Гакыйдә һәм фикыһта төрле мәзһәбләрнең барлыкка килүе

11 октябрь 2013 ел 15:04

Адәм (гәләйһиссәлам) чорыннан алып безнең көннәргә кадәр Аллаһы Тәгалә кешеләрне туры юлга бастыру өчен чиста гакыйдә, яхшы холыклы һәм башкаларга үрнәк булып торучы, Аллаһы Тәгаләдән башка беркемгә дә гыйбадәт кылмаган күп кенә пәйгамбәрләрне җибәргән. Вакытлар узу белән кешеләр, шайтан коткысына бирелеп, Аллаһы Тәгалә белән беррәттән потларга табына башлый, туры юлдан яза. Бер яктан, Гайсә (галәйһиссәлам) пәйгамбәрдән соң кешеләр яңадан ширеккә төшә, Гайсә (галәйһиссәлам) пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә сыйфатларын билгелиләр, аны Аллаһы Тәгалә яки Аллаһы Тәгаләнең улы (нәгузүбилләһ) дип атый башлыйлар, икенче яктан – шул вакытта ширек киң таралган Гарәбстан ярымутравында мөшрикләр саны гыйбадәт кылган потларның саны өч йөз алтмышка җитә. Әхлак ягыннан алар бик түбән төшә, алар арасында кыз балаларны тереләтәй күмү, әһәмияте зур булмаган сәбәпләр аркасында кан коюлар киң таралган була.

Бу вакытта Аллаһы Тәгалә Үзенең соңгы пәйгамбәрен – Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вәссәлам) җибәрә. Ул ширекләре ахыр чиккә җиткән гарәпләр арасында туа. Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) башкалардан өстенлеге, байлыгы булмый, ул өстен катлам кешеләре арасыннан да, сәясәтче яки гаскәр җитәкчеләре арасыннан да булмый. Хак дин тарату юлында да аның Хәдичә (радыяллаһу гәнһәә) исемле хатыны, Зәйд ибне Сабит (радыяллаһу гәнһү) исемле хезмәтчесе, Әбу Талиб исемле абыйсының бик яшь улы Гали ибне Әбу Талиб (радыяллаһу гәнһү) һәм якын дусты Әбу Бакер Әс-Сыйддикътан (радыяллаһу гәнһү) башка бернинди дә булышучылары булмый.

Шуңа да карамастан, яшь Кораеш токымының вәкиле Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәссәлам) бөтен дөньяга аваз салып, үзенең пәйгамбәр икәнлеген җиткерә. 20 ел эчендә ул үз янына бөтен Гарәбстан ярымутравын берләштерә, тиз арада аның өндәвен дөньяда яшәүче кешеләрнең чиреге кабул итә, һәм бу өндәү бүгенге көнгә кадәр сакланып килә һәм тарала.

Соңрак ислам динен тел, дин, мәдәният һәм гореф-гадәтләре төрле булган  халыклар һәм илләр кабул итә. Бу – ислам дине аренасында төрле карашлар килеп чыгуга китерә. Бу барлык диннәр өчен дә гадәти күренеш. Шуңа күрә без, бигрәк тә ислам динендә сәүдәгәрлеккә (тиҗарәткә) караган мәсьәләләрне күрәбез, бу киләчәктә мәзһәбләрнең, гакыйдә һәм фикыһның барлыкка килүенә сәбәп булып тора. Әлбәттә, гакыйдә нигезе булган ысулда башкалыклар кешене мөртәдлек, зиндикълыкка китереп, ислам диненнән чыгара ала, ә фикыһ сорауларындагы һәм аның тармакларындагы башкалыклар кешене бары хатага китерә, ислам диненнән чыгармый.

Һиҗри ел исәбе буенча II гасырда (милади буенча VIII гасыр)  «Имам Әгъзам» Әбу Хәнифә Ногман ибне Сабит әл-Күфи (рәхмәтуллаһи галәйһи) пәйда була. Ул 80 нче елда туа һәм 150 нче елда вафат була, шулай ук аның шәкертләре һәм сәхабәләре – «Үсулүд-Дин»гә (гакыйдә-кәлям) һәм "әхкәм" һәм «мүгамәләт»кә (әл-фикъһүль-әхълак) караган "фикер йөрешен" тараткан кешеләр барлыкка килә. Аларның хезмәтләре гакыйдә һәм фикыһ гыйлемнәрендә күренә.

Алар каләме астыннан исламда фикер үсешенә караган гаять күп китаплар чыга. Әбу Хәнифә, аның шәкертләре заманында һәм шулай ук соңрак та гакыйдә буенча төрле фикерләр тарала башлый, гакыйдә эчендә төрле мәзһәбләр барлыкка килә башлый, мәсәлән, мөгътәзилиләр, шигыйлар, рафидыйлар, хариҗиләр, кадәриләр, мүрҗииләр, җәһмиләр, җәбәриләр мәзһәбе һ. б.

Нәкъ менә бу бәхәсләр һәм моназаралар белән тулы заманда, Әбу Хәнифә вафат булганнан соң бер гасыр үткәч, хәлифәлек үзәгеннән еракта, «Мә үәра ән-Нәһр»дә (хәзерге Урта Азия), Сәмәрканд янындагы Мәтүрид җирлегендә имам Әбу Мансур Мөхәммәд ибне Мөхәммәд ибне Мәхмүд әл-Мәтүриди әс-Сәмәрканди туа (261-389 – һиҗри ел исәбе буенча, 875-999 нчы елларда милади буенча).

 

 
Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Башка журналлар

Һиҗри исәп буенча Яңа ел

15 ноябрь 2012 ел 11:08
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы