Күп эшләр Казаннан башлана

24 март 2014 ел 15:42

”Хузур” нәшрият йорты оешуга әле ярты гына ел, ниндидер нәтиҗәләр ясарга, бәлки, иртәрәктер дә. Шулай да, безне беләләр, кызыксыналар икән, аларны бүгенге эшчәнлегебез, алда торган планнарыбыз белән таныштыру урынлы булыр дип уйлыйм.

        Нәшрият йорты ачу Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин идеясе иде. Мөселман җәмәгатьчелегендә сыйфатлы дини әдәбиятка, уку-укыту әсбапларына ихтыяҗ арта баруны исәпкә алып, 2013 нче елның июлендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Хузур” (гарәпчәдән “тынычлык” дигәнне аңлата) нәшрият йорты оешты.  Эшчәнлегебезне интернет-сайтлар ясау, китаплар, гарәп, төрек, иске татар телләреннән тәрҗемә ителгән хезмәтләрне бастыру, газета-журналлар чыгару, интернет-радио-телевидение ачу кебек берничә юнәлештә алып барырга ниятләдек.

        www.islam-today.ru ислам турындагы мәгълүмати-аналитик, федераль порталы “Хузур” ачылудан бераз иртәрәк -  узган елның апрелендә үк эшли башлаган иде. Бүгенге көнгә  сайтка тәүлегенә уртача 35 мең кеше керә.        

        Мөселман өммәтенең иң актив өлеше булган мөслимәләребез исә үзләрен борчыган барлык сорауларга җавапларны www.annisa-today.ru сайтында таба ала.

        www.baytalhikma.ru  интернет-мәдрәсәсе сайтында башлангыч белемнән алып Россия ислам институты базасындагы югары белемгә кадәр төрле әзерлек дәрәҗәләре тәкъдим итәбез. Сер түгел, гыйлем җитенкерәмәү мөселман өммәте өчен бүген дә зур проблема булып кала бирә, шуның аркасында Россия өчен традицион булмаган дини агымнар тарала. Онлайн-мәдрәсә менә бу проблеманы чишүдә ярдәм итәчәк, дип уйлыйбыз.

        www.darul-kutub.com электрон китапханәсендә без дин тәгълиматчыларының иң әһәмиятле хезмәтләренең тулы текстлары белән таныштырып барабыз. Эшләгән кешегә эш җитәрлек. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондларында 20 меңнән артык кулъязма бар. Әле менә яңа гына  Таҗетдин Ялчыголның мәшһүр “Рисаләи Газизә” әсәрен хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп бетердек.

        Яшьләр мохитендә мәгълүмати бушлыкны бетерүне күздә тотып булдырылган www.youngmuslims.ru мөселман яшьләре сайты да бүгенге көндә шактый популярлашып килә.         

        www.namaz-time.com сайтында  Россиянең төп шәһәрләре өчен намаз вакытлары, кыйбла тарафы, дога укуның шартлары күрсәтелгән. Соңгы вакытларда намаз вакытлары буенча фетнәләр чыга башлаган иде, шуны истә тотып, без намаз вакытларын КФУ астрономнары белән бергәләп төзедек, Голәмалар шурасыннан раслаттык.      

        www.halalgid.ru интернет-мәйданчыгында теләсә кайсы кулланучы Россиянең эре шәһәрләрендәге мәчетләрнең, мөселман кафелары, рестораннар, кибетләр, мөселман оешмаларының урнашкан урыннарын белә ала. Уңайлылык өчен аларның интерактив картасы да эшләнде.

        Узган көздә без “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы белән берлектә татар һәм рус телләрендә “Азан” (radioazan.ru) интернет-радиосы ачтык. Ул «islam-today.ru» сайтында эшли, тәүлегенә 24 сәгать буе эфирда Коръән аятьләре, күренекле татар имамнарының вәгазьләре, нәшидләр яңгырап тора. Хәзер «Азан» радиосын телефоннарда да тыңларга мөмкин.

        Ярты ел эчендә “Хузур” нәшрият йорты 20 гә якын басма китап чыгарды (www.huzur.ru сайтында нәшрият йортының интернет-проектлары белән беррәттән барлык полиграфия продукциясе тәкъдим ителгән). Алар арасында гади халык өчен популяр әдәбият та, фәнни хезмәтләр дә бар. Ш.Мәрҗанинең “Назурат әл-хакк” дигән әсәрен гарәп телендә бастырдык. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның: “Мирасыбыз бай, шуны халыкка кире кайтарсак, гарәпләр үзләре гыйлем алырга безгә килер”, - дигән сүзләрендә хаклык бар. Бу китапны күреп саф гарәп галимнәре дә шаккатты. Менә хәзер татар һәм рус телләрендә Әбу Хәнифә турында аудиокитап әзерләдек, аны имамнарыбызга бушлай таратачакбыз.

        Нәшрият йортының алдагы планнарына мәдрәсәләр өчен дәреслекләр бастыру да керә. Алар XX гасыр башында кулланылган китапларга нигезләнеп әзерләнәчәк. Милли-дини мирасыбызны халыкка кайтаруны, фәнни хезмәтләр бастыруны дәвам итәргә ниятлибез. Сер түгел, халкыбызның күпчелеге этник мөселманнар. Аларны, гадәттә, гади нәрсәләр борчый. Шуңа күрә популяр әдәбият бастыруны да дәвам итәчәкбез.

        Тагын бер күркәм яңалыгыбыз бар: быелдан “Дин вә мәгыйшәт” һәм “Умма” газеталарын яңа форматта, 16 битле, төсле итеп чыгара башладык. Аларның беренче саннары инде укучыларга барып иреште. Киләчәктә газеталарда күбрәк аналитикага игътибар итәрбез дип уйлыйм.  

         Вәгазьләр, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар, әдәби әсәрләрне туплаган “Шура” журналының даны инде бөтен Россиягә таралды, дисәк тә арттыру булмас. Хәзер аның 4 нче саны әзерләнеп ята. Хәзрәтләребезгә ул бушлай таратыла, сатуда юк.

        Бүгенге җәмгыять, шул исәптәп мөселманнар да, массакүләм мәгълүмат чараларындагы төрле тискәре мәгълүмат йогынтысында яши. Без, мөселман буларак, белемгә омтылып кына  моңа каршы тора алабыз. Әгәр дә ислам гыйлеме белән тутырмасак, безнең башларны башкалар үз мәгълүматлары белән тутырачак. Башка белемнәр, башка мәдәният, үзара мөнәсәбәтләрнең башка моделе, башкача яшәү рәвеше белән...  Без бүген  исламның тышкы образын гына көчләп тагучы телевидение, газета-журналлар, китаплар, уку йортлары һәм, ниһаять, сәяси һәм икътисади система ярдәмендә бернинди тирән хисләрсез, исламны сүзе һәм исеме өчен генә кабул иткән мөселманнардан торган җәмгыять төзелү куркынычын тоеп яшибез. Мондый вазгыять ислам турында һәр мөселман белергә тиешле иң аз белемнәргә булса да ия булуны, шулай ук мәдәниятебезне өйрәнүне, гаилә әгъзаларын да шуңа өйрәтүне таләп итә. Бу безгә эчәр суыбыз, ашар ризыгыбыз, сулар һавабыз кебек кирәк. Моннан тыш ихлас гамәлләр кылсак иде. Дин бит ул өч нәрсәдән: гыйлем, гамәл һәм ихласлылыктан тора.   

        Татарстан мөфтияте йөз ел элек тә, хәзер дә күп кенә файдалы эшләрнең башлангычында торган, күп эшләр Казаннан башланган. Беренче Коръән дә Казанда басылган бит. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди халык, безгә хәзер гел алга барырга кирәк. Бүгенге көндә интернет-телевидение ачу буенча эш алып барабыз, үзебездә видеостудия ясадык, аппаратура алдык. Эшләгән эшебезне күреп, мөселманнар да кузгала башлады хәзер, финанс ярдәме күрсәтергә теләк белдерүчеләр дә бар. Кешене исламга китерүгә сәбәпче булсак, балаларыбызны, оныкларыбызны исламда тәрбияли алсак, без инде Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән максатыбызга ирештек дип санар идек.  

Ришат ХӘМИДУЛЛИН,  “ХУЗУР” нәшрият йорты директоры

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы