Нияз Сабиров: Дәгъвәт юлы да иҗтиһад сорый

05 май 2014 ел 08:49

Хаҗи Нияз Сабиров ислам дине нигезләрен бала чактан ук үзләштерә. Ул дини гаиләдә тәрбияләнә. “2 сыйныфта укыганда ук, әтием күрше малайларын җыеп, якшәмбе көнне мәчеткә алып бара торган иде. Әле дә хәтерлим: Әҗем мәчетендә дәресләр үтә иде. Өебездә мәдрәсә булды дисәм, ялганламамдыр. Әти-әни эшкә чыгып киткәндә: “Бу сүрәне өйрән, мин кайткач сорыйм”, - дип миңа биремнәр калдыра. Өйдә дини китаплар да күп иде, шуларны укыдык. Төрле дини остазларда белем алырга насыйп булды. Менә шулай итеп кече яшьтән иманга өйрәттеләр”, - ди Нияз хәзрәт.

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәрдаим белем арттыра. Әле күптән түгел генә ул тарих фәннәре кандидаты булды.


- Нияз хәзрәт, еш кына Диния нәзарәте вәкилләрен татар телен белмиләр дип тәнкыйтьлиләр...

- Мин үзем - Казан егете, рус мәктәбендә белем алдым. Өйдә татарча сөйләшергә тырыша идек. Татар филологиясе факультетында укыдым. Тел гаиләдә бирелә, телгә, дингә мәхәббәт, гомумән, гаиләдә тәрбияләнә.

Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә: “Әй, кешеләр! Без сезне бер ирдән һәм хатын-кыздан бар кылдык һәм сезне төрле халыклар, милләтләр итеп яраттык”, - дип әйтә. Ни өчен сезне төрле халыклар итеп яраттык? Аятьнең дәвамы: “Бер-берегезне таныр өчен, бер-берегезне өйрәнү өчен” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13нче аять). Халыкларның төрле булуы - Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире, Аның чиксез рәхмәте ул. Һәрбер кеше үз телен белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә безне татар итеп яраткан икән, безгә туган телебезне белү ваҗип булып тора. Ваҗип - тиешле гамәл. Һәрбер мөселман белергә тиеш булган 40 фарыз арасында гыйлем бирү дә бар, дини гыйлемне бирү өчен гарәп телен белү генә җитми. Үз телеңне дә белергә кирәк. Гарәп, татар, рус сүзләрен бутап сөйләүчеләрне башкалар бөтенләй аңламаска да мөмкин бит.

- Дин узаманы тарихны да яхшы белергә тиештер?..

- Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә әйткән: “Үз ватаныңны ярату иманнан”, дигән. Ватаныбызның, халкыбызның тарихын белү бик мөһим. Андый белем безгә милләтебезне, телебезне, мең еллык гореф-гадәтләребезне саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итә. “Үз тарихын белмәгән халыкның якты киләчәге булмас”, - дигән борынгылар. Тарихыбызны белмәү сәбәпле кайберәүләр чит гадәтләргә иярәләр, милли үзенчәлекләребезне югалталар. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих интитутында аспирантура тәмамладым, диссертация яздым, Рафыйк Мөхәммәтшин минем фәнни җитәкчем булды. Тарих фәннәре буенча дисертациямне якладым. Үзлектән дә китаплар укыйм. Бу - күңел таләбе һәм Аллаһның әмере.

Апанай мәчетен җанландырып җибәрү иде максатыбыз. Һәрбер мәчет гыйбадәт кыла торган урын гына түгел, белем бирү йорты да булырга тиеш. Биш вакыт намаздан, җомга вәгазьләреннән тыш, дини дәресләр уздырабыз. Һәр чәршәмбе көнне, татар телендә ислам дине турында лекцияләр укыла һәм якшәмбе көнне, кичке сәгать алтыда фикыһ дәресләре алып барыла. “Хидая” китабы буенча Гали хәзрәт укыта, беренче темадан алып ахырга кадәр җентекләп аңлатып бара. “Хидая” китабы - ул хәнәфи мәзһәбе буенча бик танылган хезмәт. Аны тыңларга 45-50 кеше килә. Мәктәп балалары өчен Коръән дәресләре дә оештырып җибәрдек. Аларны Илнур хәзрәт Хәйруллин алып бара. Аңа гыйлем биргән укытучылар чылбыры Пәйгамбәрләребезгә барып тоташа. Дини гыйлем алганда иҗазаты, силсиләсе булган шундый остазларга иярергә кирәк. Гыйлем гомер-гомергә остазлардан бирелгән, ә бүгенге көндә яшьләр дини гыйлемне интернет челтәреннән ала. Интернеттан белем алса да ярый яравын, әмма ул төп чыганак булырга тиеш түгел. Иҗазатлары булган остазлардан өйрәнергә, алар белән бергә китаплар укырга кирәк. Гыйлем ияләре үз белемнәре белән генә түгел, ә күркәм холыклары, гүзәл сыйфатлары белән шәкертләре өчен үрнәк, өлге булып торалар.

Бөтен мәчетләрдә бер тәртип булуын телибез. Җеназа намазы, исем кушу, хотбәләре бер төсле булырга тиеш. Дини гадәтләребез бер төсле булса, фетнәгә юл калмый. “Имам вазифалары” дигән китап әзерлибез. Шул китапны республика имамнарына таратачакбыз. Имамнарыбыз элек-электән килгән гореф-гадәтләрне белергә тиеш.

- Имамнарның абруе төшә баруны нидә күрәсез?

- Шул белем җитмәүдә. Имамнар да җитеп битми. Хәзерге вакытта алып барыла торган эшләр белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый, үсәргә кирәк, тукталмаска. Хәзерге эшчәнлек соңгы нокта түгел. Имамнарның авторитетын күтәрергә кирәк, бигрәк тә авыл җирләрендә.

Ата-аналар балам дөньяви белем йортына керә алмаса, мәдрәсәгә бирермен әле дип уйлый. Ә бит алай булырга тиеш түгел. Дин башлыкларыбызның кайберләре мәшһүр татар галимнәренең хезмәтләреннән бөтенләй хәбәрдар түгелләр. Шул уңайдан дәреслекләр әзерләнә.

- Динне үз мәнфәгатьләрендә кулану китте шикелле...

- Бу күренеш, андый кешеләр һәрвакытта да булган. Бәлкем хәзер күбрәктәдер. Шуңа күрә хәзер төрле агымнар барлыкка килде дә. Динне сәясәт белән бутаудан килә ул. Дөньяны түгел, иң элек үзеңне үзгәртергә кирәк. Үз тормышыбызны үзгәртергә тырышыйк. Шул вакытта, инша Аллаһ, яныбыздагы дусларыбыз, якыннарыбыз да үзгәрә башлар. Чөнки саф күңелнең халәте башка кешеләргә бик тәэсир итә. Саф күңелгә ия булган кешенең сүзе, нәсыйхәтләре үтемле була. Аның гамәлләре башкалар өчен үрнәк булып тора. Һәрберебез иң әүвәл үзебезгә игътибар бирергә тиеш. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Аллаһы Тәгалә каршында хисап биргәнгә кадәр, үз-үзегезгә хисап бирегез”. Аллаһның ризалыгына ирешү өчен мин нинди изге гамәлләр кылдым? Көн үтте - үзеңә хисап бир. Әгәр дә кирәкмәгән гамәлләр күбрәк булса, тәүбә кыл. Икенче көнне ул хаталарны кабатламаска кирәк. Гафу үтенү генә түгел, ә шул гөнаһларны киләчәктә кылмау ниятең дә булырга тиеш. Дәгъват бүлеге белгечләре Тимергали хәзрәт Юлдашев, Руслан хәзрәт Фәрхетдинов һәм башка хәзрәтләр белән республиканың күп кенә Мәдәният йортларында иман кичәләрен уздырабыз. Район мөхтәсибләре, район башлыклары белән эшлибез. Мәүлед айлары да шулай күркәм узды.

- Ә ни өчен Мәдәният йортында?

- Чөнки мәчеттә уздырсак, мәчеткә йөрүчеләр генә килә, ә Мәдәният йортына мәчеткә йөрмәүчеләр дә килергә мөмкин һәм киләләр дә. Мәктәптән балалар чакырабыз. Кайбер районнарда авыл мәктәпләренә автобуслар җибәреп китергән очраклар да булды. Район үзәгендә генә түгел, авыл клубларында да дини кичәләр оештырабыз. Һәрбер чарага 200-250 кеше җыела. Күбрәк килүчеләр дә була. Вәгазь генә түгел, ә мөнәҗәтләр дә башкарабыз, безнең белән бергә Ильяс Халиков та йөри. Биредә шулай ук викториналар да уздырабыз. Дини сораулар бирәбез, җавап бирүчеләргә бүләкләребез дә бар. Сорауга җавап белмәгән кеше кызыгып кала, кайтып үзе дә эзләнә, укый башлый. Менә шулайрак без дәгъвәт кылабыз.

- “Шура” журналы яңадан нәшер ителә башлады. Моның зарурияте нидә?

- Бу басма өчен без җомга һәм гает вәгазьләрен әзерлибез. Мөһим, көнүзәк булган темалар, әхлак-әдәп темалары яктыртылырга тиеш дип уйлыйбыз. Бу журнал мәхәллә имамнарына, аеруча яшьләргә методик кулланма вазифасын үти. Үзегез беләсез: республиканың 12 мәчетенә яшь имамнар җибәрдек. Арчаның Апас, Урта Курса авылларына, Лаеш, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарына, Чаллы шәһәренә. Аларның мәчетләренә балалар күбрәк йөрсен дип “Зәкят” хәйрия фонды белән бергәлектә дини викториналар уздырырга булдык. Алдан ук сорауларны җибәрдек. Викториналарны уңышлы гына үткәрдек. Болгардагы Ак мәчеттә дә шундый чара узды. Руслан хәзрәт Фәрхетдинов анда ике ай эчендә Спас районыннан 30лап бала җыя алган. Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дин дәресләре оештыра. Әти-әниләр Руслан хәзрәтнең балалар белән эшли белгәнен белделәр дә, хәзер бик теләп бирегә балаларын китерәләр. Җыеп әйткәндә, дин-дәгъвәт юлы да иҗтиһат сорый.

 


Мөршидә КЫЯМОВА,

intertat.ru

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы