап калырга тәкъдим итә һәм егетләрне яптыра. Әмма үткен егетләр, Аллаһка тәвәкәлләп, сарайдан качып чыгып китәләр һәм шәһәрдән ерак түгел генә урнашкан тау куышына яшеренәләр.
Мәгарәгә бару юлында алар Кафештатайуш исемле көтүчене очрата. Ул ислам динен кабул итә һәм аларга җиденче булып иярә. Бу көтүченең Кытмир кушаматлы гадел эте була. Бу хәерле җан иясе алар артыннан бер дә калмыйча ияреп барган һәм Җәннәткә дә алар артыннан барып эләккән. Әгәр Җәннәткә Аллаһының дусларына ияргән эт тә керә алгач, Аллаһы Аның дусларына иярүчеләрне Җәннәткә кертми димени?!
Тау куышында яшәүчеләрнең бу батыр гамәле Аллаһы Тәгаләнең мактавына лаек, һичшиксез. Үз диннәрен саклап калу өчен, алар туган йортларын һәм бай әти-әниләрен ташлап, яшьтәшләре кебек дан-дәрәҗә, шөһрәткә бирелү юлына басмыйлар. Киресенчә, җәмгыятьтә зур абруй казанган аталары канаты астында гамьсез тормыш рәвеше алып баруга караганда, алар Аллаһка табынып аулак яшәүне өстенрәк күрәләр.
Шулай итеп, егетләр мәгарәгә килеп керә. Юлдан алҗып, алар түзә алмаслык бер арыганлык сизеп, йокыга тала. Өч йөз тугыз ел дәвам иткән бу йокыны аларга Аллаһы җибәрә. Тәннәренә зыян килмәсен өчен, Яралтучы аларны вакыт-вакыт бер яктан икенче якка борып куя. Эт тә, алгы тәпиләрен сузып, мәгарәгә керү ишеге алдында йоклаган була. Бу хакта Коръәндә болай диелә:
وَتَحْسَبُهُمْ أَيْقَاظًا وَهُمْ رُقُودٌ ۚ وَنُقَلِّبُهُمْ ذَاتَ الْيَمِينِ وَذَاتَ الشِّمَالِ ۖ وَكَلْبُهُم بَاسِطٌ ذِرَاعَيْهِ بِالْوَصِيدِ ۚ لَوِ اطَّلَعْتَ عَلَيْهِمْ لَوَلَّيْتَ مِنْهُمْ فِرَارًا وَلَمُلِئْتَ مِنْهُمْ رُعْبًا
«(Рәсүлем! Күзләре ачык булганга күрә һәм уңга-сулга каранып торганнары өчен,) Син аларны уяу дип санарсың, әмма алар йоклыйлар. Без аларны (туфракның черетүеннән саклау өчен) әле уң якка, әле сул якка әйләндерә идек. Этләре дә алда алгы аякларын сузып ята иде. Әгәр аларны (чәчләре, тырнаклары җиткән хәлдә) күрә алган булсаң, һичшиксез, алардан йөз чөерер һәм алар аркасында курку эчендә булыр идең» (Әл-Кәһф, 18:18).
Яралтучы Зат аларны мәгарәдә йоклаткан һәм Үзе үк, үлгәннән соң терелү булуны дәлил итеп, йокыдан уяткан.
Мәгарәдә яшәүчеләр уянгач, Дакйанусның гаскәрләре әле һаман да аларны эзәрлеклидер, дип уйлый. Ләкин тамаклары ачыкканга күрә, бер иптәшләрен азык эзләү өчен шәһәргә җибәрергә мәҗбүр булдылар. Туган шәһәренә килеп җиткәч, егет таң кала: урамнар һәм йортлар танымаслык булып үзгәргән була! Хәтта кесәсендә булган акчасы да күп еллар элек әйләнештән чыккан булуын аңлый ул. Егет аңына аермачык булып шул килә: йоклап киткәннән бирле берничә йөз ел үткән, явыз Дакйанус күптән вафат, ә хәзерге патша иман китерә һәм калган халык та үз динен иркен рәвештә тота ала икән.
Әлеге тарихны бар кылып, Яралтучы Зат кешеләргә Үзенең үлеләрне яңадан терелтү вәгъдәсен хаклык итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Риваятьләрнең берсендә исә, Дакйанус үлгәннән соң, бик күп патшалар алмашынды, дип хәбәр ителә. Ахыр чиктә, бу илнең идарәчесе итеп мәрхәмәтле кеше куела. Ул, кешеләр үлгәннән соң, алар җаны белән дә, тәне белән дә кубарылачакларына ышанган. Әмма җәмгыятьнең бер өлеше тән түгел, бары җан гына кубарылачак дип санаган. Әлбәттә, мондый карашлар халык арасында фетнә чыгуга сәбәп булган. Аны юкка чыгару өчен, мөселман җитәкче Аллаһы Тәгаләдән аңа һәм аның тарафдарларына хакыйкатькә ишарәләгән берәр вакыйга күрсәтүен үтенгән: “Ий, Раббым! Син барлыкка килгән каршылыкларны күрәсең. Кешеләргә хакыйкать барып җитсен өчен, безгә аңлатучы билгеләреңне һәм дәлилләреңне җибәрсәң идең”.
Аллаһы Тәгалә бу игелекле колның ялваруын кабул итә һәм Кыямәт көненең һичшиксез булачагы һәм үлгәннәрнең кабаттан кубарылачакларын күрсәтү билгесе буларак, Раббыбыз өч йөз тугыз елдан соң әлеге яшьләрне уята.
وَكَذَٰلِكَ أَعْثَرْنَا عَلَيْهِمْ لِيَعْلَمُوا أَنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَأَنَّ السَّاعَةَ لَا رَيْبَ فِيهَا
«Шулай итеп, Без алардан хәбәрдар иттек, Аллаһның (бөтен кешеләрне терелтү) вәгъдәсе (дә) хак булганын, Сәгатьнең җитүендә шөбһә булмаганын (кешеләр) белсеннәр. <…> » (Әл-Кәһф, 18:21). Моңа бер дә шикләнмәгез, хөрмәтле дин кардәшләрем!
Унөченче нәсихәт. “Һабил белән Кабил”
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ
“Аларга Адәмнең (Һабил белән Кабил исемле) ике улының хәбәрен хак (бер бәян) белән укы...” Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдәге “Әл-Маидә” (Табын) сүрәсенең 27-нче аятендә шулай ди. Әлеге сүрәдә бар мөэминнәргә үгет-нәсихәт итеп кешелек тарихыда иң фаҗигале сәхифәләренең берсе хакында бәян ителә. Раббыбызның әмеренә буйсынып Һабил һәм Кабил турында без дә искә төшерик...
Адәм (галәйһиссәлам) һәм Һава Җәннәттә яшәгәннәр. Әмма тыелган агачның җимешен татып карагач, аларны җиргә - Һаваны Җиддәгә, ә Адәмне (галәйһиссәлам) Һиндстанга куып төшерәләр. Кылган ялгышларына ихлас тәүбә итеп һәм елап, алар Аллаһыдан кичерүен сорап ялваралар. Кодрәтле һәм Гафу итүче Ходай Тәгалә аларның тәүбәсен кабул итә һәм аларга Мәккә янындагы Гарәфәт үзәнендә очрашырга рөхсәт бирә. Бераздан Ул аларга балалар да бүләк итә һәм шул рәвешле кешелек дөньясы үрчи башлый.
Аллаһы Тәгалә Адәм (галәйһиссәлам) белән Һавага күп балалар насыйп итә. Тапкан саен Һава дөньяга игезәкләр тудырган була, аларның берсе һәрчак кыз бала, икенчесе ир бала була. Шулай итеп ул егерме пар балага тормыш бирә, тик Шис (галәйһисәлләм) генә берүзе туа.
Бер ата һәм ана балалары, бертуган абый-сеңелләр һәм апа-энеләр булып, алар кешелекне ничек үрчеткән соң? Ул чорда, Аллаһы Тәгалә, шундый зарурлык булгач, Адәм балалары өчен үзара никахны рөхсәт итә, ягъни ул вакыт шәригате буенча бертуганнарга никах тыелмаган була. Әмма бер шарт белән - никах игезәк сыңарлар арасында була алмый! Ир балалар үзләренннән алда яки үзләреннән соң туган кыз туганнарына гына өйләнә алганнар. Кешеләрнең саны билгеле бер күләмгә җиткәч, Нух (галәйһиссәлам) вакытында Аллаһы Тәгалә бу кагыйдәне гамәлдән чыгара һәм бертуганнар арасында никах тыела башлый.
Адәм (галәйһиссәләм) белән Һаваның беренче игезәк балалары булып Һабил белән Кабил һәм аларның игезәк кыз туганнары тора. Балигъ булгач, Кабил – Һабилнең игезәк кыз туганына, Һабил – Кабилнең игезәк кыз туганына өйләнергә тиеш була. Ләкин Кабил гына моңа риза булмый: аның үзенең чибәр игезәк сыңарына күзе төшә.
Туган туганга каршы
Адәм (галәйһиссәлам) улын үгетли, мондый никахның тыелган булуы турында кисәтә, Аллаһының әмерләренә буйсынуны таләп итә... Ләкин холыксыз, кызу канлы, итәгатьсез һәм кечкенәдән үк Һабилдән көнләшеп яшәгән Кабил әтисенә каршы баруыннан туктамый. Шунда Адәм (галәйһиссәлам) ике улын да чакырып алып әйтә:
– Сез икегез дә Аллаһыга корбан китерергә тиешсез. Раббыбыз кемнең корбанын кабул итә, мин бу кызымны шуңа кияүгә бирәм.
Һабил мал үрчетү белән шөгыльләнгән була һәм шуңа да корбанга үзенең иң яхшы көр сарык тәкәсен бирә. Игенчелек белән көн күргән Кабил исә корбанга иң начар бодаен китереп бирә.
Ул вакытларда, әгәр дә Аллаһы корбанны кабул итсә, Ул аңа күктән ут ата торган була, ә кабул ителмәсә, корбан җирдә ятып кала. Мондый хәл Исраил балалары килеп чыкканга кадәр, җирдә кешеләр ишәеп, алар арасында мохтаҗлар барлыкка килгәнче дәвам итә. Шуннан соң Аллаһы моны туктата.
Риваятьләрнең берсендә, Һабил корбан итеп үз кулларында үстереп тәрбияләгән, җан дусты итеп күргән сарык тәкәсен китергән, дип бәян ителә. Аның белән аерылу ничек кенә авыр булмасын, Аллаһы ризалыгын алу аның өчен барысыннан да кыйммәтрәк була. Һәм Раббыбыз, билгеле, аның бу олы һәм ихластан тапшырган корбанын кабул итеп ала, һәм сарыгын Җәннәткә урнаштыра. Соңыннан, берничә гасыр үтеп, бу сарык тәкәсе әле Ибраһимның (галәйһиссәлам) улы Исмәгыйльне (галәйһиссәлам) дә үлемнән коткарып калачак. Аларга йолым итеп ирештерелгән хайванны хәтерлисезме? Ул Һабил сарыгы була да инде. Шулай итеп, Һабил үзе дә белмичә, сарыгын корбан китереп, алдагы токымының өзелә язган буынын саклап алып кала.
Коръәндә әйтелгән:
وَفَدَيْنَاهُ بِذِبْحٍ عَظِيمٍ
«Без аңа фидия итеп зур (кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган) бер корбанлык (сарык тәкәсе) бирдек” (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 107-нче аять).
Күргәнебезчә, корбан китерү – ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне аша белдерү һәм дәлилләү. Ул безгә юмартлык күрсәтергә, Аллаһыга карата булган чиксез сөюбезне, үзебезнең Аңа итагать итүебезне, Раббыбызның чиксез нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирә. Корбан чалу турында Раббыбыз әмере һиҗринең икенче елында ук кабул ителә. Коръән-Кәримдә әйтелгән:
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ
“(Шулай булгач) Раббың өчен намаз укы һәм (Аның исеме белән) корбан чал (да, корбан итләрен юксылларга тарат)” (“Әл-Кәүсәр” (Муллык) сүрәсе, 2-нче аять). Ләкин, Коръәндә шул ук вакытта болай диелә:
لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَٰكِن يَنَالُهُ التَّقْوَىٰ مِنكُمْ ۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرَهَا لَكُمْ لِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَىٰ مَا هَدَاكُمْ ۗ وَبَشِّرِ الْمُحْسِنِينَ
“Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә. Сезне һидаяткә ирештерде дип (“Аллаһу әкбәр” диеп,) Аллаһка тәкбир әйтүегез өчен Ул аларны сезгә буйсындырды. (Рәсүлем!) Күркәм гамәл ияләрен сөендер” (“Әл-Хәҗ” (Хаҗ) сүрәсе, 37-нче аять).
Димәк, корбан чалуның асыл мәгънәсе корбан итендә һәм канында түгел, ә чын ихласлык, иманда ныклык, тәкъвалык күрсәтүдә, Аллаһыга итагать итүдә. Һабил мисалы - безгә нәсихәт: кеше Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбанының файдасын, һичшиксез, күрәчәк. Әгәр үзе күрмәсә, балалары яки оныкларына куаныч китерәчәк.
Шулай итеп, Кабил һәм Һабил корбанга дигән мөлкәтләрен алып, аларны тау битенә өеп куялар. Шул мизгелдә күктән ут төшеп Һабилнең корбанын йотып куя, ә Кабилнең корбаны кагылмаган булып кала. Шуннан инде Һабилнең Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешүе, ә Кабилнең хак булмавы ачыклана. Коръән-Кәримдә бу турыда болай дип әйтелгән:
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ إِذْ قَرَّبَا قُرْبَانًا فَتُقُبِّلَ مِنْ أَحَدِهِمَا وَلَمْ يُتَقَبَّلْ مِنَ الْآخَرِ قَالَ لَأَقْتُلَنَّكَ ۖ قَالَ إِنَّمَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنَ الْمُتَّقِينَ
«Аларга Адәмнең (Һабил белән Кабил исемле) ике улының хәбәрен хак (бер бәян) белән укы. Менә ул икәү берәр корбан тәкъдим иттеләр; аларның берсеннән (бу корбаны) кабул ителде, икенчесеннән исә кабул ителмәде. Ул (корбаны кабул ителмәгән Кабил Һабилгә): “Мин сине, һичшиксез, үтерәчәкмен”, – диде. Ул исә әйтте: “Аллаһ тәкъвалык ияләреннән генә (корбаннарын) кабул итә» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 27-нче аять).
Шулчак Кабилнең аңын көнчелек һәм нәфрәт томалый. Ачуы чыгып, акылын җуйган Кабил үз туганын күралмый һәм әтисен гаепли башлый:
– Син Һабилгә дога укыдың, шуңа да аның корбаны кабул булды, әгәр син аңа дога укымасаң, аның корбаны түгел, ә минем корбан кабул ителер иде.
Аңа җавап итеп Адәм (галәйһиссәлам) әйтә:
– Юк, улым. Һабил корбанга үз мөлкәтеннән иң яхшысын сайлап алды, ә син булганыңның иң начарын Раббың ризалыгы өчен корбан итеп китердең. Аллаһы тәкъвалыларның корбанын кабул итә.
Җирдәге беренче җинаять
Әмма атасының үгет-нәсихәтләре Кабилне тынычландыра алмый һәм ул шайтан коткысына бирелә. “Һабилне үтер дә, игезәк кыз туганыңа өйлән” дигән вәсвәсә аның башын әйләндерә, тынгы бирми, ярсыта, туганыннан үч алырга чакыра... Зиһененә ачыклык килә алмыйча, Кабилнең нәфрәт тулы йөрәге бертуганын үтерергә батырчылык итә. Һәм ул Һабилне ерактагы болыннарга көтү көтәргә чыккан вакытын сагалап тора башлый.
Һабил исә үз туганыннан яманлык килер дип башына да китерми: көтү көткәндә ул малларын иркенгә җибәрә дә, үзе бер агач күләгәсенә ял итәргә ята. Ята торгач, үзенә текәлеп торган бер карашны тоя. Бу явызлык һәм дошманлыктан янып торган Кабил була. Зиһенен дә, күңелен дә тулысы белән шайтанга тапшырып, вәсвәсәгә бирелеп, ул әйтә:
– Синең корбаның кабул булды, ә минеке – юк. Хәзер миңа кешеләр арасында ничек яшәмәк кирәк? Мин аларның күзләренә дә карый алмыйм! Мин сине үтерергә мәҗбүрмен, шул чакта син минем игезәк туганыма өйләнә алмаячаксың.
Һабил исә Раббысына тәвәккәл кылып, тулысы белән язмышын Аңа тапшыра һәм бертуганына каршы бер гамәл дә кылмый. Ул болай дип җавап бирә:
لَئِن بَسَطتَ إِلَيَّ يَدَكَ لِتَقْتُلَنِي مَا أَنَا بِبَاسِطٍ يَدِيَ إِلَيْكَ لِأَقْتُلَكَ ۖ إِنِّي أَخَافُ اللَّهَ رَبَّ الْعَالَمِينَ
«Әгәр син мине үтерергә дип кулыңны сузсаң да, мин сине үтерергә дип кулымны сузмам. Чөнки, һичшиксез, мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан куркамын» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 28-нче аять).
Бу сүзләрдән соң Кабилнең ачуы тагын да арта төшә, ул тыныч кына торып китәргә җыенган Һабилнең башына таш белән суга. Һабил үлә... Әнә шул рәвешле кешелек һәм Җир тарихында беренче тапкыр үтерү җинаяте кылына.
فَطَوَّعَتْ لَهُ نَفْسُهُ قَتْلَ أَخِيهِ فَقَتَلَهُ فَأَصْبَحَ مِنَ الْخَاسِرِينَ
«Нәфесе аны кардәшен үтерүгә (бизәп күрсәтеп) этәрде, һәм ул аны үтерде, һәм ул (динен дә, дөньясын да) югалтучылардан булды» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 30-нчы аять).
Кабилнең Аллаһы каршындагы бу җинаяте шулкадәр зур була ки, алга таба кешеләр тарафыннан кылынган барлык үтерүләрнең гөнаһы хәзер үтерүче белән бергә аңа да төшеп тора икән. Хәдисләрнең берсендә Аллаһы рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәллам) шундый сүзләре тапшырыла: “Гаепсезгә үтерелгән кеше канының бер өлеше Адәмнең беренче улына да төшә. Чөнки ул кеше үтерүчеләрнең беренчесе булды”.
Кабил каргадан кеше җирләргә өйрәнә
Кабил шайтан коткысына бирелеп, нәфесен тыялмыйча үз туганын үтерә. Соңыннан, акылына килеп, ул бер гаепсезгә үз туганын үтереп нинди зур гөнаһ кылганын аңлый. Әмма бу хатаны төзәтеп булмый иде инде – каршында туганының үле гәүдәсе ята, ә ул үзе кеше үтерүче булып калды. Кабил үкенә, аны вөҗдан газабы һәм Аллаһы Тәгалә каршында курку биләп ала, күңел тынычлыгын, яшәвенең ямен җуя... Хәзер нишләргә?..
Кисәк кенә ул җирне томшыгы белән казыган карганы күреп ала. Карга икенче бер карганың үле гәүдәсен чокырга күмеп маташа торган була. Моны күргәч, Кабил карга кебек үк чокыр казый, һәм анда Һабилнең гәүдәсен күмеп куя. Коръән-Кәримдә бу турыда болай дип әйтелгән:
فَبَعَثَ اللَّهُ غُرَابًا يَبْحَثُ فِي الْأَرْضِ لِيُرِيَهُ كَيْفَ يُوَارِي سَوْءَةَ أَخِيهِ ۚ قَالَ يَا وَيْلَتَا أَعَجَزْتُ أَنْ أَكُونَ مِثْلَ هَٰذَا الْغُرَابِ فَأُوَارِيَ سَوْءَةَ أَخِي ۖ فَأَصْبَحَ مِنَ النَّادِمِينَ
«Шуннан (Кабил Һабилнең мәетен нишләтергә белмичә аптырап йөргән чакта,) кардәшенең гәүдәсен ничек каплауны күрсәтер өчен, Аллаһ аңа җирне казып торган бер карга җибәрде. Ул (тере карганың үле карганы ничек күмгәнен күргәч): “Ни үкенеч миңа! Мин шушы карга кебек тә була алмыйм һәм кардәшемнең гәүдәсен дә каплый алмыйммыни?” – диде. Һәм ул (бик озак кардәшенең үле гәүдәсен аркасында йөрткәне өчен) үкенгәннәрдән булды» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 31-нче аять).
... Караңгы төшә. Балалар һаман кайтмый. Адәм (галәйһиссәлам) шушы уйлар белән улларын эзләргә чыга. Әтисенең килгәнен күреп Кабил коты очып качып йөгерә. Як-ягына карагач, Адәм (галәйһиссәлам) канга баткан ташны күрә һәм монда ни булганын аңлап ала. Ачуын тыя алмыйча, кайгысыннан һәм әрнүеннән елый-елый, ул җирдәге беренче үтерүчене - үзенең улын каргый һәм ләгънәт итә.
Бу җинаятен эшләп, Кабил ялгыш юлга баса, зур гөнаһ кылучы булып кала. Шушы көннән башлап, бу яман эш кешеләр тарафыннан кабатланган саен, гөнаһның бер өлеше Кабилгә төшеп бара. Гәрчә үтергән кешенең гөнаһы кимемәсә дә. Хәдисләрнең берсендә болай диелгән:
«Кем Исламда нинди дә булса яхшы гадәткә нигез салса, моның өчен һәм шулай ук аннан соң бу гадәтне эшләгәнннәрнең дә савабын алыр. Гәрчә ул кешеләрнең саваплары һич кенә дә кимемәс. Ә кем дә булса Исламда яман гадәт башлап җибәрсә, моның өчен ул бу эшнең гөнаһын һәм аннан соң шулай ук моны кылган кешеләрнең дә гөнаһы аңа төшәр, гәрчә моннан ул кешеләрнең гөнаһы һич кенә дә кимемәс».
Ундүртенче кыйсса. «АСИЯ»
Асия – Ислам тарихында иң бөек хатын-кызларның берсе, ул Аллаһыга тугрылыгын саклар өчен, явыз иренә каршы чыгудан курыкмаган. Хәдисләрнең берсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднеңﷺ Асия турындагы сүзләре китерелә: «Ир-атларның күбесе камиллеккә ирештеләр, ләкин Гыймран кызы Мәрьям һәм фиргавен хатыны Асиядән кала, бу эш хатын-кызлар көченнән килми иде (имам әл-Бохари)”. Чынлыкта, Асия, әлеге рухи камиллеккә ирешү өчен, үзенең гомерен корбан итәргә мәҗбүр була, чөнки ул дөнья рәхәтлекләре һәм ләззәтләреннән Ахирәтне өстен күргән була. Әмма бу гыйбрәтле кыйссаны ахырыннан түгел, башыннан өйрәник әле.
Нил һәм... Җәннәт патшабикәсе
Асия – Фиргавеннең сөекле хатыны... Үтә дә чибәр һәм дан-шөһрәткә, күз күрмәгән сансыз байлыкка ия Нил патшабикәсе... Аның ирен халык илаһ дип белә һәм аңа табына. Шуңа Асия дә, теләгән булса, кешеләрне үзенә баш иеп гыйбадәт кылырга мәҗбүр итә алган булыр иде. Әмма Аллаһның рәхмәте белән аның калебе иман китерү өчен ачык була.
Көннәрдән бер көнне хезмәтчеләре белән бергә Нил ярлары буйлап йөргәндә, биек булып үскән үсентеләр арасында Асия сандык таба - аның эчендә кечкенә генә бер сабый яткан була. Чынлыкта, Раббыбыз бу баланы, Фиргавеннең башка яһүди балалары белән бергә үтерүеннән саклап калу өчен, шушы мәрхәмәтле хатын-кыз кулына эләгүне насыйп итә. Аллаһның рәхмәте киң – Асия үзе дә белмичә Муса галәйһиссәламне үстерә, ә аннары аның Пәйгамбәрлегенә һәм Аллаһының барлыгына-берлегенә иман китерә.
Хакыйкатькә төшенгән Асия, диннән башка хакимлек итү һәм бай булуның бернинди дә кыйммәте булмавын аңлый. Ул, Аллаһтан Җәннәттә сарай бүләк итүне сорап, таҗдан, тәхеттән һәм сарайларыннан баш тарта. Раббыбз Асияне Җәннәттә патшабикә дип игълан итә. Коръәндә Ул болай ди:
وَضَرَبَ اللَّهُ مَثَلًا لِّلَّذِينَ آمَنُوا امْرَأَتَ فِرْعَوْنَ إِذْ قَالَتْ رَبِّ ابْنِ لِي عِندَكَ بَيْتًا فِي الْجَنَّةِ وَنَجِّنِي مِن فِرْعَوْنَ وَعَمَلِهِ وَنَجِّنِي مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
“Аллаһ иман китерүчеләр өчен фиргавеннең хатынын үрнәк итеп китерә. Менә ул: “И, Раббым! Җәннәттәге хозурыңда минем өчен бер өй сал! Мине фиргавеннән һәм аның (көферлегеннән, Синнән башкага гыйбадәт һәм кешеләрне гаепсез хәлдә җәзалау кебек) гамәленнән коткар! Залим кешеләрдән дә мине коткар!” – дигән иде” (“Әт-Тәхрим” (Тыю) сүрәсе, 66:11)
Асия үз тормышын Аллаһы юлында корбан кыла. Аллаһы Тәгалә аның иманын ныгыту һәм Үзенең Рәхимлелеген күрсәтү өчен, Асиягә Җәннәттәге сарайны үлеме җиткәнче үк күрсәтә. Асиянең әле җаны тәненнән аерылырга өлгерми, ә ул инде шушы сарайда патшабикәгә әверелгән була.
Хәдисләрнең берсендә әйтелә ки, Аллаһы илчесе ﷺ болай дигән: “Хәдичә, Фатыйма, Мәрьям һәм Асия бинт Мүзәһим Җәннәттә иң изге хатын-кызлар урынын алачак”. Башка бер хәдистә исә: “Фиргавен хатыны – Асия, Гыймран кызы Мәрьям, Һүвәйлид кызы Хәдичә һәм Мөхәммәт кызы Фатыйма – чын камиллеккә ирешкән дүрт хатын-кыз", – диелә.
Муса галәйһиссәламне уллыкка алу
Билгеле булганча, Муса галәйһиссәламнең әнисе кешеләрдән качып бала тапкач, Фиргавен кешеләре бу баланы үтермәсен өчен, ул Мусаны, агач сандыкка салып, Нил елгасына агызып җибәрә. Моның турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ أُمِّ مُوسَىٰ أَنْ أَرْضِعِيهِ ۖ فَإِذَا خِفْتِ عَلَيْهِ فَأَلْقِيهِ فِي الْيَمِّ وَلَا تَخَافِي وَلَا تَحْزَنِي ۖ إِنَّا رَادُّوهُ إِلَيْكِ وَجَاعِلُوهُ مِنَ الْمُرْسَلِينَ
“Һәм Без (ул вакытта улын ничек яшерергә белми йөргән) Мусаның (галәйһиссәлам) әнисенә: “(Саклана алган вакыт дәвамында) Син аны имез, әмма әгәр аның өчен (күршеләрдән бер-бер зарар килүеннән) курыксаң, аны (сумалаланган бер сандык эченә салып) диңгезгә (Нил елгасына) ташла. (Суга батуыннан, сөтсез калуыннан) Курыкма һәм кайгырма. Һичшиксез, Без аны сиңа кайтарачакбыз, һәм аны пәйгамбәрләрдән берсе итәчәкбез”, – дип илһам иттек” (“Әл-Касас” (Кыйсса) сүрәсе, 28:7).
Сандык, агым уңаена йөзеп, Фиргавен сарае диварларына кадәр килеп җитә. Аны Асиянең хезмәтчеләре табып ала. Бу табылдыкны алар Асиягә тапшыра. Ул исә сандыкны кызыксынып ача һәм анда нур сирпеп торган баланы күрә. Шулай итеп, аның калебендә Муса исемле бу нарасыйга мәхәббәт уяна. Хәер, бу баланы күргән һәркем аңа карата битараф кала алмаган.
Үзенең зирәклеге, тышкы матурлыгы, акыллы һәм вөҗданлы булуы белән Асия күп тапкырлар Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның явыз кешеләреннән коткарган. Хакыйкатьтә, пәйгамбәр өчен кайсы насыйп хәерлерәк булуы – үз әнисе яки тәрбиягә алган хатын белән яшәвеме - бары Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле.
Асия ничек иман китергән?
Балигълык яшенә җиткәч, Муса галәйһиссәлам Мәдьянга күчеп китә, ул анда ун ел дәвамында яши. Мисырга инде ул пәйгамбәр сыйфатында кайта. Муса галәйһиссәлам Фиргавен янына килеп, аны дингә өнди, таягын еланга әверелдерү могҗизасын күрсәтә. Шуларны үз күзләре белән күргән Асия акылы белән дә, йөрәге белән дә Аллаһка иман китерә һәм пәйгамбәрнең динен кабул итә.
Аллаһының рәхмәте белән, хакыйкатьне күргән һәм Муса галәйһиссәлам белән көрәштә җиңелгән фиргавеннең сихерчеләре дә Асия белән бергә иман китерә. Әмма ачыктан ачык шуны белдергәнәре өчен, аларны газаплап үтереп асып куялар.
Фиргавен сараенда шулай ук Мәшитә исемле бер хатын-кыз яшәгән була, ул да яшерен рәвештә иман китерә. Асия белән Мәшит бер-берсен дус-сердәш һәм таяныч итеп күрәләр. Аллаһыга гыйбадәт кыла башлавын белгәч, Фиргавен Мәшитәне дә каты җәзага тарта. Әмма бу хатын-кызның иманы нык була, ул Фиргавенгә сәҗдә кылу адымына бармый, нәтиҗәдә, Фиргавен аны үтерергә әмер бирә.
Асия дус кызының үтерелүен йөрәгенә якын алып, кайгыны бик авыр кичерә, аның күңеле хәсрәткә бата, ул дустының эзәрлекләнүен, газаплануын исеннән чыгара алмый. Кечкенә улының әнисе Мәшитәгә әйткән сүзләре калебендә ук булып кадала: “Әнием! Син барысын да мәхрүм калдың, хәзер гомерең дә бетәчәк. Ләкин иманныңны җуйма! Җәннәт бик тә якын!»
Мәшитәнең, аннары сихерчеләрнең җәзалап үтерелүе Асияне Фиргавеннән һәм аның даирәсеннән ерагайта. Аның күз алдына еш кына Мәшитәнең һәм сихерчеләрнең соңгы мизгелләрендәге бәхетле йөзләре килеп баса. Бу хәлләрдән соң ул да, үзенең дин кардәшләре белән җәннәткә эләгергә теләп, газаплы үлем турында хыяллана башлый. Аны инде әйләнә-тирәдәге зиннәт тә, сарай да кызыксындырмый. Хакимият таҗы урынына да ул хәзер иман таҗын киеп йөри. Диннең тәмен тойгач, Фиргавен сараенең киң һәм бай диварлары аның өчен төрмә рәшәткәләренә әйләнде... Вакытының күп өлешен ул үз бүлмәсендә Аллаһыга гыйбадәт кылуга багышлый һәм мөмкин булганча Фиргавеннән ераклашырга тырыша.
Җәзалар белән газапланган, әмма бәхетле
Хатыны ягыннан салкынлыкны Фиргавен, әлбәттә, сизми калмый. Тик Асиягә карата чиксез мәхәббәте аны хатының эшенә тыкшынудан саклады, аның белән йомшак мөгамәләдә булырга этәрде. Ләкин фиргавен сөеклесенең үпкәләве, күңел халәте үзгәрүе тиктомалдан гына булмавын көннән-көн яхшырак аңлый башлый. “Ул илдә барлыкка килгән яңа дин йогынтысына эләккәнме икән әллә?” – дигән сорау уена килгән саен, Фиргавеннең тыны кысылып, тире бәреп чыга.
Дөрестән дә, Муса галәйһиссәламнең дине һәм бер-бер артлы җиңүләре Фиргавен кавеменә зур йогынты ясый. Тормышларына куркыныч янауга карамастан, мөселманнар саны арта. Асиянең дә Фиргавеннең илаһилыгын танымавы аның дәрәҗәсен халык каршында нык какшата. Һәм ул, Асияне чын күңелдән яратуга да карамастан, хакимлек итү аннан да кыйммәтрәк булын аңлый. Шуңа күрә Фиргавен дүрт кадак белән хатынын җиргә кадакларга әмер биреп, күкрәгенә зур тегермән ташы салдырып, аны кызу кояш астында калдыра – шулай итеп газаплап, ул Асиядән диннән баш тартуын таләп итә. Әмма бу хатын үлем каршында көчле рухлы булып кала.
Сәлман Фариси (радыйАллаһу ганһүдән) тапшырылган риваятьтә болай диелә: «Асия бу җәзаларга дучар булганда, фәрештәләр аны үзләренең канатлары белән кояшның кызуыннан каплаганнар. Шул мизгелдә ул үзенең Җәннәттәге йортын күреп ала”. Шулай итеп, Асия Җәннәттәге урынын исән чагында ук күрә икән. Икенче бер риваятьтә болай диелә: «Фиргавен аңа диненнән баш тартырга тәкъдим иткәч, ул аңа болай ди:
- Синең шәфкатьсезлегең һәм явызлыгың минем тәнемне авырттыра. Ләкин йөрәгем минем - Аллаһы Тәгалә яклавында. Хәтта син мине вак кисәкләргә бүлгәләсәң дә, мин үз динемнән баш тартмаячакмын.
Хәлсезләнеп, газапланып беткән Асия янына Муса галәйһиссәлам дә килә. Ул пәйгамбәргә әйтә:
- Муса! Раббым миннән канәгатьме, әллә Ул миңа ачулымы?
Муса галәйһиссәлам аңа:
- Асия! Аллаһы Тәгалә сине данлый! Күк әһелләренең барысы да сиңа төбәлгән. Ни генә теләсәң дә, теләгең, һичшиксез, башкарылып чыгачак.
Һәм шунда йөзен күккә күтәреп, Асия әйтә:
وَضَرَبَ اللَّهُ مَثَلًا لِّلَّذِينَ آمَنُوا امْرَأَتَ فِرْعَوْنَ إِذْ قَالَتْ رَبِّ ابْنِ لِي عِندَكَ بَيْتًا فِي الْجَنَّةِ وَنَجِّنِي مِن فِرْعَوْنَ وَعَمَلِهِ وَنَجِّنِي مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
– И, Раббым! Җәннәттәге хозурыңда минем өчен бер өй сал! Мине фиргавеннән һәм аның (көферлегеннән, Синнән башкага гыйбадәт һәм кешеләрне гаепсез хәлдә җәзалау кебек) гамәленнән коткар! Залим кешеләрдән дә мине коткар! (“Әт-Тәхрим” (Тыю) сүрәсе, 66:11)
Риваятьләрдә әйтелә: “Асиянең җәннәттәге урыны аңа кәшеф (интуитив тоемлау) юлы белән күрсәтелә, җаны чыкканда ул бернинди дә авырту, газап тоймый. Ә аның өстенә салынган зур тегермән ташы җансыз гәүдәдән шуып төшә”.
Күрегез әле, Асия нинди күркәм дога кыла: “И, Раббым, Җәннәттәге хозурыңда минем өчен бер өй сал”. Ул бер дә фани дөньядагы йорт турында хыялланмый, көчле һәм бай Фиргавеннең хатыны Аллаһыдан Җәннәттәге сарай турында үтенеп сорый. Шулай итеп, ул дөнья байлыгына түгел, ә мәңгелек тормыш ләззәтләренә омтылырга кирәк булуын раслый. Күпләребез өчен нинди файдалы сабак бу!
Иң зур явызлыкны һәм ширекны символлаштыручы Фиргавен Асияне үзе белән бергә җәһәннәм утына ияртергә теләгән, әмма бу хатын-кыз, иманлы, эчкерсез булуы сәбәпле, Җәннәтнең иң югары урынына лаек була.
Һәр кеше үз гамәлләре өчен җаваплы. Һәм яман бәндәнең хатыны булган һәрбер тәүфикълы хатын, иманын һәм ихласлыгын саклаганда, иренең мәрхәмәтсезлекләре өчен Аллаһы каршында җавап бирмәячәк. Раббыбыз безгә явыз Фиргавеннең хатынын мисал итеп китерә. Асия авыр вакытларны һәм яман ирне сылтау итеп, диненнән баш тартмый, хәтта дин хакына үзенең гомерен корбан итә. Безгә гыйбрәт булсын өчен...
Унбишенче кыйсса. “КЫЯМӘТ КӨНЕНДӘ ӨЧ КЕШЕ АЛДЫНДА БЕРЕНЧЕ БУЛЫП ТӘМҮГЪ УТЫ КУБАРЫЛЫР. КЕМНӘР АЛАР?”
”Дөреслектә, эшләр нияткә карап кына бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак”. Күп галимнәр, шул исәптән, әл-Бохари дә, үз хезмәтләрен шушы хәдистән башлый торган булганнар. Шулай итеп алар гыйлем эстәүчеләрне ниятләрен төзәтергә чакырганнар.
Ният ни аңлата?
Ният һәр гамәлебезнең иң мөһим өлеше булып тора. Кешенең гомере, бар эшләре бөек бер максатка буйсынырга тиеш – Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын алуга. Бу безнең фарыз гына түгле, гомер буе кылган башка гамәлләребезгә дә кагыла.
Иманлы кешенең хәле гаҗәеп! Ниятең дөрес куелса, теләсә кайсы гамәлне гыйбадәт кылгандай башкарып була. Кеше йоклый, ашый, укый, эшли ала, һәм шул ук вакытта гыйбадәттә булып калырга мөмкин. Әмма болай булуы да ихтимал: берәү, Коръәнне ятлау кебек бөек эш кылып, исәпсез сәдака таратып, Аллаһ юлында һәлак була, әмма Раббыбызның ачуын гына казана. Ни өчен? Кешенең ялгыш ниятләре шундый аяныч хәлләргә китерә ала.
Кече ширек
Пәйгамбәребез ﷺ безгә кече ширектән сакланырга кушкан. Нәрсә соң ул, дип сорагач, “Ул рия – гамәлләрне башкалар күрсен өчен эшләү”, − дигән.
Рия кешенең күңелендә сизмәстән тамыр җәя. Башта аның ниятләре изге һәм чиста булырга мөмкин, тора-бара исә кешеләргә ошыйсы килүе, аларның хуплауларына ирешү максаты ихласлыкны юкка чыгара. Әмма Раббыбызга башкаларга да өлеш чыгарган гыйбадәт кирәкми, Ул аннан пакь. Шуңа да галимнәр ният турында ешрак искә төшерергә һәм аны төзәтергә кушалар. Аллаһ Коръәндә әйтә:
إِنَّمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا لَعِبٌ وَلَهْوٌ ۚ
Мәгънәсе: “Дөнья тормышы - уен һәм күңел ачу гына” («Мөхәммәд», 47:36). Бу уен белән мавыкмаска кирәк. Пәйгамбәребез ﷺ сөйләгән өч кеше кебек, аның кагыйдәләренә буйсынырга ярамый. Әйдәгез, шушы кыйссаны искә төшерик.
Өч кеше
Бер кеше сугышта һәлак була. Кыямәт көнендә хисап алынганда, аңа Аллаһ Тәгалә биргән бар нигъмәтләрне күрсәтәләр һәм аларны ничек кулланганы турында сорыйлар. Мин Аллаһ юлында һәлак булганчы сугыштым, дип җавап кайтара ул кеше. Ләкин Аллаһ Тәгалә аңа: “Син ялган сөйлисең, синең турында кешеләр “Ул батыр”, дип әйтсеннәр өчен генә сугыштың, һәм алар шулай әйттеләр дә”, − диячәк. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.
Икенче кеше галим булган, үзе дә белем алган һәм башкаларга да өйрәткән. Аннан да Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләре өчен хисап сорагач, мин белем алдым, кешеләргә аны өйрәттем, Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укыдым, дияр. Ләкин Аллаһ Тәгалә: “Син ялган сөйлисең, синең турында кешеләр “Ул галим”, дип әйтсеннәр өчен генә белем алдың, һәм алар шулай әйттеләр дә. Коръәнне дә син кешеләр “Ул ничек яхшы Коръән укый”, дип әйтсеннәр өчен генә укыдың”, − дип җавап кайтарачак. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.
Өченче кешегә Аллаһ бихисап байлыклар биргән. Раббыбыз каршына баскач, ул мөлкәтен Аллаһ ярдәм итәргә кушканнарга тараттым, дип әйтер. Ә Аллаһ: “Син ялган сөйлисең, кешеләр “Ул юмарт”, дип әйтсеннәр өчен малыңны өләштең, һәм алар шулай әйттеләр дә”, − дип җавап бирер. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.
Сүзен тәмамлап, Пәйгамбәребез ﷺ бу өч кеше алдында тәмүгъ уты беренче булып кубарылыр, дигән.
Уттан башка һичнәрсә калмаган
Аңлашыла ки, бу бәхетсез бәндәләр Аллаһ Тәгаләнең мәңгелек ризалыгын кешеләрнең соклануына алыштырганнар. Коръән укучы галимнең нияте – дин кардәшләренең хөрмәтен казану булган. Күпләп сәдака таратучы халыкның мактавына ирешмәкче булгандыр. Аллаһ юлында җанын бирүче, күрәсең, кешеләр күзендә каһарман булып, аны тәэсирләнеп искә алуларын теләгән. Өчесе дә омтылганнарына бу дөньяда ирешкәннәр. Аяныч, ахирәттә аларга һичнәрсә калмаган.
Шуфәй бу хәдисне Әбү Хөрайрадан ишетеп, Мөгәвиягә сөйләгән. Мөгәвия: “Бу өчесен шундый язмыш көткәч, калганнарны ни көтәр икән?!” − дигән. Бу сүзләрне әйткәч, Мөгәвия шундый каты итеп елый башлаган ки, Шуфәй бу елау аны үтерер дип курыккан. Күпмедер вакыт узгач, Мөгәвия үзен кулга алган, күз яшьләрен сөрткән дә, “Аллаһ Тәгалә һәм Аның илчесе ﷺ дөрес әйтте”, диеп, киләсе аятьне укыган:
مَن كَانَ يُرِيدُ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا وَزِينَتَهَا نُوَفِّ إِلَيْهِمْ أَعْمَالَهُمْ فِيهَا وَهُمْ فِيهَا لَا يُبْخَسُونَ
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ لَيْسَ لَهُمْ فِي الْآخِرَةِ إِلَّا النَّارُ ۖ وَحَبِطَ مَا صَنَعُوا فِيهَا وَبَاطِلٌ مَّا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Мәгънәсе: “Кем дә кем дөнья тормышын һәм аның зиннәтен теләсә, ул кешеләргә гамәлләре өчен анда (дөньяда ук) тулысынча бирербез, алар анда мәхрүм калмаслар. Алар – Ахирәттә үзләренә уттан башка берни дә булмаган кешеләр. Аларның (дөньяви максатлар белән) кылганнары (Ахирәттә) бушка китәчәк. Аларның кылганнары файдасыз” («Һуд» 11:15-16).
Кадерле дин кардәшләрем, һәр эшегездә ниятләрегезгә игътибарлы булыгыз. Ныклы иман гына кешеләргә нәфесләрен тыярга, ниятләре туры юлдан тайпылса, аны дөресләргә ярдәм итә ала. Бу дөнья тиз узучан, тормышыбыз кыска. Раббыбызның рәхмәтенә ирешү шуның кадәрле олы бүләк ки, кешеләрнең бернинди мактау сүзләре дә аңа тиң тормый!
Тормышта без күп авырлыкларга юлыгабыз, әмма Коръәннең бер аяте Адәм баласына яшәү көче биреп тора:
فَاسْتَجَبْنَا لَهُ وَنَجَّيْنَاهُ مِنَ وَكَذَٰلِكَ ۚالْغَمِّ نُنجِي الْمُؤْمِنِينَ
Мәгънәсе: “Без аңа җавап бирдек һәм аны хәсрәтеннән коткардык. Мөэминнәрне дә шулай коткарырбыз” (“Әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 88-нче аять). Бу аятьтә сүз балыкның карынына эләккән Юныс галәйһиссәлам турында бара. Ихлас догасын кабул итеп, Раббыбыз аны коткарып кала. Адәм балаларының кыенлыкларын Аллаһы Тәгәлә әнә шулай итеп җиңеләйтә. Димәк, Аның ризалыгы – кеше өчен барыннан да бөек, Аның ризалыгында – безнең котылу чарасы.
Бервакыт өч дус юлга чыга. Ишеп яуган яңгыр астында калып, алар мәгарәгә кереп яшеренергә мәҗбүр булалар. Яңгырдан качып котылулары була, шундук икенче бер бәла килеп чыга: куышка керүгә үк, алар тау битеннән яңгыр юып төшергән зур таш белән бикләнеп калалар. Куркып калып, төшенкелеккә бирелсәләр дә, барысы да Аллаһының ихтыярында булуына ышаналар, һәм күңелләрен өметтән өзмиләр: “Безнең эзләрне яңгыр юды, кантар исә дөньядан аерып куйды. Хәзер без догалар һәм Аллаһы ризалыгы өчен кылган изге гамәлләребегә генә таяна алабыз”. Һәм дуслар шулай итәләр дә: Яралтучы Зат изге гамәлләрен кабул итеп, тоткынлыктан коткарсын өчен, Аңа дога кылалар.
– Ий, Раббым минем! – ди өч дусның берсе. - Минем бик карт әти-әнием һәм кечкенә балаларым бар. Мин һәрчак аларны кайгыртып яшәдем. Сарыкларымны көтүдән алып кайтканда, аларны савып, сөтне иң беренче чиратта әти-әниемә алып килеп бирә идем. Ләкин беркөнне минем килүемә алар йоклый иде, һәм борчымас өчен, мин аларның уянганнарын көтеп торырга булды. Яшь балаларымның ач килеш елауларына да карамастан, мин иң әүвәл әти-әниемә сөт эчердем. Ий Раббым! Әгәр минем бу гамәлем кабул булган булса, Синнән чыгу юлын ачуыңны сорыйбым, зинһар, безгә күк йөзен кабат күрергә насыйп ит!
Исегездә булса, Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә болай дип боера:
وَقَضَى رَبُّكَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِندَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلَاهُمَا فَلَا تَقُل لَّهُمَا أُفٍّ وَلَا تَنْهَرْهُمَا وَقُل لَّهُمَا قَوْلًا كَرِيمًا
Мәгънәсе: “Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте. (И, кеше!) Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга (канәгатьсезлек белдереп): “Уф!” – дип тә әйтмә. (Сүз-гамәлләре сиңа ошамаса да,) Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт” (“Әл-Исра” сүрәсе, 23-нче аять). Менә шуңа күрә, Аллаһының тәкъдире белән, бу өч кеше йомылып калган мәгарәнең ташы да бераз ачылып киткән. Шуннан соң аларның икенчесе дә дога кыла:
– Ий, Раббым! Абзыемның кызы барлыгын Син, һичшиксез, беләсең. Минем күңелдә аңа карата көчле сөю барлыкка килде. Әмма ул Синең насыйбың белән башка кешегә кияүгә чыкты һәм аннан бала тапты. Яшь гаилә шундый мохтаҗлыкта яши иде ки, хәтта үзен ризык белән дә тәэмин итәрлек хәле булмады. Алар миннән ярдәм сорарга булды. Сөйгәнемнең бу хәленнән файдаланып калырга булдым һәм аңа шарт куйдым – минеке булса гына булышачакмын. Ул, үзенең хәле авыр булуга да карамастан, минем бу әхлаксыз тәкъдимемне һәрчак кире кагып торды. Ләкин өметсезлекнең чигенә җиткәч, сөйгәнем минем шартымны кабул итәргә мәҗбүр була. Минем буталган зиһенемне аның сүзләре айнытып җибәрде: “Ий, Аллаһының колы! Бу якынлык бары бергә никахлашканнарга гына рөхсәт ителә. Аллаһыдан курык һәм бу гамәлеңнән баш тарт”. Бу сүзләрне ишеткәч, мин аңыма килдем һәм кичекмәстән үземнең ниятләремнән баш тарттым. Гаебемне аңлап, бу
гаиләгә кирәгеннән да артык ярдәм күрсәттем һәм бу хатынны киредән ире янына кайтарып җибәрдем. Ий, Раббым! Әгәр минем бу гамәлем Синең ризалыгыңа лаек булса, безгә чыгу юлын аз гына булса да ачсаң иде!
Догага җавап итеп, Яралтучыбыз мәгарәне тагын аз гына ача, чөнки Коръәндә болай диелә:
وَلَا تَقْرَبُوا الزِّنَا إِنَّهُ كَانَ فَاحِشَةً وَسَاءَ سَبِيلًا
Мәгънәсе: “Зинага (керү түгел, кагылу һәм үбү кебек гөнаһларга хәтта) якынлашмагыз. Һичшиксез, ул бик җирәнгеч бер эш һәм бик кабахәт бер юл” (“Әл-Исра” сүрәсе, 32-нче аять).
Ниһаять, өченче кешенең чираты җитә, һәм ул Аллаһыга болай дип ялвара:
– Ий, Раббым минем! Минем хезмәтчеләрем бар иде, алар көненә ике үлчәм бодайга эшләде. Бервакыт шушы эшчеләрнең берсе эшен ярты көн эчендә тәмамлап, миннән башкарган хезмәте өчен түләү сорап килде. Мин аның эшләгәне өчен бер көнлек итеп тә түләр идем, ләкин башка хезмәткәрләр каршы килә башлады. Шуннан соң инде ул, гаделсезлеккә түзә алмыйча, ачуланып, бернинди хезмәт хакы да алмыйча китеп барды. Мин ул калдырып киткән ике үлчәм бодаен чәчтем – шытымнар югары уңыш бирде, шулай итеп, икенчесе һәм өченчесе дә мулдан булды. Уңышлар миңа тулы бер сыер көтүен алырга мөмкинлек бирде. Берзаман бу хезмәтче кабат минем янга килеп, үзенең хезмәте өчен түләргә кирәклек турында искә төшерде. Һәм мин аңа әйттем: “Көтүче белән бергә бу сыер көтүе – синеке”. Ий, Раббым! Әгәр минем бу гамәлем Синең ризалыгыңа лаек булса, безгә мәгарәдән чыгу юлын ачсаң иде!
Һичшиксез, бу гамәл дә Аллаһының рәхмәтенә лаек. Чөнки Коръәндә болай диелә:
وَمَثَلُ الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُمُ ابْتِغَاءَ مَرْضَاتِ اللَّهِ وَتَثْبِيتًا مِّنْ أَنفُسِهِمْ كَمَثَلِ جَنَّةٍ بِرَبْوَةٍ أَصَابَهَا وَابِلٌ فَآتَتْ أُكُلَهَا ضِعْفَيْنِ فَإِن لَّمْ يُصِبْهَا وَابِلٌ فَطَلٌّ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Мәгънәсе: “Аллаһының ризалыгын өмет итеп һәм (чын күңелләре белән җиһадка чыгып, рухларын Ислам юлында ныгыткан кебек,) үзләренең күңелләрен ныгытыр өчен, малларын сарыф итүчеләрнең мисалы – биек (һәм тигез) җирдәге (матур) бер бакча кебек; аны эре тамчылы (коеп яуган) яңгыр сугарса, җимешен ике кат бирер. Ләкин аны эре тамчылы (коеп яуган) яңгыр сугармаса да, сибәләп үткән яңгыр (аңа җитә)! Аллаһ – сезнең ни кылганнарыгызны Күрүче” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 265-нче аять). Шуңа күрә, дусларның өченчесе дә үз догасын тәмамлауга ук, мәгарәгә керү юлын каплаган таш, чыгу юлын ачып, урыныннан күчә. Шуннан соң алар, юлларын дәвам итә. Ягъни кылган гамәлләре бу кешеләрне бу дөньяда да һәлак булудан коткарган, бәлки, әле Ахирәттә дә коткарыр.
Калебләрен пакьләгәнгә, күңелләрен начар ниятләрдән азат иткәнгә, хаталардан читенсенеп торганга күрә, Аллаһы Тәгалә бу өч дусның игелекле гамәлләрен кабул итә. Сөекле пәйгамбәребезнең ﷺ шундый сүзләре бар: "…Тыңлагыз, тәндә бер ит кисәге бар: әгәр ул сәламәт булса, бөтен тән сәламәт була, әгәр ул авырса, бар тән авырый. Тыңлагыз, бу – йөрәк!” (әл-Бохари 1/126, Мөслим 3/1220). Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем, шушы өч дус кебек, бик авыр хәлдә калып, без дә йөрәкләрегезне ихлас, хакыйкый һәм Аллаһыга сөю тулы хәлдә табарбызмы? Гомернең теләсә кайсы мизгелендә Яралтучыбыз каршына килеп басарга әзер тору, һәм Аллаһының рәхмәтенә һәм гафу итүенә лаек булырдай, безне авырлыклардан коткара алырдай игелекле гамәлләр булу – биниһая әһәмияткә ия иң кыйммәтле байлык!
Ләбид ибн Әгъсәм − исламны кабул иткән, әмма дөреслектә мөнәфикъ яһүди булган. Тирә-якта аның көчле сихерче дигән даны таралган. Бервакыт аның янына кабилә башлыклары килеп, Пәйгамбәребез ﷺ не сихерләп, бозым кылуну сорый. Вәгъдә ителгән алтын хакына сатылып, Ләбит ризалаша.
Ләбид ибн Әгъсәм сихерен озакка сузмый, кабиләдәшләре белән сөйләшкәч үк явызлыкны кылырга керешә. Яман ниятенә ирешер өчен, ул сөекле Пәйгамбәребез ﷺ дә хезмәттә йөргән икенче бер яһүди егете ярдәме белән, Мөхәммәд ﷺ нең тарагын һәм берничә чәчен алган. Чәчләрдән берничә төен ясап, өсләренә өреп, Ләбид аларны кипкән хөрмә чәчәге эченә тыккан. Шуннан бу чәч салган чәчәкне ул Бану Зурайк кабиләсенең Зәрван коесы төбенә салып куя. Рәсүлебез ﷺ гә каршы корылган сихер шундый рәвештә башкарылган була.
Бозым тиз арада үзен сиздерә башлый: Пәйгамбәребез ﷺ каты авырып китә, көннән көн аның хәле авырая. Яһүдиләр шатлыкларын качырып та тормыйча, Мөхәммәд ﷺ нең һәлак булуын көтеп тора башлый. Әмма Раббыбыз Коръәндә әйтә:
أَمَّن يُجِيبُ الْمُضْطَرَّ إِذَا دَعَاهُ وَيَكْشِفُ السُّوءَ وَيَجْعَلُكُمْ خُلَفَاءَ الْأَرْضِ أَإِلَهٌ مَّعَ اللَّهِ قَلِيلًا مَّا تَذَكَّرُونَ
Мәгънәсе: “(Дөньяда матур итеп яши алуыгыз өчен сезгә бернинди мөмкинлек тудырмаган бичара илаһлар яхшыракмы,) Әллә җирне (тигез итеп түшәп, җан ияләре өчен) яшәү урыны иткән, араларында елгалар булдырган, аның (өстендәгеләрне селкетмәс) өчен нык таулар корган, (төче һәм тозлы) ике диңгез арасында (бер-берләренә кушылмасыннанр өчен) киртәләгән нәрсәне мәйданга китергән Затмы? Аллаһ белән бергә-бер илаһ бармы? Әйе, аларның күпчелеге (нәрсә ул хак, нәрсә ялган булганын) белмиләр” (“Ән-Нәмл” (Кырмыскалар) сүрәсе, 62 аять).
Шуңа күрә Пәйгамбәребез ﷺ дә берөзлексез Аллаһы Тәгаләдән яклау һәм шифа сорап, дога кыла. Раббыбыз исә аңа шифасын җибәреп кенә калмыйча, аңа хакыйкать ачкычын да ачып бирә. Гайшә (радыяллаһү ганһә) сөйләвенчә, бер көнне Пәйгамбәребез ﷺ янына ике фәрештә килә. Аларның берсе Мөхәммәд ﷺ нең ятагының баш очына утыра, икенчесе аяклары янына урнаша. Фәрештәләр үзара сөйләшә башлый:
− Пәйгамбәргә ни булган?
− Аны сихерләгәннәр.
− Кем бозыклык кылган?
− Ләбид ибн Әгъсәм, Бану Зурайк кабиләсе яһүдие.
− Бозымны ничек итеп ясаган?
− Кипкән хөрмә чәчәге, Рәсүлнең тарагы һәм чәчләре белән.
− Кайда алар?
− Зәрван коесында, таш астында.
− Аллаһның Рәсүле ул бозудан ничек котыла ала?
− Коеда булган бар суны чыгарып, хөрмә чәчәген алырга кирәк.
Әнә шул рәвешле Пәйгамбәребез ﷺ гә авыруының сәбәбе һәм дәвалануның шартлары ачыла. Ул үз янына Гали һәм Гаммәр ибн Ясирне (радыяллаһү ганһүмә) чакыра. Сәхабәләр фәрештәләр әйткән кое янына баралар һәм коедагы суның кына белән буягандай сары төстә булуын күрәләр. Алар коеның бөтен суын алып түгәләр, төбендә яткан ташны күтәрәләр. Шуның астыннан теге кипкән хөрмә чәчәген, Пәйгамбәребез ﷺ нең тарагын һәм берничә чәчен табып алалар. Әмма үзләре чәчтә ясаган төеннәрне сүтә алмыйлар. Аларга Җәбраил (галәйһиссәлам) булыша, ул «Әл-Фәләк» һәм «Ән-Нәс» сүрәләрен укый.
Мәгънәсе: “(Рәсүлем!) Әйт: “Таңның Раббысына сыенамын. Ул яралткан (кешеләр һәм җеннәрдән булган бөтен начар) нәрсәләрнең зарарыннан. (Караңгылыгы һәрнәрсә өстенә төшеп,) Каплаган чакта куе караңгылык зарарыннан. (Җепләргә ясаган) Төеннәргә (төкерә-төкерә) өргән (сихерче) җаннарның зарарыннан да. Янә көнләшүченең көнләшкән чагындагы зарарыннан да” (“Әл-Фәләк” (Таң) сүрәсе, 1-5 аятьләр).
Мәгънәсе: “(Рәсүлем!) Әйт: “Сыенамын (бөтен) кешеләрнең (яралтучысы һәм тәрбия итүчесе булган) Раббысына. Кешеләрнең (идарә итүчесе булган) хуҗасына. Кешеләрнең (гыйбадәткә лаек бердәнбер) илаһына. Вәсвәсә кылучы булганның һәм (кол Раббысын телгә алган чакта) качып китүченең (шайтанның) явызлыгыннан. Ул (телләре белән зикердә булып күренсәләр дә, күңелләре белән зикердән гафил булган) кешеләрнең күкрәкләренә вәсвәсә бирә. (Ул шайтаннар) Җеннәрдән һәм кешеләрдән” (“Ән-Нәс” (Кешеләр) сүрәсе, 1-6 аятьләр).
Белгәнебезчә, бу ике сүрә барлыгы унбер аятьтән тора. Һәр аятьне укыган саен бер төен чишелгән, һәм Пәйгамбәребез ﷺ нең хәле яхшырганнан яхшырган. Соңгы төен чишелгәннән соң, бозымның чире бөтенләй беткән, Рәсүлебез ﷺ үзен яхшы хис итә башлаган.
Аягына баскач, Пәйгамбәребез ﷺ янына Ләбид ибн Әсәмне китерергә кушкан. Рәсүлебез ﷺ аңа: «Аллаһы Тәгаләгә миңа синең кылган бозым турында белгертте, сихереңне кайда качырганыңны да күрсәтте. Син нигә бу эшне эшләдең?» − дигән.
Ләбид үз явызлыгын танырга һәм җинаятьтәшләрен күрсәтергә мәҗбүр була. Сәхабәләре Ләбидне үтерергә күндереп карасалар да, Пәйгамбәребез ﷺ аларга бу эшне тыя: «Аны көткән җәза тагы да куркынычрак булачак», − дип әйтә.
Әйтеп узарга кирәк, сихер пәйгамбәрләрнең шәхси сыйфатларына һәм пәйгамбәрлек вазифасын кылуларына тәэсир итә алмый. Әмма, пәйгамбәрләр
дә кеше булу сәбәпле, алар табигый сәбәпләрдән авырып китә ала. Шулай ук сихер дә аларга кыскача вакытта тәэсир итеп, сырхауның сәбәбе була ала.
Раббыбыз Коръәндә әйтә:
وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُم بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنفُسَهُمْ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ
Мәгънәсе: “Алар (Аллаһы Тәгаләнең китабын артларына ташлап,) Сөләйманның (галәйһиссәлам) падишаһлыгы (чорында) шайтаннарның укып йөргән нәрсәләренә (сихергә) ияргәннәр. Тик Сөләйман (галәйһиссәлам) кяфер түгел иде, кешеләргә сихерне һәм Бабил илендәге ике фәрештәгә – Һарут белән Марутка иңдерелгән нәрсәне өйрәтеп, шайтаннар кяфер булдылар. Хәлбуки, ул икәү (Һарут белән Марут): “Без сезгә фетнә (һәм сынау) бит, сез (бу сихерне өйрәнеп, хәләл булмаган нәрсәләргә ышанып,) кяфер булмагыз!” – дип әйтми торып, беркемне дә өйрәтмиләр иде. Алар (кешеләр) ир белән хатын арасын аера торган (сихер кебек) нәрсәләрне шул икәүдән өйрәнгәннәр иде, тик алар (сихер ясаучы кешеләр,) Аллаһның рөхсәте булмыйча, аның белән һичкемгә дә зарар китерә алмаячаклар. Алар (кисәтүләргә колак салмаган кешеләр) үзләренә зарар китергән, бер дә файда китермәгән нәрсәне өйрәнәләр иде. Шиксез, алар (моны эшләгән яһүдиләр, Аллаһның Китабын ташлап,) моны (тыелган сихерне,) сатып алган кешегә Ахирәттә бернинди өлеш юклыгын яхшы беләләр иде. Җаннары хисабына сатып алган нәрсәләре (никадәр) яман! Әгәр белсәләр иде! (“Әл-Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 102 аять).
Бу аять инде күп заманнар элек иңдерелгән. Әмма, кызганыч, бүген дә кешеләр ачык рәвештә, оялмыйча сихер, тылсым, күрәзәчелек белән кызыксыналар. Берләре шуның белән шөгыльләнеп көн күрә, икенчеләр сихерчеләр янына ярдәм сорап бара. Ләкин бит Пәйгамбәребез ﷺ үзе мөселманнарны ширек кату, үтерү, риба, яла ягу белән беррәттән сихердән дә кисәтеп, сакланырга кушкан. Чөнки бу гөнаһка бирелгәч, кешеләр яхшыны яманнан, хакыйкатьне ялганнан аермый башлый. Сихер Аллаһка инануның зәгыйфьлегеннән чыкканы ачык аңлашыла, һәм бу хикәя шуңа дәлил булып тора. Бу дөньядагы бар нәрсә, шул исәптә могҗизалар да, Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры белән генә була. Һәм кешеләрнең тәкъдирләренә адәмнәрне һәм барча галәмнәрне Бар итүче Раббыбыз гына тәэсир итә ала. Аллаһы Тәгалә безне тылсым кылучылырга ышанып, аларга өметләнүдән, сихерче һәм күрәзәчеләрнең зарарыннан, аларның явыз өшкерү һәм мәкерләреннән сакласа иде. Бөек Раббыбыз иманыбызны нык һәм тотрыклы кылса иде.
Мөселман Бер Аллаһының гына колы һәм бары тик үз хисләре, теләкләре һәм нәфсенә генә хуҗа булырга тиеш. Ә кешенең йөрәген саранлыктан һәм тәкәбберлектән нәрсә азат итә ала? Аның калебен шәфкатьлелек белән нәрсә тутырыра? Әлбәттә, зәкәт. Исламның шушы баганасын үтәгәндә, адәм баласы үзенең күңелен пакъләп кына калмый, байлык һәм хакимлек алдында түбәнсенү һәм буйсынудан да коткара. Раббыбызның әмерләрен инкарь итүчеләрне исә Пәйгамбәребез ﷺ чорында яшәгән Саләбәнеке шикелле язмыш көтә.
Хәерчелек – түгел кимчелек
Саләбә ибне Хатыйб әл-Әнсари бик тәкъвалы кеше булган. Үзенең күп вакытын ул гыйбадәт кылуга багышлый торган була. Пәйгамбәребез ﷺ дә Саләбәнең ихласлык белән һәм күңел биреп, җиренә җиткереп намаз укуларын күреп торган. Шуңа аның берзаман намаз укып бетерүгә үк мәчеттән мөнәфикъларча ашыгып чыгып китә башлавына бик аптыраган һәм моның сәбәпләрен үзеннән сораган.
- Йә Аллаһның Рәсүле, − дигән Саләбә. – Мин шундый фәкыйрьлек һәм мохтаҗлыкта яшим ки, минем өстемдәге киемемнән башкасы юк. Шуңа күрә без хатыным белән бер киемне чиратлашып киябез. Намазымны укыгач, мин шундук өйгә кайтырга ашыгам - хатыным да намазын кичектермичә укысын өчен, киемемне аңа бирәм. Безнең өчен Аллаһыдан сорап дога кылсаңчы, Ул безгә мал биреп, хәерчелек һәм мохтаҗлыктан коткарса иде, − дигән.
Саләбәнең бу сүзләреннән соң Аллаһының Рәсүле ﷺ аңа болай дип җавап бирә:
- Кайгы сиңа, йә Саләбә! Малы әз булып та, Аллаһка шөкер итүче, зур малларга ия булып, шөкер итмәүчедән яхшырак.
Заяга әйтелгән нәсихәтләр
Әмма Саләбә үҗәтлек күрсәтеп, Пәйгамбәрдән ﷺ барыбер байлык сорап дога кылуны үтенеп сорый. ”Синең Аллаһның Расүленә ошыйсың килмимени? Җанымның Хуҗасы булган Зат белән ант итәм, әгәр алтын һәм көмештән торган таулар минеке булуын теләсәм, алар артымнан ияреп үк йөрер иде. Ләкин мин беләм ки, дөньяви тормышка хуҗа булганнарга ахирәттә өлеш калмас”.
Кызганыч, бу нәсихәтләр заяга әйтелә – Саләбә аларга колак салмый, калебе шушы хакыйкатьне кабул итәр өчен ачыла алмый, һәм ул байлыкка ирешү юлында үзсүзлелек күрсәтә. Аллаһ Рәсүленең ﷺ исә акылы да, күңеле дә бу байлыкның Саләбә өчен зарарлы булуын, аны һәлакәткә китерәчәген яхшы белгән. Әмма кисәтүләргә карамастан, Саләбә аңа ант итә:
- Йә Аллаһның Рәсүле! Сине хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһ белән ант итәм, әгәр Аллаһыдан минем өчен байлык сорасаң, мин аның бер өлешен, һичшиксез, мохтаҗларга таратачакмын!
Шулвакыт Аллаһның илчесе ﷺ кулларын күтәреп өч тапкыр доганы кабатлап әйтә: “Йә Раббым! Саләбәгә Үзеңнең рәхмәтеңне бир!”.
Бай булса да, хәерче
Доганы кабул итеп, Аллаһы Тәгалә Саләбәгә муллык насыйп итә. Саләбә берничә сарык һәм тәкә сатып алып, алар үрчи башлаган. Тора-бара сарыклары шулкадәр күбәйгән ки, хәтта Мәдинәнең урамнары бу көтүләр өчен тар булган. Шуңа күрә Саләбә көтүләрен Мәдинәдән читтәрәк үзәннәргә алып киткән һәм... Пәйгамбәребез ﷺ мәчетеннән ерагаерга мәҗбүр булган. Элек ул Аллаһ Рәсүле имамлыгында көненә биш намаз укыган булса, хәзер исә җәмәгать белән бары тик өйлә һәм икенде намазларын гына башкарган.
Саләбәнең байлыгы көннән-көн арткан. Хәзер инде тигезлек һәм калкулыклар да аның көтүләре белән тулган. Шуңа күрә Саләбә аларны ераграк җәйләүләргә куарга мәҗбүр булган. Бу сәбәптән ул инде җомга намазларын да калдыра башлаган. Тора-бара Саләбә бөтенләй мәчеттән ерагайган. Матди яктан бик баеса да, рухи яктан ул мескенләгән. Элек мәчеттән чыкмаган кош инде мәчеткә юлны оныткан.
- Саләбәгә кайгы! Кайгы! – Аллаһының Рәсүле ﷺ сәхабәләреннән Саләбәнең хәлләре турында сораган саен шулай дип әйтә торган булган.
Саләбәгә кайгы!
Саләбә муллыгын үрчеткән арада, Пәйгамбәргә ﷺ Коръән аятьләре иңү дәвам иткән. Сәхәбәләр Рәсүлебез ﷺ тирәсенә җыелып, Аллаһның әмерләрен тыңлаган һәм аларны шундук тормышка ашырырга ашыккан. Мәсәлән, зәкәт турында киләсе аять иңгән:
خُذْ مِنْ أَمْوَالِهِمْ صَدَقَةً تُطَهِّرُهُمْ وَتُزَكِّيهِم بِهَا
Мәгънәсе: “(Рәсүлем! Зәкят бирергә тиеш булган мөселманнарның) Малларыннан аларны (гөнаһ керләреннән) пакьли һәм арындыра торган сәдака ал. Һәм аларга дога кыл. Һичшиксез, синең догаң – алар өчен бер тынычлану. Аллаһ – Ишетүче, Белүче” («Тәүбә» 9/103). Шушы аять иңгәч, Аллаһның Рәсүле ﷺ сәхабәләре арасыннан зәкәт җыючыларны билгели. Кая гына килеп кермәсеннәр, аларны һәр йортта ачык йөз белән каршылап, зәкәтне түли торган булганнар. Сәхабәләр Саләбәгә дә киләләр. Пәйгамбәрнең ﷺ зәкәт турындагы хатын ул дорфа кабул итә. Зур байлыкларга ия булып, шуның 1/40 өлешен зәкәт итеп кайтаруны Саләбә гаделсезлек дип саный. Мөхәммәдтән ﷺ һәм аның дусларыннан, мәчеттән һәм рухи кыйммәтләрдән ераклашып, аңа зәкәт тә күтәрә алмастай авырлык булып тоела иде. Зәкәт җыючыларга ул болай дигән:
- Сез миннән таләп иткән нәрсәләр җизьяга охшаган. Китегез, мин уйлап карармын!
Нинди кабахәт сүзләр! Саләбә ниләр турында уйларга җыенган?! Хәерче була торып, Мөхәммәдтән ﷺ муллык турында дога кылырга сораучы ул түгел идеңме соң? Әллә Аллаһ Рәсүленә ﷺ мескен һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә ант бирүче Саләбә түгел идеме? Инде хәзер, Пәйгамбәрнең ﷺ догасы бәрәкәте бәрабәренә баеп, үзәннәр һәм җәйләүләр көтүләрен сыйдыра алмый башлагач, санап бетергесез байлыкларга хуҗа булгач, Саләбә китергән вәгъдәсен оныткан да, “уйлап карармын” ди. Аллаһы Тәгалә Үзе бөек аятен иңдерә, Пәйгамбәр ﷺ аңа сәламен һәм вәкилләрен җибәрә! Саләбәгә буйсынасы иде дә бит, малыннан кирәкле өлешне чыгарып, аны ярлыларга һәм мохтаҗларга бирәсе иде. Әмма калебе йомык булганга, Аллаһы Тәгалә тагын бер аять иңдерә. Ул Саләбәнең һәлакәте турында була. Коръәндә болай диелә:
وَمِنْهُم مَّنْ عَاهَدَ اللَّهَ لَئِنْ آتَانَا مِن فَضْلِهِ لَنَصَّدَّقَنَّ وَلَنَكُونَنَّ مِنَ الصَّالِحِينَ
فَلَمَّا آتَاهُم مِّن فَضْلِهِ بَخِلُوا بِهِ وَتَوَلَّوا وَّهُم مُّعْرِضُونَ
Мәгънәсе: “Алар арасында: “Әгәр Аллаһ Үзенең фазылыннан безгә (күп мал) бирсә, әлбәттә, садака (вә зәкят) бирербез һәм, һичшиксез, (туганлык җепләрен саклап, хаҗга барып һәм Аллаһ юлында ярдәм итеп,) игелек ияләреннән булачакбыз”, – дип Аллаһка вәгъдә бирүчеләр бар. Ләкин Ул аларга Үз фазылыннан (байлык) биргәч, алар (сүзләрендә тормыйча,) саранландылар (һәм Аллаһның хакын бирмәделәр), (Аллаһның әмерен) кире каккан хәлдә йөз чөерделәр” (“Тәүбә”, 9/75, 76).
Сәхабәләрен Саләбәдән буш кул белән кайтканнарын күргәч, Пәйгамбәр ﷺ барын да аңлап ала һәм ике генә сүз әйтә: “Саләбәгә кайгы!”
“Зәкәтеңне кабул итмим”
Саләбәгә бу куркыныч аять турында җиткерәләр. Хатасын аңлап алып, ул шул ук мизгелдә мөлкәтеннән кирәкле өлештән дә арттырып зәкәтен бүлеп чыгара һәм аны тапшыру өчен Пәйгамбәргә ﷺ таба юл тота. Әмма Рәсүлнең ﷺ җавабы каты була: “Раббым синнән зәкәтне кабул итмәскә кушты”. Шуннан соң гомеренең соңгы көненә кадәр Пәйгамбәр ﷺ Саләбәнең зәкәтен кабул итми. Хәтта аның үлеменнән соң да, хәлиф булып Әбү Бекер (радыйаллаһү ганһү) торганда, Саләбәнең зәкәте кабул ителми. Соңыннан хәлиф булып Гомәр (радыйаллаһү ганһү) хезмәт итә. Өметен өзмичә Саләбә аның янына да килеп карый, ләкин ул да Саләбәне кире борып җибәрә. Ә Госман (радыйаллаһү ганһү) чорында Саләбә турында бөтенләй оныталар...
Коръәндә әйтелә:
وَلَا يَحْسَبَنَّ الَّذِينَ يَبْخَلُونَ بِمَا آتَاهُمُ اللَّهُ مِن فَضْلِهِ هُوَ خَيْرًا لَّهُم بَلْ هُوَ شَرٌّ لَّهُمْ سَيُطَوَّقُونَ مَا بَخِلُوا بِهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَلِلَّهِ مِيرَاثُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
Мәгънәсе: “Аллаһның фазылыннан бирелгән нәрсәдә (зәкят һәм садакага каршы булып,) саранлык күрсәтүчеләр моны үзләре өчен яхшырак дип санамасын. Киресенчә, бу алар өчен начаррак. Саранланып кызганган нәрсәләре Кыямәт көнендә (елан кебек) аларның муеннарына уралачак. Күкләрнең һәм җирнең мирасы – Аллаһныкы гына. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар” (Әлү Гыймран 3/180).
Саләбә юк, ә Ислам бар
Хәзер Саләбә һәм аның байлыгының эзе дә юк, ә Ислам бүгенге көнгәчә бар. Аның мөлкәтеннән башка да динебез безнең көнгәчә яши бирә һәм Кыямәт көненә кадәр булачак, чөнки Исламның Хуҗасы – Аллаһ Үзе. Раббыбыз да, динебез дә беркемнең зәкәтенә мохтаҗ түгел. Әмма без үзебез зәкәт чыгаруга мохтаҗбыз. Бу Аллаһы Тәгалә безгә биргән нигъмәтләр һәм байлыклар өчен шөкер итү юлы. Кылган гөнаһларыбыздан арыныр өчен дә без Аллаһ юлында малыбызны сарыф итүдә ихтыяҗыбыз бар. Бүген дә, Пәйгамбәребез ﷺ чорларындагы шикелле үк, безнең арада Аллаһыга бай булсалар, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү турында антлар бирә торган кешеләр бар. Әмма милеге арткач, алар биргән сүзләрендә тормый. Алар да Саләбә кебек түгелмени? Малга өметләнү һәм таяну – зур ахмаклык. Карун да, Нәмрүд та, Саләбә дә үз байлыкларына ышанып, күптән гүр белән кушылган, тарихта исемнәре гыйбрәт өчен генә калган. Раббыбыз безне Үзенә рәхмәтсезлек күрсәтүдән сакласын һәм безнең ахырыбызны хәерле кылсын.