Нәрсә ул иҗтиһад?

30 сентябрь 2013 ел 09:40

Иҗтиһад – рухый каршылыклар һәм дөньяви тормыштагы авырлыкларны уңай хәл итүдә тырышлык күрсәтү дигән мәгънәдә кулланыла. Дини-илаһи терминология буларак, иҗтиһад сүзе галимнәрнең ниндидер бер мәсьәлә буенча, үзләренең тупланган гыйлемнәрен кулланып, дини-хокукый хөкем (фәтва) чыгаруда тырышлык куюын күз алдында тота.

 

Иҗтиһад ике төрле була:

1. Абсолют иҗтиһад, ягъни нинди дә булса бер мәзһәб, аның нигезләре  белән бәйләнмәгән иҗтиһад. Мондый иҗтиһад мисалы итеп дүрт мәзһәб имамнарының эшчәнлеген китерергә була.

2. Мәзһәбләр иҗтиһады. Мондый иҗтиһад ниндидер бер мәзһәб белән бәйле һәм аның кысаларында кулланыла. Андый иҗтиһад үрнәге итеп имам Мүзәнинең, Әбу Йосыфның, имам Мөхәммәднең, Әбу Касыймның эшчәнлеген күрсәтергә була.  Алда санап кителгән  галимнәр, кайбер мәсьәләләр буенча үз мәзһәбләре имамнары белән килешмәсәләр дә, аларның иҗтиһады мәзһәб имамнары билгеләгән кысалар чигеннән тайпылмаган.

Гасырдан-гасырга туып торган яңа сорауларга җавап бирер һәм дини күрсәтмәләрне яңа заман шартларында аңлату өчен, мүҗтәһид (иҗтиһад кылучы) галимнәрнең булуы мәгъкуль. Коръән белән Сөннәттә кайбер дини күрсәтмәләр бик ачык һәм киң аңлатылган, ә аларның кайберләре турында ишарәләр генә бар яки аларның гомуми юнәлеше генә күрсәтелгән. Шул сәбәпле, яңа заман шартларында барлыкка килгән сорауларга җавап табып, аларны тәртипкә салу, ачыкланып бетмәгән дини-хокукый кагыйдәләргә (хәлгә) ачыклык кертеп, фәтва чыгару өчен иҗтиһад дәрәҗәсенә кадәр үсеп җиткән галимнәргә ихтыяҗ туа. Коръән һәм Сөннәт Кыямәт көне җиткәнгә кадәр туачак һәрбер сорауга да аерым җавапны үз эченә алып бетергән, ләкин бу сорауларга да аерым җавап язар өчен ун меңнәрчә, бәлки миллионнарча бит китап укып чыгарга кирәк булыр иде. Бу хәлне күз алдына да китереп булмый.

Имам ән-Нәвәви үзенең “Мәҗмүгъ” дигән хезмәтендә болай дип әйткән: “Мәзһәбләр белән бәйле булмаган абсолют иҗтиһад IV гасыр башында тәмам булган. Ә мәзһәбләр белән бәйле иҗтиһад Хисап көненә кадәр дәвам итәчәк. Мондый төрдәге иҗтиһад тәмамлана алмый. Бу – бар мөселман өммәтенә караган җаваплылык. Әгәр дә мөселманнар бу җаваплылыктан баш тартса, алар бар өммәтләре белән гөнаһка батачак. Имам әл-Мәвариди, имам әр-Руяни һәм башкалар бу мәсьәләгә тулы аңлатма биргән”.

Дәлилләре төгәл һәм ачык итеп (нассъ) күрсәтелгән мәсьәләләр буенча иҗтиһад кылынырга тиеш түгел. Шулай ук, бу сораулар барлыкка килгән  заманннарда ук, галимнәр чишелешләрен табып, фәтва чыгарган сораулар буенча да иҗтиһад кылу таләп ителми. Әгәр дә мәрхүмнең улы исән булса – әби кешегә мирасның алтыдан бер өлеше бирелергә тиеш, оныгы – мирасчы була алмый; мөселман хатын-кызының башка дин вәкилләренә кияүгә чыгуы, ислам күзлегеннән, мираска хокуклы булып саналырга җирлек бирми һәм башка шундый кагыйдәләр – алда китерелгәннәргә мисал булып тора ала. Бу һәм бүтән мәсьәләләр буенча иҗтиһад кылынырга тиеш түгел.

Имам Шәфигый һәм имам Мәлик кебек галимнәр, Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) каберенә күрсәтеп, болай дигән: “Монда ятучы пәйгамбәрдән тыш, үз иҗтиһадыбызда без дөрес карарга килергә дә, ялгышырга да мөмкинбез”.

Имам Әбу Хәнифә исә: “Коръәндә җаваплары булган сораулар буенча мин дәлил итеп Коръәнне алам, Коръәндә җавабы булмыйча, аңа җаваплар сахих һәм хәсән хәдисләрдә булса – мин дәлил итеп шул хәдисләрне алам, Коръәндә дә, сөннәттә дә җаваплары булмаганда, килеп туган сорауларга җавап табу өчен – мин сәхабәләр фикеренә мөрәҗәгать итәм һәм алар фикереннән читкә тайпылмыйм. Ахыр чиктә, карарга килер өчен, мин Ибраһим ән-Нәһги, имам Шәгъби, Хәсән әл-Бәсъри, Мөхәммәд ибне Сирин, Сәгыйд ибне әл-Мүсәййиб кебек тырышлык куям (иҗтиһад итәм), ә аларның иҗтиһадын кабул итмим”, – дигән.

Дини мәсьәләләр буенча фәтва чыгару өчен галимнәргә куелган зарурый таләпләр:

1. Алар бар нечкәлекләре белән Мөкатдәс Коръәнне яхшы белергә, гарәп теленең морфология һәм синтаксисы, гомуми һәм хосусый (өлешчә) төшенчәләре, Коръәннең абсолют һәм шартлы аятьләре буенча мәгълүматлы булырга тиеш.

2. Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) сүзләре, гамәлләре, хуплауларында (ягъни аның сөннәтендә) мәгълүматлы булырга, хәдисләрнең текстларын һәм аларның сәнәдләрен – ул хәдисне тапшыручылар чылбырын белергә тиеш.

3. Хәл ителәсе мәсьәлә белән бәйләнешне югалтмас өчен, ул иҗтиһад таләп ителә торган мәсьәлә өлкәсен яхшы белергә тиеш.

Билгеле бер тема һәм темалар буенча иҗтиһад кылучы галимгә бу тема һәм темаларга кагылышлы булган аятьләр, хәдисләр һәм иҗмагларны (абруйлы галимнәрнең бердәм бер фикергә килүе) белүе җитә. Мәсәлән, намаз мәсьәләләре белән шөгыльләнүче һәм шул тема буенча иҗтиһад кылучы галимгә – Коръәндә, Аллаһ рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) сөннәтендә, иҗмагларда намазга һәм аның  шартларына  кагылышлы булган кагыйдә-таләпләрне – нассъларны белү җитә.

Мүҗтәһид-галимнәрнең фикерләрен өйрәнүче кешеләр мүҗтәһидләр дип атала алмый, аларны – хәл ителәсе четерекле мәсьәлә буенча фикер һәм карашларны тапшыручы, бәян итүче, ягъни накыйль дип атап йөртәләр.

Моңа охшаш иҗтиһад капкалары һәрвакыт ачык. Иҗтиһадка сәләтле галимнәргә, алар алдында торган сораулар буенча, Коръән һәм Сөннәткә нигезләнеп хөкем чыгарылырга, ә карала торган мәсьәләләр буенча, Коръәндә дә, Сөннәттә дә җаваплар һәм күрсәтмәләр булмаган  очракта, алар иҗтиһад кылырга тиеш.

“Ниндидер бер вакыттан соң иҗтиһад капкалары ябылды” сүзләрен  иҗтиһад кылырга сәләтле, иҗтиһад шартларына туры килүче галимнәр калмады, ягъни, ниндидер бер вакыттан башлап, мүҗтәһид-галимнәр тәрбияләнми башлады дип аңларга кирәк.

Бу сүзләрне “Иҗтиһад кылу дәрәҗәсенә күтәрелгән галимнәр хәзер инде иҗтиһад кыла алмый”, – дип аңларга кирәкми. Югарыда әйтелгән сүзләрне, мәзһәбләрнең атаклы имамнарыннан соң, абсолют иҗтиһад капкаларын ачуның мәгънәсе юк дип тә аңларга була. Бу галимнәр мөселман өммәте өчен зарур булган төп кагыйдә һәм кануннарны билгеләгән инде. Абсолют иҗтиһад өчен бүген, чынлап та, хаҗәт юк.

Ләкин, һәр заманның үзенең иҗтиһад таләп итә торган теге яки бу мәсьәләләре килеп туа. Беркем дә андый төрдәге иҗтиһадларга хаҗәтлек юк дип әйтә алмый.

Без имам ән-Нәвәвинең “Мәҗмүгъ” китабыннан бу сүзнең мәгънәсен китергән идек инде. Тик аның аеруча әһәмиятле булуы аркасында, аны тагын кабатлыйк: “Мәзһәбләр белән бәйле булмаган бәйсез абсолют иҗтиһад IV гасыр башында тәмам булган. Ә мәзһәбләр белән бәйле иҗтиһад Хисап көненә кадәр дәвам итәчәк. Мондый төрдәге иҗтиһад тәмамлана алмый. Бу – бар мөселман өммәтенә караган җаваплылык. Әгәр дә мөселманнар моннан баш тартса, алар бар өммәтләре белән гөнаһка баткан булачак. Имам әл-Мәвариди, имам әр-Руяни һәм башкалар бу мәсьәләгә җентекле аңлатма биргән”.

Ибне Сәлах шулай дигән: “Имамнарның хезмәтләреннән, мин күргәннәрдән, шул ачык була: җаваплылыгы бар өммәткә йөкләнгән иҗтиһад (фарыз кифая) мәзһәбләргә бәйле имамнар тырышлыгы белән канәгатьләндерелә ала”.

Кайбер галимнәрнең “иҗтиһад капкалары ябылды” дигән сүзләреннән соң да иҗтиһад кылу дәрәҗәсенә җиткән галимнәр үсеп чыкты. Шәйх Хәлил Гүненч Йосыф әл-Кардавиның сүзләрен китерә, аның фикеренчә, андый галимнәр исемлегенә әл-Гизз ибне Габдүс-Сәлам, Ибне Дакик әл-Гид, Ибне Сәедүн-Нас, Зәйнүд-Дин әл-Гыйраки, Ибне Хәҗәр әл-Гаскаләни, Җәләл әд-Дин Сөютиләрне кертергә була.

Безнең заман иҗтиһадка, башка бер заманда да күзәтелмәгән дәрәҗәдә, хаҗәтлек кичерә. XXI гасырда яшәү шартлары кискен үзгәрде, күп санда яңа сораулар һәм четерекле мәсьәләләр барлыкка килде. Алар элекке заманнарда булмаган һәм аларның килеп чыгуларын үткән заман кешеләре күз алларына да китерә алмаган. Теләсә нинди башка гасырлардагы кебек үк, безнең гасырда да һәм алдагы гасырларда да, иҗтиһад капкалары ачык булачак.

“Безнең заманда  иҗтиһад кылу мөмкин түгел һәм ул рөхсәт ителми” дигән фикер – динебез каршында җинаять. Андый карашта торучылар исламга “Үсештә булмаган, катып калган, үз эченә бикләнгән бер дин” дип бәя бирә. Ә ислам, чынлыкта, гасырдан гасырга җәмгыять белән бергә үсештә булган һәм камилләшкән. Мөкатдәс Коръән һәм Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) ачкан иҗтиһад капкаларын беркем дә яба алмый. Тик бер хакыйкать анык: очраган һәр кешегә дә иҗтиһад кылуны йөкләп булмый. Иҗтиһад кылучы кеше – алда саналган таләпләргә җавап бирергә, Коръән һәм Сөннәт нигезендә иҗтиһад итәргә тиеш. Бу шартлар үтәлмәгән очракта, бар ислам дөньясында, берничек тә туктатырга мөмкин булмаган фетнә һәм тәртипсезлекләр башланып китәргә мөмкин.

Иҗтиһад дәрәҗәсенә җиткән галимнәр яңа килеп туган мәсьәләләр буенча үзләре хөкем чыгарырга яки тәкъдим ителгән фикерләрнең берсенә өстенлек бирергә мөмкин. Аларга, моңа кадәр яшәгән, танылган галимнәрнең кайберләренең бүгенге заман шартларына аеруча туры килгән фикерләрен сайлап алырга да рөхсәт ителә.

Соңгы гасырда гына да алар турында, гомумән, искә алынмаган яки алар турында элеккеге галимнәр арасында бердәм фикер булмаган шулкадәр күп сандагы сораулар килеп туды. Элек ул галимнәр үз заманнарының күп сорауларын һәм четерекле мәсьәләләрен тикшереп, үз заманнары шартларына туры китереп хәл иткән булган. Нәтиҗә ясап, XXI гасыр – иҗтиһадка иң зур ихтыяҗ кичерүче гасыр дип әйтә алабыз.

Аерым бер кеше тарафыннан гына түгел, ә махсус шураларның карарларына, дәрәҗәле комиссияләр чыгарган киңәшләргә – иҗтиһадларга – өстенлек бирергә кирәк. Ислам географиясенең һәр тарафында безнең гасыр чакыруларына канәгатьләндерерлек җаваплар әзерли торган фәнни шуралар, комиссияләр төзергә кирәк, алар барлыкка килгән яңа сораулар һәм мәсьәләләрне Коръән һәм Сөннәт нигезендә хәл итәргә тиеш.

Бездән – тырышлык – иҗтиһад итү, ә уңыш – Аллаһтан!

Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы