Сәхабәләрнең тыйнаклыгы

29 май 2014 ел 10:22

Аллаһ нигъмәтләрен исраф итүнең бүгенге көндәге кебек киң масштаблары кешелек тарихында булмагандыр, мөгаен, без барыбыз да моңа шаһитбыз һәм  бу исраф итүдә, кызганычка, үзебез дә актив катнашабыз. Кешеләр су, ризык, кием һәм энергия ресурслары тотылуның елдан-ел яңа рекордларын куя. Кешеләрнең аларга булган ихтыяҗлары елдан-ел арта гына бара. Әгәр дә Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) тәһарәт алган вакытта  бер литр суны җиткергән булса (Әнәс бине Малик тапшыруы буенча,  Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) ике ратель сыешлы савыт белән тәһарәт алган), хәзерге мөселманнар бу гамәлгә өч, биш, ә кайвакыт ун литр су тоталар.

Аллаһ  яратканнары арасында иң яхшысы - Аллаһның Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) бервакытта да туйганчы ашамаса,  без, эш арасында тамак ялгап алулар һәм чәй эчүләрне исәпләмәгәндә, көн саен өч тапкыр  тукланабыз. Без Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) сөннәтен үтәп бару  турында күп сөйлибез, тик Пәйгамбәр   (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) һәм аның сәхабәләренең нинди кием киеп йөрүләрен, аларның  бар киемнәре нәрсәләрдән торганын еш кына онытып җибәрәбез...

 

Әбу Бәкернең (р.г.) үлем түшәгендә  ятканда Габдерахман бине Ауфка әйткән сүзләре

Габдерахман бине Ауф (р.г.) сөйли: “Мин Әбу Бәкер (р.г.) янына бардым. Ул үлем хәлендә иде.  Мин сәлам биргәч, ул болай диде: “Мин сезне бу дөнья биләп алган кебек итеп күрдем. Ә бу дөнья ул - фани,  ул сезне биләп алгач, Ардабильдән китерелгән йоннан эшләнгән  гадәти ятакларыгыз сезгә инде чәнчә торган булып тоела башларлар, сез инде андый ятакларда йокларга теләми башларсыз, сезгә парча түшәкләр, ефәк пәрдәләр кирәк булыр. Ләкин, Аллаһ белән ант итәм, дөньявилык дәрьясында  йөзгәнгә караганда, бер гаепсезгә  сезнең башыгызны чабып өзүләре күпкә хәерлерәк”.

 

Аллаһ Рәсүленең   (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) Әбу Җөһәйфәгә биргән киңәше

Әбу Җөһәйфә (р.г.) сөйли: “Мин симез ит шулпасын ашагач, Аллаһ Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) янына барган идем. Күп ашаганнан мине кикертә башлаган иде.  Шунда Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) миңа: “Әбу Җөһәйфә! Бар, миннән читкәрәк китеп кикереп утыр! Бу дөньяда корсакларын ярылганчы тутырган кешеләр ахирәттә озак вакытлар  ач торырлар”, - диде”. Шул вакыттан башлап үзенең вафатына кадәр Әбу Җөһәйфә туйганчы ашамаган. Әгәр дә ул иртән ашаса - кич, ә кич ашап ятса  иртән тукланмаган.

 

Могтәбәр Гомәрнең Әбу Дардага язган хаты

Сәләмә бине Көлсем һәм Рәшид бине Сад  тапшыралар: “Гомәр, Әбу Дарданың Хомс шәһәрендә үзенә  башкаларныкыннан биегрәк йорт салуын белгәч, аңа хат юллаган. Хатында ул болай дип язган:

“Ий Әбу Дарда! Син үзеңә яңа йортлар төзисең, византиялеләр һәм  фарсылар төзегән йортлар җитмәгәнмени? Ләкин бит сез,  Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) сәхабәләре буларак,  бар мөселман өммәтенә үрнәк булып торырга тиешсез. Бу хатны алу белән кичектергесез Хомстан кит һәм Шәмгә бар”. Гомәр Әбу Дарданы Шәмгә җәза бирү өчен күчергән дип исәпләнелә. 

Гомәрнең җирле әмирләргә киңәше

Габдулла әр-Руми сөйли: “Мин Өммә Талькка килгәч, аның йортының түбәсе бик тәбәнәк булганын күрдем һәм аңа болай дидем: “Ий Өммә Тальк! Синең өеңнең  түбәсе нинди тәбәнәк!”  Ул миңа: “Ий улым, Гомәр әл-Хаттаб (р.г.) җирле әмирләргә: “Биек йортлар төземәгез, сезнең өчен иң начар көн сез биек йорт төзи башлаган көн булыр”, - дип  боерды”.

 

Габдулла бине Гомәрнең  яңа кием сатып алган  улына киңәшләре

Мәймун (р.г.) сөйли: Габдулла бине  Гомәрнең улларының берсе  үз әтисеннән изар (гарәпләрдәге өс киеме) сатып алдырткан. Бераз гына киеп йөргәннән соң,  киеме ертылган да ул бу хакта әтисенә барып әйткән. Әтисе аңа: “Ертылган чабуын кисеп ташла да киеп йөр”, - дигән. Үсмергә бу ошап бетмәгән. Күңеле төшкән улын күреп, бине Гомәр аңа әйткән: “Хәсрәт сиңа, Аллаһтан курык! Корсакларын тутыручы  һәм  Аллаһ биргәннәрнең барысын да аркасына  төяп баручылар исемлегендә булма!”

 

Әбу Бәкернең яңа кием кигән кызына әйткән сүзләре

Могтәбәр Гайшә сөйли: “Бервакыт мин яңа блузка кигән идем. Зур шатлыктан вакыты-вакыты белән гел аңа карый идем. Моны күргән Әбу Бәкер миңа: “Кая карыйсың?  Мондый халәтеңдә Аллаһ сиңа  игътибар итми”, - диде. Ә мин аннан: “Ни өчен?” - дип сорадым. Ул: “Үз-үзенә мөкиббән киткән һәм дөнья нигъмәтләре белән мәшгуль булган кешеләргә Аллаһы Тәгалә, алар ул  шөгыльләрен ташлаганчы, нәфрәт белән карый”, - дип аңлатты. Аның бу сүзләреннән соң мин бу  блузкамны салдым да хәер итеп бирдем. Шуннан соң Әбу Бәкер миңа: “Синең бу гамәлең ул гөнаһыңны йолыр дигән өметтәмен”, - диде.

Ринат ГАББАСОВ

 

 

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы